Рабочая программа на 2014-2015 учебный год Воспитатель по обучению татарскому языку: I квл. кат. Давлетшина Н.Н.
рабочая программа на тему

Давлетшина Налия Нурулловна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл anlatma_yazuy.docx66.16 КБ

Предварительный просмотр:

           

Муниципальное Бюджетное Дошкольное

Образовательное учреждение-Детский сад №1

«Золотой ключик» г.Агрыз Агрызского района

Республики Татарстан

Рассмотрено и утверждено:

на педагогическом  совете

протокол № 1

от  «  » сентября 2014 года

Утверждаю:

                     Заведующий МБДОУ д\с №1

                       ____________Г.Р.Шурманова

        «  »______________2014г.

Рабочая программа

 на 2014-2015 учебный год

 Воспитатель  по обучению  татарскому языку:

                         I квл. кат. Давлетшина Н.Н.

Эчтәлек.

1.Пояснительная записка. Аңлатма язуы....................................................................................3

   Общие сведения.........................................................................................................................3

   Методические темы воспитателей, цели и задачи программы.............................................7

2.Возрастные особенности детей.............................................................................................. 11

     Младший дошкольный возраст…………………………………………………………….11

     Средний дошкольный возраст……………………………………………………………...11

     Старший дошкольный возраст……………………………………………………………..12

3.Учебные  планы........................................................................................................................13

  Средняя группа..........................................................................................................................13

   Старшая группа........................................................................................................................16

   Подготовительная группа........................................................................................................20

4. Диагностика.............................................................................................................................24

5. Лексик минимум на основе УМК......................................................................................... 27

      4-5 лет..................................................................................................................................... 27

      5-6 лет......................................................................................................................................28

      6-7 лет......................................................................................................................................29

6. Татар телендә күрсәтелә торган мультфильмнар исемлеге.................................................33

7. Использованная литература....................................................................................................34

8. Аудио-видео материалы......................................................................................................... 35

                                   Аңлатма язуы   (Пояснительная записка)

        Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты карары белән кабул ителгән 2010 – 2015 елларда мәгарифне үстерү Стратегиясе (30.12.2010, № 1174) – “Киләчәк” программасында мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре өчен Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә җавап бирә алырдай  укыту-методик комплектлар (УМК) булдыру бурычы куелган. Балалар бакчаларында балаларны татар теленә өйрәтү, аларның сөйләм телен үстерү өчен заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән эзлекле, максатчан методик әсбаплар белән тәэмин итү зарур. Әлеге максаттан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән яңа укыту-методик әсбаплар төзелде.                                                                                            

           Татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомумән, баланың актив сөйләмен үстерү зарур. Сөйләшергә өйрәтү өчен баланы мөмкин кадәр күбрәк аралашуга җәлеп итәргә кирәк. Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең гомүми белем бирү программасы төзелешенә яңа федераль таләпләр буенча татар теле эшчәнлегенә бирелгән сәгатьләр санын бүлгәндә сөйләм телен үстерүгә күбрәк игътибар итү сорала.

           Балалар бакчаларында заманча методик алымнар һәм чаралар куллану, татарча мультфильмнарны, электрон ярдәмлекләрне, аудио һәм видеоматерилларны урынлы файдалану аеруча мөһим.

           “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законында һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасында мәктәпкәчә милли белем бирү өчен кирәкле шартлар булдыру каралган. 2010- 2015 елларга мәгариф системасын үстерү стратегиясендә балалар бакчаларында балаларга татар телен өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлешен тормышка ашыру максаты куелган.Мәктәпкәчә учреждениеләр,мәгариф системасының беренче баскычы буларак,нәниләрне татар теленә өйрәтүдә башлангыч роль уйный.

           “Татарча сөйләшәбез” дип аталган методик комплект балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә кулланма буларак тәкъдим ителә. Комплектка, балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, методик кулланма,күрсәтмә һәм таратма әсбаплар, аудио- һәм видеоматериаллар, балалар өчен эш дәфтәрләре туплап бирелгән. Методик комплектлар өч яшь төркеме (уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре) өчен әзерләнде, һәм аларның барысы да “Татарча сөйләшәбез” дип исемләнә. Бүгенге социолингвистик ситуациядә һәм гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары  тормышка ашу кысаларында рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү буенча яңа укыту-методик кулланмалар эшләү зарурлыгы килеп басты.

          Билгеле булганча, телгә өйрәтүнең максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының  белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү.

          Рус телле балаларга татар теле өйрәтү максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан  тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

          Балаларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, балалар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

          Баланың сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла:

  • өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
  • программада күрсәтелгән темалар буенча тәрбияченең сорауларына жавап  һәм сораулар куя белү;
  • бирелгән үрнәк диалоглар буенча охшаш диалоглар төзү, әңгәмәдә катнаша алу;
  • терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү.

          Телне аралашу аша өйрәнү принцибы.

