Сценарий театрализованного представления по ПДД старшая группа
материал по обж (старшая группа) на тему

Гулия Рафаилевна Нигъматзянова

"Урман аланы маҗаралары" зурлар төркеме балалары башкаруында театральләштерелгән тамаша.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urman_alany_mazharalary_pdd_stsenariy.docx25.99 КБ

Предварительный просмотр:

Урман аланы маҗаралары.

Саба №3 “Шоколад” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары башкаруында театральләштерелгән тамаша.

                                                      Тәрбияче Нигъматзянова Г.Р.

01.06.2017 ел.

Катнашалар: Бабай, Тычкан, Төлке, Шофер, Куян, Светофор, Керпе, Бүре

Урман аланы. Аландаөй тора.Өйдәнерактүгелолыюл. (кошлар сайраган тавыш)

Өй янында гөмбә җыеп бабай йөри. Сөйләнә:

Бабай:И, мондагы хозурлык, матурлык, кошлар сайрый. Менә шушы тынычлыкта рәхәтләнеп яшәрмен, дип шушы өйне сатып алдым да инде мин.

(өй янындагы скамьягә утыра)

(машина тавышлары, тормоз чиелдаган тавыш)

Бабай:Юк, инде, юк, монда да тынычлык юк, елдан ел машиналары артып тора, инде урманга терәп диярлек зур юл да салып куйдылар.  

(Тычкан баласы килеп чыга, аның кулында шартлаган туп, елый).

Бабай:Ни булды тычкан кызым! Нәрсәбулдысиңа, нигәсинбикмоңсу? 

Тычкан:Мин юлда туп белән уйнаганда ниндидер дүрт көпчәкле әйбер пәйдә булды һәм минем тубымны таптап китте.(елый)

Бабай:Ә нәрсә иде соң ул?

Тычкан(күзенуа): Белмим!

Бабай:Соң, машина булгандыр ул, машина. Юлда уйнарга ярамый икәнлеген белмәдеңмени соң?

(тычкан башын селки)

Эх, тычканкаеммашиналарйөриторганюлда уйнарга ярамый, анда бары тик машиналаргынайөри.

Тычкан: Ә безнеңурмандаюлйөрүкагыйдәләренберҗәнлектәбелми. Без нишликикәнинде хәзер?

Бабай: Борчылма бергә-бергә өйрәнербез.

(тычкан скамьягә барып утыра) (машина артына утырган шофер керә, җырлый) (“Шофер” Җыры.) (Шофер җырлаган арада куян керә)

Шофер (җырлый):

Машинамбеләнуйнарга.

Яратам мин, яратам.

Беркемдәузыпкитәалмый.

Чабалар минем арттан.

 Мин – шофер. Мин – шофер.

Машинам нинди матур.

Тәгәрмәчләрәйләнә. Лә-лә-лә-лә.

Куян як-ягына карамыйча, кулында телефон тотып шуңа карап.юлдан чыга башлый. Арттан килгән машинаны күрми. Машинаның тормоз тоткан тавышы ишетелә.

Куян куркып кырыйга сикерә.

Шофер: Машина астына керәсең бит! (йодрык болгый)

Бабай:Ай-хай куянкай юлда барганда игътибарлы булырга кирәк! Син юл аша җәяүлеләр сукмагы аша чыгарга тиеш идең түгелме?Яле, бу билге ни аңлата?

Куян:Бубилге- шундыйбилге:

 Сине саклый, җәяүле!

Чыгабызбергә-бергә

 Без юлнышушыҗирдә.

Бабай: Менә бит узең дә беләсең икән! Әйдәле, минем өемә рәхим ит кунак булырсың. Юл аша дөрес итеп чыгыйк.

(Куян  юл аша чыга һәм скамьягә барып утыра)

Тычкан:Карап-карап торам да мин

Уйлап-уйлап торам да

Куркыпкуям: ай-һайкыен

Йөрүләреурамда.

Юл буйлаптөлкевелосипедта бара. Кулларынбилгәкуйган. 

Төлке:Күрәсезмебарыгыз да

Йөрим мин ничек оста.

Рульнетотмыййөри ала

Кайсыгызминдәй оста?

Төлке велосипед беләнегыла. Бабай аны торгыза.Велосипедын алып куя.

Бабай: Юлда тәртип кирәк  – диләр,

Шуны истән чыгармыйк

Менә күрдегезме инде,

Һичкайчан да мактанмыйк. Бу билгене күрмәдең мәллә син төлкекәй? Нинди билге икәнен оныттыңмы?

Төлке: (гаепле кыяфәт чыгара)

Яратсам да чабарга сәпиттә,

Туктата бу билге, әлбәттә.

Аңлата ул миңа: ярамый

Бу юлда чабарга сәпиттә.

Бабай: Менә шулай юлда йөргәндә игътибарлы бул.

Төлке: Аңладым, рәхмәт сезгә. Иптәшләре янына барып утыра.

Бабай:Безне әле күзәтеп басып тора

Светофор агабыз да.

Юлга чыкканда без һәрвакыт

Аңа карап алабыз.

Светофор чыга.

Светофор: Мин светофор.

Һәр баланы күзәтәм.

Юлны аркылы чыгарга,

Юл йөрергә өйрәтәм.

 Мин бу утымны яндырсам,

Туктап кал син, ашыкма!

Юлдабарганмашиналар

Үтепкитсен барсы да.

 Мин буутымныяндырсам

Игътибарлы, әзербул!

Хәзер яшел утым яна –

Юл ачык дигән сүз ул. 

Буутымянгандагына

Чыгаргакирәкюлны.

Исән – сауйөрегездиеп

Озатып калам сезне.

Куян: Юл чатында дуслаштым, мин

Горур светофор белән

Аның барлык сигналларын

Тыңларгакирәген хәзербеләм!


 Барсы да басалар.

Җыр “Светофор утлары”

Буре белән Керпе керәләр сөйләшәләр.

Керпе:Урамда йөргән чагында

        Алдың-артыңны кара.

        Игътибарлырак йөргәндә

        Булмас бер бәла-каза.

Бүре (ачуланып):Беләм инде Керпеша!

Күр,  өйрәтеп маташа.

Мин бит инде зур малай,

Өйрәтмә мине алай.

Керпе:Машина йөриторган

Юл уртасыначыксаң,

Билгегәигътибарит:

Кызыл түгәрәккә кара.

Улбилгеҗәяүлеләргә

Мондайөрмәскә куша.        

Буре(шапырынып):        Минем кебек шәп малайга

        Нидән куркып торырга.

        (җырлый) Мин барам урамнан

Тирә-якка каранам.

        Урам тулы машина.

        Ә мин урманга кайтам.

Урамның икенче ягында иптәшләрен күрә.

Әй, дусларым, дусларым,

Уйнарга барасызмы?

Хәзер чыгам яныгызга

Мине дә аласызмы?

Йөгереп яннарына чыкканда  машина киләһәмкүргәчтормозга баса. Бүре егыла.

Бабай белән Светофор чыга. Бөтен җәнлекләр дә җыелыша.

Бабай:Нинди хәл бу дусларым?

Бу нинди тәртипсезлек?

Төлке:  Бу... ул бит үзе гаепле

Ул йөрми юлда карап.

Безне күргәч ашыкты.

Була язды бит харап.

Светофор: Я, сөйләп җибәр, шофер,

        Бу нинди тәртипсезлек.

Шофер: Иптәш светофор,

        Минем гаеп юк монда.

        Бала кагыйдәне белми

        Килде дә чыкты юлга.

        Кинәт бастым тормозга,

        Ә машина туктамый.

        Ә ул һаман килә

        Бернәрсә дә уйламый.

 Бабай:Юл аркылы чыккан чакта

Кагыйдә - иң төп терәк.

Башта- сулга, аннан – уңга

Карап йөрергә кирәк.

Светофор: Ә син шофер онытма!

Бу билгеләрне күругә

Кимет тизлегеңне,

 Юлда балалар, димәк!

Бабай: Менә күрдегезме инде, юл йөрү кагыйдәсен белү һәркемгә дә кирәк. Исегездә тотыгыз һәм төгәл үтәгез.

Бүре: Рәхмәт сезгә. Моннан соң беркайчан да юл йөрү кагыйдәсен

бозмам.

Барысы бергә тезелешеп басалар. Берәм –берәм сөйлиләр

 Тычкан:Шәһәрдә дә,

Куян:авылда да,

Төлке:Болында да,

Буре:урманда да,

Бабай:Һәм,әлбәттә урамда.

Керпе: Әти-әни,әби-бабай,

               Шофер:Кыз,малай-һәммәсе

Бабай:Бердәй булсын,үтәсен

Бергә: Юл йөрү кагыйдәсен.

Бию “Светофор” (кызыл, сары, яшел шарлар белән)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий театрализованного представления для детей старшей группы: «Лягушка-царевна»

Цели и задачи:Воспитывать у детей любовь к русской народной сказке, обогатить их новыми музыкальными впечатлениямиПрививать детям интерес к музыкально-театрализованной деятельности путем комплексного ...

Сценарий театрализованного представления для детей старшей группы по мотивам сказки "Дюймовочка"

Сценарий подходит для проведения весеннего праздника группах старшего дошкольного возраста...

Сценарий театрализованного представления для детей старшей группе "Мама для гнома"

Сценарий театрализованного представления для детей старшей группы "Мама для гнома" приуроченный ко Дню матери...

Сценарий театрализованного представления для детей старшей группы "Царевна Горошинка"

Театрализованное представление, роли в котором исполняют сами дети старшей группы....

Сценарий театрализованного представления для детей старшей группы в детском саду «Красная Шапочка» (на новый лад)

Неделя театра. сценарий сказки "Красная шапочка" (на новый лад) в старшей группе...