"Юл билгеләре безнең дусларыбыз"
план-конспект занятия по обж (средняя группа)

Шафигуллина Миляуша Накибовна

Занятие для старшей группе по ПДД

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yul_bilgelre_beznen_duslarybyz.docx24.58 КБ

Предварительный просмотр:

Шөгыль барышы:

Балалар музыка астында керәләр, тезелеп басалар.

-  Исәнмесез, балалар. Хәерле көн!Балалар, бүген безгә кунаклар килгән.Әйдәгез , алар белән дә исәнләшик (исәнләшәләр) . Ә хәзер кулга-кул тотынышып бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итик.

Бергәләшеп без басыйк

 Бик зур түгәрәк ясыйк

 Кояшның җылы нурыннан

 Йөрәкләргә көч алыйк.

 Татулашыйк, дуслашыйк,

 Шөгылебезне башлыйк.

  • Балалар, хәтерлисезме без сезнең белән үзебезнең яшәгән җиребезне,авылыбызны, районыбызны хәвефсез хәрәкәт иле булуы турында хыялланган идек. Бу хыялны тормышка ашыру өчен без инде күп кенә эшләр  дә эшләдек, ягъни юл йөрү кагыйдәләрен ныклап өйрәнәбез  һәм бик матур хәвефсезләр йорты да төзи башладык .

(өстәлдә юл билгеләре таралып ята)

  • Т-че : Балалар, карагыз әле, өстәлдә тамгалар  таралып ята. Ләкин билгеләребез никтер буталанып ята. Хәвефсез хәрәкәт иле буталчыкны, тәртипсезлекне яратмый.Әйдәгез без бу билгеләрне төркемләп үз катларына урнаштырып куйыйк

(уен “Үз катларына урнаштыр) рәсем 7 катлы йорт.

1 катта – тыючы билгеләр

2 катта –хезмәт күрсәтүче билгеләр

3 катта- мәгълүмат бирүче билгеләр

4 катта – кисәтүче билгеләр

(балалар юл билгеләрен төркемләп катларга урнаштыралар, ләкин бер билге артык кала- кисәтүче)

Т-че: Булдырдыгыз. Балалар, ә менә Әминәдәге  билгене  кайсы катка урнаштырыйк икән ? Бу билге сезгә танышмы? Әйдәгез,  бу тамгаларны 4 катка урнаштырып куябыз да  , сезнең белән бүген кызыл белән йөртелгән ак өчпочмаклар белән танышырбыз. Алар бик күп. Бу билгеләр кисәтүче билгеләр дип атала.Ни өчен алар кисәтүче дип атала соң? Чөнки алар автомобиль йөртүчеләргә хәтәр урыннар турында кисәтәләр.

1.25- “юл эшләре”, 1.15- “шугалак юл”, 1.22- “җәяүленең юлны аркылы чыгу урыны”, 1.23- “балалар”, 1.11.2- “текә борылыш”

(Тәрбияче югарыдагы билгеләр турында мәглүмат бирә)

Т-че: Менә, балалар, без сезнең белән белемебезне тагын бер баскычка арттыдык , кисәтүче билгеләрне белдек.Димәк тиздән хәвефсезләр илендә яшәячәкбез.

Т-че: Балалар, ә хәзер миңа карагыз. Минем кулымда бик матур китап бар. Ләкин бу китапның ясалып бетмәгән буш урыннары күп.Без хәзер “Юл билгеләре безнең дусларыбыз” дигән китап чыгарачакбыз һәм аны бакчадагы юл йөрү почмагына куячакбыз.

(Балалар рәсемнәрдә төшеп калган юл билгеләрен куялар)

Сюрприз моменты:

Шулвакыт радио сөйли башлый

  • Тыңлагыз,тыңлагыз! Татар радиосы сөйли.Нәни дусларыбыз ,  туры эфир чыгарылышын карау өчен игтибарны экраннарга юнәлтик.

(Балалар экраннарга карыйлар.Экранда Леопольд нәни һәм зур тычкан белән юл уртасыннан йөриләр, юлдан чана шуалар, кар атышып уйныйлар.Шулвакыт берәү чыгып аларны орыша.” Барыгыз, балалар бакчасына кереп чыгыгыз.Андагы балалар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләләр” -ди.)

Леопольд ике тычкан белән килеп керә.

Т-че : Сез нәрсә, Леопольд, зур тычкан, нәни тычкан, үзегезне юлда ничек тотасын белмисезме әллә? Без монда балалар белән тырышып авылыбызны хәвефсезләр иле итәргә тырышабыз.Ә сез безнең бөтен хыялларыбызны җимеререгә маташып ятасыз.  Юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыр бит инде сез?

Песи:Әлбәттә таныш.Мин бөтен кагыйдәләрне дә яхшы беләм.Тик менә бу ике тычкан коткысына гына бирелдем ( явызлар дип тычканнаарны орышып ала)

Т-че: Менә эле балалар белән карадык сезне. Ай-һай бердә дөрес уйнамыйсыз бит сез. Я,  әйтегез әле таудан чанада ничек шуарга кирәк?

Песи :Ничек дип инде-е-е....(я булышыгыз әле)(балалар чана шуганда үтәлергә тиешле кагыйдәләрне әйтәләр)

Т-че: Дөрес балалар.Ә транспорт йөри торган юлда уйнарга ярыймы?

