ЮЙК буенча эти-энилэр белэн уен- ярыш
материал по обж

Миннуллина Люция Амировна

Сценарий мероприятия по ПДД

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yuyk_buencha_eti-eniler_belen_uen-_yarysh.docx33.04 КБ

Предварительный просмотр:

Алып баручы.

Кояшның шаян нурлары

Иркәли безне иртән.

Күңелле, тапкыр уеннар

Күптәннән безне көткән.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Төгәл үтәп йөрсәгез,

Юл чатында басып торган

Светофорны күрсәгез-

Шул чагында бәла-каза

Сезне читләтеп үтәр,

Кара кайгы, күз яшьләре

Сездән читләтеп үтәр.

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле уенда катнашучылар, жюри, жанатарлар! Без сезне үзебездә күрергә бик шат. “Юл йөрү кагыйдәләре” дигән урам һәм юл кануны кырыс. Әгәр җәяүле кагыйдәләрне үтәмичә урам буйлап теләсә ничек барса - ул гафу итми, ләкин бу канун шул ук вакытта бик мәрхәмәтле дә: ул кешеләрне куркыныч бәхетсезлекләрдән йолып кала, аларның гомерен саклый. Юл кагыйдәләрен әйбәт белгәндә генә без урамда ышаныч белән , курыкмыйча йөри алабыз. Бүген без сезнең белән  юл йөрү кагыйдәләре буенча  белемнәребезне ныгытырга җыелдык.

Иң беренче безнең уенчыларга бәя бирүче жюри белән танышыйк (таныштыру). Командалар, сез сынауларны үтәргә әзерме? Алайса башлыйбыз.

Башта һәр команданың капитаны,  исеме һәм девизы белән танышып китик. (“Кызыллар”, “Сарылар”, “Яшелләр”) . Ә хәзер биремнәргә күчәбез. Дөрес җаваплар өчен сезгә шундый төсле фишкалар биреләчәк.

1 бирем

Юл йөрү кагыдәләре буенча ясалагн рәсемнәрне жюриларга тапшыру.

Командаларга сораулар бирелә. Кайсы команда беренче кул күтәрә, шуңа 1 фишка

1. Түбәндәге шигырь юлларында нинди юл билгесе турында сүз бара?

Машиналар кызу бара,

Ерак түгел күк ара.

Тик аягың атлаганчы,

Игътибар белән кара.

Юкмы менә бу билге:

Кызыл түгәрәк эчендә

Атлап бара җәяүле,

Тик ул сызылган инде.

Әгәр мондый билге күрсәң,

Юлларга чыкма берүк.

Светофорлы чатлар эзлә,

Ә монысын урап үт.  (Җәяүлеләр хәрәкәте тыела билгесе).

2. Бу юл билгесе ничек дип атала һәм ул нәрсәне аңлата?

3. Машинаны кинәт кенә туктатырга ярыймы?(юк)

4. Җәяүлеләр юлы өчен ясалган "зебра" ничә төсле? (2)

5. Нинди транспорт төрләре бар?(Су, һава, коры җир транспорты)

6. Транспортта баручы ничек атала? (пассажир)

7. Машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәтен нәрсә туктата? (Светофор)

8. Түбәндәге шигырь юлларында нинди юл билгесе турында сүз бара?

Ак, кара тасмалар буйлап

Җәяүле горур атлый.

Чөнки белә: шушы билге

Гомерен уяу саклый.

Әлеге билге кисәтә

Шоферларны шул хакта:

--Игътибарлы булыгыз,-- ди,--

Җәяүле үткән чакта! (Җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыны билгесе)

9. Велосипедта ничек йөререгә ярамый? (кулны җибәреп)

10. Бу юл билгесе ничек дип атала һәм ул нәрсәне аңлата?

11. Җәяүлеләр өчен иң куркыныч булган урынны атагыз. (машина юлы)

12. Җәяүлеләр өчен светофорның яшел сигналы янса, машиналар өчен тинди сигнал кабыныр?( кызыл)

13. Җәяү йөрүче кем дип атала? (җәяүле)

14. Кайсы юл аша чыгу иң куркынычсызы булып исәпләнә? (җир асты юлы)

15. Юл аркылы чыкканда кайсы якка карап чыгарга тиеш? (ике якка да карага тиешләр)

2 бирем: «Юл билгесен яса»

        Һәр команда 1 конверт сайлап алырга тиеш. Конвертларда «Юл билгесен яса» биреме булачак.  

1 нче команда: велосипедта йөрү тыела (велосипедное движение запрещено), телефон.

 2 нче команда: велосипед юлы (велосипедная дорожка), җәяүлеләр юлы (пешеходная дорожка)

3 нче команда: ашыгыч ярдәм пункты (пункт первой медицинской помощи), юл эшләре (дорожные работы)

(Командалар юл билгеләрен ясыйлар. (1нче бетерүчегә 3 фишка, 2нче -2 фишка, 1 – 1 фишка))

3 бирем “Юл билгеләре төрләрен аеру”

Командалар 3 тоннель аша чыгып үз билгеләрен (кызылларга –кисәтүче (предупреждающий), сарыларга – тыючы билгеләр (запрещающие), яшелләргә – боеру билгеләре (разрешающие) алалар, һәм баласы белән 10 га кадәр санагач, кире йөгереп киләләр. (1 фишка)

4 бирем “Пазл җыю”

Ә хәзер сезнең алда төрле юл билгеләре (hәp командага киселгән юл билгеләреннән торган пакет бирелә). Ләкин болар таркалган. Сезгә шулардан юл билгеләрен төзергә кирәк. (кайсы команда беренче булып җыеп бетерә, шуңа 5 фишка, 2 нче җыеп бетерүчегә 3 фишка, 3 нчегә 1 фишка)

Алып баручы. Командалар молодцы.

5 бирем “Әкияти ситуация”.

Сез хәзер юлда йөрү тәртибе турында кыска әкияти-табышмаклар тыңларсыз һәм сорауларга җавап бирергә тиеш буласыз. (1 фишка)

1. Вини-Пух туган көне.

Бүген Вини-Пухның туган көне. Аңа 6 яшь тулды. Аңа велосипед бүләк иттеләр. Һәм Вини-Пух әлеге бүләген бөтен шәһәр күрсен өчен велосипедына утырып урамга чыгып китте.

Сорау. Вини-Пух нинди хата җибәрде?  (Балаларга 14 яшь тулмыйча велосипедка утырып урам юлларына чыгарга ярамый, ишегалдында гына йөрергә ярый.)

2.  Йомры икмәк юлда.

Юлда Йомры икмәк тәгәрәп бара икән. Аның каршына бүре килеп чыккан: “Йомры икмәк, Йомры икмәк, әгәр минем соравыма җавап бирә алмасаң мин сине ашыйм, - ди икән. Бүген төлке янына барырга дип уйлап, белгән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, машинама утырып юлның сул ягыннан хәрәкәт иткәндә мине ГАИ туктатты. Син ничек уйлыйсың, ул мине ни өчен туктатты?» (Транспорт чараларына юлның уң ягыннан гына хәрәкәт итү каралган)

3.  Кызыл Калфак һәм малай.

Малай велосипедта барганда автобус тукталышында Кызыл Калфак белән Белмәмешне күреп ала.

- Мине аптекага кадәр утыртып алып бар әле, минем әбием авырый,  - ди Кызыл Калфак малайга.

- Юк, юк мине, - ди Белмәмеш..

Сорау. Малай кемне утыртып барачак? (Беркемне дә утыртмый, чөнки велосипедта 1 генә кешегә утырырга ярый. Багажник багаж кую өчен җайланган.)

4.

5.  Чип һәм Дейл.

Чип һәм Дейл сәяхәткә кузгалганнар.  Алар көне буе барып бик арганнар, ди. Юл кырыенда Дейл бер юл билгесен күреп ала һәм бик шатлана. Алар тиз арада кечкенә генә йортка килеп керәләр һәм шунда кунарга калалар.

Сорау. Чип һәм Дейл нинди юл билгесен күргәннәр? (КЕМПИНГ)

Алып баручы. Безнең дә ял вакыты килеп җитте.

Ял минуты (разминка) ( “Колесики” музыкасына бию)

6 бирем “Ашыгыч ярдәм”.

Бер бала әнисе белән  урындыкта утыра, кулны һәм аякны бәйләргә кирәк. Ике бала белән ике әни баласын, калган икесе әнисен бәйли. Кем беренче һәм дөрес бәйләп бетерә. (1нче бетерүчегә 3 фишка, 2нче -2 фишка, 1 – 1 фишка)

7 бирем. “Шнурга тагылган машинаны кем тизрәк чорный?” 

(1нче бетерүчегә 3 фишка, 2нче -2 фишка, 1 – 1 фишка)

--“Обруч белән уен” – “Автобус”

-- “Кенгуру” - туплар белән уен (тупны ике аякарасына кыстырып йөгерү. )

8 бирем. “Зебра” ясау. (командаларга 1 минут уйларга вакыт бирелә, һәр команда узенчә зебра ясый)

9 бирем. “Светоотражающий элементлар белән мода күрсәтү”

10 бирем. Капитаннар ярышы. «Гонка за лидером»


(дөрес җавап өчен  команда 1 балл ала) Тиз арада сорауларга җавап бирелергә тиеш, белмәсәгез “алга” (дальше) дип әйтергә. Сорауга кире кайту юк.
1 команда
1. Дорожка с покрытием, предназначенная для движения пешеходов? /пешеходная дорожка/
2. Транспортное средство, имеющее два колеса или более и приводимое в движение мускульной силой людей, находящихся на нем? /велосипед/
3. Что означает красный сигнал светофора? /запрещает движение/
4. Время суток, когда участники движения очень плохо видят друг друга? /ночь/
5.Какое насекомое одного цвета с сигналом светофора и живет в траве? /кузнечик/
6.Знак, который поможет в пути, если проголодались? /пункт питания/
7.Дорожный знак, который ставят у школ детских садов и других детских учреждений? /дети/
8.В какой сказке, у какого героя имеется шапка такого же цвета, как сигнал светофора? /Красная Шапочка/ 
9. Место для ожидания транспорта? /остановка/
10. Человек, идущий по тротуару? /пешеход/ 

2 команда.
1. Что должно быть в руках сопровождающих группу детей? /флажок/
2. Сердце машины? /мотор/
3. Назовите часть дороги, по которой идут пешеходы? /тротуар/
4.
Автомобильное топливо? /бензин/
5.
Деталь одежды, которая спасает от дождя, но мешает видеть дорогу? /капюшон/
6. Можно ли оглядываться на оклик товарища при переходе через проезжую часть? /нельзя/
7. Что означает зеленый сигнал светофора? /разрешает движение/
8. Механизм, который поможет, если у велосипеда спустилось колесо? /насос/ 
9. Водитель по – другому? /шофёр/
10. Точное определение места проживания? /адрес/
3 команда

1. Место водителя? /кабина/
2. Устройство, служащее для определения скорости, применяемое сотрудниками Госавтоинспекции? /радар/
3. Сколько сигналов имеет светофор? /три/
4. На какое животное похож пешеходный переход? /на зебру/
5. Какой сигнал верхний на светофоре? /красный/
6. По какой стороне проезжей части движется транспорт? /по правой/
7. Заторы транспорта на дороге? /пробка/
8. Пересечение двух дорог? /перекресток/
9. Транспортное происшествие? /авария/
10. Короткая палка, который регулировщик движение дает указание транспорту, пешеходам? /жезл/

Алып баручы. Һәр команда молодцы. Жюри безгә хәзер нәтиҗә ясар.

Жюри уенга нәтиҗә ясый. Бүләкләү.

Алып баручы. Безнең уен ахырына якынлашты. Без әле генә юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәребезне күңелле, мавыктыргыч уен аша  ныгытып киттек. Бүгенге көндә юл йөрү кагыйдәләрен кызыклы, истә калырлык итеп өйрәтү өчен  шулкадәр мөмкинлекләр күп. Әгәр без шул мөмкинлекләрне даими үз эшебездә файдалансак, һичшиксез культуралы кечкенә җәяүлеләр тәрбияли алачакбыз, дип ышанам.

      Әлеге уенны бер философның сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Тормыш көннәр, айлар, еллар исәбе белән түгел, ә шул вакытларда булып узган якты хатирәләре, вакыйгалары белән истә кала, бүгенге уеннан да сезнең күңелегездә якты хатирәләр генә калыр дип уйлыйм. Уенда катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Үзегезне, якыннарыгызны юл хәвефләреннән саклагыз!

 “Каратун “Гөлчәчәк” балалар бакчасы

“Кызыллар”, “Сарылар”, “Яшелләр”

(Юл йөрү кагыйдәләре  буенча

әти-әниләр катнашында уен-ярыш)

                                                                           

Төзеде: Миннуллина Л.А.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

"Серле әкиәт донъяһына сәйәхәт" Кисә-ярыш, викторина

Балаларҙың башҡорт халыҡ әкәиәттәре буйынса белемдәрен, бәйләнешле телмәрен үҫтереү. Башҡорт халыҡ ижадына ҡыҙыҡһыныу тәрбиәләү, балаларҙы ыңғай сифаттарға өйрәтеү....

Эти-энилэр белэн эш.

Отчет о совместной работе с родителями....

Өлкән төркөм балалары өсөн уйын-ярыш Тема: Әбйәлилем – тыуған илем

Әбйәлил районы Асҡар ауылы тураһында балаларҙың белемдәрен нығытыу. Һорауҙар, йомаҡтар ярҙамында балаларҙың иғтибарын, хәтерен, һуҙ байлығын, бәйләнешле телмәрен үҫтереү. Балаларҙың ныҡышмалылыҡ...

“Юл фәне әлифбасы” (Уртанчылар төркеме өчен уен – ярыш (КВН))

Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү. Юл билгеләре туры турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлык д...