"Теремкәй"
методическая разработка по обж (подготовительная группа)

Ямалетдинова Альбина Даутовна

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен  истә калдыру максатыннан рус халык әкиятен үзгәртеп сәхнәләштерү)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл teremky_pdd.docx28.6 КБ

Предварительный просмотр:

Теремкәй 
Максат: Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту.

Тәрбия бурычлары: Балаларда бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

Үстерү бурычлары: балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнгәндә балаларның сөйләм телен үстерү.

Белем бирү бурычы: юлда, урамда юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү: юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, алган белемнәрне мөстәкыйль  куллану күнекмәсен камилләштерү.  

Җиһазлау: җәнлекләрнең костюмнары; юл хәрәкәте билгеләре, теремкәй, урман күренеше, агачлар, агач төпләре,идәндә  “Зебра”лы юл макеты, уенчык машиналар, туп, музыкаль бизәлеш  

А.Б: Барысын да шаккаттырып
Тамаша күрсәтәбез.
Юл йөрү кагыйдәләрен
Бергәләп ныгытабыз.
Сез әзерме? Башлыйбыз!
Игътибарлы булыгыз!

Әй, карагыз, дусларым,
Алда нинди могҗиза:
Кызыл, Сары һәм яшел
Аның утлары яна.
Һәм мөгаен ул безгә
Нидер сөйләргә тели.

Светофор(олы кеше): Мин- Светофор,
Һәр баланы күзәтәм.
Юлны аркылы чыгарга,
Юл йөрергә өйрәтәм.
Сезнең белән бергәләп әкият иленә юл тотам.
А.Б: Борын-борын заманда

Ерак тугел , якында,

Безнен урман артында

Бер теремкәй торган ди…

 Тычкан: Мин бик кечкенәТычкан, урман буйлап йөгерәм.
               Ашыйсым килде бигрәк, кая микән ашханә?
               Ә юлда күпме билге!!!
Светофор: Ерак түгел, диеп, чәйгә,

                   Тәмле аш һәм боткага.

                   “Ачыктым” дигән чагыңда,

                   Шушы билге коткара.
(“Пункт питания”( Туклану пукты) билгесен күрсәтә)

Тычкан: Ах нинди тәмле исләр килә! (иснәнә, агач төбе  янына килеп сыр кимерә)
Тычкан: Тамак туйды, сыр тәмле.
                Теремкәйгә йөгерим.
(Музыка астында теремкәйгә йөгерә, шакый) 
Тычкан: Ай,нинди матур өй! Монда кем яши?

                Беркем дә юк, монда мин яшим.  
узыка астында сикереп Бака чыга, юл кырыенда туктап, сөйли)
Бака: Бака-бака бакака, бака  җәйнеярата,

           Болыт күрсә, яңгыр килә, диеп хәбәр тарата!

           Бака суык яратмый, бака җылы ярата.
          Нинди матур теремкәй! Теремкәйгә керер өчен
          Ничек юлны үтәсе?

Светофор: Җәяүлеләр юлы аша

                   Чыгыгыз каршы якка.

                   “Зебра” сызыклары кебек

                    Буялган ул юл акка.

Бака: Машиналар юк - чыгам. Теремкәйгә мин керәм.
( Бака җәяүлеләр юлыннан сикереп, теремкәйгә таба сикерә, шакый)

Бака: Терем-терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?
Тычкан: Бу мин  Тычкан–Чыелдык, ә син кем?

Бака: Мин  Бака- Бакылдык!

Тычкан: Дусларга мин һәрвакыт шат!  Әйдә яшик бергәләп!

А.Б: Бу вакытта кыр аша Куян йөгерде, 
       Теремкәйне ул күрде
. (Куян сикереп чыга)
Куян: Мин куянкай, куянкай,
           Бик шаян мин, наян мин.
           Көне буе уйныйм мин
           Һич уеннан туймыйм мин.
(юл читенә килеп баса)
Куян: Менә нинди теремкәй! Юлны чыгыйм кыеклап.(Куян юлны аркылы чыкмакчы була, ләкин Светофор сыбызгысын сызгырта)
Светофор: Нинди мода бу тагын: юлны кыеклап чыгу?
                  Светофорны  күрдеңме, ниләр сөйли- белдеңме?

Куян: (калтырап) Гафу итегез, мин белмәгән идем! Әй, куркам, куркам!
Светофор: Куян,  курыкма, Куян, тынычлан!
                   Юл үтәргә кирәк икән- туры атла син!
(Светофорга күрсәтә) 

(Музыка уйный, Куян теремкәйгә таба сикерә, шакый)
Куян: Терем-терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?  
Тычкан: Бу мин  Тычкан–Чыелдык.
Бака: Мин  Бака- Бакылдык! Ә син кем?
Куян: Ә мин Куян–Озынколак.

Тычкан: Дусларга без һәрвакыт шат!  Әйдә яшик бергәләп!

