“Юл билгеләре иленә сәяхэт”
план-конспект занятия по обж (старшая группа)

Тимергалиева Фанзия Ахкамутдиновна

Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне камилләштерү. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен белүнең һәм аны үтәүнең әһәмиятен төшендерү.

Логик фикерләү сәләтен, күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны, хәтерне, вак моториканы үстерү.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, уңай караш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yuyk_deres.docx18.15 КБ

Предварительный просмотр:

 

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне камилләштерү. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен белүнең һәм аны үтәүнең әһәмиятен төшендерү.

2. Логик фикерләү сәләтен, күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны, хәтерне, вак моториканы үстерү.

3. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, уңай караш тәрбияләү.

Җиһазлар: руль, компьютер, слайдлар, юл билгеләре, фликерлар, ут чагылдыручы тасма, юка тасмалар,”ватык светофор”, төрле машиналар

 Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез,балалар. Мин буген машинага утырып килдем. Ә сез, балалар буген ничек килдегез?

Тәрбияче: Дуслар! Юлларда имин йоруебез безнен узебездэн тора. Шуна курэ без сезнен белэн юл йору кагыйдэлэренэ ойрэнэбез. Чонки имгэнуне булдырмай, сэламэтлекне саклау уз кулыбызда. Эйдэгез шуларнын кайберлэрен кабатлыйк эле.

 Сез юл кагыйдәләрен беләсезме сон? Кагыйдэлэрне бозмыйсызмы ?

 (Безнен бакча электрон почтасына хат килде.)

Тәрбияче: Балалар безгэ “Юл билгелэре” иленнэн язалар. (хатны укый) “Юл билгелэре иленэ ярдэм кирәк. Юлда кем ничек телэсэ, шулай йори. Кагыйдэлэрне сакламыйлар,бозалар!!! Безгэ килеп,ярдэм итегез!”

Тәрбияче: Я, балалар, барабызмы ярдәм итәргә?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Әйтегез әле без анда нинди транспорт торендә бара алабыз? Балалар: Машина, автобус, тролейбус.....

 Тәрбияче: Э без бит кубәу, балалар, димэк безгэ ниди транспорт торе кирәк? Балалар: Жәмагать трансорты- автобус.

Тәрбияче: Бик дорес. Әйдэгез, урындыкларга утырабыз. Беребез шофер була.Ә калганнар пассажирлар булабыз.

Тәрбияче:Транспортка утыргач ин беренче нишлэргэ кирэк?

 Балалар: Саклану каешын каптырырга.

 Тәрбияче: Дорес балалар. Саклану каешын каптырдык хэм сэяхэтебезне башладык. Балалар ин элек жәмагать транспортында уз-узенне дорес тоту кагыйдәләрен кабатлап китик әле.

1. Автобуска утыргач кем булабыз әле без?

 2. Автобуста узенне ничек тотарга кирәк?

3.Кешеләр автобусны кайда котә?

 4. Автобуска кайсы ишектэн керэлэр, каян чыгалар?

5.Автобустан тошкэч юлны кайчан аркылы чыгарга кирэ?

 ( Экранда юл билгелэре куренэ.)

Тәрбиче: Менэ килеп тэ життек балалар. Әйдэгез карап китик эле, дорестән дэ алар юл кагыйдэлэрен бозалар микән?

(Юл кагыйдэлэрен бозган ситуацияле слайдлар карау, анализлау.)

Тәрбияче: Дорестән дэ балалар алар юл кагыйдәләрен бозганнар. Без куп хаталар таптык. Лэкин минем беләсем килэ нигә алар шулай кагыйдәләрне белмилэр икэн.

Курэсезме монда бик матур тартма тора. Эйдэгез эле карыйк нэрсә бар икән анда.

(Тартманы ачалар анда юл билгеләре )

Тәрбяче: Балалар нәрсә бу?

 Балалар: Бу- юл билгеләре.