          Атаклы психологлар А.Н.Леонтьев, П.Я.Гальперин хезмәтләре күрсәтүенчә, белемнәрне үзләштерү аларны нинди дә булса эшчәнлектә куллану аша бара. Башта белемнәр суммасы булдырып, аннан соң аны практикада кулланырга мөмкин дип уйлау хәзерге дидактик таләпләргә җавап бирми. Сөйләмгә өйрәтү процессы башта аерым сүзләр, грамматик категорияләр өйрәнеп, аннан шулар нигезендә сөйләм оештыру аша барса, бу бик әйләнгеч, нәтиҗәсез юл булыр иде. Коммуникатив технология нигезендә эчтәлек сайлау стратегиясе һәм тактикасы түбәндәгедән гыйбарәт була: башта балаларның яшь үзенчәлегенә карап, аларның аралашү сфералары,   ситуацияләре ачыклана, аннан соң ул сфераларда сөйләшүне оештыра алырлык лингвистик материал сайлана. Бу процесс түбәндәге схемада күрсәтелә.

Лингвистик материал сайлау схемасы

Социаль контактлар, аралашу сфералары, ситуацияләрне ачыклау

Сөйләшү, сөйләм предметын билгеләү

Сөйләм бурычларын ачыклау

Тиешле лингвистик материалны сайлау.

          Әлбәттә, эчтәлек сайлаганда сөйләм материалының  күләмен билгеләү өчен балаларның психо-физиологик мөмкинлекләрен исәпкә алу зарур.  Югарыда әйтелгәннәрне искә алып сайланган материал балалар бакчасында телгә өйрәтү шартларын телне тормышта куллану шартларына якынлаштыру мөмкинлеген тудыра.

         Телне өйрәнү процессын индивидуальләштерү принцибы.

          Мәктәпкәчә яшьтәге балалар эмоциональ, хәрәкәтчән, тиз арыйлар. Бала материалны үзе өчен кызык булса гына,үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килсә генә кабул итә һәм фикерли башлый.  Телне өйрәтү процессында әкияти, фантастик сюжетлар, кызыклы геройлар белән очрашу, уен элементларын куллану – тел материалын ойрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә.  Материалны кат-кат кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик – грамматик материалны балаларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе – тел өйрәнү өчен күп мәртәбә нәтиҗәлерәк алым.Димәк, эчтәлектә аралашу ситуацияләре һәм ситуатив күнегүләр системасы булу мәҗбүр. Телне аралашу ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә балалар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен шундук тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм тел өйрәнү процессының мотивлашкан булуын тәэмин ителә.  Икенче телне өйрәнү вакытында бала, ихтыярсыз рәвештә, лингвистик материалны ана теле күренешләре белән чагыштыра. Бу – телне үзләштерү процессын җинеләйтә. Димәк, һәр шөгыльгә  программа материалын сайлаганда, балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу зарур. Шөгыльләрдә ситуатив күнегүләрнең рус һәм татар телендә бирелүе балаларның белем сыйфатын күтәрүгә зур этәргеч булып тора. Комплектларның төп максаты балаларны аралашуга өйрәтү.                  

          

Укыту методик кулланма (УМК) өч проекттан тора

Укыту методик комплекты

  1. тематик план;
  2. календарь – көндәлек план;
  3. балалар өчен эш дәфтәрләре;
  4. аудиоматериаллар;
  5. мультипликацион сюжетлар;
  6. күрсәтмә, таратма материаллар исемлеге;
  7. диагностика төзелгән.

          Беренче проект “Минем өем”

  1. яшьлек балалар  (уртанчылар төркеме) өчен.

Икенче проект “Уйный – уйный үсәбез”.

5-6 яшьлек балалар  (зурлар төркеме) өчен.

Өченче проект “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар”

6-7 яшьлек балалар ( мәктәпкә әзерлек төркеме) өчен.

Һәр проектка 60 ар балалар эшчәнлеге (шөгыльләр) (детские виды деятельности) төзелгән, максат, бурычлар куелган:

“Минем өем” проекты.

Максат: Татар теленә кызыксыну уяту, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар:         1. Сүз байлыгы булдыру, сөйләмдә активлаштыру.

                             2. Гади диалогта катнаша белү, хәтер, зиһен үстерү.

                             3. Бер – береңне тыңлау, ишетү сыйфатлары тәрбияләү.

“Уйный – уйный үсәбез” проекты.

Максат: Үзара һәм зурлар белән көндәлек тормышта татарча аралашуга чыгу.

Бурычлар:         1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.

                             2. Гади сорауларны аңлап җавап бирү, мөрәҗәгать итә белү, көндәлек яшәештә аралашу.

                             3. Әдәпле  итеп кара-каршы сөйләшә  белү күнекмәләрен тәрбияләү.

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты.

Максат: Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Бурычлар:         1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү.

2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә  күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну  һәм сизгерлек уяту.

3. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

“Минем өем” проекты:

  1. Аудиоматериал – 64 кисәк (ТРЭК),
  2. Мультипликацион сюжет – 11 данә,
  3. Эш дәфтәре – 17 бирем,
  4. Күрсәтмәлелек (исемлеге бирелде),
  5. Актив сүзләр+ сөйләм үрнәге – 62 (269).

“Уйный – уйный үсәбез” проекты:

1)Аудиоматериал – 63 кисәк (ТРЭК),

2)Мультипликацион сюжет – 15 данә,

3)Эш дәфтәре – 19 бирем,

4)Күрсәтмәлелек (исемлеге бирелде),

5)Актив сүзләр+ сөйләм үрнәге – 46 (406).

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты:

1)Аудиоматериал – 71 кисәк (ТРЭК),

2)Мультипликацион сюжет – 19 данә,

3)Эш дәфтәре – 20  бирем,

4)Күрсәтмәлелек (исемлеге бирелде),

5)Актив сүзләр+ сөйләм үрнәге – 60(483 сүз булган).

УКЫТУ-МЕТОДИК КУЛЛАНМА (УМК “МИНЕМ ӨЕМ”) НИГЕЗЕНДӘ

МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮЧЕ

РУС ТЕЛЛЕ БАЛАЛАР ӨЧЕН ЛЕКСИК МИНИМУМ, 4-5 ЯШЬ.

(словарный минимум для детей, обучающихся татарскому языку

по учебно-методическому комплекту (УМК), 4-5 лет)

        СҮЗЛӘР (слова)

САНЫ

(кол-во)

ЛЕКСИК МИНИМУМ (4-5 яшь)

Актив сүзләр: әти, әни, кыз, малай, мин, исәнмесез, сау булыгыз, исәнме, эт, песи, әйе, юк, сау бул, әби, бабай, әйбәт, ипи, алма, сөт, чәй, рәхмәт, мә, тәмле, кил монда, утыр, бир, аша, эч, туп, зур, кечкенә, матур, курчак, куян, аю, хәлләр ничек, уйна, пычрак, чиста, ю, бер, ике, өч, дүрт, биш  (49 сүз)

Пассив сүзләр: утырыгыз, бу кем?, кем юк?, син кем?, кем анда?, басыгыз, ал, ничә? нинди? (13 сүз)

АКТИВ СҮЗЛӘР (активный словарь)

1

2

3

4

5

6

7-8

9

10

11

12

13

14-15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

Әти - папа

Әни - мама

Кыз - девочка

Малай - мальчик

Мин - я

Исәнмесез - здравствуйте

Сау булыгыз - до свидания

Исәнме - здравствуй

Эт - собака

Песи - кошка

Әйе - да

Юк - нет

Сау бул – до свидания

Әби - бабушка

Бабай - дедушка

Әйбәт - хорощо

Ипи - хлеб

Алма -яблоко

Сөт - молоко

Чәй - чай

Рәхмәт - спасибо

Мә – на

25

26-27

28

29

30

31

32

33

34

35

36

37

38

39-40

41

42

43

44

45

46

47

48

49

Тәмле - вкусный

Кил монда – иди сюда

Утыр – садись  

Бир - дай

Аша - кушай

Эч - пей

Туп - мяч

Зур - большой

Кечкенә (бәләкәй) - маленький

Матур - красивый

Курчак - кукла

Куян - заяц

Аю - медведь

Хәлләр ничек – как дела

Уйна - играй

Пычрак - грязный

Чиста - чистый

Ю - мой

Бер - один

Ике - два

Өч - три

Дүрт - четыре

Биш - пять

49

ПАССИВ СҮЗЛӘР (пассивный словарь)

1

2-3

4-5

6-7

Утырыгыз - садитесь

Бу кем? – это кто?

Кем юк? – кого нет?

Син кем? – ты кто?

8-9

10

11

12

13

Кем анда? – кто там?

Басыгыз - встаньте

Ал - возьми

Ничә? – сколько?

Нинди? - какой

13

ВСЕГО

62

УКЫТУ-МЕТОДИК КУЛЛАНМА

(УМК “УЙНЫЙ-УЙНЫЙ ҮСӘБЕЗ”) НИГЕЗЕНДӘ

МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮЧЕ

РУС ТЕЛЛЕ БАЛАЛАР ӨЧЕН ЛЕКСИК МИНИМУМ, 5-6 ЯШЬ.

                         (словарный минимум для детей, обучающихся татарскому языку

по учебно-методическому комплекту (УМК), 5-6 лет)

        СҮЗЛӘР (слова)

САНЫ

(кол-во)

Актив сүзләр: әти, әни, кыз, малай, мин, исәнмесез, сау булыгыз, исәнме, эт, песи, әйе, юк, сау бул, әби, бабай, әйбәт, ипи, алма, сөт, чәй, рәхмәт, мә, тәмле, кил монда, утыр, бир, аша, эч, туп, зур, кечкенә, матур, курчак, куян, аю, хәлләр ничек, уйна, пычрак, чиста, ю, бер, ике, өч, дүрт, биш. (49 сүз)

Пассив сүзләр: утырыгыз, бу кем?, кем юк?, син кем?, кем анда?, басыгыз, ал, ничә? нинди? (13 сүз)

4-5 лет

62 слова

+ ЛЕКСИК МИНИМУМ (5-6 яшь)

Актив сүзләр: кишер, нинди, баллы, ничә, суган, бәрәңге, алты, җиде, сигез, тугыз, ун, кыяр, кәбестә, кызыл, сары, яшел, кирәк, юа, нәрсә кирәк, аш, ботка, кашык, тәлинкә, чынаяк, зәңгәр, күлмәк, чалбар, ки, сал, йокла, бит, кул, өстәл, урындык, карават, яратам, бар (38 сүз)

Пассив сүзләр:  бу нәрсә?, хәерле көн, нәрсә бар?  күп (7 сүз)

5-6 лет

АКТИВ СҮЗЛӘР (активный словарь)

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19-20

Кишер - морковь

Нинди - какой

Баллы – сладкий (-ая, -ое) Ничә - сколько

Суган - лук

Бәрәңге - картофель

Алты - шесть

Җиде - семь

Сигез - восемь

Тугыз - девять

Ун - десять

Кыяр - огурец

Кәбестә - капуста

Кызыл - красный (-ая, -ое) Сары - жёлтый (-ая, -ое)

Яшел - зелёный(-ая, -ое) Кирәк - надо

Юа -моет

Нәрсә кирәк – что надо

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

32

33

34

35

36

37

38

Аш- суп

Ботка - каша

Кашык - ложка

Тәлинкә - тарелка

Чынаяк - чашка

Зәңгәр – синий (-яя, -ее)

Күлмәк – платье (рубашка) Чалбар - брюки

Ки - одевай

Сал - снимай

Йокла - спи

Бит - лицо

Кул - рука

Өстәл - стол

Урындык - стул

Карават - кровать

Яратам - люблю

Бар - есть

38

ПАССИВ СҮЗЛӘР (пассивный словарь)

1-2

3-4

Бу нәрсә? – Это что?

