Методик кулланма "Туган тел".
методическая разработка по теме

Гиматова Лейсан Фагимовна

Туган тел” медодик кулланмасы “Россия Федерациясенең мәгариф турында” Федераль Законы (№273, 29.12.2012), “Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт стандарты”, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы , Мәскәү, “Мәгариф “, 2013.

Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (№68-ТРЗ 22.07.2013).

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә кабул ителгән 2010-2015 нче елларда мәгарифне үстерү стратегиясе (30.12.2010, №1174) “Киләчәк” программасы.

З.М.Зарипова, Р.С.Исаева, Р.Г.Кидрячева Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү программасы “Татарча сөйләшәбез” Казан, 2013.

Р.К.Шәехова “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы” Казан, 2012.

Балалар бакчаларында туган телне өйрәтү ,сөйләм телен үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру юнәлешен тормышка ашыру максатын күздә тотып методик ярдәмлек төзелде. Методик кулланма Вахитов №77, №209, №212 һәм Идел буе районнарының №71, №358, №362, №382, №383 татар теле тәрбиячеләре ярдәме белән эшкәртелде. Бу методик кулланма уку эше дәверендә, түбәндәге бурычларны үз эченә ала:


 

- Балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү;

- Тел системасының фонетик, лексик, грамматик төзелеше дәрәҗәләрен формалаштыру;

  • Бәйләнешле сөйләм үстерү;

  • Тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау(тоемлау) сәләте булдыру.

Федераль дәүләт белем бирү стандарты билгеләгән: 4 төп тәрбия юнәлеше үсешенә (“Физик үсеш”, “Социаль-шәхси үсеш”, “Танып белү – сөйләм үсеше”, “Нәфис-нәфасәти үсеш”) нигезләнеп, 4-7 яшьлек рус төркемендә тәрбияләнүче татар балалары өчен төзелде. Бу кулланманың яңалыгы баланың яшь үзенчәлегенә карап : һәр ( урта,зур,мәктәп) рус төркемендә тәрбияләнүче татар балаларына УМК дан өстенерәк ягы шул: татар халык авыз иҗатын, туган як табигатен, язучылар иҗаты белән таныштыруны һәм аларның әсәрләрен, шигырьләрен,җырларын үз эченә ала. Бу татар балалары белән рус балаларынан аермалы буларак, күбрәк татарча үзлектән аралашу,сөйләшү, әңгәмә үткәрү, әкиятләрне сәхнәләштерү теләге тудыру максат итеп куела.

Минем бакчам”, “Мин яратам сине Татарстан”, “Саулык –зур байлык,” “Исемең матур кемнәр куйган” , “Кунак булсаң- тыйнак бул” ,“Исәнме мәктәп ” ,“Кояш системасы” ,“Дуслык белән көчле без”, “Идел буе мозаикасы” һәм башка күп проектлар балалар тормышын чагылдыручы, үсемлек һәм тереклек дөньясына кагылышлы, экологик культура, табигатькә аңлы караш, туган җиргә, телгә мәхәббәт тәрбияләүгә булышлык итүче шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр; нәниләрдә кешелеклелек хисләре, үз-үзеңне тоту күнекмәләре, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләүгә, нәрсә – яхшы, нәрсә – начар, үзара дустанә мөнәсәбәтләргә, тормыш куркынычсызлыгы нигезләренә, юл хәвефсезлеге кагыйдәләренә, табигатьтә үз-үзеңне тоту күнекмәләренә кагылышлы эшчәнлекне үз эченә алган. Һәр эшчәнлектә халкыбызның тормыш сынавы аша узган тәрбия җәүһәрләре – мәкаль-әйтемнәр, сынамышлар, табышмаклар, эндәшләр алынды. Ана телебезнең матурлыгы, камиллеге һәм байлыгы гәүдәләнгән әлеге энҗе-мәрҗәннәр балаларның сөйләмен баетуда, тапкырлык-зирәклекләрен тирәнәйтүдә, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерүдә ярдәмлек булыр дип ышанып калабыз.

Татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомумән, баланың актив сөйләмен үстерү зарур. Сөйләшергә өйрәтү өчен баланы мөмкин кадәр күбрәк аралашуга җәлеп итәргә кирәк. Балалар бакчаларында сөйләм үстерүне формалаштыру, камилләштерү балаларга туган телнең матурлыгын,аны яратырга , халкыбызның рухи кыйммәтләре һәм иҗади байлыгы, чын тарихы белән кече яшьтән үк тирән кызыксыну уятырга ярдәм итә.

Методик ярдәмлекне төркемдәге балаларны икегә бүлеп алганда кулланырга мөмкин. Беренче төркем балалар белән З.М.Зарипова, Р.С.Исаева, Р.Г.Кидрячева Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү программасы “Татарча сөйләшәбез” Казан, 2013, ә икенче төркем татар балалары белән татар телчеләре төзегән методик ярдәмлекне файдалана ала. Бу методик ярдәмлекне татар балаларына өстәмә эш итеп тә кулланырга була, татар теле тәрбиячеләренә ярдәмлек булып тора.

Камилләшкән сөйләм – дөрес яңгырашлы, аралашу культурасы югары булган дөрес сөйләм ул, шулай ук өйрәнгән материалны аңлаешлы итеп әйтә белү, уйны ачык һәм төгәл итеп белдерә алу махсус үткәрелгән дәресләрдә генә түгел, башка төр дәресләрдә дә (музыка, рәсем, физкультура, математика), хәтта уен вакытларында да дөрес һәм матур сөйләм үстерү максатына юнәлдерелгән өзлексез эш алып барылу таләп ителә.

Нәниләрнең сөйләм телен үстерүдә татар халык авыз иҗаты әһәмиятле роль уйный. Балаларга сөйләмнең асылына уеннар аша төшендерү, аларның әдәби тел байлыгын, сөйләм культурасын, аң-белемнәрен үстерү,балаларны халкыбызның рухи байлыгына якынайту, эстетик, әхлакый,акыл тәрбиясе бирүнең алыштыргысыз чарасы булып тора.

Ярдәмлек балаларны максатлы рәвештә ана телендә дөрес сөйләшергә, аралашырга өйрәтүдә, аларны сәнгатьле сөйләм һәм халкыбызның рухи кыйммәтләре белән таныштыруда файдасы булыр дип ышанып каласы килә.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Диагностика педагогического процесса по методике Верищагиной Н.В. и индивидуальный образовательный маршрут к данной методике

Карты диагностики педагогического процесса по методике Верещагиной Н.В. и разработанные к данной методике ИОМ...

ООД в старшей группе с использованием инновационных технологий, методик (блоки Дьенеша; информационно-коммуникативная технология, ТРИЗ; цветотерапия; опытно-исследовательская деятельность; методика Зайцева; занятие – игра; песочный тренажер) «Сказы

ООД в старшей группе   с использованием  инновационных технологий, методик(блоки Дьенеша; информационно-коммуникативная технология, ТРИЗ; цветотерапия; опытно-исследовательская деятельн...

«Описание Методики «Логопедическое обследование детей» и методики «Развитие и коррекция речи детей 4 – 8 лет» В.М. Акименко.

laquo;Описание Методики «Логопедическое обследование детей» и методики «Развитие и коррекция речи детей 4 – 8 лет» В.М. Акименко....

«Игровой самомассаж по методике А.А.Уманской» Комплексы массажа головы, рук, ушей ДЫХАНИЕ ПО МЕТОДИКЕ А. Н. СТРЕЛЬНИКОВОЙ

laquo;Игровой самомассаж по методике А.А.Уманской»Комплексы массажа головы, рук, ушейДЫХАНИЕ ПО МЕТОДИКЕ А. Н. СТРЕЛЬНИКОВОЙ...