Сценарий выпускного вечера "Саубул, бакчам!"
план-конспект занятия по музыке (подготовительная группа) по теме

Валиева Милауша Мазхатовна

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын мәктәпкә  озату үзе бер бәйрәм. Бу бирелгән кичә үрнәге сезгә эшегездә ярдәм итәр һәм сайтымның тыйнак бер бизәге булыр дип уйлыйм

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bakcha_beln_hushlashu.doc96 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

“Чыгарылыш –2012” 

 (Зал бәйрәмчә бизәлгән. Баллар күңелле музыка астында залга кереп басалар)

 А.Б. Исәнмесез, хәерле кич кадерле кунаклар.

Рөхсәт итегез “Чыгарылыш –2012”  бәйрәмен  башлап җибәрергә.

Балалар: 

  1. Хушлашабыз бүген бакча  белән,

        Ә күңелләр тулган шатлык белән.

        Барлык килгән кунак безне котлый,

        Бәйрәм белән, дуслар, бәйрәм белән.

  1. Бакча белән  саубуллашу көне,

        Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

        Шундый  көн бу—олы бәйрәм үзе,

        Үзгәртә дә куя тормшны.

  1. Тик нишлисең, яшең  тулгач,

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы.

Мәктәп белән тоташа.

  1. И сөекле, бакчабыз,

Беркайчан онытмабыз.

Ә шулай да , якын дуслар,

Без бүген хушлашабыз.

Җыр: Хушлашабыз бакча белән”

Алмаз имаев көе,

Р.Миңнуллин сүзләре.

5.  Бераз гына моңсу да,

        Шатлыклы да көнебез.

        Балачакның иң кадерле

Баскычын бит үтәбез.

  1. Күңелле дә, күңелсез дә,

Хәлемне белмиләр шул.

Китмәс идем зур балалар.

Бакчага йөрмиләр шул.

  1. Без дә үсеп җиттек шул

Мәктәпләргә барабыз,

Тик менә шунысы кызганыч,

Сез биредә каласыз.

  1. Шушы ямьле бакчада

Үтте сабый чагыбыз.

Без бит хәзер зурлар булдык

Без мәктәпкә барабыз.

  1. Бакчабызда өйрәндек без

Күптөрле һөнәрләргә.

Хәзер инде үсеп җиткәч,

Без барабыз мәктәпкә.

Җыр: “Мәктәпкә барам”.

А.б. Чыннан да,

 Гади бәйрәм түгел бүген.

Ул гомергә бер килә.

Бүген безне котларга дип,

Дуслар, туганнар  килә.

Әйе, кунакларның берсе килеп тә җитте ахрысы. Исәнмесез, узыгыз.

(Музыка астында муенына фтоаппарат асып, кулына гәҗит, микрофон, видеокамералар тотып,  ашыга-ашыга, хәлләре бетеп  журналист-программист(ж-п) килеп керә.)

Ж - П. Ай. Әллә соңга калдым инде? Дәрес тә башланган бугай, Ай-ай, ай бәйрәмегез инде. Чыгарылыш кичәгез башланган да инде әллә. Дәүләт думасына ремпортаж  ясап, тоткарландым, ахрысы. Китәм генә дигән идем компьютерлары эштән чыккан. Син бит безнең бик киң белемле белгеч, анысын да көйләп кит инде, дигәч,  тоткарланырга туры килде.

А.Б. Борчылмагыз, хөрмәтле кунагыбыз. Борчылырга урын юк. Әле бәйрәмебез башланып кына килә, рәхим итеп безнең балаларга, бәхетле әти-әниләргә карагыз. (Балаларны фотога төшерә, әти-әниләрне камерага төшерә.)  

Ж - П. Алайса, бар да тәртиптә.

        Үзем белән таныштырып китсәм дә була. Мин –күңелле корреспонднт, акыллы ппрограммист булам.

Ничә ел инде менә,

        Майның шушы көнендә

        Сезнең  матур бакчагызга

        Мәктәптән хәбәр килә.

Сезнең бакча балаларын

Укытучы апалар,

Беренче сыйныфка дип

Укырга чакыралар.

Бүген  менә аларны

Бергә-бергә,  әлбәттә

Иң изге теләкләр белән

Озатабыз мәктәпкә.

Тик сез анда  киткәнче,

Микрофонымны кабызам,

Сезнең уй-фикерләрегезне

Тасмаларга яздырам. ( Аерым-аерым сорау  ала.. Балалар, әти-әниләр җавап бирәләр)

Үскәч кем булырга телисең?(Бала җавабы)

Нинди яхшылык эшләр идең? (Бала җавабы)

Балалар бакчасында эшләр идегезме? (Әти-әни җавабы)

Балагыз  мәктәптән икеле алып кайтса, нәрсә дияр идегез? (Әти-әни җавабы)

Әгәр сез президент булсагыз, нинди яхшы канун (закон) чыгарыр идегез? (Әти-әни җавабы)

Яшьтәшләреңә, тәрбияче апаларыңа  нинди теләкләр теләр идең? (Бала җавабы)

        Җавапларыгыз өчен, бик зур рәхмәт сезгә. Ә хәзер, игътибар! Истәлеккә бер сурәт. Елмайдык! Төшерәм! Елмаябыз, елмаябыз! (Фотога төшергән хәрәкәтләр ясый)

А.Б. Рәхмәт сезгә. Хәзер безнең балалар сезнең хөрмәткә бию тәгъдим итәрләр.  Аларның хәрәкәтләрен дә төшереп алмассыз микән.

Бию. “Топ-топ по паркету”

Ж - П. Булды бу, бик яхшы. Мин бу фотоларны ясап сезгә җибәрермен.  

Ләкин киткәнче, сезгә бер серне чишәсем килә. Беркөн,  балалар бакча-сы тирәсеннән үткәндә, сезнең төркемнең ачык тәрәзәләреннән  шушындый сөйләшү ишеттем.

Булат: Авыз ачып тормаска,

        Тәрәз аша карга санамаска.

        Игьтибарлы булырга,

        Апаларга сүз бирәм.

Ильнар: Сер итеп әйтим сезгә.

        Укытучы апаларга минем белән,

        Күңелсез булмас, бер дә.

Ислам: Барыгыз, алдында әйтәм,

        Кычкырып җавап бирермен.

        Барлык, дүртле, бишлеләрне

        Гел үземә җыярмын.

Эльза: Без –бөтерчекләр, көлдергечләр,

Ләйсән: Ике сүз боткасы, ике дус.

Бергә: Бик ышандырасыбыз килә.

        Дәрестә күп сөйләшмәбез,

Чөнки тәртип өчен дә бит,

“2”ле билгесе тотып кайтырга мөмкин ич.

Тимур Султанов: Мәктәп бит ул шундый нәрсә,

        Укыталар, ашаталар, эчертәләр.

Ә менә мин...

Боткаларны, ашларны,

Сөтләрне һәм чәйләрне

Ашармын һәм эчәрмен дип,

Әлфия апа, сезгә сүз бирәм.

Рамиль: Алай уйлыйм, болай уйлыйм.

        Елыйм үзем нигәдер.

Мәктәпкә баргач, шат булырмын.

        Алырмын үземә кирәген.

(Балалар алга чыгып басалар)

Бала: Мәктәпкә бар да әзер,

         Портфель, матур киемнәр.

        Ручка, пеналь, дәфтәрләр —

Бар да безгә диелгән.

Бала: Моңсулана, дулкынлана әти-әни,

        Әби-бабай борчыла.

        Мөмкин булса, шул мәктәп партасына,

        Үзләре кабат утырырлар иде барысы да.

Бала: Тиздән без мәктәп бусагасын атларбыз.

        Тормышта беренче дәресебез башланыр.

Мәктәп бар нәрсәгә өйрәтә, беләбез,

Шуңа күрә, яхшы укырбыз дип, сүз бирәбез.

Бала: Көчле булыгыз, әтиләр, борчылмагыз, әниләр,

        Без мәктәпкә барарга бит әзер.

        Хәреф танып укырга, санарга һәм җырларга,

        Балалар бакчасында ук өйрәтәләр бит хәзер.

Песня: “За летом зима”

А.Б. Әйе, мәктәп  сезнең өчен — серле сандык,

        Ә ачкычын табу – сезнең төп бурыч,

        Ул баскычны табып, сан, хәреф танып,

        Биеклеккә менү сезнең эш.

Бала. Абау, апа, бик зур эшләр көтә икән безне алда. Нишләптер куркыныч булып китте. Без бит шәһәребезнең төрле мәктәпләренә китәбез. Ә анда дусларыбыз, яраткан тәрбияче апаларыбыз да булмый. Бик моңсу булыр инде безгә. Нишләргә?

Ж - П. И-и-и, хәзергесе заманда кайгырып торалар ди мени. Мин сезгә булыша алам. Сез берничек тә аерылышмыйсыз, балалар. Сезгә бер дә күңелсез булмас. Үзегезнең алган билгеләрегез, белемнәрегез белән уртаклашырга, уй-фикерләрегезне, теләкләрегезне бер-берегезгә җиткерү өчен мин сезгә компьютер бүләк итәм. Ә сез аралашып торсын өчен “Төркемдәшләр” дигән сайт ачам. Ләкин сез сак эш итегез, мин сезне кисәтеп куям. Компьютерлар буйлап Вирус сәяхәт итә. Ул сезнең сөйләшүләрегезгә аяк чалырга мөмкин.

        Миңа китәргә вакыт. Сау булып торыгыз. Кирәгем чыкса, мине табарсыз.  

А.б. Менә, балалар, ә сез кайгырган идегез. Борчылырга урын юк. Әйдәгез карыйк әле. Нинди бүлекләре бар икән бу сайтның. Монда менә “Яңа буыннар” бүлеге дигән.  Карап китик әле үзләрен.

Кечкенәләр төркеменә йөрүче  балалар котлый.

Бала: Бүген бездә күңелле!

        Кояш та көлә.

        Котларга  тагын  безне

        Кемнәрдер килә.

(Музыка астында чебиләр булып киенгән кечкенәләр керә)

А.Б.  Безгә килә чебиләр.

        Чеп-чеп-чеп-чеп, чеп диләр.

        Чебиләр бер үзләре.

        Кая соң әниләре!?

Чебиләр: Без әнине югалттык.

        Шуңарга монда кердек.

А.Б. Әниегез табылыр,

        Тиздән ул монда килер.

        Сез моңаеп тормагыз,

        Бездә бәйрәм карагыз.

(Тавык керә.)

Тавык: Кыт-кытак, кыт-кытак

        Нигә киттегез ерак?

        Песи, карга очраса,

Берегезне алып китсә...

(Чебиләр куркып әниләре янына йөгерәләр)

        Башка алай итмәгез.

        Миннән ерак китмәгез.

        

        Балаларны тәбриклик,

        Мәктәпләргә озатыйк.

        Ак юл теләп аларга,

        Бүләккә җыр башкарыйк.

Җыр: “Чебиләр”

Тавык чыккан урамга,

Яшел чирәм чүпләргә.

Артыннан йөриләр,

        Сап-сары чебиләр.

Кыт-кытак, кыт-кытак,

Китә күрмәгез ерак

Гел тибенгәләгез.

Берәр җим эзләгез.

Мин утырам чирәмдә.

Чебиләрем тирәмдә.

Чип-чип-чип!-дип йөриләр,

Талпынышып бииләр.

(Хәрәкәтләр ясыйлар)

Бала: Рәхмәт сезгә, нәни дуслар,

        Һәр сүзегез ягымлы.

        Мәктәптән килеп йөрербез.

        Онытмабыз без сезне. (чыгып китәләр)

А.Б. Балалар, тыңлагыз әле, мин монда бик кызыклы  бүлек таптым. “Әкияти күчтәнәч” дигән. Әйдәгез бу бүлеккә кереп карыйк әле.

(Музыка, ишәккә атланып Хуҗа Насретдин керә. Аның кулында әти-әниләр-дән җыелган аяк киемнәре, ишәк муенына тәнкәләр салынган  чүлмәк асылынган.)

А.Б. Бу ни хикмәт тагын, ни өчен ишәккә тискәре атландыгыз?

Х.Н. Алга карап атласам, арттан миңа караучыларга аркам белән булам бит. Ә мин гел алдан йөрергә яратам, шулай булгач, мин сезгә гел алдым белән карап йөрим була бит инде.

А.Б. Бабакай, болай йөреп егыла күрмәгез инде. Ишәгең абына күрмәсен.

Х.Н. Нинди бабай булыйм мин сиңа. Хуҗа Насретдин абзаң булам. (Ишәк абына.) Бәрәкалла, син минем ишәгемнең абынасын каян белдең? (Тәрбияче янына килеп) Әй кызым, син күрәзәчеме әллә? Әйтүең булды, ишәгем дә абынды.Тукта, мин аны менә бу бакчада ял итәргә калдырып торыйм әле. (Ишәкне ширма артында калдыра.) Кызым, тукта әле, син бит миңа җавап бирмәдең. Ә олы кешенең сүзенә колак салырга кирәк. Мин синнән, син әллә күрәзәчеме дигән идем. Бәлкем, син минем кайчан үләчәгемне дә беләсеңдер.

А.Б. (Балаларга карап) Шаяртыйм әле. Беләм, беләм, ник белмәскә, ишәгегез

3 тапкыр кычкыргач та үләсез.

Х.Н. (Ишәк янына килә, ишәк кычкыра, Х.Н. сузылып ята) Менә үлдем дә. 

(торып утыра)  Оҗмаһ дигән җир шушыдыр инде. Болар барысыда оҗмаһка эләккәннәр икән (әти-әниләргә күрсәтеп). Минем сыман гөнаһсыз булганнардыр инде. Күр әле, фәрештә, хур кызлары. (Тәрбиячегә)  Кызым, син дә оҗмаһта мени?

А.Б. Хуҗа абзый, мин бит шаяртттым гына. Мин фәрештә түгел, тәрбияче. Ә бу оҗмаһ түгел, балалар бакчасы.

Х.Н. Балалар бакчасы?! Бәрәңге бакчасы, яшелчә бакчасы, менә сиңа кирәк булса,инде хәзер балаларны да чәчеп үстерәләр икән. Әллә ниләр бар икән бу дөньяда.

А.Б. Балалар карагыз әле, Хуҗа абзый балалар бакчасын белми икән. Әйтегез әле Хуҗа абзыйга , сез нинди бакчага йөрисез?

Балалар: “Энҗе бөртеге” балалар бакчасына.

Х.Н. Нәрсә, сезнең бакча күк йөзендә, әллә су төбендәме?

Балалар. Юк, Хуҗа абзый, безнең бакча Әлмәт шәһәрендә.

А.Б. Бүген бездә бәйрәм. Балалар бакча белән хушлашалар.

Х.Н. Хушлашсыннар, кем аларга “Хушлашмасыннар!”—ди. Ә хушлашып кая баралар соң алар?

Бала: Без мәктәпкә барырга җыенабыз, анда безне кызыклы дөнья көтә.

Х.Н. Алайса сез хәзер, азмы-күпме хәреф таныйсыз инде. Ә саный беләсезме соң?

Балалар: Беләбез.        

А.б. Әйдәгез әле, Хуҗа абзыйга санап күрсәтик әле. (Саныйлар)

Х.Н. Җитте, җите , бик яхшы санап күрсәттегез. Я әйтеп карагыз әле, минем ишәгемнең ничә аягы бар?

Балалар: 4.

Х.Н. Ә минем аякларым ничәү?

Балалар: 2. (Х.Н. куеныннан бер пар башмак чыгара, саный)

Х.Н. 1,2,3,4. (Тәрбиячегә) Ә син беләләр дисең, яхшырак   өйрәт оланна-рыңны мәтимәтикәгә.

А.Б.  Хуҗа абзый, сез бездән сорыйсыз да, сорыйсыз. Мин дә сезгә бер сорау бирим әле. Әгәр шушы сорауга җавап бирсәгез, “Бик яхшы” билгесе куярбыз.

Х.Н. Ярый.

А.Б. Дөньяда ничә шәһәр бар?

Х.Н. 1514.  

А.Б.  Каян белдең?

Х.Н. Ай-ай-ай,  үзең бер генә сорау бирәм дидең бит. Бусы инде икенче сорау була. Туктагыз әле, балалар. Менә сезнең кесәгездә 4 сум акча бар иде. Шул акча кесәдән төшеп калса, нәрсә кала. (Бернәрсәдә калмый җавабын көтеп)

Ничек инде калмасын, акчалар төшеп калган тишек кала. Шуны да белмисез.

А.Б. Хуҗа абзый, сез шундый кызык, тапкыр кеше инде. Әйдәгез әле азырак ял итеп, бию карап китегез. 

Тукыма белән бию.

 

Х.Н. И-и-и, әйтергә онытып торам икән әле, минем дә шатлыгым эчемә сыймый.  Менә сезнең бакчага кергәндә бер өем аяк киемнәренә тап булдым. И сөендем, и сөендем. Аяк киемнәрен сатам да, акчасына батам. Миннән дә бай кеше булмый. Бәлкем сез дә алырсыз?

Әти-әниләр белән уен. (ишәкне алып чыга)

А.б. Хуҗа абзый, Хуҗа абзый, киткәнче тагын бер генә сорау бирим инде.

Менә бүген айның ничәсе?

Х.Н. Менә монысы авыр сорау. (Тамашачыларга) Мин бик тапкыр кеше булсам да, айның ничәсе икәнен бер дә дөрес әйтә алмыйм.

Хәзер мин ишәккәемнең муенындагы букчаны алыйм әле. Сабыр итеп торыгыз, җавап шунда иде. (Х.Н. букчадагы ташларны саный. Үз-үзенә сөйләнә) Ай көнен билгеләр өчен көн дә шушында таш сала идем. Җәмәгать,

 айның 41 була.

А.Б. Әй, Хуҗа абзый, айның гомергә дә 41 дән килгәне юк бит.

Х.Н. Әле мин инсафыма килеп кенә сезгә 41 дип әйттем, букча әйтүе буенча, бүген айның 120 се була.

А.Б. Балалар, бүген ничәсе?

Балалар: Бүген 26 сы. Пәнҗешәмбе көн.  

А.б. Хуҗа абзый, сез бер дә борчылмагыз. Сез бик зирәк  кеше. Яшегез дә зурдыр инде. Ә шулай да сезгә ничә яшь?

Х.Н. 40 .

А.Б. Кызык. Мин бәләкәй чагында да 40 иде, хәзер дә 40. Ничек алай була инде ул?

Х.Н. Менә шулай. (Балаларга) Ә балалар, молодец. Булдырдылар, аңладым, балаларны сынадым. Бу профессор булачак, монысы ферма ачачак,

табиб, рәссам, язучы, Медведевны алыштыручы. Егет сүзе бер булыр, әйттем ме — бетте. Ә хәзер миңа китәргә вакыт. Барасы җирләрем дә бик күп. Әгәр иртәгә яңгыр яуса — урманга утынга барам, яумаса—кырга җир сөрергә чыгам.

А.б. Андый вакытта алла боерса дип әйтергә кирәк, Хуҗа абзый.

Х.Н. Алла боерса да, боермаса да иртәгә ике эшнең бересе булмый калмас. Яңгыр я явар, я яумас. Әйдә, ишәккәем киттек. (Җырлап чыгып китә)

Яшьләр өчен шатлык мин лә,

Картларга да тансык мин.

Халык үлмәс, мин үлмәсәм,

Мәңге яшә, Насретдин.Амин!

А.б. Кунагыбыз китте. Инде  “Шигъри  тәлгәшләр” бүлегендә ниләр бар икән?

Бала: Бөрлегәнем, җиләгем, дип,

        Иркәли мине әни.

        Мин бит әле бик кечкенә,

        Мин бит әле бик нәни.

Зур түгел шул, бик кечкенә,

Бөрлегән мин,бөрлегән.

Бөрлегән генә булсам  да.

Һәр эшкә дә өлгерәм.

        Иртә белән көн саен мин

        Су сибәм гөлләремә.

        Алсу кызыл гөлләр чиктем

        Ак мамык мендәремә.

Мин кечкенә, портфелем зур,

Күтәрәм көчкә генә.

Беренче сыйныфка барам,

Укырмын бишкә генә.

Бала: Бакчада без өйрәндек

        Бик күп төрле һөнәргә,

        Матур рәсемнәр ясарга.

        Җырларга һәм биергә.

Бию “Бродяга”

Инглиз телендә җыр.

Бала: Апа, карагыз әле. Монда “Шигъри  тәлгәшләр” дигән. Мин дә берәр кызыклы шигырь укырмын дигән идем, нишләптер җырлар, биюләр күрсәттеләр.

А.Б. Шулай шул. Нәрсә булды икән? Программалар юкка чыга бит.

(Музыка. Вирус йөгереп керә)

Вирус: Ха-ха-ха, кара әле ничек  бәйрәм оештырып яталар. Мин — компьютер вирусы.  Мин сезнең компьютерыгызны юкка чыгарам, ул бик- бик озак уйлаячак, бөтен сайтларыгызны, атна, көн тәртипләрен, ай исемнәрен  ботап бетерәм.  Сез мине җиңә алырсыз микән? Ха-ха-ха. (Чыгып китә)

Бала: Нәрсә эшләргә инде?

А.б. Карагыз әле әллә нинди башваткычлар, мәсьәләләр чыга башлады.

        Каен агачында 5 алма үсә иде, шуның 2 се өзелеп төште, ничә алма калды дигән.

Балалар: Каен агачында алма үсми бит.

А.Б. Шулай да бит, моны Вирус ботап бетергәндер инде.

Вирус: (тагын йөгереп керә) Ха-ха-ха, һаман төзәтергә маташасызмы? 

Бәйрәмегез бүген шушы урында өзеләчәк. Ә сез мәктәпкә бармый калачаксыз.  (Чыгып китә)

А.б. Борчылмагыз, берәр җаен табарбыз. Безнең бит дустыбыз программист бар. Хәзер аңа шалтыратып алырбыз.

Алло, зинһар өчен безгә булышыгыз, Вирус безнең бәйрәмебезгә аяк чала.

(Ж-П тавышы. Мин сезгә булышам. Вируска каршы программа уйлыйбыз. Авырулардан терелер өчен спорт белән  шөгыльләнергә кирәк, балалар. Мин хәзер “Спортланди” дигән сайт ачам.

Бию “Зверобика”

А.б. Рәхмәт, инде безнең дустыбызга. Вируслардан котылгач, инде кәефләр дә күтәрелеп китте. Әйдәгез “Кәеф ничек” бүлегенә керик әле. Безнең кызларыбызның кәефләре бик яхшыга охшаган. Без инде хәзер зурлар дип шатланышып йөриләр.

