Трамвай һәм троллейбус
план-конспект занятия по обж

Халиуллина  Фария Миннехановна

Трамвай һәм троллейбус

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tramvay_hm_trolleybus.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Трамвай һәм троллейбус.

(уртанчылар төркеме)

Максат:

Белем бирү: Балаларны транспорт төрләре - трамвай һәм троллейбус белән таныштыруны дәвам итү; аларны танырга өйрәтү; охшаш һәм аермалы якларын таба белү; кулланышын аңлату.

Тәрбияләү: Балаларда бу  төр транспортка карата кызыксыну уяту; ярдәмчелек, хәлгә керә белү сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү; җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү.

Үстерү:Балаларда хәтерне яхшырту, игътибарлылыкны арттыру, танып белү эшчәнлеген үстерү.

Җиһазлар: Видеопроектор, компьютер, уенчык троллейбус һәм трамвай, шәһәр транспорты рәсемнәре, юлбелгечләре.

Алдан эшләнелгән эшләр: Әңгәмәләр, каралган диафильмнар, укылган әсәрләр, экскурсияләр.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче:

— Балалар, сез инде шәһәр  транспорты төрләре белән таныш.  Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм. (2 слайд)

Кылга асылына            

Тимергә т аяна,

Утыртып чаба

Теләсәң кая.     (Трамвай)

(3 слайд)

Каладагы үгезләрнең

Пар сукмакта мөгезләре.

Сукмактан чыкса мөгез,

Шып туктар чапкан үгез.    (Троллейбус)

Балалар:— Трамвай.

— Троллейбус.

Тәрбияче:— Дөрес әйттегез.

Тәрбияче:— Балалар, менә бүген без сезнең белән трамвай  һәм троллейбус турында сөйләшербез. Трамвай    һәм  троллейбус  нинди  транспорт төренә  керә  ?

Балалар:Трамвай  һәм  троллейбус  шәһәр  транспорты.

Тәрбияче:— Кулланылышы?

Балалар:— Аларга  күп кеше утыра ала. Трамвай һәм  троллейбус   -җәмәгать транспорты .

Тәрбияче:(4-8 слайд)

Әйдәгез, балалар тарихка күз салыйк. Борын – борын заманда, кеше җирдән бары тик атлап йөргәндә, машиналар булмаган. Тизрәк йөрер өчен һәм күбрәк авыр әйберләр ташыр өчен, кеше хайваннарны җиккән һәм арба тага башлаган. Аннары, тора – бара автомобильләр, беренче трамвайлар барлыкка килгән. (рәсемнәр күрсәтелә). Троллейбус кайчан барлыкка килгән соң?

Физ.минутка.      “Паровоз “ уены  уйнатыла.

Тәрбияче: (9 слайд)— Балалар, әйдәгез әле, игътибар белән карыйк, искә төшерик.

Трамвай белән троллейбус бер –берсеннән нәрсә белән аерылалар һәм нинди охшашлыклары бар ?

Балалар:— Аермасы – 1. Трамвай тимер юлдан йөри, тәгәрмәчләре дә тимер.

 2. Троллейбусның тәгәрмәчләре резиннән һәм асфальттан гына йөри .  

Охшашлыгы – трамвай да троллейбус шикелле электр тогы белән хәрәкәт итә, ишекләре һәм тәрәзәләре бар.

Тәрбияче:— Балалар, сез тагын нинди җәмәгать транспортларын беләсез ?

Балалар:Трамвай, троллейбус, автобус, газель, метро, такси, самолет, пароход.

Тәрбияче:— Әйе, сез әйткән транспорт  чаралары – шәһәрдә йөри  торган җәмәгать транспорты төрләре. Ә кешеләрне җир шарының төрле нокталарына җирдән йөри торган гына түгел, һавада оча, суда йөзә торган транспорт чаралары да илтә ала. (9 слайд) Карагыз әле, балалар, бу рәсемдә нинди транспорт артык?  Ни өчен?

Балалар:— Бу рәсемдә ипи ташучы машина артык. Чөнки башка транспортлар – җәмәгать транспортлары.

Тәрбияче:— Балалар, безгә бүген кунакка Юл хәрәкәтен көйләүче– Илдус абыегыз килде. Сез аның белән инде таныш. Хәзер сүзне аңа бирәбез.

ЮХК:— Балалар, сез җәмәгать транспортында барганда нинди кагыйдәләрне үтәргә  тиеш?  Шуны беләсем килә.

Балалар:— Җәмәгать  транспортына утыру  мәйданчыгында   көтәргә  кирәк, юлның машина йөри торган өлешенә чыгарга ярамый.

Трамвайга утыру өчен, юлны бары тик трамвай туктап беткәч кенә чыга башла.

Кергәндә туктап башкаларга комачаулама.

Бер тукталыш арасында билетка түлә.

Тавышланма һәм транспортта чүпләмә.

Транспорт өйрәтүчене сөйләштереп, аңа комачаулама.

Транспортның тәрәзәләреннән кулыңны, башыңны чыгарма.

Өлкәннәргә, авыруларга һәм балалы пассажирларга урын бир.

Ю.Х.К.— Балалар, сез бик күп беләсез икән, афәрин. Менә мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм.

(12, 13 слайдлар). Карагыз һәм ялгышларны табыгыз.

Балалар: — Трамвай хәрәкәт итәр өчен рельслар юк. Ә троллейбус хәрәкәт итәр өчен электр чыбыклары юк.

Тәрбияче:— Бу рәсемнәрдә пассажирлар һәм җәяүлеләр нинди кагыйдәләрне бозалар?

Балалар:а) (14 слайд). Бу рәсемдә Мырауҗан олылар кергәнне көтеп тормыйча үзе беренче керә.

б) (15 слайд). Бу рәсемдә Куянкай белән Төлкекәй троллейбусның артындагы баскычка асылынып баралар, ә Бүрекәй троллейбус артыннан чаба. Кагыйдә буенча, хәрәкәт итүче транспортның артына асылынып барырга ярамый.  Шулай ук троллейбуска утырам дип ашыгып машина йөрүче юлдан йөгереп чыгып, троллейбус ишегенә сикереп менәргә ярамый.

Ю.Х.К.:— Ә ни өчен транспорт кузгалганда ишегеннән сикереп менәргә ярамый дип уйлыйсыз?

Балалар:— Троллейбусның ишеге ябылып кысылырга мөмкин яки аягың абынып китеп тәгәрмәч астына керүең бар.

Ю.Х.К. (16 слайд)  - “Кем кагыйдәне боза?”.

                (17, 18 слайд ) -  “Рәсемне җый”.

— Балалар, сез җавапларны дөрес бирдегез. Афәрин, балалар! Мин сезнең менә шулай һәрвакыт игътибарлы, күзәтүчән, уйлап эш  итүчән булуыгызны телим. Ә менә бу китаплар сезгә юл кагыйдәләрен дөрес үтәргә һәм җәмәгать транспортларында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәнергә ярдәм итәр.

Тәрбияче һәм балалар:— Рәхмәт сезгә, Илдус абый!

Йомгаклау.

— Балалар, без бүген сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек? Нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладык?

Балалар: — Трамвай һәм троллейбус турында сөйләштек һәм җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладык.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий выпускного "Трамвай желаний"

разработан для подготовительной группы детского сада...

Сценарий выпуского утренника в детском саду "Трамвай желаний"

Предлагаю сценарий выпускного утренника в детском саду.  Праздник прошёл весело и интересно....

Непосредственно образовательная деятельность «Трамвай» в младшей группе

Цель: продолжать формировать у детей первоначальное представление о правилах дорожного движения: переходить дорогу по пешеходному переходу только на зелёный свет светофора. Развивать внимание, умение ...

"Рассматривание автомашин, автобуса, трамвая (игрушки). Едем на автобусе".

Конспект занятия для детей первой младшей группы "Рассматривание автомашин, автобуса, трамвая (игрушки). Едем на автобусе"....

Выпуск в школу 2013 г "Трамвай желаний"

Сценарий  выпускного бала в детском саду «Трамвай желаний» 2013 год....

Паспорт проекта «Зачем городу трамвай?»

Проект, направленный на формирование у ребенка навыков самостоятельной исследовательской и творческой деятельности...

Памятка для родителей «Правила поведения при пользовании трамваем, автобусом и троллейбусом»

Памятка для родителей«Правила поведения при пользовании трамваем, автобусом и троллейбусом»           • Ожидать автобус, троллейбус, ...