Баланы гади генә итеп юлдагы капкыннарга эләкмәскә ничек өйрәтергә
консультация по обж

Халиуллина  Фария Миннехановна

Баланы гади генә итеп юлдагы капкыннарга эләкмәскә ничек өйрәтергә

Скачать:


Предварительный просмотр:

Баланы гади генә итеп юлдагы “капкыннарга” эләкмәскә

 ничек өйрәтергә?

Балаларның гомерен һәм  сәламәтлеген саклау -  безнең милләтебезнең киләчәген саклау дигән  сүз ул. Бу  проблема  бүгенге  көндә  бик  киеренке  хәлдә: елдан  ел юл-транспорт фаҗигаләре арта  бара. Бу  һәлакәтләрдә  илебезнең күп  кенә  балалары авыр  травмалар  алалар, инвалид булып  калалар,  үләләр. Автотранспорт фаҗигаләренең  артуы сәбәпле, дәүләт органнарының, гомуми белем  бирү учреждениеләренең, гаиләләрнең берләшүе һәм  бу фаҗигаләргә каршы көрәшүе  кирәк.

Һәркемгә мәгълүм җырдагыча,  балаларны  мәктәптә укыталар,  өйрәтәләр. Ләкин балаларны юл  йөрү кагыйдәләренә өйрәткән вакытта  бу лозунг бәхәсле. Бала мәктәпкә килгәндә, урамда мөстәкыйль һәм әти-әнисе  белән  йөреп, бик  күп  тәҗрибә туплаган була, шул  исәптән юлны   аркылы чыгуның йөзләгән  төрен  күргән була. Анда  инде  юлда йөрү кагыйдәләре буенча аерым белемнәр тупланган – дөрес һәм дөрес булмаган  белемнәр. Дөрес  булмаганнары,  кызганычка   каршы,  күбрәк. Бу - юлны аркылы чыкканда салмак   адымнар белән хәрәкәтне сулга  һәм  уңга борылып күзәтеп   барасы   урынга,  киресенчә чабып   чыгу да.

Юл  йөрү  кагыйдәләренә баланы  мөмкин   кадәр иртәрәк   өйрәтергә   кирәк.

Монда  иң  мөһим рольне  гаилә  уйный.  Иң  беренче  юлда  дөрес йөрү  кагыйдәләрен  бала мәктәпкәчә яшьтә  үзләштерә. Бу   вакытта аның янында баланың иң якын  кешеләре - әти-әнисе була. Иң беренче чиратта - әнисе. Ләкин  практика күрсәткәнчә,  әти-әни  үзе  дә иң  гади  юл  йөрү  кагыйдәләрен,  баланың үсеш чоры психикасын белми. Шулай  булгач,  ул  баласын ничек  һәм  нәрсәгә өйрәтсен  соң?

Бәлки,  безгә бүген балаларның юл-транспорт  фаҗигаләренә  каршы  көрәше  буенча чит  илләрнең тәҗрибәсе   кирәктер. Англиядә һәм  Япониядә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл  йөрү кагыйдәләренә өйрәтеп, бик зур нәтиҗәләргә ирешәләр. Өйрәтү өчен балаларга аерым җыелу  урыннары -  клублар төзиләр. Япониядә мондый клублар  баланың әти-әнисе  яши  торган урында урнашкан  була. Россиядә мондый  урынны – мәктәпкәчә тәрбияләү учрежденияләрендә табарга  булыр иде. Балалар  бакчасында мондый  үзәкләрне  оештыру отышлы  булыр  иде.

Беренчедән, кабатлап булса да әйтеп китик, мәктәпкәчә  яшьтә бала  бик тиз үзләштерә. Икенчедән,  тәрбияче мәҗбүри программалар белән  эш сәгатен тутырмаган була. Шуның өчен, аңа юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә вакыт  табу җиңелрәк.

 Бу методик  әсбапта без  сезгә балалар бакчаларында кулланырга мөмкин булган шөгыльнең методикасын тәкъдим итәбез. Бу  кагыйдәләр системасын балалар  бакчасында эшләүче тәрбиячеләр балалар  белән  эшләү өчен дә, ата-аналар  белән  эшләү  өчен  дә куллана  алалар. Без  балаларны һәм аларның әти-әниләрен юлда  йөрү  кагыйдәләренә һәм  андагы  куркынычларга эләкмәскә  өйрәтергә тиешбез. Ә  бу  белемнәр булганда һәм ул  белемнәрне куллана  белгәндә мөмкин  булган  эш.

