Бакча белән хушлашу
проект по художественной литературе (старшая группа) на тему

Ахметшина Айсина Хамитовна

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен кулланма

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bakcha_beln_hushlashu.docx30.82 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий “Бакча белән хушлашу”

Мәктәпкә әзерлек төркеме.

 

А.б. Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар, балалар бакчасында эшләүчеләр!

Бүген  безнең бакчада зур бәйрәм – бакча белән хушлашу!

Без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез!

 

А.Б.Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!

А.Б.Ничә ел инде менә

Июльнең шушы көнендә,

Безнең матур бакчагага

Мәктәптән хәбәр килә.

Безнең бакча балаларын

Укытучы апалары

Беренче сыйныфка дип

Укырга чакыралар!

Бүген менә аларны,

Бергә-бергә, әлбәттә,

Тантаналы рәвештә

Озатабыз мәктәпкә!

А.Б.Хушлашасыз бүген бакча б-н

Ә, күңелләр тулган шатлык б-н,

Барлык килгән кунаклар сезне котлый

Бәйрәм б-н балалар!

Барысы бергә:Бәйрәм б-н балалар!

Балалар (музыка)

Иң акыллы, сабыр кызыбыз

Уң кулыбыз һәр эштә ярдәмчебез

Зирәк һәм иң тәртипле

Ягымлы, назлы- Гөлфинә

Сөйкемле

Тыныч, пөхтә

Оста куллы

Шат күңелле, иҗади– Мәликә

 

 

Гөлфинә.Без җилдә чыныгып,

Кояшта янганбыз.

Зур булып үскәнне

Сизми дә калганбыз.

 

Мәликә.Бигрәк нәни идек бит без

Бу бакчага килгәндә.

Карагыз ничек зур үстек.

Китәр вакыт җиткәндә.

 

 Гөлфинә.Яраттык бакчабызны

Жырлап уйнадык, көлдек.

Чыныгып, тәнгә көч жыеп

Мәктәпкә әзерләндек.

Мәликә.Бакча белән хушлашабыз –

7 яшь тулды безгә.

Мәктәпкә белем алырга

Барабыз быел көзгә.

                           Җыр: «________________________________»

А.б.Сез кемнәр?

А.б. Мин белдем. Сез безнең – хыялларыбыз.

Кызлар.Әйе, без сезнең – хыялларыгыз.

 А.б.Менә балалар, алар безнең хыялларыбызны чынга ашырачак.Кадерле , балалар сез хыялларга бирелеп алырга яратасызмы?

Балалар: Әйе.

 А.б. Әйдәгез, дусларым хыялларга бирелеп алыйк. Гөлфинә синең нинди хыялың бар?

Гөлфинә: минем балалар бакчасына килгән иң кечкенә чагымны бер күрәсем килә.

А.б. Гөлфинә, синең бик зур хыялың бар икән. Моны чынга ашыру бик җиңелләрдән булмас, ләкин шулай да балалар, күзләрегезне ныгытып йомыгыз.

1 нче хыял «Балачак дөньясы»

Музыка яңгырый һәм  уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары керә  

 Дәринә:Миннән дә бәләкәй булгансыз

Сез бакчага килгәндә.

Кара нинди зур ускәнсез

Китәр вакыт житкәндә.

Зәлинә:.Мин мәктәпкә барыр идем

Бернигә дә карамый.

Тәрбияче апа әйтә:

Әле сиңа ярамый”.

Әмир.Әниләр безне бакчага

Илткән чакта тиздән сез,

Аркагызга сумка асып,

Мәктәпләргә китәрсез.

Зәринә.Мәктәптә яхшы укыгыз,

Тәртип бозып йөрмәгез,

Бакчабызның маркасына

Тап төшерә күрмәгез.

Булат.Көндәлеккә “бишле” белән

Дүртле”кайтсын тулып

Үсегез илгә файдалы,

Белемле кеше булып.

Нурлан: Мин бакчада калам әле,

Мәктәпкә яшем җитми.

Бакчада да бик рәхәт,

Калуга исем китми.

Фәридә: Мәктәпкә баргач, дуслар,

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар сез табыгыз,

Яманнан сак булыгыз.

Алим: Безгә карагач,

Сезгә бик кызыктыр.

Без нинди кечкенә,

Ә сез нинди зур.

Ләйсән: Бакчаларда шомырт,сирень,

Купме чәчәкләрнең төрләре,

Сезне көтә изге юллар,

Көтә,дуслар,мәктәп юллары.

Зәмирә: Телибез сезгә хәреф танырга

Алфавитны ятларга

Хәрефне хәрефкә ялгап,

Сүзләр тезеп язарга.

Фәргат: Санарга да ойрәнерсез

Тапкырларга ,бүләргә,

Исәпли белер өчен бит,

Кирәк саный беләргә.

Ильяс: Бик күп китаплар укырсыз,

Күп нәрсәләр белерсез.

Үскәч кирәк хөнәрләрен

Серен үзләштерерсез.

Азалия:  Еллар үтә торыр бер-бер артлы,

Ерагая барыр аралар.

Кая китеп, кемнәр булсагыз да,

 Бәхетле булыгыз, барчагыз да!.

Сәмирә: Бик куңелле бакчабыз

Тик сез генә китәсез

Узебезнең кучтәнәчне

Биеп буләк итәбез.

Бию

А.б.Мәликә,Гөлфинә,  бүген сезнең бакчада соңгы көнегез. Сез уйнаган уенчыклар сезгә карап моңая. Инде алар белән дә саубуллашыр вакыт җитте.

Мәликә. Нәрсә булган, уенчыклар

Бар да шундый күңелсез.

Әллә инде без киткәнгә

Ямансулыйсызмы сез?

Гөлфинә.Һәммәсе дә сүз куйгандай

Әллә телсез калганнар.

Уенчыклар барысы да,

Әллә елап алганнар?!

Мәликә.Нәни курчак, йомшак уенчыклар

Без китәбез, инде каласыз.

Нинди яхшы дуслар булдылар дип

Безне дә бер искә алырсыз.

Гөлфинә.Моңаймагыз, уенчыклар

Моңаймагыз, дусларым!

Әйдә соң бер биеп алыйк,

Хушлашканчы, дусларым!

                                             Танец с игрушками

А.б. Мәликә, ә син нәрсә турында хыялланасың?

Мәликә: Ә минем әкияттә кунакта буласым килә.

А.Б.Сезне мәктәпкә дуслык, тугрылык, мәрһәмәтлелек турында әкият озатып барсын.

Әкиятләрдә була тылсым

Ә тылсымсыз ярамый

Алар бит бөтен җирдә

Бүген тылсымсыз булмый.

Стук в дверь. Входит  Хужа Насертдин ( музыка)

А.б. Балалар, карагыз әле, безгә кунак килә бугай. Кая әле, карыйм әле. Ә бу безгә бик тә бер кызык бабай килә.

Х.Н.Бабай түгел мин сезгә. Хуҗа Насертдин булам!

А.б. Хуҗа Насертдин егыласың бит инде!

(Хуҗа Насертдин падает )

Х.Н.Бәрәкалла,минем егылып төшәсемне каян белде икән бу? (сикереп тора). Әй кызым күрәзчеме әллә, син? Дөрес тә әйттең бит. Әйтүең булды, егылып төшүем булды. Бәлки син минем кайчан үлүемне дә беләсеңдер, ә?

А.б.Шаяртып алыйм әле , балалар. Беләм, ник белмәскә! Синең ишәгең 3 тапкыр пошкыргач та үләсең.

(Хуҗа Насертдин походит к ослу, а он чихает .

Хуҗа Насертдин падает и лежит буд-то “мертвый”)

Х.Н.. Менә үлдем дә! (торып утыра, үзе б-н сөйләшә) Оҗмах дигән җир шушыдыр инде , ходаем, болар барысы да оҗмахка эләккәннәр икән. Кызым, син дә оҗмахта мени, минем кебек гөнаһсыз булгансыңдыр шул.

(Як – якка карый, торып баса)

Күпме фәрештәләр, хур кызлары. Шулай дөньялыкта бер күрәзәче миңа соңгы тапкыр фәрештәгә әйләнәсең дигән иде, сүзе рас килгән икән.

Әйдә ,җаным, өйгә кайтып киттек, минем кәләшем булырсың.

(алып баручыны тарта)

А.б.Хуҗа абый мин фәрештә түгел, тәрбияче булам. Бу оҗмах та түгел, ә балалар бакчасы.

Х,Н,. балалар бакчасы, яшелчә бакчасы, алма бакчасы,бәрәңге бакчасы. Менә сиңа кирәк булса хәзер балаларны да чәчеп үстерәләр икән. Әллә ниләр бар бу дөньяда.

А.б.Безнең балалар күп еллар “Кояшкай” бакчасына йөрделәр. Ә хәзер мәктәпкә баралар, зур үстеләр, алар шундый күп беләләр, ышанмасаң , тикшереп кара.

Х.Н.Ну-ка әйтегез әле балалар! Минем ишәкнең ничә аягы бар? (4).

 Х.Н.Дөрес. Ә менә минем аягым ничәү?(2)

 Х.Н.Дөрес түгел.(башмакларын сала һәм санап күрсәтә).

Менә ,сеңлем, бер, ике, өч, дурт. Ә син беләләр дисең. Яхшырак өйрәт балаларыңны. Тыңлагыз, балалар сезгә тагын бер сорау:

-Һавада ай күргәнегез бармы?

-Айның искесе була, яңасы туа. Яңасы тугач, искесен кая куялар? Вәт тагын белмисез, болай булгач сез мәктәпкә барыр алдыннан берәр ай минем янга укырга йөрегез. Җавапны әйтимме? Иске айны бер кая да куймыйлар, тураклап йолдызлар ясыйлар. Вәт.

А.б Син бик күп беләсең инде. Менә безнең сорауларга җавап биреп кара әле. Сиңа ничә яшь?

Х.Н. - 40

А.б.Мин мәктәптә укыган чакта да 40 дигән идең. Ничек алай соң ул?

Х.Н. Егет сүзе бер булыр. Мин бервакытта да әйткән сүземнән кире кайтмыйм. Бер әйттем бетте. 40 ел и баста.

А.б. Балалар, тагын бер сорау биреп карый әле Хуҗа Насертдинга . Менә синең 50 тиен акчаң идән ярыгына төшеп югалды ди. Шул очракта нишләр идең?

Х.Н. Ярыкка тагын 50 сум салыр идем.

А.б. Ничек инде? Аны аска төшеп алырга кирәк.

Х.Н. Ничек, ничек бер дә башың эшләми икән кызым. 50 тиен өчен генә базга төшеп булмый бит инде. Ә менә 50 сум өчен төшсәңдә ярый. Менә шулай. Барысын да беләм мин. (үзен сыпыра, мактый).

Х.Н. Хужа Насретдин: Хай, кызым, бик әйбәт. Менә мин сезнең сорауларга җавап бирдем, ә менә минем бер кызыклы уеным бар иде, балалаларның белемнәрен тикшереп карыйм әле.Үзегез мәктәпкә барабыз да, мәктәпкә барабыз дигән буласыз, ә портфельдә нәрсәләр булырга тиешсең, балалар, беләсезме соң?

Балалар: әйе.

Х.Н.Әйдә, уен уйныйбыз, “Портфель тутыру” уены.

Игра “Портфель тутыру” уены оештырыла (музыка)

Бию

Х.Н.Бик күңелле сездә, әйдәгез, бер уйнап та алыйк

Уен

А.Б.Хужа Насретдин агай, ә син хыялланырга яратасыңмы?

Х.Н.Ничек инде яратмаска. Гел хыялланып ятам мин. Әле менә урысча өйрәнеп ятам бик тә нык тырышып.

Киләсе хыял «Хыял» .

А.Б. Безнең балалар русча да беләләр. Үзләренең хыялларын урыс телендә аңлатырлар. Бу хыяллар гади генә тугел, серле һәм могжизалы да. Менә без дә аларның хыялларыннан , үскәч кем буласын беләбез хәзер.

 

           

 Малика: Я хочу врачом быть классным, буду всех лечить лекарством,

Очень вкусным, как конфета, съел его – болезней нету!

 

Гулҗфина: А у меня своя мечта, в ней простая красота.

Я хочу стать педагогом, пусть все удивляются,

Ведь с детсада и со школы всё и начинается.

 

Ведущий : Все профессии прекрасны,

Все профессии важны.

Знаем мы, что наши руки

Все дети:    Будут Родине нужны!

Х.Н. Ай-яй хыялларыгыз бик шәптән икән дусларым.Илебезгә менә шундый балалар кирәк. Бигрәк булган балалар икәнсез. Мәктәптә гел “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укыгыз. Ә миңа китәргә вакыт . Сау булыгыз.

Җыр

Балалар урындыкка утыра.

Әти – әниләр хыялы.

А.Б. Әти-әниләребезнең нинди хыялы бар икән? Әйдәгез әле аларның үзләреннән сорыйк.

Әти-әни:тизрәк укучының әти-әнисе буласы килә.

А.Б. Бу хыяллар чынлап та тиздән тормышка ашар. Балалар, әти – әниләрегез өчен яңа тормыш башлана. Хәзер алар гади генә әни-әтиләр түгел, ә укучыларның әти-әниләре. Ә әти-әниләр үзләре мәктәпкә әзерме икән?

Әти-әни: Әйе.

А.Б. Алайса, беренче сыйныф укучылары  сүз биргәндә басуыгызны сорыйбыз. «Сүз бирәбез»  дип әйтергә онытмагыз.

1. Мин, әти (я әни) – әзермен

Әйтергә һәрвакытта «Афәрин».

2. Сүз бирәмен иртук торырга

Соңламый дәрескә озатырга.

3. Сүз бирәм чит телләр өйрәнергә,

Компьютерларны да үзләштерергә.

4. Икеле алса ачуланмаска

Дәрес әзерләргә булышырга.

5. Җыелышларга һәрчак барырга

Бала тәрбияләүне аңларга.

6. Баланың зиһенен үстерегә,

Өстәмә түгәрәкләргә йөрергә.

7. Биргән сүзләремдә торырмын

Иң шәп әти – әни булырмын.

Сүз бирәм, сүз бирәм, сүз бирәм.

  

Саубуллашу тукталышы.

А.Б. Балалар, сез бу бакчага берничә ел йөрдегез. Бергәләп үстегез, шөгыльләндегез, укырга, язарга, матур итеп сөйләшергә өйрәндегез.

Без барыбыз да дусларга әверелдек, ә дуслар бер-берсен онытмый, кирәк чакта ярдәмгә килә, булышы. Сез дә безне онытмагыз, кунакка килегез.

 А.б. Кадерле балалар! Без сезне олы юлга – мәктәпкә озатабыз! Сезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек, озын гомер, киләчәктә укуыгызда зур уңышлар телибез!

Исән-сау булыгыз!

Менә тәмам кичәбез дә,

Моңсу бит ул бакча белән хушлашу,

Вальс биик әле дуслар,

Вальс – ул саубуллашу!

 “Вальс”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного вечера "Саубул, бакчам!"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын мәктәпкә  озату үзе бер бәйрәм. Бу бирелгән кичә үрнәге сезгә эшегездә ярдәм итәр һәм сайтымның тыйнак бер бизәге булыр дип уйлыйм...

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге (чыгыш)...

«Бар матур бакча»

Конспект занятия по татарскому языку....

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»Обучающие задачи:1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.Яңа сүзләр өстендә эш:кишер,кәбест...

Конспект НОД по обучению детей татарскому языку в подготовительной группе «Бар матур бакча». УМК

Использованная образовательная программа: «Региональная программа дошкольного образования» Р.К.Шаехова, Казань 2012.Возрастная группа: Подготовительная группа.Методика дошкольного образования: «Обучен...