Тәрбияче: Дөрестән дэ бу юл билгеләре. Ләкин алар ватык. Балалар мин анладым нигә юл кагыйдәләрен бозалар. Димэк безгэ ншләргэ кирәк?

Балалар: Аларны төзәтергә .

УЕН “Киселгән билгеләр”

 Тәрбияче:Балалар ,карагыз әле, аларнын бит светофорлары да ватылган. Светофорларын да төзәтик инде.

УЕН «Ватык светофор»

Тәрбияче: Менә хәзер юл билгеләре илендә тәртип. Машиналар белән бер уен уйнап алсак та була. Хэрэкэтле уен «Үз гаражынны тап»

 Тэрбияче: Эйдэгез без уз илебезгэ кайтыйк . Хәзер ярдэм иттек, ашыкмыйча һава сулап җәяуләп кайтсак та була. Җәяу кайтканда кем булабыз әле без балалар?

Тәрбиячен: Балалар ,ә сез беләсезме сон карангыда җәяулене юл халәкәтеннән нәрсә саклый?

Фликерлар-җәяүлеләрне бәрдерү очракларын киметү өчен, балалар һәм өлкәннәр өчен безнең төнге сәгатьләрдә йөрү өчен нашивкалар, шевроннар яки элмә такталар рәвешендәге эшләнмәләр.

Киемдә Фликер ( яктылыкны кире кайтаручы эйбер) - бүгенге көндә балаларны яктыртылмаган юлда имгәнүдән саклап калуның реаль ысулы. Фликерлар автомобильләрнең фаралары утын чагылдыра һәм шоферга тәүлекнең караңгы вакытында да 200 метрга кадәр юлда кешене күрергә мөмкинлек бирә. Автомобильнең фаралары хәтта кечкенә генә ут кайтаргычны да" эләктереп " алгач, шофер ерактан якты нокта күрә. Шуңа күрә җәяүле яки велосипедчы булу мөмкинлеге күп тапкыр арта.

Сездэ фликерлар бармы?

Тагын кемнәрнен формаларында кургәнегез бар?

Ә фликер берәү җитэме сон ул?

 Кайда куелырга тиеш сон алар?

Тэрбияче: Фликерлар  кубрэк булган саен яхшырак.  (Слайдлар карау,

анализлау.)

 Сезгэ фликер ясарга ойрәтимме? (Фликер ясарга ойрэту)

Тэрбияче: Сез дә ясыйсызмы балалар?. Эйдэгез вакытны сузмыйча эшкэ керешик . (Балалар фликерлар ясыйлар, тәрбияче булыша, киеп куялар)

Тәрбияче: Менэ хэзер җәяу кайтырга да була.

Тэрбияче: Барыгызда булдырдыгыз. Бу фликерларны кайткач әти-әнилэрегезгэ бирерсез, курткаларыгызга тегеп куярлар.

Тэрбияче: Балалар без бугенге сәяхэтебез ошадымы сезгә? Кемнәргә ярдэм иттек без? (музыка янгырый.)

Тэрбияче: Әйдэгез узебезнен бакчабызга кайтыйк

        

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Олы Нырсы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

“Юл билгеләре иленә сәяхэт”

(өлкәннәр  һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендэ юл кагыйдәләрен өйрәну буенча шөгыль)

                       2020 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләрен өйрәтү буенча шөгыль...

Юл билгеләре иленә сәяхәт.

Балаларга юл билгеләренә танырга, юл йөрү кагыйдәләрен аңларга өйрәтү....

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү....

“Юл билгеләре иленә сәяхәт”

Тататарстан Республикасы Актаныш районы  бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе «Актныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы»  ...

"Юл билгеләре иленә сәяхәт"

Максат:  юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллауларны формалаштыру.Белем бирү бурычлары: балаларга тротуар булмаган очракта юл йөрү кагыйдәсен аңлату, светофорның машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәтен...