Юлларыгыз имин булсын
план-конспект занятия по обж (средняя группа)

Балаларда урамда, үз-үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу, сабырлык  кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү, балаларның юл йөрү кагыйдәләре һәм юл билгеләре турындагы белемнәрен киңәйтү

Скачать:


Предварительный просмотр:

    Максат: балаларда урамда, үз-үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу, сабырлык  кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү, балаларның юл йөрү кагыйдәләре һәм юл билгеләре турындагы белемнәрен киңәйтү.

   Материал: шәһәр урамы макеты, уенчык машиналар, курчаклар, куян; юл билгеләре, төрле транспорт чаралары төшерелгән рәсемнәр, Белмәмеш.

   Индивидуаль эш: пассив балалар белән юл билгеләрен кабатлау; әңгәмә үткәрү.

   Сүзлек эше: тротуар.

   Методик алымнар: картина күрсәтү; балаларга сораулар.

   Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Барыбыз да матур итеп утырдык .Бер-беребезгә карап елмайдык.

  Хәзер “ Хәерле көн” уенын уйнап алабыз.

 Куян килеп керә. Куян: Исәнмесез, апалар, исәнмесез, балалар. Мин ялгыш кермәдемме? Бу балалар бакчасымы? Мин сезгә урманда яшәүче барлык җәнлекләрдән , кошлардан хат алып килдем.

  Тәрбияче: Нинди хат икән, укып карыйк әле.

“  Хөрмәтле, балалар.Безнең урманыбызда яз килү хөрмәтенә “кояш бәйрәме уздырыла.  Без сезне бәйрәмгә кунакка чакырабыз.”

  Куян: Әйе, әйе бик күңелле булачак.Сез ашыгыгыз,  безнең урман бик ерак. Мин сездә бик озак тора алмыйм балалар, бәйрәмгә башка балаларны да чакырасым бар.

   Тәрбияче: Рәхмәт Куянкай. Йә, балалар, кунак булып барабызмы?

( Җаваплар) Әйдәгез  хәзер Куянкай белән саубуллашыйк, бәйрәмдә очрашырбыз.

-Сау бул, Куянкай.

 Куян  урман бик ерак, диде. Ничек барырбыз икән? Әйдәгез, нинди транспорт чаралары барлыгын искә төшерик әле. (Җаваплар) Балалар, юлыбыз шәһәр аркылы үтә, шәһәр урамы белән танышыйк әле. ( шәһәр урамы макеты куела) Менә балалар,  бу шәһәр урамы. Монда йортлар нинди? Бу урамда юл хәрәкәте нинди, бер яклымы, әллә ике яклымы? Дөрес. Ике яклы, чөнки кара-каршы машиналар йөри. Машиналар белән йөреп күрсәтегез әле.( макетта уенчык машиналар белән хәрәкәт итеп күрсәтәләр)

  Тәрбияче: Җәяү йөрүчеләр нинди юлдан йөри? Машина юлы кырыенда җәяүлеләр өчен махсус юл салынган, алар шушы юлдан гына йөрергә тиеш.

Ул юл тротуар дип атала.( тротуар сүзен кабатлату) Курчакны тротуардан кем йөртеп карый. Кабатлап әйт әле, курчакны кайдан йөрттең? Менә шәһәр урамы белән таныштык. Урамда, юлларда йөргәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк.( ишектән Белмәмеш керә, ул аксый)

   Тәрбияче: Белмәмеш, син каян килеп чыктың? Аягың авырта ахры?

   Белмәмеш: Юлны аркылы чыга идем аздан гына машин бәреп китмәде.Сезне бәйрәмгә җыеналар дип ишеттем дә, минем дә барасым килде. Шуңа ашыктым инде мин.

   Тәрбияче: Әй,  Белмәмеш юлны аркылы чыкканда ашыгырга ярамаганын син белмисеңмени? Балалар, Белмәмешкә юл кагыйдәләрен кабатлап күрсәтик әле, исендә калдырсын.( юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау) Ишек шакып Светофор керә.

  Светофор: Исәнмесез, балалар. Сез мине таныдыгызмы? Сез ерак юлга җыенасыз икән. Мин дә сезнең белемнәрегезне тикшереп алыйм әле.Минем ничә күзем бар? Дөрес. Нинди төсләрдә? Кызыл ут янса нишләргә кирәк? Сары ут янса нишләргә кирәк? Яшел ут янса  нишләргә кирәк?

  Светофор: Әйдәгез, бер уен уйнап алыйк. Яшел утымны яндырсам, сез урыннарыгыздан торып атлап торыгыз. Сары утымны яндырсам-тик басып торыгыз. Кызыл утымны яндырсам-урыннарыгызга утырыгыз.

 Мин үзем белән бер “серле” янчык алып килдем. Ягез әле, барыбыз бергә карыйк әле нәрсәләр бар икән анда.( янчыктан юл билгеләре төшкән рәсемнәрне берәм-берәм балалар  ала һәм нинди билге икәнлеген әйтәләр.)

  Тәрбияче: Менә балалар, без хәзер кайсы юлдан машиналар, кайсы юлдан җәяүлеләр, кайсы юлдан велосипедлылар йөрергә тиешлеген аңладык.

   Светофор: Булдырдыгыз, балалар. Барын да яхшы үзләштергәнсез, мин сезнең өчен тыныч. Шушы юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт исегездә тотыгыз. Минем сезгә бүләгем бар.(китап бирә) Бу китапның рәсемнәре бик күп, алар сезгә юл йөрү кагыйдәләрен тирәнрәк үзләштерергә ярдәм итәр. Ярый, балалар миңа китәргә кирәк. Хәерле юл сезгә. Юлларыгыз һәрвакыт имин булсын. Сау булыгыз.

 Тәрбияче: Балалар, урыннарга утырыйк , Белмәмешне дә үзебез белән алыйк һәм хәерле сәфәргә кузгалыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адымнар нык, юллар имин булсын.

Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....

Юлларыгыз һәрчак имин булсын

Юлларыгыз һәрчак имин булсын темасына презентация...

"Юллар имин булсын!"

Зурлар төркемендә юлда йөрү кагыйдәләре өйрәтү...

Юллар имин булсын!

конспект НОД...

Адымнар нык, юллар имин булсын

Исәнмесез.балалар. Без сезнең белән бүген олы юлга ,зур сәфәргә чыгарбыз....

Имин булсын юлыгыз!

Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтү....