6 - 7 яшьлек балалар өчен "Экологик полиция хезмәткәрләре" уены конспекты.
материал по обж

Хидиятуллина Алсу Наилевеа

Конспект игры

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekol_politsiya.docx965.67 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

“Солнышко" Биектау балалар бакчасы"

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

   

                 

6 - 7 яшьлек балалар өчен "Экологик полиция хезмәткәрләре" уены конспекты.

 

                                                           

Әзерләде:

Хидиятуллина А.Н.

6 - 7 яшьлек балалар өчен "Экологик полиция хезмәткәрләре" " уены конспекты.

Максат: укыту - методик комплекты белән каралган балаларны татар теленә өйрәтү буенча лексик минимумны ныгыту. Уен барышында алган белемнәрне кулланып сюжетны устерү, хезмәткәрләрнең хезмәт гамәлләрен уенда куллана белү кунекмэсен булдыру.

Бурычлар:

Белем бирү : аралашу, уен барышында җөмләләрне дөрес итеп татар телендә төзи белү кунекмәләрен формалаштыру;

Үсеш: хәтер, фикерләү, сөйләм телен үстерү;

Тэрбия: татар телен өйрәнүгә кызыксынуны тәрбияләү;

Сүзлекне активлаштыру:

Гаилә малай, кыз;

предметлар - палатка, җәймә, утын,учак, дуга, сумка, рация, телефон, колбалар, лупа, лабкамера, ноутбук;

яшелчә - бәрәңге, кәбестә, суган, кишер,

агач - чыршы;

билге - чиста, пычрак, матур, лаборатория, полиция бүлеге;

мебель - урындык, өстәл;

шөгылләр - урманчы, лаборант, лаборантка, экологик полиция, фотограф, сәркәтип.

кием лаборант халаты, экологик полиция киемнэре.

Уен әсбаплары:

Лабкамера, ноутбук, колбалар, лупа, мамык, салфеткалар, печать, блокнот, ручкалар, планшет, фотолар, палатка, кепка, рюгзак, җәймә, сулы табак, дуга, утын, яшелчә һәм җиләк - җимеш муляжлары, тәлиңкә, кашык, чашка, пычак, казан, урманда узеңне тоту кагыйдәләре төшерелгән карточкалар, мальберт, чыршылар, хезмәткәрләр киемнәре.

Уен барышы:

Балалар түгәрәккә басып бер - берсен сәләмлиләр.  

Тәрбияче: балалар мин  сәяхәт итергә, урманга ял итергә барырга яратам. Ә сез яратасызмы? ( Балалар җаваплары). Ә урманда без үзебезне ничек тотырга тиеш соң, сез беләсезме? (Балалар җавабы) Әйдәгез без бергәләп урманда тоту кагыйдәләрен биредәге карточкалар ярдәмендә искә төшереп алыйк. (Балалар  сүрәтләргә карап урманда нәрсәләр эшләргә ярый, үзеңне ничек тотарга кирәк икәнлеге турында сөйлиләр) 

C:\Users\Admin\AppData\Local\Microsoft\Windows\INetCache\Content.Word\IMG_20210421_095312.jpg

Тәрбияче: буген мин сезгә бер күңелле уен уйнап алырга тәкъдим итәм.  Уенның исеме "Экологик полиция хезмәткәрләре" дип атала.Уйныйсыгыз,  киләме? (Балалар җавабы)

Тәрбияче:  бик яхшы, ә инде уенны башлап җибәрер өчен безгә сезнең белән карточкалар ярдәмендә рольләргә бүленергә кирәк. (Балаларга хезмәткәрләр сүрәте төшерелгән карточкалар тәкъдим ителә, балалар үзләре теләгән сүрәтне сайлап алалар. Сайлап алынган сүрәтләргә карап балалар өс киемнәрен кияләр, уйнарга әзерләнәләр) 

C:\Users\Admin\AppData\Local\Microsoft\Windows\INetCache\Content.Word\IMG_20210421_095530.jpg

Балалар урманга бару өчен кирәк - яракларны әзерләп урманга китәләр. Урманга килеп җитеп учак ягалар, өстәл әзерлиләр, палатка коралар, ял итәләр. Ләкин үзләрен урманда тоту кагыйдәләренә игътибар итмичә табигатьне пычраталар,суга чүп ташлыйлар,тавышланалар,тәртип бозалар.

C:\Users\Admin\AppData\Local\Microsoft\Windows\INetCache\Content.Word\IMG_20210421_100306.jpg          C:\Users\Admin\AppData\Local\Microsoft\Windows\INetCache\Content.Word\IMG-20210421-WA0014.jpg

Шулвакыт балалар янына урманчы килеп керә. Балаларга кисәтү ясый, әмма балалар аңа игътибар бирмичә ял итүләрен дәвам итәләр.Урманчы экологик полиция хезмәткәрләрен чакырта. Озак  та тормый урманга экологик полиция хезмәткәрләре, сәркәтип, фотограф, лаборант килә. Балалар белән әңгәмә алып баралар, кисәтү ясыйлар. Күлдәге суны лабораториягә тикшерү өчен алалар, фотога төшерәләр. Урманчы соравы буенча балаларны кисәтү генә ясап, гафу итәләр. Хезмәткәрләр китә. Балалар урманчы күзәтүе астында урманны тәртипкә китерәләр.

Лаборант алган су үрнәкләрен лабораториягә алып кайтып бирә. Лаборантлар суны тикшереп нәтиҗә ясыйлар.

C:\Users\Admin\AppData\Local\Microsoft\Windows\INetCache\Content.Word\IMG-20210421-WA0016.jpg           C:\Users\Admin\AppData\Local\Microsoft\Windows\INetCache\Content.Word\IMG_20210421_100915.jpg

Суның пычранганлыгы ачыклана. Төп лаборант нәтиҗәләрне экологик полиция бүлегенә шалтыратып хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре үз чиратында урманчыга шалтыратып, урмандагы хәлне сорый.

C:\Users\Admin\AppData\Local\Microsoft\Windows\INetCache\Content.Word\IMG-20210421-WA0015.jpg

Урманчы аңа балаларның урманны тәртипкә китереп кайтып китүләрен хәбәр итә. Урманда бар да яхшы икәнлеген әйтә.

Тәрбиче: балалар сезгә бүгенге уен ошадымы ( Балалар җаваплары). Тагын бер кат искә төшерик әле сезнең белән: без үзебезне урманда, ял итү урыннарында ничек тотарга тиеш?( Балалар җаваплары)

Тәрбияче: бик яхшы, игътибарыгыз өчен рәхмәт.

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект. “Ямьле яз”. (5-6 яшьлек балалар өчен).

Конспект. “Ямьле яз”.(5-6 яшьлек балалар өчен)....

Конспект. “Зоопаркка сәяхәт”. (6-7 яшьлек балалар өчен).

Конспект. “Зоопаркка сәяхәт”.(6-7 яшьлек балалар өчен)....

Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”. (6-7 яшьлек балалар өчен).

Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”.(6-7 яшьлек балалар өчен)....

Конспект. “Хайваннар дөньясына сәяхәт”. (4-5 яшьлек балалар өчен).

Конспект. “Хайваннар дөньясына сәяхәт”.(4-5 яшьлек балалар өчен)....

3-4 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты “Математикага беренче адымнар”

3-4 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты“Математикага беренче адымнар&rdquo...

4-5 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты “Йорт хайваннары”

4-5 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты“Йорт хайваннары&rdquo...