Хәерле көн – Добрый день

4-5

6-7

Нәрсә бар? – Что есть

Күп - много

7

ВСЕГО

107

                                                  УКЫТУ-МЕТОДИК КУЛЛАНМА

(УМК “МӘКТӘПКӘ ИЛТӘ ЮЛЛАР”) НИГЕЗЕНДӘ

МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮЧЕ

РУС ТЕЛЛЕ БАЛАЛАР ӨЧЕН ЛЕКСИК МИНИМУМ, 6-7 ЯШЬ.

(словарный минимум для детей, обучающихся татарскому языку

по учебно-методическому комплекту (УМК), 6-7 лет)

        СҮЗЛӘР (слова)

САНЫ

(кол-во)

ЛЕКСИК МИНИМУМ (4-5 яшь)

Актив сүзләр: әти, әни, кыз, малай, мин, исәнмесез, сау булыгыз, исәнме, эт, песи, әйе, юк, сау бул, әби, бабай, әйбәт, ипи, алма, сөт, чәй, рәхмәт, мә, тәмле, кил монда, утыр, бир, аша, эч, туп, зур, кечкенә, матур, курчак, куян, аю, хәлләр ничек, уйна, пычрак, чиста, ю, бер, ике, өч, дүрт, биш. (49 сүз)

Пассив сүзләр: утырыгыз, бу кем?, кем юк?, син кем?, кем анда?, басыгыз, ал, ничә? нинди? (13 сүз)

4-5 лет

62 слова

+ ЛЕКСИК МИНИМУМ (5-6 яшь)

Актив сүзләр: кишер, нинди, баллы, ничә, суган, бәрәңге, алты, җиде, сигез, тугыз, ун, кыяр, кәбестә, кызыл, сары, яшел, кирәк, юа, нәрсә кирәк, аш, ботка, кашык, тәлинкә, чынаяк, зәңгәр, күлмәк, чалбар, ки, сал, йокла, бит, кул, өстәл, урындык, карават, яратам, бар (38 сүз)

Пассив сүзләр:  бу нәрсә?, хәерле көн, нәрсә бар?  күп (7 сүз)

5-6 лет

45 слов

+ ЛЕКСИК МИНИМУМ (6-7 яшь)

Актив сүзләр: син кем, хәерле көн, тычкан, бу кем? бу нәрсә? нишли?, йоклый, утыра, ашый, эчә, нишлисең?, ашыйм, эчәм, уйный, уйныйм, утырам, барам, кая барасың?, син нишлисең?,сикер, сикерәм, сикерә, йөгерә, төлке, йөгер, йөгерәм, чәк-чәк, өчпочмак, яшь, бүре, керпе, тавык, әтәч, үрдәк, чана, шуа, шуам, бие, бии, биим, ак, кара, җырла, җырлыйм, зур рәхмәт, китап укый, рәсем ясыйм, укыйм, дәфтәр (58 сүз)

Пассив сүзләр:  нәрсә яратасың? (2 сүз) 

6-7 лет

60 слов

АКТИВ СҮЗЛӘР (активный словарь)

1

2-3

4

5-6

7-8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21-22

23-24

25

26

27

28

29

30

Син кем? – Ты кто?

Хәерле көн – добрый день

Тычкан – мышь

Бу кем? – Это кто?

Бу нәрсә? – Это что?

Нишли? – Что делает?

Йоклый – спит

Утыра – сидит

Ашый – кушает, ест

Эчә – пьёт

Нишлисең? – Что делаешь?

Ашыйм – кушаю, ем

Эчәм - пью

Уйный - играет

Уйныйм - играю

Утырам - сижу

Барам - иду

Кая барасың? – Куда идёшь?

Син нишлисең? – Ты что делаешь?

Сикер - прыгай

Сикерәм – прыгаю

Сикерә - прыгает

Йөгерә - бежит

Төлке - лиса

Йөгер - беги

31

32

33

34

35

36

37

38

39

40

41

42

43

44

45

46

47

48

49

50-51

52-53

54-55

56

58

Йөгерәм - бегу

Чәк-чәк – чак-чак

Өчпочмак – треугольник

Яшь - лет

Бүре - волк

Керпе - ёж

Тавык - курица

Әтәч - петух

Үрдәк - утка

Чана - санки

Шуа - катается

Шуам - катаюсь

Бие - танцуй

Бии - танцует

Биим – танцую

Ак - белый

Кара - чёрный

Җырла - пой

Җырлыйм - пою

Зур рәхмәт – большое спасибо Китап укый – книгу читает

Рәсем ясыйм - рисую

Укыйм - читаю

Дәфтәр - тетрадь

58

ПАССИВ СҮЗЛӘР (пассивный словарь)

2

1-2

Нәрсә яратасың? – Что любишь?