 ( Музыка астында велосипедка атланган Төлке килеп керә, «Велосипедта йөрү тыела» билгесен күреп, туктап кала)
Төлке:
 Автомобиль тәгәрмәчле, 
Тәгәрмәчле сәпит тә.
Шулай уйлап, һәрвакыт,
(Уйныйсы килгәч бик тә)
Олы юлга чыгам да,
Җилдерәмен сәпиттә.      
Светофор: Бу билгене күргәчтен,
Борыл, Төлке, кирегә.
Ярамый шул  бу урында
Велосипедта йөрергә.
Кагыйдәне үтәмәсәң,
Мөмкин хәвеф килергә.
Төлке: Ярый, Светофор, аңладым, бүтән алай эшләмәм. (Төлке велосипедын җитәкләп, зебра аркылы чыга, теремкәйгә килеп, шакый)

Төлке: Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?  
Тычкан: Бу мин-  Тычкан–Чыелдык.
Бака: Мин  Бака- Бакылдык!

Куян: Мин Куян–Озынколак. Ә син кем?
Төлке: Ә мин- Төлке- Көлтәкойрык.

Тычкан: Дусларга без һәрвакыт шат! Әйдә яшик бергәләп!
А.Б:  Кинәт,  кара урман ягыннан йортсыз бүре пәйда булды. (Музыка астында бүре чыга. Бүренең теше авырта)

Бүре: У-У-У-У, тешем авырта. Кем миңа ярдәм итә ала?
Светофор: Ерактан ук күренә
                  Ак байраклы кызыл хач.
                 “Тизрәк яныма килсен,- ди-
                 Кемнәр ярдәмгә мохтаҗ
”(  “Медпункт”- “Хастаханә” билгесе)

(Бүре хастаханәгә барып, табибка тешен күрсәстә)

Бүре: Рәхмәт табаибка, тешемне дәвалады. (аннан соң зебра аркылы чыгып, теремкәйгә ишек кага.)
Бүре: Терем-терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?  
Тычкан: Бу мин  Тычкан–Чыелдык.
Бака: Мин  Бака- Бакылдык!

Куян: Мин Куян–Озынколак.
Төлке: Мин- Төлке- Көлтәкойрык. Ә син кем?
Бүре: Ә мин бүре Сорыбай.
Тычкан: Дусларга без һәрвакыт шат!  Әйдә яшик бергәләп!

(Юлда тубын сикертеп уйнап, Аю бара)

Туп, туп, туп, тубым,

Син бит минем матурым,

Тишмәмен дә ярмамын да,

Оста тота кулларым. 
Светофор: Авыл, шәһәр, бистә аша
Үтсә әгәр юлыгыз,
Шушы билгене күрерсез-
Игътибарлы булыгыз!
Монда- торак зона”,- диеп
Ул алдан ук кисәтә.
Бәлагә тармагыз, дип,
Һәр кешене кисәтә.
Аю: Белдем, белдем, юлда туп белән уйнарга ярамаганын. Рәхмәт сиңа, Светофор! Ләкин берүзем уйнарга гына кызык түгел (башын кашып тора, як-ягына карана, теремкәйне күреп ала)
Аю:
Нинди матур теремкәй,
Барыйм әле, сорыйм әле,
Хуҗалары бармы икән?
(Юлны зебра аркылы чыгып, теремкәй янына килә)
Аю: Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши? (берәм- берәм чыгалар):
 Тычкан: Бу мин  Тычкан- Чыелдык.
Бака: Мин  Бака- Бакылдык!

Куян: Мин Куян–Озынколак.
Төлке: Мин- Төлке- Көлтәкойрык.
Бүре: Мин бүре-  Сорыбай. Ә син кем?
Аю: Ә мин Аю- Камытаяк.
Тычкан: Әйдә яшик бергәләп!

 Аю: Нинди матур көн бүген, әйдә, урамга чыгыгыз.
Төлке: Светофор безгә юл билгеләрен искә төшерде.

Куян: Әйдәгез, аңа багышлап, җыр җырлыйк.

 “Светофор”җыры
А.Б: Юл йөрү кагыйдәләрен

Төгәл үтәп йөрсәгез,

Юл чатында басып торган

Светофорны күрсәгез-

Шул чагында бәла-каза

Сезне читләтеп үтәр,

Кара кайгы, күз яшьләре

Сездән мәңгегә китәр.

Светофор: Урамда сак булыгыз,

                    Кагыйдәне белегез,

                    Онытмагыз беркайчан да,

                    Бәлагә юлыкмагыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Осень в теремке

Сценарий осеннего праздника для среднего дошкольного возраста...

Физкультура шөгыле "Теремкәй"

Максат:Балаларның сикерү, шуышу хәрәкәтләрен ныгыту. Аларны физик яктан чыныктыру, тизлекләрен арттыру, үстерү.Материал: Өй күренеше,гимнастик таяклар,скамейка,шалтравык,күпер,шакмаклар,чиләк,уенчык җ...

Интегрированное занятие во второй младшей группе:Игра-драматизация по сказке "Теремок".Конструирование "Дорожка к теремку."

Занятие начинается с сюрприза. В гости к детям пришел почтальон и принёс посылку из леса. В посылке лежали атребуты к сказке "Теремок." Дети показывают сказку и строят узкую-короткую дорожку и широкую...

"Дорожные знаки в жизни жителей Теремка"

Инсценировка сказки с дорожными знаками....

Утренник во 2-мл.гр. "Осень в теремке"

Это осенний праздник во 2- мл.гр.(3-4 г.), главными героями которого являются дети подготовительной группы....

"Осень в теремке"

Театрализованное развлечение детей подготовительной группы для младших дошкольников....

Сказка для родительского собрания "Дорога к теремку"

Дети обыгрывают правила поведения на дороге с помощью сказки. Родители могут познакомиться с формой обучения детей правилам дорожного движения....