"Юл чатында светофор"
план-конспект занятия по обж

Конспект ОД: "Юл чатында светофор"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yul_chatynda_svetofor.docx20.79 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Высокогорский

 детский сад «Петушок» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»

                                                           ——— 🕮 ———

 «Татарстан  Республикасы Биектау муниципаль  районының  «Биектау «Петушок» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет  учреждениесе.      

               

     

        “Юл чатында светофор”           

                             

                                                                                                                   

                                                            Тәрбияче: Галимова Г.Ф.

                                   Тема. Юл чатында светофор.

(уртанчылар төркеме)

Максат: транспорт турындагы күзаллауларын киңәйтү.

Тәрбия бурычы:  бер-берсен дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү һәм белем алуда ярдәм итү теләге тудыру.

Үстерү бурычы: хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

Белем бирү бурычы: билгеләре буенча, транспортны сүрәтли белү; җөмләләрдә сүзләрне (исем фигыль) яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык,  хезмәт, музыка.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен,  хәрәкәтле уеннар, практик эш, сөенеч мизгеле, сорау, нәфис сүз, мактау, бәяләү.

Җиһазлау: мультимедия-проектор, такта, предметлы  рәсемнәр.

Сүзлек өстендә эш: балалар кәнәфие, мәгълүмат, кыл, уяу йөр, җәяүле.

Алдан үткәрелгән эш: күрсәтмә һәм таратма материаллар, нәфис сүзләр әзерләү, методик алымнар карау.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Психологик көлү.

 2.Төп өлеш:

- Дидактик уен “ Әйтеп бир”

- Үстерешле диалог.

- Балалар сөйләме

- Дидактик уен “ Нәрсә артык”

- Транспорт тавышларын тыңлау.

- Ял минуты.

- Видеохат уку.

- Дидактик уен “Юл билгеләрен төзе һәм әйт”

- Слайдтан юлда һәм транспортта үз үзен ничек тоту ситуацияләрне карау һәм аларны аңлату.

3. Практик эш: Рәсем. Светофор ясау.

4. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

- Балалар, кәефләрегез ничек?  Миңа иртән эшкә килгәндә юл күрсәтүче абый менә шундый табышмаклар биреп җибәрде. Әйдәгез әле, без аларны чишеп карыйк.

а) Кылга асылына,

Тимергә таяна,

Утыртып чаба

Теләсәң кая.( Трамвай)(слайд трамвай рәсеме төшкән)

б) Уф итәр, пуф итәр,

Төкеренер дә пошкырыр.

Пошкарса да алып китәр,

Акча түләсәң, илтәр.( Поезд)(слайд поезд рәсеме төшкән)

в) Канаты бар-йоны юк.

Үзе бара-юлы юк.( Самолет)(слайд самолет рәсеме төшкән)

- Булдырдыгыз, балалар. Мин сезнең җаваплардан бик канәгать.

Ә сез транспорт турында нәрсәләр беләсез икән:

  • Трамвай, поезд, самолет-бер сүз белән ничек атыйбыз?
  • Транспортның нинди төрләргә бүлергә була?
  • Нинди коры җир транспортларын беләсез?
  • Ни өчен алар шулай атала?
  • Нинди су транспортлары була?
  • Транспорт ни өчен кирәк?
  • Машиналарны, эш беткәч, кая куялар?
  • Автобусларны? Трамвайны?

- Булдырдыгыз, ә хәзер тагын бер уен уйнап алыйк.

Дидактик уен “Нәрсә артык”

а) Мотоцикл, скутер, велосипед, мопед,

б) Трамвай, троллейбус, автобус.

в) Самолет, вертолет, поезд.

г) Теплоход, метеор, автобус.

д) Самокат, велосипед, троллейбус.

е) Комбайн, трактор,самолет.

- Бик дөрес,  балалар. Балалар, нинди тавышлар ишетәсез, игътибар белән тыңлагыз әле.

Балалар белән транспорт тавышларын тыңлау

  • Юлда аварияләр булмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
  • Транспортның туктавын кайда көтәләр?
  • Сез ничек уйлыйсыз без урамга чыккач кемгә әйләнәбез?  (Җәяүлеләргә)
  • Кемне җәяүле дип әйтергә мөмкин?
  • Ә пассажир кем ул? (Транспортта йөрүчеләр)
  • Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысының да яхшы ярдәмчеләре бар. Ничек уйлыйсыз кемнәр алар? (светофор, юл инспекторы, юл билгеләре)
  • Юл чатында нәрсә тора? (Юл чатында светофор тора)
  • Светофорда ничә төс?
  • Кечкенә балаларны машинада йөртү өчен нәрсә таләп ителә?