ВСЕГО

167

 

Тәрбиячеләр өчен язылган методик кулланмага:

  1. Тематик план,
  2. Шөгыльләр конспекты,
  3. Диагностика кертелгән.

          Бу укыту методик кулланмалар нәрсә белән аерыла соң?

          Бүгенче көндә балаларны татар теленә өйрәткәндә кулланыр өчен эш дәфтәрләре, аудиоматериаллар, мультипликацион сюжетлар  булмады. Хәзерге көндә өч төркем өчен дә эш дәфтәрләре бар. Аларның эчтәлеген, биремнәрен, нинди рәсемнәр куллануны уйлап, аудиоматериал, мультипликацион сюжетларның эчтәлеген шөгыльләргә туры китереп эшләнгән.

Эш  дәфтәрләре, аудиоматериал һәм мультипликацион сюжетлар һәр шөгыльдә дә кулланылмый. Кулланылган очракта шөгыльнең бер өлеше булып бара.

          Мультипликацион сюжетлар өченче шөгыльдә карау өчен уйлап эшләнелгән. Эчтәлеге 3-7 минут алар балаларның белгән сүз байлыгына яшь үзенчәлекләрен  исәпкә алып төзелгән.  Берничә шөгыль узгач өйрәнгән сүзләр һәм алдагы шөгыльләрдә сөйләмдә куллануга кертелә торган яңа сүзтезмәләр дә кулланылган.Бу мультипликацион сюжетларны караганнан соң балалар белән сорау – җавап  тибында әңгәмәләр үткәрелә,вакыт калса алда өйрәнелгән уеннарны кабатларга тәкъдим ителә.

          Аудиоматериаллар: танышу, яңа сүз, өйрәткәндә, диалог, сөйләм үрнәкләре, уеннар, кыска җырлар,  өстәл театры күрсәткәндә куллану өчен төзелгән.

          Эш дәфтәрләре шөгыльдә өйрәнелгән материалны ныгытуны күздә тотып төзелгән. Дәфтәрләр белән эшләгәндә балалар кабатлыйлар, бер-берсенә сораулар бирәләр,  тәрбияче белән аралашалар. Бик уңай ягы,  балалар үзләренең шөгыльдә эшләгән дәфтәрләрен өйгә алып кайтып кабатлый алалар. Бу дәфтәрләр белән әти-әниләр дә, төркемдә эшләгән тәрбиячеләр дә эшли ала,  чөнки биремнәр рус телендә язылган.

           

Педагогикага багышланган әдәбиятне карап чыкканнан соң, нинди дә булса бер чараны гына алып, менә  монысы гына тел өйрәнү өчен иң куәтлесе, иң кирәклесе, дип  берсен генә аерып әйтеп булмый. Һәрбер автор төрле чараны атый.

 Һәм шуңа да, укыту-методик комплектының юнәлешләре күптөрле. Алар балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп эшләнелгән. Һәрбер юнәлеш билгеле бер үзенең максатын чишә. Эш дәфтәрләре – заманча төзелгән укыту-методик комплектының төп юнәлешләренең берсе булып тора.

Заман үзенең таләпләрен алга китереп куйды, инде математика, сөйләм үстерү һ.б. шөгыльләрдә балалар белән эшләү өчен дәфтәрләрне күптән куллансалар да, татар теле өйрәтүдә бу яңа чара буларак кабул ителә.

Гомумән алганда, әзрәк педагогика тарихына кагылып китсәк, Рәсәйдә эш дәфтәрләре күптәннән билгеле. Эш дәфтәрләрен XX гасырның 20 елларында белем бирү системасына ныклап кертү өчен омтылыш та ясалган булган. Ләкин бу вакытка җитәрлек дәрәҗәдә материал база булмау, укытучыларның профессиональ дәрәҗәләре түбән булу нәтиҗәсендә системага кереп китә алмый кала һәм 60-70 елларда кулланышка керә. Татар теленә килгәндә әле ул бөтенләй XI  гасырның 20 елларында гына тормышка ашты.

Дәфтәрләр балаларның педагог тарафыннан оештырылган эшчәнлектә алган белемнәрен ныгыту максатында куллану өчен  тәкъдим ителә.

Эш дәфтәренең  дидактик функцияләрен билгеләп үтик:

1)        Компенсаторная (компенсатор) – яки бу балаларга сүз өйрәтү процессын җиңеләйтү, баланың һәм тәрбияченең көчен һәм вакытын экономияләү дигән сүз. Менә бит әле без ниндидер дәрәҗәдә сәламәтлекне саклау аспектына да кагылып китәбез икән. Тәрбияче белән балалар күмәк эшли, ә балалар исә эшчәнлек төрен үзгәртәләр.

2)        Информативная (информатив) –  яки балалар өчен иң кирәкле информацияне җиткерү;

3)        Интегративная (интегратив) – өйрәнү объектын өлешләп һәм бербөтен итеп карау;

4)        Познавательная (танып-белү) – баланың танып-белүен үстерү, яки күзәтүчәнлек, уйлау, эстетик  матурлыкны күрә белүе;

Рәсемнәр матур итеп эшләнгән.

5)        Формирующая  (формалаштыру)- баланың материалны үзләштерүе, танып –белү алымнары формалашуы.

Дәфтәрдәге эшнең нәтиҗәсе уртанчылар төркемендә сүзне ишетеп, аңлап, предметларны табып, парлаштырып, чагыштырып, аларның сыйфатын, санын билгеләүгә китерсә, зурлар төркемендә балаларны үзара аралашуга этәрә һәм бу мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә дәвам итә. Иң катлаулы биремнәр мәктәпкә әзерлек төркеме өчен төзелгән. Бу төркемдә хәрәкәтне белдерүче сүзләр, яки фигыльләр күп кулланыла. Балаларны ситуацияләргә куеп, сораулар биреп диалогка этәрәбез. Берүк вакытта, фигыльләр боерык формада (утыр, уйна һ.б.), 2-нче зат алмашлыгына тәңгәл формада (яки утыра, укый, шуа, ашый һ.б.), һәм дә инде үзе турында 1-нче зат алмашлыгын кулланып өйрәтелә (уйныйм, утырам,  барам, эчәм). Шулай ук балалар күп кенә сораулар куярга өйрәнәләр: бу нәрсә, нишли, син нишлисең, нәрсә кирәк, нинди һ.б. Җөмләләр төзү баланың уйлавын таләп итә, чөнки алар 3-4 сүздән торалар. Мәсәлән: Аю караватта йоклый. Куян чана шуа. Песи бит юа.һ.б. Балалар бакчасы булгач, әкият геройлары, җәнлекләр тулаем кеше тормышындагы хәлләрне кабатлыйлар. Чөнки кешегә генә кайтарып калдырсаң, гел әни йоклый, бабай укый, кыз юына кызык түгел. Аннан мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына әзерләнгән биремнәрнең өченчесе җыр булып бара. Балалар өйрәнгән сүзләрен кабатлап җырлап та куялар.

Нинди дә булса күзаллау булсын өчен, эш дәфтәрләрен проектор аша экранда да күрсәтеп була. Гомумән, интерактив такта булган бакчалар өчен бу биремнәрне тактага күчерергә тәкъдим ителә,

чөнки бу очракта, дәфтәрләрне балаларның үзләренә бирергә мөмкинлек туа, алар өйләрендә әти-әниләре белән бергәләп эшли алалар.

        Бу очракта, сезнең өй эше бирергә ярамый, дигән фикерләрегез  барлыкка килер. Эш дәфтәре бит әле ул төркем тәрбиячеләре өчен дә эшләнелгән, балалар белән алар биремнәрне үтәрләр, дигән фикердә кире кагылмый, юкка гына татар телен белмәгән педагогларга курсларда булып укып кайтмадылар.

         Укыту – методик кулланмага таянып ТНВ каналы“Әкият илендә” дигән тапшыру эшләде. Ул якшәмбе көнне 9.30 минутта ТНВ каналыннан күрсәтелә башлады.

                                Тематическое планирование по всем группам.

(средняя группа)

Уртанчылар төркеме

«Минем өем »

Темы

Часы

Гаилә – Семья

18(1-18)

1

2

“Минем гаиләм”

“Малай, кыз”

1

1

3

    “Минем туганнарым”

1

4

  “Әйдәгез танышыйк”

2

5

“Тату гаилә”

1

6

“Минем дуслар”

2

7

  “Әйдәгез дуслашыйк”

2

8

   “Әйе, юк”

2

9

“Качышлы уйныйбыз”

1

10

“Кунак килгән”

2

11

  “Әйдәгез уйныйбыз”

1

12

“Безнең кунаклар”

2

13

   “Шалкан әкияте” мультфильм

1

2

Ашамлыклар – Продукты питания

12

1

“Әби күчтәнәче”

1

2

“Бабай күчтәнәче”

1

3

“Безнең кунаклар”

1

4

“Сөт, чәй”

1

5

Дустыңны сыйла”

1

6

“Рәхмәт әйт”

1

7

“Песине сыйла”

1

8

“Кунак сыйлау”

1

9

“Тәмле” кибетендә

1

10

“Кунакны ашат”

1

11

“Чәй табынында”

1

12

“Азат кунак чакыра”

1

Уенчыклар- Игрушки

           18

1

“Уенчыклар”

1

2

“Зур, кечкенә”

1

3

“Күңел ачу кичәсе – “Туган көн”

1

4

“Курчак кунакка килгән”

1

5

“Уенчыклар кибете”

1

6

“Паркка сәяхәт”

1

7

“Яңа уенчыклар”

1

8

“Уйныйбыз”

1

9

“Без уйнарга яратабыз”

1

10

“Мияуга бүләк”

1

11

“Уенчыклар кибете”

1

12

“Уенчыклар үпкәләгәннәр”

1

13

“Бүләкләр”

1

14

“Уйна”

1

15

“Күңелле уеннар”

1

16

“Уенчыклар юабыз”

1

17

“Ю”

1

18

“Акбай һәм мияу маҗаралары”

1

Саннар- Числа

6

1

“Саннар”

             2

2

“Уйныйбыз да , саныйбыз да”

1

3

“Уенчыклар”

1

4

“Ничә уенчык?”

1

5

“Уйный-уйный саныйбыз”

1

Кабатлау- Повторение

          6

1

“Бергәләп уйныйбыз”

          1

2

“Кунак чакырабыз”

          1

3

“Күңелле ял итәбез”

          1

4

“Без татарча сөйләшәбез”

          1

5

“Бу өйдә кем яши ?”

          1

6

“Без театр уйныйбыз”

          1

Старшая группа

(Зурлар төркеме)

“Уйный-Уйный үсәбез”

Темы

Часы

Минем өем – Мой дом

3

1

“Минем өем”

1

2

“Кем юк?”

1

3

“Мультфильм «Шалкан» әкияте”          

1

Яшелчәләр – Овощи

            21

1

“Кишер үстерәбез”

1

2

“Куян күчтәнәче”

1

3

“Баллы кишер”- мультфильм

1

4

“Серле кәрзин”

1

5

“Сыйлыйбыз”

1

6

“Бар матур бакча”

1

7

“Серле янчык”

1

8

“Серле кәрзин”

1

9

“Бар матур бакча”

1

10

“Без хезмәт яратабыз”

1

11

“Яшелчәләр кибете”

1

12

“Уйный-уйный эшлибез”

1

13

 “Төсләр дөньясы”

2

14

“Юл маҗаралары”

1

15

“Яшелчә салаты”

             1

16

“Яшелчә ю”

1

17

18

“Кем эшләми, шулашамый”-мультфильм

“Яшелчәләр кибете”

1

1

19

“Уйныйбыз да, җырлыйбыз да”

1

20

“Уңыш бәйрәме”

1

Ашамлыклар – Продукты

6

1

“Ашамлыклар”

1

2

“Ашханә”

1

3

“Аш бүлмәсе”-мультфильм

1

4

“Аю кунакка килгән”

1

5

“Кибеттә”

1

6

“Кем нәрсә ярата?”

1

Савыт- саба -  Посуда

6

1

“Туган көн”

1

2

“Курчак Алиягә булыш”

1

3

“Өч аю”-мультфильм

1

4

“Чәй табыны әзерлибез”

1

5

“Төсле чынаяклар”

1

6

“Чисталыкта матурлык”- мультфильм

1

Киемнәр – Одежда

6

1

“Туган көнгә яңа киемнәр”

1

2

“Курчакны киендер”

1

3

“Без киенәбез”

1

4

“Киенергә ярдәм ит”

1

5

“Алия йокларга җыена”

1

6

“Шаян уенчыклар”

1

Шәхси гигиена-  Личнач гигиена

3

1

“Хәерле көн”

1

2

“Курчак белән уйныйбыз”

1

3

“Ни өчен киемнәр югалган?”- мультфильм

 Өй җиһазлары – Мебель

3

1

Өстәл театры “Өч аю”

1

2

“Җиһазлар кибете”

1

3

“Маша һәм өч аю”- мультфильм

1

Бәйрәм “Туган көн”- Праздник “Деньрождение”

9

1

“Уенчыклар иленә сәяхәт”

1

2

“Курчакның туган көне”

1

3

“Туган көн” мультфильм

1

4

“Уйнарга яратабыз”

1

5

“Син нәрсә яратасың?”

1

19

“Кем нәрсә ярата?” мультфильм

1

21

“Уйный-уйный үсәбез”

1

22

“Нәрсә бар?”

1

23

“Бар, юк”

1

Бәйрәм   “Сабантуй” – Праздник Сабантуй

3

1

“Сабантуйга әзерләнәбез”

1

2

“Күңелле Сабантуй уеннары”

1

3

“Сабантуй бәйрәме”

1

Барлыгы :

100

Подготовительная группа

(Мәктәпкә әзерлек төркеме)

“Без инде хәзер зурлар”

Темалар

Сәгать

1

“Әйдәгез танышабыз”

1

2

“Хәерле көн”

1

3

“Мияу адашкан”

1

4

“Син кем?”

1

5

“Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү

1

6

“Аю баласын дөнья белән таныштыру”

1

7

“Бу нәрсә?”

1

7

“Кем нишли?”

1

9

“Батыр Мияу белән куркак Куянкай”

1

10

“Дусларны сыйлыйбыз”

1

11

“Нишлисең?”

1

12

“Тату гаилә”

1

13

“Әйдәгез уйныйбыз”

1

14

“Кунак килде”

1

15

“Юмарт аю”

1

16

“Кафега барабыз”

1

17

“Без кафеда”

1

18

“Кафега барабыз”

1

19

“Күңелле уеннар”

3

20

“Спорт бәйрәменә әзерләнәбез”

1

21

“Бәйрәмгә барабыз”

1

22

“Көчлеләр, кыюлар, җитезләр”

1

23

“Казанда спорт бәйрәме”

1

24

“Без циркта”

1

25

“Җәнлекләр спорт бәйрәмендә”

1

26

“Безнең дуслар”

1

27

“Үрдәк дусларын тапты”

1

28

“Циркта”

1

29

“Акбай чана шуа”

1

30

“Чана шуам”

1

31

“Шаян кошлар” мультфильм

1

32

“Әйдә бие”

1

33

“Без биибез”

1

34

“Урманда зур концерт”

1

35

“Мияуның бүлмәсен бизибез”

1

36

“Туган көнгә бүләк әзерлибез”

1

37

“Акбай туган көнгә барырга әзерләнә”

1

38

“Мияуның туган көне”

1

39

“Туган көн табынында”

1

40

Мультфильм “Мияуның туган көне”

1

41

“Күңелле сәяхәт”

2

42

“Урман китапханәсендә”

1

43

“Күңелле сәяхәт”

2

44

“Уйный-уйный укыйбыз”

1

45

“Мәктәптә”

1

46

“Уку бүлмәсе”

1

47

“Урман мәктәбендә”

1

48

Өстәл театры “Теремкәй”

1

49

“Теремкәй” әкиятен сәхнәләштерү

1

50

“Теремкәй” мультфильм

1

51

Өстәл театры “Кем нәрсә ярата?”

