“Юл фәне әлифбасы” (Уртанчылар төркеме өчен уен – ярыш (КВН))
материал (средняя группа)

Шамсутдинова Лениза Мисбаховна

Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү. Юл билгеләре туры турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлык дәрәҗәсен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvn_pdd.docx24.09 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т. Б.Сабасы бистәсе “Гомуми үсеш бирүче төрдәге

 3 номерлы Саба “Шоколад” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Юл фәне әлифбасы”

(Уртанчылар төркеме өчен уен – ярыш (КВН))

Тәрбияче: 1нче кв.категорияле

Шамсутдинова Л.М.

2020

Максат: Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү. Юл билгеләре туры турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлык дәрәҗәсен үстерү.

Әзерлек эшләре: Юл билгеләре, уеннар өчен атрибутлар, стенада газета, балалар рәсемнәреннән күргәзмә.

Алып баручы:

Исәнмесез дусларым!

Бүген бик күңелле көн.

Тапкырлар һәм зирәкләрне

Табып бирәчәк бу көн.

Бүген бездә бәйрәм көн,

Кояш та көлә күктән.

Бәйрәмебез кунагы

Дәртле күңелле уен

Күптәннән безне көткән.

(Музыка тавышы, этеп-төртеп оныгын ияртеп әби чыга һәм светофорның кызыл утына юл аша чыгарга тели).

Светофор: (сыбызгы сызгырта) Әби! Тукта, кызыл ут яна бит!

Әби: Ашыгам, ашыгам! Өч күзле нәмәстәкәй, юлымны бүлмә әле. Бакчага ашыгам!

Светофор: Әби, минем кемлегемне дә белмисеңме? Светофор булам мин, юл иминлеге саклыйм. Кызыл ут янганда юл аркылы чыгарга ярамый, әби.

Әби: Балалар бакчасында “Юл йөрү кагыйдәләре” турында кичә була икән, баламны шунда илтәм.

Светофор: Бик яхшы, ашыксагыз да, яшел ут янганын көтәргә кирәк, әби.

Әби: Рәхмәт, игелекле икәнсең үзең, өйрәнеп кайтырбыз.

Светофор: Әйдәгез, мин сезне озатам (китәләр).Светофор саубуллашып чыгып китә.

Музыка астында залга балалар керәләр, ике командага бүленеп утыралар.

Алып баручы: Исәнмесез, балалар!

Әйе, дуслар, бүген бездә КВН- бик гаҗәеп кызыклы уен. Ә кичәбезнең темасы: “Юл йөрү кагыйдәләре” дип атала. Җылы,матур ял көннәрендә безнең  урамда йөгерәсе, төрле уеннар уйныйсы, велосипедта йөрисе килә. Ә

шул чакта юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә кирәк. Уен-ярышта 2 команда катнашачак.

1 нче конкурс. “Сәламләү”

1 нче команда - “Өлгерләр”

Кояшның шаян нурлары        Ризат                        

Иркәли безне иртән.                         

Күңелле, тапкыр уеннар                        

Күптәннән безне көткән.

Юл йөрү кагыйдәләрен        Д.Ясминә

Әйбәт белергә кирәк,

Белгәннәрне күрсәтик

Бәйрәмне башлыйк тизрәк!

2 нче команда - “Җитезләр”

Машина узганын көтми           Алишер

Йөгермә син тизрәк.

Моны-белү һәркемгә дә,

Кайда йөрсә дә кирәк!

Без бәйрәмгә килдек бүген,             Диләрә

Бәйрәм күңелле узсын.

Җырлыйк, уйныйк, уйлыйк, дуслар,

Җаваплар дөрес булсын.

2 нче конкурс. “Табышмак әйтәм тиз тап”

  1. Авызы юк, борыны юк

Тик бар аның өч күзе.

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе. (Светофор)

  1. Дүрт дөберек, ике елтырык, бер ыжгырык. (Машина)
  2. Сайрамый, оя да кормый,

Кешеләр һәм йөк ташый.

Кем миңа әйтер икән,

Ә бу нинди кош икән? (Самолет)

  1. Уф-уф сулар,

Уфтанса да алып китәр

Барыр җиренә җитәр. (Поезд)

  1. Ике көпчәкле арба

Утсыз да алга чаба. (Велосипед)

  1. Нинди гаҗәп бер өй бу.

Һәр ягы тәрәзәле.

Аяклары резина.

Бар ашаганы бензин. (Автобус)

Алып баруы: Булдырдыгыз, балалар!

Музыкаль уен. “Паровозик”

Як-якка карап                Раяз

Нәрсә барын күр

Машиналарга

Атларга юл бир.

Ут чыккан кебек              Фәридә

Ашыгып чапма

Бераз туктап тор

Урам чатында.

Кызыл,сары ут янганда            Руслан

 Сак булыгыз ,балалар,

Хәвеф-хәтәр булмасын,дип,

Сине кисәтә алар.

Светофор сказал нам строго:        Эсьмира

– Осторожно, здесь дорога!

Не играйте, не шалите,

Просто стойте и смотрите!

3 нче конкурс. “Юл билгеләрен җый” (Командалар җыя, карап утырган балалар аңлата)

Олы юлда бик күп алар              Амира

Мондый тамга билгеләр.

Ерактан ук күренәләр,

Гүя маяк өлгеләр.

Ерак түгел кайнар чәйгә              Артур

Тәмле аш һәм боткага

Ач “үләм” дигән чагында,

Шушы билге коткара.

Бу билгегә карасаң,                      Динә

Сөенеп тә куярсың.

Ярый әле машина

Алмаганнар әтиләр,

Велосипедта гына

Йөрергә кирәк диләр.

Бу билгене күргәч тә,                 Г.Данияр

Сөенә авырулар.

Димәк якында гына,

Ярдәм күрсәтүчеләр. 

Бу билге кисәтә                                      Мәликә

Шоферларны бу хакта

Игътибарлы булыгыз ди

Җәяүле үткән чакта.

Бу билгене белү кирәк,                    Г.Ясминә

Аны белү мөһим бигрәк.

Утырып булмый аннан башка

Трамвайга-автобуска.

Тукталышларда бу билге

Әверелә чып-чын дуска.

А.б. Ә хәзер безнең балалар җәяүлеләр чыгу урынын һәм светофорны хәзер ясап күрсәтерләр.

4 нче конкурс.

1 нче “Өлгерләр” командасы җәяүлеләр чыгу юлын төзеп күрсәтә.

1 нче бала ак юлны сузып сала

2 нче бала сары юлны сузып сала

3 нче бала ак юлны сузып сала

4 нче бала сары юлны сузып сала.

2 нче “Җитезләр” командасы светофорның төсләрен дөрес итеп тезергә тиеш.

1 нче бала светофорның кызыл утын куя

2 нчы бала светофорның сары утын куя

3 нче бала светофорның яшел утын куя.

Хоккей уйнарга                     Адель

Чыкма син юлга

Туп тибәргә дә

Ярамый анда.

Светафорга кара син           Риназ

 Тора ул сакта

Чыгарга кирәк юл аша

Яшел ут янган чакта.

Карап торам да мин,           Х.Данияр

Уйлап- уйлап торам да

Куркып куям ай-һай кыен

Йөрүләре урамда.

Бергә булса да                    Зөфәр

Ялгыз булса да

Урамда дөрес

Йөрсен һәр бала.

 А.б. Сез әйбәт җәяүлеләр. Ә менә карыйк әле, сездән нинди шофер чыгар икән?

5 нче конкурс. “Шоферлар”

Кеглялар арасыннан руль тотып йөгерәләр.

Музыкаль пауза: балалар башкаруында җыр “Мин шофер”.

А.б. Балалар, шуның белән безнең уен ярышыбыз ахырына килеп җитте, безнең бу ярышыбызда дуслык җиңде.

Сез булдырдыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме. Рәсем шөгеле.

Максат:Балаларны  үсеп утыручы чәчәкләргәкарап соклана белергә, аларныӊ  матурлагын күрәбелергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә  өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калд...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)

Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

"Серле әкиәт донъяһына сәйәхәт" Кисә-ярыш, викторина

Балаларҙың башҡорт халыҡ әкәиәттәре буйынса белемдәрен, бәйләнешле телмәрен үҫтереү. Башҡорт халыҡ ижадына ҡыҙыҡһыныу тәрбиәләү, балаларҙы ыңғай сифаттарға өйрәтеү....

ЮЙК буенча эти-энилэр белэн уен- ярыш

Сценарий мероприятия по ПДД...

Өлкән төркөм балалары өсөн уйын-ярыш Тема: Әбйәлилем – тыуған илем

Әбйәлил районы Асҡар ауылы тураһында балаларҙың белемдәрен нығытыу. Һорауҙар, йомаҡтар ярҙамында балаларҙың иғтибарын, хәтерен, һуҙ байлығын, бәйләнешле телмәрен үҫтереү. Балаларҙың ныҡышмалылыҡ...