Песи: Нишләп ярамасын.Менә рәхәтләнеп чана шудык. Юллар шундый тигез, выжылдап кына төшеп китәсен. Саф һава суладык. Саф һава –тәнгә дәва диләр бит.

Т-че: Балалар, песи дөрес уйлыймы?

Б-р: Юк

Песи: Алай бик оста булгач әйтегез әле менә сезнен бакча янында менә бу тамганы күрдем ул нәрсәне аңлата?(“Сак булыгыз балалар” тамгасы).

( балар дөрес җавапны әйтә)

-Менә миндә юл тамгалары бик күп. Әйдә , шулар белән бер уен уйнап алабыз.(3 обруч , 3 төркемгә кергән тамгалар. Музыка уйный, музыка туктагач ,балалар үз өйләренә керергә тиеш.)

 (Уен “ Үз өеңне тап”)

Песи: И-и, нәни дусларым, мин сездән бик күп белемнәр алдым.Миңа китәргә кирәк.Тычкан балаларының әниләре  безне көтәдер. Алар бит әле урамга әниләреннән дә сорап чыгып китмәгәннәр.

Т-че: Сау булыгыз, песи һәм нәни тычканнар.

Уен “Пәрәвез”

(балалар түгәрәкләнеп утыралар.Тәрбияченең кулында йомгак.Ул юллардагы бәхетсезлек очракларының сәбәпләрен әйтеп йомгакны балаларның берәрсенә ыргыта.Бу бала җепне кулына ала һәм тагын бер сәбәп әйтеп башка кешегә ыргыта.)

-Райлә! Тротуар булганда , юлның транспорт йөри торган өлеше кырыеннан барсаң бәхетсезлек килеп чыгарга  мөмкин.

- Азалия! Машинада барганда иминлек каешларын эләктермәсәң бәхетсезлек килеп чыгарга  мөмкин.

-Назгөл! Автобуска автобус тукталышында утырмасаң бәхетсезлек килеп чыгарга  мөмкин.

-Ралия!Таныш түгел кешенең машинасына утырсаң бәхетсезлек килеп чыгарга  мөмкин.

Аделина! Машиналар  йөри торган юлда  уйнасаң бәхетсезлек килеп чыгарга  мөмкин.

Раил! Юлда барганда шоферны сөйләштерү  хәвеф- хәтәргә китерергә мөмкин.

Әминә! Бакчага килгәндә  автокреслоларда утырырга тиеш.

-Туктап торган транспорт артыннан килеп чыгу бәхетсезлек очрагына китерергә мөмкин.

-Транспорт эчендә тыныч утырырга, кычкырып сөйләшмәскә кирәк.Югыйсә шофер абый игътибарын читкә юнәлтүе бар.

-Юлда бик игътибарлы булырга кирәк

Т-че: Балалар , игътибар белән карагыз әле безнең нәрсә килеп чыкты  ?

Б-р: Пәрәвез.

Т-че: Әйе! Бу пәрәвезне мин буталчыклы юлга да ошатам.Әгәр без әле сөйләгәннәрне гел истә тотмасак, безнең юллар шундый буталчыклы булыр. Әйдәгез, бу хәлләр булмасын өчен без бу пәрәвезне сүтеп капчыкка салып куйыйк.

-Балалар, әйдәгез искә төшерик әле без сезнең белән нәрсәләр эшләдек инде бүген ? ( Балалардандан җаваплар әйтелә.)

  Т-че:Балалар, килегез әле бирегә. Менә минем алда яхшы кәеф капчыгы. Әйдәгез, хәзер матур итеп басабыз да күзләребезне йомып бер теләк телибез . Аннан соң безнең капчыгыбыз ачылыр.  

-Менә булдырдыгыз .Ә хәзер капчыкны ачабыз.( капчыктан шарлар чыга)

-Молодцы! Сез бүген шундый тырыш, игътибарлы булдыгыз.Минем сезгә кечкенә генә бүләгем дә бар (балаларга  яктылыкны кире кайтаручы элементлар- смайлинглар бирелә) .

Т-че: Балалар, юлларда шоферлардан гына түгел, ә җәяүлеләрдән дә зур игътибарлылык сорала. Бәла-казаларга юлыкмас өчен аяк һәм өс киемнәренә, шулай ук балаларның коляска, чана, велосипедларына яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетү зарур.Менә  сез дә өйләрегезгә кайткач бу смайлингларны кышкы киемнәрегезгә беркетеп куярсыз.

Шөгылебезне “Гүзәл туган ягыбыз” җыры белән тәмамлыйбыз.

Шафигуллина Миләүшә Накибовна

Әтнә районы “Кышлау башлангыч мәктәп- балалар бакчасы” тәрбиячесе.

 ( МБОУ “Кшкловская начальная общеобразовательная школа-детский сад” Атнинского района)

Уртанчылар төркемендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган сценарий

“Юл билгеләре безнең дусларыбыз!”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

Проект "Кошлар - безнең дусларыбыз!"

"Кошлар - безнең дусларыбыз!" шигъри- музыкаль кичәСафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Проект “ Кошлар-безнең дусларыбыз”

Проектная работа " Кошлар-безнең  дусларыбыз”...