Автобус тукталышына сәяхәт
план-конспект занятия по обж на тему

Миннахметова Накия Хамбаловна

Программа эчтәлеге: балаларның урамда, тукталышларда үз-үзләрен тоту, җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне – хәрәкәт итүче транспортка каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибе турында булган белемнәрен ныгыту. Җигүле транспорт белән таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avtobus_tuktalyshyna_syaht.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

Әҗәкүл балалар бакчасы

1 категорияле тәрбияче

Миннахметова Н.Х.

Февраль, 2015


Тема: автобус тукталышына сәяхәт. Юлдагы хәрәкәтне күзәтү.

Үткәрү формасы: сәяхәт.

Төркем: катнаш төркем.

Программа эчтәлеге: балаларның урамда, тукталышларда үз-үзләрен тоту, җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне – хәрәкәт итүче транспортка каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибе турында булган белемнәрен ныгыту. Җигүле транспорт белән таныштыру. Проблемалы ситуациядә калганда, аны чишү юлларын табарга өйрәтү. Кыенлыкта калган кешегә, балаларның бер-берсенә игътибарлы, ярдәмчел булуына ирешү.

Сәяхәткә кадәрге эш: рәсемнәр карау, юл билгеләрен, кагыйдәләрне өйрәнү, барасы җирне, юлны карап кайту, автобусларның расписаниесын белү.

Кирәкле әйберләр: флаг, юл билгеләре, җигүле транспорт.

Әзерлек: алдан бер апа белән сөйләшеп кую (проблема тудыру максатында).

Оештыру: балаларны парлап бастыру, урамда, юлларда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү.

Сүзлек өстендә эш: җигүле транспорт.

Методик алым:

  1. Тезелеп басу.
  2. Кагыйдәләрне искә төшерү.
  3. Юлда бару.
  4. Күзәтүләр.
  5. Тукталышта әңгәмә.
  6. Билгеләрне тану.
  7. Автобусны, төшкән кешеләрне, кайсы ягыннан китүләрен күзәтү.
  8. Юл аша чыга алмаучы апага ярдәм итү (проблемалы ситуация тудыру).
  9. Хәрәкәтне күзәтү.
  10. Юл аша чыгып карау.
  11. Нинди билгеләр җитмәгәнлекне ачыклау (юл аша чыгу урыны һәм билгесе куелмаган).
  12. Кайту.
  13. Күргәннәре буенча әңгәмә.
  14. “Билетсызга урын юк” уены (участокта).

Проблемалы ситуация:

  1. Бәлага тарган апага юл аша чыгарга булышу.
  2. Транспортка каршы бармаучы җәяүлеләрнең, автобусның алдыннан китүче кешеләрнең нинди проблемалар китереп чыгарырга мөмкин булуын ачыклау.

Сәяхәтнең барышы:

Балалар, бүген без сезнең белән үзебезнең балалар бакчасына бик якын булган автобус тукталышына барырбыз, ә анда баргач юлдагы хәрәкәтне дә күзәтербез.

Иң элек безгә урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерергә кирәк.

Җәяүлеләр кайдан йөри? Юл аркылы ничек чыгарга кирәк? Әгәр юл аша чыгу урыны булмаса, юлны аркылы ничек чыгабыз? Башта кайсы якка карыйлар? Урамда төркемләп йөргәндә ничек йөрергә кирәк? (балаларның җаваплары тыңланыла).

Парлап басу, юл кырыена чыгу. Балалар, карагыз әле, җәяүлеләр юлы бармы? Юк. Ә без ничек хәрәкәт итәргә тиеш булабыз инде? Әйе, җәяүлеләр транспортка каршы юл читеннән хәрәкәт итәргә тиешләр. Юлда барганда игътибар белән карап барсагыз, дөрес бармаучы җәяүлеләрне дә күрерсез. Юл билгеләрен дә карап барыгыз, тукталышка барып җиткәч сөйләшербез. (тукталышка килеп җитү).

Балалар, менә без сезнең белән махсус билгеләнгән автобус тукталышында. Кешеләргә әллә каян күренеп торсын өчен аны юл билгеләре белән дә күрсәтеп куйганнар.

Хәзер сезнең белән, юлга чыкмыйча гына, юлдагы хәрәкәтне күзәтәбез. Юл киң, асфальтланган. Юлдан күп төрле машиналар үтә. Сез нинди машина төрләре беләсез? Ниндиләрен күрдегез? (балаларның җаваплары).

