Главные вкладки

    Консультация на татарском языке для воспитателей
    консультация по обж по теме

    Газизова Эльмира Фаритовна

    Татар теледә тәрбиячеләр өчен консультация

    Скачать:

    ВложениеРазмер
    Microsoft Office document icon konsultatsii_na_tat.pdd_.doc49.5 КБ

    Предварительный просмотр:

       Безнең илдә тимер юл, елга һәм диңгез юлы, башка төр транспортлар бердәм транспорт системасын тәшкил итә. Автомобиль транспорты аның алыштыргысыз бер өлеше.

             Беренче автомобиль моннан күп еллар элек, 18 нче гасырда ук уйлап табылган. Анны үзе йори торган арба дип атаганнар.

             Башта Леонтий Шамшуренков, ә аннан соң Иван Кулибин кешенең мускул көче белән хәрәкәткә килә торган «самокат» төзегәннәр.

             1763 елда Ползунов тарафиннан уйлап табылган пар машинасы, автомобиль төзүнең әзерлек этабын төгәлли һәм 1884 елда диңгез офицеры Карпович беренче бензин двигателе төзи. Шул вакыттан соң автомобиль төзелеше зур үсеш ала.

             Урамнарда һәм юлларда ат экипажларына күбрәк өстенлек бирелгән чорда ук урамда йөрү кагыйдәләре кертергә маташканнар. Инде 1683 елда ук патша Пётр Алексеевич дилбегә ярдәмендә атлар белән идарә итүне тыю турында указ чыгара. Ул вакытта ат йөртүче атка атланып йөргәндә генә юлны әйбәт күрә дип исәпләгәннәр.

             Ә менә 1730 елда чыгарылган указда әйтелә «Ат йөртүчеләр һәм башка чин атта йөрүчеләр, атларны йөгәнләгән хәлдә, бик сак кына, карап кына йөрергә тиешләр. Әгәр дә беренче тапкыр тыңламасалар мәчеләр белән кыйнарга, икенче тапкыр тыңламаган очракта чыбыркы белән кыйнарга, ә өченче тапкыр булган очракта каторгага җибәргәннәр.

             Моңа охшаган башка указларны да әйтергә булыр иде. Каты чаралар күрелсә дә алар вакытлыча гына булып алганннар.

             1812 елда Россиядә уң яктан гына йөрү, тизлекне чикләү кагйдәләре кертелә. Бу кагыйдәләр буенча экипажлар төзек булырга һәм номерлары язылган булырга тиеш.

             Россиядә һәм чит илләрдә бензин белән йөрүче автомобильләр барлыкка килгәч яңадан юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен булдырырга тырышалар. Мәсәлән, Англиядә автомобиль алдыннан флаг тоткан кеше барырга һәм каршы очраган кешеләрне «үзе йөри торган шайтан» килүе турында хәбәр итәргә тиеш була.

             Ә менә Франциядә торак пунктларында бензин автомобильләренең тизлеге җәяүле тизлегеннән артык булырга тиеш булмаган.

             Германиядә машина йөртүче үзенең «бензин арбасында» кайсы юлдан барачагын полициягә хәбәр итәргә тиеш булган.

             Автомобильләр тарихы турында күп сөйләргә мөмкин булир иде. Тик шунысы мөһим: шул еллар буена аларга зур хөрмәт саклаганнар.

             Ул вакытларда Россиядә автомобильләр бик аз булган һәм юл куркынычсызлыгы алай кискен күзәтелмәгән.

             Еллар уза, транспорт саны күбәя һәм 1920 нче елның 10 июлендә Халык Комиссарлары Советы «Мәскәү һәм Мәскәү янында автомобиль хәрәкәте» дигән декрет кабул итә. Бу беренче автомобиль хәрәкәтен оештыручы системага салынган юл йөрү кагыйдәләре була.

             Урамнарда һәм юлларда юл күрсәтүче ролен 1987 нче елның 1 январеннән гамәлгә кергән «Юл йөрү кагыйдәләре» башкара.

             Бу кагыйдәләрнең төп юнәлеше – машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең юлда иминлеген тәэмин итә. Ә бу кагыйдәләрне белү һәм үтәү юлда имин йөрүнең төп шарты булып тора.                

               

            

             Юлда йөрү кагыйдаләрен сакларга кирәк, чөнки тирә-юндә үз эшләре белән йөрүче, каядыр ашыгучы бик күп кеше бар. Шәһәр транспортының тарихы Казан  тарихы белән бик нык бәйләгән. Атлы һәм электрлы трамвайлар, шәһәр яны поездлары, шәһәр эчендәге диңгез портлары, аэровакзал, үзәктән еракта урнашкан яңа төзелешләргә йөрүче автобуслар, таксистларның романтик профессиясе турында шактый күп нәфис фильмнар төшерелгән. Болар барысы да төрле выкторина темалары булып тора ала. Ата-аналар белән үткәрелгән әңгәмә вакытында, барысында түбәндәге җырларны башкару берләштерә: «Мәскәү урамнары турында җыр» (А.Коняшев/Г.Гладков), «Без трамвайда йөзәбез» (Ю.Морщ/С.Никитин), «Мәскәү метросы» (Б.Окуджава), «Дуңгыз баласы» (А.Усачёв). Бөтен кеше дә җырлый алсын өчен, балалар белән җырларның сүзләрен алдан өйрәнеп куегыз, ә ата-аналарга ксерокстан чыгарылган текстларны биреп чыгыгыз.

             Юлда йөрү кагыйдәләренә һәм транспортка багышланган утренникларда, балалар белән әңгәмәләр вакытында, әкиятләр һәм шигерьләр кулланырга була, аларның юл йөрү кагыйдәләре белән бәйле булуы мөһим түгел, ләкин алар юлда күрү мөмкинлеге начар, һава торышы күренешләре аркасында килеп чыгарга мөмкин булган имгәнүләргә туры килергә тиеш. Мәсәлән, С.Маршакның данлыклы «Туп» шигере юл кырыенда туп белән уйнарга ярамаганлыгын, ә А.Бртоның «26 нчы автобус», «Любочка» яки С.Михалковның «Бер рифма» шигерьләре транспорта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сойли. Вилосипедны дөрес кулану турында С.Михалков һәм В.Лунинның «Вилосипедта йөрүче» шигерьләрендә, постовой милиционерның эше турында – «Стёпа абый» шигерендә сөйләнә. Балаларның күз аллаулары, юл йөрү кагыйдәләре турында уеннарны В.Лунинның «Мин поезд» һәм «Булачак очучы», А.Бартоның «Яши иде дөньяда самосвал» һәм Г.Цыферованың «Көпчәкләрдәге әкиятләр» дигән әсәрләреннән күңелле итеп өйрәнергә була.    

       


    По теме: методические разработки, презентации и конспекты

    Консультация на татарском языке для родителей

    Консультация на татарском языке....

    Выступление на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку по теме:" Реализация Программы краткосрочного курса обучения русскоязычных родителей и детей татарскому языку"

    Данная программа курса имеет практическую направленность, подразумевает гибкость и вариативность, направлена на развитие татарской речи и формирование навыков общения у детей старшего дошкольного возр...

    КОНСУЛЬТАЦИЯ ДЛЯ ВОСПИТАТЕЛЕЙ «Применение мультимедийных ресурсов по обучению дошкольников татарскому языку в рамках УМК «Говорим по-татарски»

    КОНСУЛЬТАЦИЯ ДЛЯ ВОСПИТАТЕЛЕЙ «Применение мультимедийных ресурсов по обучению дошкольников татарскому языку в рамках УМК «Говорим по-татарски»...