"Юллар имин булсын!"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме
Зурлар төркемендә юлда йөрү кагыйдәләре өйрәтү
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 36.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Юллар имин булсын!
Максат: Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен баету, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту
Күрсәтмә ярдәмлек: светофор макеты, сары, кызыл, яшел төстәге түгәрәкләр, транспорт төрләрен күрсәткән рәсемнәр, юл билгеләре.
Шөгыль барышы.
“Урманнан” Шүрәле чыга.
Светофор торган юл чатына килә, үз алдына сөйләнә.
- Миңа үз урманымда һәр сукмак таныш шул. Ә монда әллә нинди ташлы юл, юл тулы шалтыравыклар кычкыртып китә. Ничек кенә үземнең дусларыма – “Алтын балык” балалар бакчасына барып җитим микән? (светофор янына килә)
- Исәнмесез! Нигә дәшмисең? Әллә ишетми микән? Колагы юк бугай моның. Ә күзләре менә өчәү. Аягы да берәү генә. Аңлашылмый... Милиционер фуражкасы кигән, кулына жезл тоткан. (Бала керә)
- Исәнмесез, иптәш Шүрәле! Мин юл хәрәкәтен көйләүче милиционер. Сез кая юл тотасыз?
Шүрәле:
- Мин “Алтын балык” балалар бакчасына кунакка барам. Тик олы юлга чыгарга бик куркам. Мондабер аяклы, өч күзле әллә нинди җәнлекләр дә бар.
Милиционер:
- Курыкма Шүрәле! Светофор ул. Күрәм сез юлда йөрү кагыйдәләрен белеп бетермисез. Мин сезне дусларыгыз янына үзем илтеп куярмын.
Балалар янына киләләр.
Шүрәле:
- Исәнмесез, балалар!
Тәрбияче:
- Исәнме Шүрәле дус! Бүген бездә балалар юл кагыйдәләрен өйрәнәләр. Ә син юлда йөри беләсеңме соң, Шүрәле туган?
Милиционер:
- Юк шул. Ул бөтенләй юлда йөри белми. Бәлки сез ярдәм итәрсез, балалар?
Тәрбияче:
- Бик теләп! Ә хәзер табышмак тыңлагыз әле.
Җәен, кышын, язын, көзен,
Иртән, кичен, көндезен,
Ача – йома өч күзен,
Телсез әйтәдер сүзен –
Бик тиз аңлыйлар үзен.
Бу нәрсә? (Светофор)
Әйе, балалар, светофор. Светофордагы өч төснең нәрсә аңлатканын искә төшереп үтик әле:
- Кызыл төс янса, машиналар туктап тора, җәяүлеләр юл аша чыга (чөнки аларга яшел төс яна)
- Сары төс янса, машиналар кузгалып китәргә әзерләнә
- Яшел төс янгач, машиналар кузгалып китә.
Дөрес, балалар, менә хәзер светофорда кызыл төс яна, димәк, безгә әлегә юл ябык.
Ә хәзер светофорның ни өчен кирәк булуын искә төшерик:
_ Светофор җәяүлегә һәм машиналарга бер-берсенә комачаулаулык тудырмыйча хәрәкәт итү өчен кирәк.
_ Ул юл чатларына куела.
_ Светофор булмаганда яисә ул эшләмәсә, аны кем алыштыра?
_ Хәрәкәтне көйләүче милиционер. Аны регулировщик диләр.
_ Җәяүлеләргә юлны аркылы чыгу өчен күрсәтелгән махсус урын ничек билгеләнә? Ул ничек атала?
_ Ак сызыклар белән билгеләнә. “Зебра” дип атала.
_ Балалар, юлларда хәвеф-хәтәр булмасын өчен , машина йөртүче генә түгел, ә җәяүлеләр дә юл кагыйдәләрен намус белән үтәргә тиеш.
Хәрәкәтле ял минуты “Светофор уены”
Тәрбияче яшел төсле түгәрәк күтәрсә, балалар ирекле рәвештә күңелле бию башкаралар; сары төс күтәрсә - бер урында биеп торалар; Кызыл төскә - туктыйлар.
Табышмаклар
Нинди гаҗәп бер өй бу?
Һәр ягы тәрәзәле.
Аяклары резин,
Бар ашаганы бензин. (автобус)
Ике аяклы үгез,
Маңгаенда куш мөгез (велосипед)
Маңгаенда мөгезе бар,
Боргаласаң- үкерә
Менеп атлансаң биленә
Җилдән җитез йөгерә. (мотоцикл)
Ат түгел кешнәми,
Йөз аттан ким эшләми
Үзе тыр да тыр килә.
Я кем әйтә нәрсә ул? (трактор)
Уф- пуф итәр,
Казанга алып китәр,
Барыр җиреңә илтәр. (поезд)
Барам , барам очы юк. (юл)
Уен “Ярый, ярамый”
_ Балалар, мин сезгә телдән җөмләләр әйтәм, ә сез ярый яки ярамый сүзе белән җавап бирерсез.
- Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга (ярый)
- Юлны теләсә кайдан чыгарга ( ярамый)
- Велосипед белән теләгән урыннарда йөрергә ( ярамый)
- Автобус яки машина артына тотынып барырга ( ярамый)
- Җәяүлегә машина хәрхкхтенә каршы барырга (ярый)
“Кем җитез” уены
2 бала өлешләрдән машина һәм автобус макетын җыя
“Нәни тәрҗемәче” уены
* Тайгак юл .- Скользкая дорога.
* Велосипед белән йөрү тыела.- Движение на велосипедах запрещено.
* Җир астыннан үтү юлы.- Подземный пешеходный переход.
* Җәяүлеләр чыгу урыны.- Пешеходный переход.
* Автобус тукталышы.- Автобусная остановка.
* Хәрәкәт тыела.- Движение запрещено.
“Бу нинди билге?”
Тәрбияче юл билгеләрен күрсәтә, балалар аның нәрсә аңлатканын әйтәләр.
Тәрбияче:
Рәхмәт сезгә, балалар, сез юлда йөрү кагыйдәләрен бик яхшы беләсез. Ә син Шүрәле дус, аңладыңмы инде? Һәлакәт булмасын өчен һәркем юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас. Юлларыгыз имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Адымнар нык, юллар имин булсын.
Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....
АДЫМНАР НЫК, ЮЛЛАР ИМИН БУЛСЫН.
Сәламәтлек сәгате...
![](/sites/default/files/pictures/2014/10/15/picture-493502-1413395045.jpg)
Адымнар нык, юллар имин булсын
Исәнмесез.балалар. Без сезнең белән бүген олы юлга ,зур сәфәргә чыгарбыз....
![](/sites/default/files/pictures/2018/10/18/picture-945638-1539880421.jpg)
Сценарий: “Адымнар нык, юллар имин булсын!”
Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү. Юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылы...
![](/sites/default/files/pictures/2023/12/26/picture-1045451-1703613497.jpg)
Адымнар нык, юллар имин булсын!
Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен тулыландыру, уеннар,ситуатив мәсьәләрәр аша балаларда игьтибарлылык тәрбияләү....