Профилактика детского дорожно-транспортного травматизма - "Путешествие красной шапочки" (на татарском языке)
методическая разработка по обж (старшая группа) на тему

Фарутдинова Светлана Ильнуровна

Методическая разработка по профилактике детского дорожно-транспортного травматизма 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyzyl_kalfak.docx27.58 КБ

Предварительный просмотр:

Кызыл калфак кунакка бара.

Зурлар төркеме

Максат: юлда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре; кайбер транспорт чараларын дөрес атарга өйрәнү;"урам", "юл", "тротуар", "җәяүлеләр" кебек төшенчәләргә ажлатма бирү; светофор һәм төслернең төшенчәлекләрен кабатлау.

Персонажлар:  Кызыл калфак, Юл-патруль хезмәткәре, Бүре, Әни, Светофор, Сатучы.

(Кызыл калфак чәчәкләргә су сибеп йөри. Әни кәрзингә пирожкилар сала).

Әни: Кызыл калфак мин дәүәбигә пирожкилар пешердем,барып итеп кайт инде, юлыңда бик игътибарлы бул.

Кызыл калфак: Ярар әни (кәрзинне алып юлга чыга. Урам. Юл. Юлда машиналар. Тротуар - кешеләр баралар).

Кызыл калфак: Ни өчен бу кешеләр бик тар юлдан баралар икән?  Мин киң юлдан барам әле (машина юлына чыга, машиналар бакырта, милиционер сызгыра).

Юл-патруль хезмәткәре: Кем монда юл кагыйдәләрен боза? Шундый матур кыз, ә җәяүлеләр кайсы юлдан йөрисен белми.

Кызыл калфак: Кем соң ул "җәяүлеләр"?

Юл-патруль хезмәткәре: Син белмисеңме?

Кызыл калфак: Юк.

Юл-патруль хезмәткәре: Балалар әйтегез әле кемнәр ул җәяүлеләр.Кайдан барлыкка килгән бу суз? Кайдан йөрергә тиешләр җәяүлеләр? (троллейбусс, автобус, трамвайлар утеп китә).

Кызыл калфак: Бу нәрсә? Ничек атала?

Юл-патруль хезмәткәре: Мин сезгә табышмаклар укыйм, сез аларнын җавабын уйлап әйтегез. Балалар әйткәч, син Кызыл калфак белерсен ничек дип атала бу транспорт  чарасы.

Табышмаклар:

1. Юл уртасында тора,

    Үзе елмая, көлә.

    Кешеләр аңа карый,

    Машиналар да тыңлый.

                                (Регулировщик)

  1. Арбасы бар, аты юк,

Утырсаң, алып китә,

Көче йөз атка җитә.

                           (Машина)

     3. Тәрәзәле һәр ягы,

         Җиргә тими аягы.

         Сыртында бар дугасы,

         Йә, бу нинди юрга соң?

                                     (Трамвай)

      4. Автомобиль, трамвайдан

          Саклан, димен, бик сак бул!

          Уйный торган урын түгел

          Машиналар йөргән...

                                     (Юл)

      5. Аяклары түгәрәк,

          Куышалар тәгәрәп.

          Үзем утырам, үзем чабам

          Теләсә кая табан.

                                     (Велосипед)

      6. Маңгаенда мөгезе бар,

          Боргласаң - үкерә.

          Менеп атласаң биленә,

          Җилдән җитез йөгерә.

                                     (Мотоцикл)

Юл-патруль хезмәткәре: Курәсенме, Кызыл Калфак. Балалар сез беләсезме ни өчен тротуар юлдан биегерәк итеп ясалган hәм ни өчен җәяүлеләр машина йөри торган юлдан йөрергә тиеш түгел? (Балаларнын җаваплары).

Юл-патруль хезмәткәре: Нәрсә Кызыл калфак аңладыңмы хәзер кемнәр ул җәяүлеләр  hәм кайдан (нинди юлдан) йөрергә тиешләр?

Кызыл калфак: Әйе, аңладым. Мин – җәяүле hәм мин тротуардан йөрергә тиеш.

(Юл-патруль хезмәткәре чыгып китэ).

Кызылкалфакалга таба бара. Юл аркылы мороженый сатучыны курэ.

Кызыл калфак: Ой, мин мороженый ашыйсым килә (юл аркылы чыга башлый. Машиналар бакырта hәм Юл-патруль хезмәткәре барлыкка килә).

Юл-патруль хезмәткәре: Бу тагын синме?

Кызыл калфак: Нәрсә булды тагын? Мин бернәрсәдә эшләмәдем. Ник машиналар туктамыйлар мин юлдан чыкканда?

Юл-патруль хезмәткәре: Балалар, әйдәгез әле бергәләп, аңлатыйк Кызыл калфакка теләсә кайда юлны чыгарга ярамаганын.

1 бала:

Ә монда траспортта

Йөрү тыела һәркемгә.

Бары рөхсәт ителә

Хәрәкәт җәяүлегә.

2 бала:

Монысы тагын нинди баз?

Гүя җәнлек авызы.

Тешләре дә бар бугай,

Әллә соң бик явызмы?!

Ләкин никтер бу базга

Төшәләр көлә- көлә.

Җир астыннан чыгу юлы

Аны барыбыз белә.

3бала:

Ак, кара тасмалар буйлап

Җәяүле горур атлый.

Чөнки белә: шушы билге

Гомерен уяу саклый.

Әлеге билге кисәтә

Шоферларны бу хакта:

Игътибарлы булыгыз,-ди

Җәяүле үткән чакта!

4 бала:

Юллар тулы машина

Чыгып булмый аркылы.

Ул вакытта ярдәм итә

Җир өстеннән чыгу юлы.

Кызыл калфак: Әйе, аңладым.

Юл-патруль хезмәткәре: Балалар әйтегез әле, ничек дөрес итеп “зебра” буенча юлны чыгарга кирәк?(Кызыл калфакны кулыннан алып “зебра янына җитәкләп килә”). Беренче сулга борылып карарга, машиналар булмаса юлның уртасына кадәр җиткәч уңга борылып карарга кирәк, машиналар булмаса, юлны чыгарга кирәк (Юл-патруль хезмәткәре юлдан чыгарып куя).

5 бала:

Бу нинди могҗиза инде-

Шәһәргә зебра килгән.

Бу тамга кем өчен икән?

Зебра ул - җәяүлегә!

Кызыл калфак мороженый алып алга таба юл тота. Каршысына Бүре килеп чыга.

Бүре:  Исәнме, Кызыл калфак! Кайда юл тотасын? Бик тәмле исләр килә синең кәрзинеңнән.

Кызыл калфак: Исәнме, Бүре! Дәүәнигә барам, күчтәнәч аңа илтәм.

Бүре: Күчтәнәчең бик тәмле күренә. Әйдә сиңа итеп куярга булышам, кәрзинең бик авыр күренә.

Кызыл калфак: Син Бүре бик  яхшы икәнсең. Зур рәхмәт сиңа (Бүре кәрзинне алада йөгереп чыгып китә).

Кызыл калфак: Кайда, син Бүре, тукта! (Бүрене куып җитә алмый, юлны чыга алмый. Машиналар туктамый. Елый.) Нәрсә эшлим инде? Кайда инде “зебра”? (Юл-патруль хезмәткәре килеп чыга).

Юл-патруль хезмәткәре: Нәрсә булды Кызыл калфак? Ни өчен елыйсың?

Кызыл калфак: Бүре кәрзинемне алып качты. Аны куып җитә алмадым. Машиналар миңа юл бирмиләр “зебраны” курмиләр.

Юл-патруль хезмәткәре: Мин сиңа булышырмын. Юлдан чыгарга булышучы бар...

Табышмак:

     Селкенми дә, кычкырмый да

     Тыныч кына тик тора.

     Машина һәм кешеләрне

     Дөрес юлларга бора.

                                      (Светофор)

Кызыл калфак: Балалар, булышыгыз әле миңа!

(Балалар булышалар,  Юл-патруль хезмәткәре светофор янына алып бара).

Светофор:

    Үзем усал, үземкырыс,

    Чатларда басып торам.

    Бер яктан икенче якка

    Сезне күзәтепторам.

Юл-патруль хезмәткәре: Кара әле Кызыл калфак, яшел төс янды, хәзер юлны чыгарга ярый, йөгер Бүрене куып тот.

Кызыл калфак: Рәхмәт!

(Каршысына Бүре килеп чыга, аксый hәм бинтланган).

Кызыл калфак: Нәрсә булды сиңа?

Бүре: Менә  юлны кирәкле урыннан чыкмадым.

Кызыл калфак: Аңладым, син юл кагыйдәләрен белмисең.

Буре: Ә син беләсеңме?

Кызыл калфак: Хәзер инде беләм. Белмәсәм яки онытсам, өлкәннәрдән сорармын. Хәзер инде белдем юлда төрле куркыныч вакыйгалар булырга мөмкин, шунын өчен юл кагыйдәләрен өйрәнергә hәм белергә кирәк. Сиңа да Бүре аларны өйрәнергә кирәк.

Бүре: Ярый, ярый. Гафу ит мине. Кәрзинеңне ал.

Кызыл калфак: Әйдә Бүре, икәү бергә күчтәнәчне дәүәнигә итәбез. Барган вакытта белгән юл кагыйдәләрен сиңа сөйләрмен.

 (Кызыл калфак hәм Бүре саубуллашалар, чыгып китәләр.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Красный, жёлтый, зелёный» Сценарий праздника по профилактике Детского дорожно-транспортного травматизма

Последнее время всё большую тревогу вызывает рост числа постра­давших детей. Поэтому важную роль в предупреждении травматизма на дорогах играет ознакомление дошкольников с правилами дорожного движения...

Консультация для родителей "Профилактика детского дорожно-транспортного травматизма и роль семьи в профилактике детского травматизма"

Консультация для родителей "Профилактика детского дорожно-транспортного травматизма и роль семьи в профилактике детского травматизма"...

«По предупреждению дорожно-транспортных происшествий с участием детей, рекомендации по профилактике детского дорожно-транспортного травматизма»

Безопасное поведение на улице и детский травматизм – очень острая проблема. Чаще всего сами дети являются причиной дорожно-транспортных происшествий. А ответ простой: дорожное происшествие означ...

Акция «Безопасные каникулы» в преддверии весенних каникул, с целью снижения дорожно-транспортных происшествий и профилактики детского дорожно- транспортного травматизма»

Обучение правилам дорожного движения в детском саду – это жизненная необходимость, поэтому различные мероприятия по ПДД всегда актуальны. Ребенок не только осваивает элементарные правила дорожно...