"Светофорда кунакта"
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Музепова Гузель Ахметовна

Уртанчылар төркемендә  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган күңел ачу кичәсе.

(Мөҗипова Г.Ә,Нигаматуллина Г.Ф)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл svetoforda_kunakta.docx5.35 КБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган күңел ачу кичәсе

Күңелле көй астында  балалар кулларына флаглар тотып залга керәләр, күнегүләр эшлиләр. Эшләп бетергәч, урындыклары янына басалар.

Т. Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунаклар да килгән. Әйдәгез, хәерле иртәләр телик әле. Бүген юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча күңел ачу кичәсе, без бүген үзебезне зирәклектә, тапкырлыкта сынап карарбыз.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Барчабыз белеп торсын.

Белеп кенә калмасын,

 Үтәргә онытмасын.

Юлда булсан, бул өлгер

Юл кагыйдәсен нык бел.

 Т. Бүгенге иртәбезне табышмаклар чишүдән башларбыз. Җавап дөрес булса, экранга  рәсем чыгычак.

Нинди гаҗәп өй бу                                                  Сайрамый, оя да кормый

Һәр ягы тәрәзәле.                                                      Кешеләр һәм йөк ташый.

Аяклары резина,                                                       Кем миңа әйтер икән

Бар ашаганы бензин (автобус)                              Бу нинди кош икән? (самолет)

 

Уф-уф итәр

Үзе төтен чыгара,

Уфтанса да алып китәр

Барыр җиренә җитәр. (поезд) (Җаваплар  әйтелгәч,  мимио планшет ярдәмендә рәсемнәре күрсәтелә)

 

Т. Ә хәзер уеннар аша үзебезнең белгәннәребезне тикшереп карыйк.

 Уен. «Нинди юл билгесе?» (балалар төркемнәргә бүленеп юл йөрү билгеләрен төзиләр, һәм нинди билге икәнен әйтәләр һәм шул билгеләр турында балалар шигырьләр сөйлиләр).

Г.Адилә.Ак, кара тасмалар буйлап,

              Җәяүле горур атлый.

              Чөнки белә шушы билге

              Гомерен уяу саклый.

              Әлеге билге кисәтә

              Шоферларны бу хакта.

             -Игътибарлы булыгыз!,-ди

              Җәяүле үткән чакта. (Җәяүлеләрнең юл аркылы чыгу билгесе)

Айзилә. Шушы билгегә карап

              Кил син шушы тукталышка

              Утыр син автобуска.(Автобус тукталышы билгесе)

М.Әдилә.Велосипед – транспортның

                 Бик тә уңайлы төре.

                Педалеңне әйләндер дә

                Рәхәтләнеп син йөре.(Велосипед юлы билгесе)

Хәсән.Бу юлдан атлап баралар

          Йә йөгерә, йә чабалар.

          Ак сакаллы бабайлар

          Әбиләр һәм бәбиләр

          Өлкәннәр һәм нәниләр

          Әнисе белән кызы

         Әтисе белән улы.

         Әнә билге дә куелган

         Бу дип җәяүле юлы.(Җәяүлеләр юлы билгесе)

Т. Балалар, хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын белсәгез, сезгә кунак килер.

Юл чатында тора ул, өч күзе дә бар аның, һәрбер күзе нәрсәдер әйтергә тели аның.(Светофор)

(Көй яңгырый, светофор җырлап керә)

Җыр «Светофор»

Дид. уен «Светофорны төзе» 

Т. Светофор, безнең балалар синең хакта шигырь дә беләләр, сөйләп күрсәтсеннәр әле.

Кызыл төс әйтә безгә

Юл аркылы син чыкма.

Тукта- тукта әзрәк көт

Кузгалырга ашыкма.

Сары төс кисәтә

Әзерлән дустым хәзер.

Юлны аркылы чыгарга

Бул инде син гел әзер.

Сары ут сүнсә әгәр

Яшеле тиз кабына.

Әйдә җәяүле ашык

Юлның теге ягына.

Светофорның бу эше

Һәр кешегә кирәкле.

Моның өчен аңы бит

Барысы да рәхмәтле.

Дид. уен. «Светофорны яса» (мимио планшет ярдәмендә балалар светофорны ясыйлар, буйыйлар)

Җыр «Балалар бакчасында»

Әни белән барабыз

Юллардан без чыгабыз.

Башта сулга карыйбыз

Аннан уңга карыйбывз

Ачык юлга чыгабыз.

Т. Шушының белән бәйрәм иртәбез тәмам.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Дәу әнидэ кунакта

Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...

Доктор Айболитта кунакта

Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....

Тема: Светофорда кунакта!

Тема: Светофорда кунакта!Максат:                      - балаларның юл йөрү кагыйдәл...

"Светофорда кунакта"

Уртанчылар төркемендә  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган күңел ачу кичәсе...

КОНСПЕКТ РАЗВЛЕЧЕНИЯ ПО ПДД в средней-разновозрастной группе (3-5лет) на тему: «В гостях у светофора» «СВЕТОФОРДА КУНАКТА» (на татарском языке)

Максат:1. Балаларның  юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен тикшерү; алган белемнәрен ныгыту;2. Юлларда игътибарлы булырга, юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Дуслык, бердәмлек хисләре тәрбиялә...

«Светофорда кунакта» исемле ачык эшчәнлек күрсәтелде.

laquo;Светофорда кунакта» исемле ачык эшчәнлек күрсәтелде....