Без  юлда булырга мөмкин  ”капкыннарны” методик  кулланмада  карап  чыгарга тәкъдим  итәбез.

(2 слайд)

Баланы гади генә итеп юлдагы “капкыннарга” эләкмәскә ничек өйрәтергә?

Күп кешеләр, юлдагы фаҗигаләр көтмәгәндә килеп  чыга,  алардан сакланып  калып булмый  дип  уйлый.

Бу  дөрес түгел!

Юлда  фаҗигаләр – барысы  да  сакланмаганлыктан килеп  чыга. Күпләр  белмиләр, юлдагы фаҗигаләрдән зыян  күргән  балаларның 95%ы юлдагы “капкыннарга” эләгү нәтиҗәсе.

Юлдагы “капкыннар” – бу  ялган куркынычсызлык формалары.

 Андый “капкыннарны” күрә  белергә һәм алардан сакланырга  кирәк.

Кызганычка  каршы, юл йөрү әлифбасына гаиләдә дә, мәктәптә дә өйрәтмиләр. Бу  гаҗәп тә  түгел. Чөнки, өлкәннәр үзләре,  күп  кенә юл  йөрү  кагыйдәләрен, тәртипләрен, нечкәлекләрен белеп  бетерми.

Баланы  юлда дөрес йөрергә ничек  өйрәтергә  соң?

Аның белән   бергәләп типик  куркыныч ситуацияләр турында сөйләшегез,  аңлатыгыз.

Ни  өчен балага куркыныч юк  кебек  тоела? Аның ялгышы  нәрсәдә? Белемнәрне рәсемнәр белән, макет һәм уенчыклар белән төрле ситуацияләр күрсәтеп ныгытыгыз.

Истә тотыгыз: аңлату гына  җитәрлек түгел. Юл-транспорт кагыйдәләре буенча ныгытылган белемнәр бары  тик  системалы шөгыльләнү нәтиҗәсендә генә  формалаша.

Бала  белән  һәрвакыт  урамда  йөргәндә: эш  буенча барасызмы, кунаккамы, шәһәр читенәме яки  башка  җиргәме, һәрвакыт юлда, транспортта игътибарлы  булырга  өйрәтегез. Юлда  күргән ситуацияләрне  анализлагыз.

(3 слайд)

  1. Балаларны юлны  күзәтергә өйрәтегез. Ул юлдагы куркынычны  күрә  белсен.

Балалар  машина астына, гади генә юлдагы “капкынга” эләгеп,  килеп  керәләр.

(4 слайд)

2. Күзгә күренмәгән куркынычны бала алдан күрә  белми.

Туктап  торган машина нәрсәсе  белән куркыныч? Сезнең балагыз дөрес җавапны белми. Туктап  торган  машина артында еш  кына күзгә күренмәгән башка  машина була һәм ул хәрәкәт итә. Бала  белән   бергәләп  күзәтегез: юл кырындагы машина туктап  тора икән,  аның артыннан икенче  машина килеп  чыгарга мөмкин. Баланың игътибарын шуңа юнәлтегез.

(5 слайд)

3. Балаларның иң  куркыныч гадәтләре - туктап  торган  машина   алдыннан, куаклар  арасыннан,  йортлар арасыннан көтмәгәндә чабып  килеп  чыгу.

Туктап   торучы  автобус үзе артыннан килүче машинаны  каплый. Балагыз белән тукталышта туктап  торучы автобусның артыннан  килүче машинаны күрсәтмәгәнен  күзәтегез.

(6 слайд)

4. Балага автобус  артыннан әйләнеп чыгуның куркыныч икәнлеген аңлатыгыз.

Автобусны  алдан да,  арттан  да әйләнеп чыгарга ярамый. Бала  моны үзе күрергә тиеш. Җәяүленең тукталышта әле кузгалып китмәгән автобус яныннан юлны аркылы чыкканда нинди куркынычка юлыгырга  мөмкин икәнен балагызга аңлатыгыз һәм күрсәтегез.

(7 слайд)

5. Еш  кына бала бер  машина артыннан икенчесе күренмичә килеп  чыгар дип шикләнми дә.

“Машина  әкрен  килә, йөгереп   чыгарга   өлгерәм  әле”, - дип  уйлый  бала... һәм  машина астына килеп  керә. Шундый  очракларны күрсәтегез, ни  өчен әкрен килүче машина   үзе артындагы куркынычны күрсәтми  икән.

(8 слайд)

6. Гадәттә балалар, машинаны уздыргач та  юлны  аркылы чыгарга ашыгалар. Бу  бик куркыныч!

Беренче  мизгелдә әле генә узып киткән автомобиль еш  кына каршы  килүче машинаны   каплый. Беренче   машинаны  уздырып, юлны  аркылы чабып  чыгучы бала  әлеге машина  астына эләгергә  мөмкин.

Балага әлеге  очрак турында  сөйләгез һәм мондый очракта нәрсә  эшләргә кирәклеген  аңлатыгыз.

(9 слайд)

7. Баланы  юлны аркылы  чыгар  алдыннан әзрәк туктап  торырга  өйрәтегез:

Машиналар  сирәк очрый торган  урамнарда балалар сакланып тормыйлар һәм  юлга йөгереп  чыгалар.

Юлны аркылы чыгар  алдыннан машина  булмаса да,  туктап,  як-якка каранырга, аннан  соң гына юлны  чыгарга кирәк. Бу  гадәтне балада  тәрбияләргә.

(10 слайд)

8. Баланы, юлның нәкъ уртасында туктагач, уңнан да  сулдан да юлны  күзәтергә өйрәтегез.

Юлның нәкъ уртасында туктагач,  кагыйдә буларак, балалар үзләренә уң яктан килүче машиналарны гына күзәтәләр, үзләре артыннан килүче машиналар   турында уйламыйлар  да. Бала   куркып, артка  бер  адым  ясарга, һәм  сул  яктан  килүче машина  астына  эләгергә мөмкин.

Юл  уртасында торганда үзегезнең балагызга, машиналарның ике яктан да  килүен күрсәтегез һәм бу  очракта аңа үзен ничек тотарга  кирәклеген аңлатыгыз.

(11 слайд)

9. Тукталыш – балаларның иң  еш машина   астына керә торган  урыны.

Юлны кайсы урында аркылы чыгу куркынычырак; тукталыштамы яки   юл  чатындамы? Бу  сорауны балагызга бирегез. Гадәттә балалар: ”Юл чатында куркынычрак”, - дип  җавап бирәләр. Бу  алай түгел. Тукталыш булган  урыннарда балалар юл чатындагыга караганда 3  тапкыр күбрәк машина  астына  эләгәләр.

(12 слайд)

10. Автобуска  ашыкканда бала  тирә-ягында  бер нәрсәгә  дә  игътибар итми.

Бу очракта баланы  аеруча игътибарлы булырга  өйрәтергә кирәк.

(13 слайд)

11. Балаларны  хәтта “буш” урамнарны аркылы  чыкканда  да  игътибарлы булырга  өйрәтегез.

(14 слайд)

12.  Урамда  барганда  баланы җитәкләп барыгыз.

Зурлар белән  янәшә  барганда бала олыларга ышана һәм әйләнә-тирәне я бөтенләй  күзәтми, я начар  күзәтә. Сезгә моны  игътибарда  тотырга  кирәк. Юл  аша  чыкканда сез баланы кулдан ычкынмаслык итеп  тотыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Салкын тиюне ничек кисәтергә.

Күпчелек очракта салкын тидерүгә үзебез гаепле. Урамда һава торышының нинди булуына карап киенмәү, саклану чараларын күрмәүнең аяныч нәтиҗәсе бу.Салкын тию, грипптан саклануның иң гади юллары бе...

"Уен эшчәнлеген оештыру - баланы шәхес итеп камилләштерүдә төп фактор."

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үт...

Ничек сәләтле бала устерергә

Америка философы Дэвид Льюисның «Ничек сәләтле бала устерергә?» дигән киңәшләре....

Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә

Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә?   Кечкенә бала үзенә карата бик күп игътибарны җәлеп итә. Әни кешенең өй эшләрен эшләр өчен дә вакыты җитми бит, чөнки бала һәрвакыт кызыксынучан, ул үзе...

Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә?

Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә?...

Рекомендации родителям: «Как заинтересовать своего ребенка спортом и «Физической культурой» Әти - әниләр өчен киңәшләр. "Баланы ничек спорт һәм физик күнегүләр белән кызыксындырырга"

Чем более крепким здоровьем и хорошими физическими данными мы вооружим наших детей в младенчестве, тем лучше они потом приспособятся к новым социальным условиям. Забота о формировании двигательных нав...