Балалар, әле авыл урамнарында, юлларда атлар да йөри. Алар җигүле транспортка керәләр.

Сүзлек өстендә эш: җигүле транспорт. Ат белән йөрүчеләр (идарә итүчеләр) юлның читеннән генә барырга тиешләр.

Балалар, күзәтүебезне дәвам итәбез. Машиналар ничә юнәлештә хәрәкәт итәләр? (ике юнәлештә). Димәк, юл ике яклы дип атала. Ә урамны аркылы чыгу өчен махсус билгеләнгән урын бармы? Юк. Шуңа күрә юлның ике юнәлешендә дә хәрәкәт әйбәт күренгән урыннан, якында транспорт булмаганда гына чыгарга кирәк (юлдан туп-туры барырга, башта сулга, ә юлның яртысына җиткәч, уңга карап, куркыныч булмаганына ышангач кына чыгарга кирәклеген искә төшерү).

Хәзер җәяүлеләрне күзәтәбез. (алдан әзерләп куйган апаны да күзәтү). Юлны дөрес чыкмый, җитмәсә егыла, машина килеп җитә, таптала яза. Апага булышу, беренче ярдәм кирәк булса, нинди номер белән чакырырга кирәклеген искә төшерү. Апага ярдәм итү. Апа рәхмәтләр әйтеп китеп бара.

Балалар, сез бу тирәләрдә тагын нинди юл билгеләре күрәсез? Әйе, тизлекне 50 дән арттырмаска кирәклеген күрсәткән язу. Ә нинди билге җитми дип уйлыйсыз? Әйе, “җәяүлеләр юлы” һәм “зебра” юк.

Шул арада автобус тукталышына автобус та килеп җитә. Туктый. Аннан төшкән пассажирларны күзәтү.

Балалар, игътибар белән карагыз, кайсы ишектән төшәләр, төшкәч автобусның алдыннан китәрләрме, әллә артыннанмы. Кагыйдә бозучыларга игътибарларын җәлеп итү. Нәрсәләргә китереп чыгарырга мөмкин булуын билгеләү.

Балалар, юлларда тәртип булсын өчен юл кагыйдәләре булдырылган. Ул кагыйдәләрне транспорт йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә, атта йөрүчеләр дә үтәргә тиеш. Ә сез үтисезме? Үтәргә кирәк дип уйлыйсызмы? Юл йөрү кагыйдәләрен белүнең әһәмиятенә төшендерү.

Аннан соң парлап басып, юлның икенче ягыннан участокка кайту. Кайткач, “Билетсызга урын юк” уенын оештыру.

Балалар түгәрәккә басалар. Бер баланың күзе бәйләнеп уртага баса. Түгәрәк буйлап шигырь юлларын әйтеп әйләнәләр.

Автобусны туктатып,

Төшердек алдакчыны.

Әйтче, дустым, ничек икән

Исеме билетсызның?

Бер бала яшерелә. Ә уртадагы бала кем киткәнен белергә тиеш. Уен шулай дәвам итә.

Соңыннан бүлмәгә кергәч, күргәннәре турында әңгәмә кору, теләгән балага рәсем дә ясарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Рассматривание машин и автобуса".

Знакомство с грузовым и легковым автомобилем, частями машин. Стандартное занятие без креатива. Проведено в декабре 2010....

Путешествие весёлого автобуса

Закрепить знания детей о знаках сервиса.Помнить о правилах поведения на дорогах....

Путешествие в городской парк на автобусе

Навыки соблюдения правил дорожного движения. Развитие патриотического чувства через знакомство с родным городом....

театрализованное представление "Волшебный автобус"

Волшебный автобус.Действующие лица:ЛАРА– водитель автобуса.САША, МАША, КОЛЯ, ОЛЯ – пассажиры.СТАРУШКА – потерпевшая.МИША –«дипломат».МАРИША– «самбистка».НИКИША – никого не признающий.Слышны протяжные ...

автобус

основные виды транспорта для младшего возраста...

Сюжетно – ролевая игра « Путешествие по городу на автобусе

"Экскурсия" по городу на автобусе, с остановками возле торгового центра, зоопарка, ателье и магазина  "Компьютерный мир."...

"Рассматривание автомашин, автобуса, трамвая (игрушки). Едем на автобусе".

Конспект занятия для детей первой младшей группы "Рассматривание автомашин, автобуса, трамвая (игрушки). Едем на автобусе"....