Җыр. Адилә. “Без инде хәзер зурлар”

А.б. Инде “Музыкаль хитлар” бүлегенә кереп карыйк. Мәктәптән арып-талып кайткач, шушы бүлеккә кереп азырак ял итеп, төрле телләрдә җырлар тыңлый аласыз.

Җыр: “Уплывает наш кораблик.”

Бала: Балалар бакчасында без,

        Дуслар булып яшәдек.

        Бик күп нәрсәләр белдек,

Бик күп җырлар өйрәндек.

Бакчам булды, туган өем,

Апам булды әнием.

Каршылады һәр иртәдә,

“Килче”-диеп, нәнием.

Тәрбияче якты кояш кебек

Күңелемне назлап җылытты.

Авыр чакта ярдәм кулын сузып,

Сабыр сүзе белән юатты.

Ихлас рәхмәтебезне әйтер өчен.

Ничек кенә табыйк сүзләрен.

Менә бүген  моңлы җырларыбызның

Бирәбез сезгә иң-иң гүзәлен.

Җыр “Мәктәп вальсы”

А.б. Инде менә сайтыбызның соңгы бүлегенә килеп җиткәнбез. Ул “Чын күңелдән” дип атала.

        Чәчәкләр тотып кулга

        Без чыктык матур юлга.

        Һәркем белә әлбәттә,

        Без  барабыз мәктәпкә.

Алда мәктәп, кулда чәчәк,

Куанабыз барчабыз,

Барыгызга рәхмәт әйтеп

Без мәктәпкә китәбез.

Сагындырыр, сагындырыр,

Бакчабызның һәр көне,

Туган йорттай  якын булган,

Һәр бүлмәсе, һәр төше.

Бакчадагы апалар,

Без сезне бик яраттык.

Сезгә гүзәл чәчәкләрнең

Иң матурларын таптык.

Бик зур рәхмәт барыгызга—

Яшегезгә, олыгызга.

Безнең турда гел кайгыртып,

Янып-көеп торучыга.

Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт,

Барлык, барлык апалар.

Бездән соң да шаулап торсын,

Гөрләп торсын бакчалар.

Ихлас рәхмәтебезне әйтер өчен.

Ничек кенә табыйк сүзләрне,

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәбез сезгә иң-иң гүзәлен.

Күзләрегез көлеп торсын гел,

Юлыгызга яусын алсу гөл!

Җырларыбыз булсын сезгә бүләк,

Бакчада эшләүчеләргә

Бергә: Мең рәхмәт!          

Җыр: “Сау бул инде, бакчабыз”.

(чәчәкләр бирәләр)

 Бала: Менә тәмам кичәбез дә

Моңсу бит ул хушлашу,

Вальс биик әле дуслар,

Вальс ул саубуллашу.

Саубуллашу вальсы

А.б. Менә шушының белән  саубуллашу минутлары да килеп җитте.

        Без булачак укучыларыбызга исәнлек-саулык, тырышып укуларын, тәрбияле булуларын  телибез. Ак юл сезгә, кадерле балалар.

        Инде хәзер бәйрәмдәге

Кунакларга түребез.

Бардыр әйтер теләгегез,

Бардыр әйтер сүзегез.

Сүз бакча мөдиренә, әти-әниләргә бирелә. Соңыннан балалар урамга чыгып шарлар очыралар.        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Выпускной в ДОУ" («Емеля на выпускном балу»)

Данный сценарий разработан специально для выпускных в детских дошкольных учреждениях. «Емеля на выпускном балу» - шуточный рассказ о том, как герой русской народной сказки попал на выпускной в подгото...

Сценарий выпускного вечера "Выпускной альбом"

Сценарий написан для подготовительной группы детского сада....

Сценарий выпускного бала «Сегодня в школе Выпускной»

Цель: Развитие нравственной сферы интересов обучающихся, воспитания чувства уважения друг к другу и педагогам; формирование осознанного отношения к дальнейшей жизни....

Сценарий "Сау бул, бакчам"

Сценарий "Сау бул, бакчам"...