 ( балалар кәнәфие)

  • Әйдәгез әле балалар балалар кәнәфие сүзен кабатлыйк, пышылдап әйтик, кычкырып әйтик.

Ял минуты.

( Слайдта кыз белән малай рәсеме , ә аларның янында берничә юл билгеләре күрсәтелә)

- Балалар карагыз әле монда Дилә белән Булат  юл билгеләрең һәм үз үзләрең тоту кагыйдәләрен беләләр микән?

  • Кем миңа юл билгеләренең ни өчен кирәклеген сөйләп бирер. Нинди юл билгеләре була? (тыючы, кисәтүче һәм мәгълүмат бирүче)
  • Тыючы билгеләр нәрсәне аңлата? (Тыючы билгеләре ярамый дигәнне аңлата)
  • Кисәтүче билгеләр нәрсәне аңлата? (Кисәтүче билгеләр игътибарлы бул, әзерләнеп тор, рөхсәт булачак дигәнне аңлата)
  • Мәгълүмат бирүче билгеләр нәрсәне аңлата? (Мәгълүмат бирүче кайда булса да берәр объект урнашуын аңлата)
  • -Булдырдыгыз, ә хәзер әйдәгез тагын бер уен уйнап алыйк.

Дидактик уен  “ Юл билгеләрен  төзе һәм әйт”

( Слайдтан юлда һәм транспортта үз үзен ничек тоту ситуацияләрне карау һәм аларны аңлату)

- Малай велосипедта машина юлыннан бара. Ул дөрес барамы?

- Малай светофорга карамыйча йөгерә. Ул дөрес эшлиме?

- Малай автобуста бабайга урын бирә. Алар дөрес эшлиме?

- Булдырдыгыз, балалар без Дилә һәм Булатка булыштык. Хәзер инде алар  юл билгеләрен һәм юл кагыйдәләрен беләләр . Алар сезгә бик зур рәхмәт әйтәләр. Әйдәгез әле аларга истәлеккә светофор рәсемен бүләк итик.

Балалар светофор рәсемен ясыйлар

- Балалар сезгә ошадымы. Нәрсәләр кызыклы булды һәм хәтерегездә калды? Кемнең җаваплары ошады? Үзбәя бирү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект Урам чатында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, светофор сигналлары («Безнең дустыбыз- светофор»)

“Безнең дустыбыз- светофор” кыска  сроклы проекты  аша без балаларны һәм ата-аналарны светофор эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштырып, аларны юл аша дөрес чыгарга өйрәтербез...

Конспект занятия по теме: Лучший друг на дороге – светофор. Как пользоваться светофором. Правила поведения на дороге и в автобусе.

Вспомнить правила дорожного движения, правили перехода и поведения на улице, значение сигналов светофора....

"Наш Друг- Светофор Светофорович". Сборник материала для ознакомления дошкольников с ПДД. Конспекты.Загадки.Проект. Консультации для родителей. Анкеты. Анализ анкетирования.Макет "Светофор Светофорович"-наглядный материал своими руками.

Конспект НОД «Знакомство со светофором. Светофор-страж порядка» в младшей группеЦель : формирование навыков безопасного поведения на дорогах. познакомить детей с понятием «свет...

Конспект целевой прогулки к светофору "Светофор"

Конспкт целевой прогулки  к светофору...

Конспект занятия по теме: «Лучший друг на дороге – светофор. Как пользоваться светофором. Правила поведения на дороге и в автобусе»

Цели и задачи:• Научить детей соблюдать элементарные правила поведения на улице и в транспорте;• Систематизировать знания детей о ПДД, правилах пешехода, о работе светофора;• Воспитыват...

ТЕМА. “УРАМ ЧАТЫНДА” (ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ БАЛАЛАРЫ БЕЛӘН ЮЛЛАРДА ҮЗЛӘРЕН ХӘВЕФСЕЗ ТОТУ КАГЫЙДӘЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ)

Максат.  балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү, аларны төгәл үтәргә күнектерү; юл билгеләре турындагы белемнәрен гомумиләштерү һәм ныгыту...