1

52

“Кем нәрсә ярата?”әкиятен сәхнәләштерү

1

53

“Кем нәрсә ярата?” мультфильм

1

54

“Белем иленә сәяхәт”

1

55

“Могҗизалар кыры”

1

56

“Без инде хәзер зурлар-мәктәпкә илтә юллар”

1

Барлыгы:

            60

     

Диагностика .

      Түбәндәге биремнәрне балаларның татар телен белү дәрәҗәсен билгеләгәндә кулланырга мөмкин. Тикшерү һәр бала белән аерым үткәрелә, ул 5 – 10 минуттан артмаска тиеш. Ә йомгаклау дәресе булганда, тикшерүне барлык балалар белән бергә үткәрергә мөмкин. Биремнәр уен формасында рус телендә аңлатыла. Балаларның җавабын тыңлаганда тикшерүче елмаеп, кирәк булса, җавапны дөресләп, бала әйтә алмаган очракта, булышырга тиеш.

Тикшерү нәтиҗәләрен түбәндәгечә таблицага төшерергә мөмкин.

Нәтиҗәгә карап, тәрбияче, һәр бала белән эшләү өчен, бурычлар билгели.

Уку елы ахырында уртанчылар,  уку елы башында зурлар төркеме балаларының

“Минем өем” проекты буенча татар телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү.

Балаларның исем, фамилиясе

Сүз байлыгы

Бәйләнешле сөйләм

“Минем өем” проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану. (Өйрәнгән темалар буенча  дүрт – биш рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла)

Якын кешеләрне  атый

“Гаилә” темасы буенча

Ягымлы сүзләр куллану (“исәнме”, “сау бул”, “рәхмәт”)

Боерыкны аңлап үтәү һәм куллана белү

 (кил, утыр, сикер, ю, аша, эч)

Тирә - юньдәге предметларның сыйфатын, күләмен белдерә торган сүзләрне аңлап сөйләмдә куллану.

Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сарап алу, тәкъдим итү, инкарь иү, раслау)

1.

Коля

2.

Оля

3.

.....

4.

.....

Нәтиҗәләрне билгеләү

                                                                                                 

Югары дәрәҗә

2,7 дән 3 кә кадәр

Бала сөйләмдә актив, сорауларга җавап бирә, яхшы аралаша.

Уртача дәрәҗә

2 дән 2,6 га кадәр

Сүз байлыгы бар, аралашуда бик үк актив түгел.

Уртачадан түбән дәрәҗә

1 дән 2 гә кадәр

Аңлый, русча җавап бирә.

               Уку елы ахырында зурлар, уку елы башында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының “Уйный-уйный үсәбез” проекты буенча татар телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү.

Балаларның исем, фамилиясе

Сүз байлыгы

Бәйләнешле сөйләм

“Уйный – уйный үсәбез” проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану. (Өйрәнгән темалар буенча  биш – алты рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла)

Ягымлы сүзләр куллану

(“исәнме”, “сау бул”, “рәхмәт”. “исәнмесез”, “ сау булыгыз”)

Боерыкны бирә белү

 (кил, утыр, сикер, уйна, ю, аша, эч, ки, сал)

Уен ситуацияләрендә  үзлектән сорау бирә белү

(Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә?)

Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, инкаръ итү, раслау)

1.

Коля

2.

Оля

3.

.....

4.

.....

Нәтиҗәләрне билгеләү

Югары дәрәҗә

2,7 дән 3 кә кадәр

Бала сөйләмдә актив, үзлектән сорау бирә, яхшы аралаша.

Уртача дәрәҗә

2 дән 2,6 га кадәр

Сүз байлыгы бар, тәрбияче ярдәмендә аралаша.

Уртачадан түбән дәрәҗә

1 дән 2 гә кадәр

Аңлый, русча җавап бирә.

Уку елы ахырында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча

татар телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү.

Балаларның исем, фамилиясе

Сүз байлыгы

Бәйләнешле сөйләм

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану. (Өйрәнгән темалар буенча  биш – алты рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла)

Ягымлы сүзләр куллану

(“исәнме”, “исәнмесез”, “сау бул”,  “сау булыгыз”, “рәхмәт”, “зур рәхмәт”, “хәерле көн”,“хәлләр ничек?”, “әйбәт”)

Боерыкны бирә белү

 (кил, утыр, сикер, уйна, ю, аша, эч, ки, сал, бие, җырла, йөгер, йокла)

Уен ситуацияләрендә  үзлектән сорау куя белү.

(Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә? Син кем? Бу кем? Бу нәрсә? Нишли? Кая барасың?)

Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, инкарь иү, раслау)

1.

Коля

2.

Оля

         

3.

.....

4.

.....

Нәтиҗәләрне билгеләү

Югары дәрәҗә

2,7 дән 3 кә кадәр

Бала сөйләмдә актив, үзлектән сорау бирә, яхшы аралаша.

Уртача дәрәҗә

2 дән 2,6 га кадәр

Сүз байлыгы бар, тәрбияче ярдәмендә аралаша.

Уртачадан түбән дәрәҗә

1 дән 2 гә кадәр

Аңлый, русча җавап бирә.

Татар телендә күрсәтелә торган мультфильмнар исемлеге:

1. Крокодил Гена

2. Чебурашка

3. Шапокляк

4. Как львенок и черепаха пели песню

5. Винни-Пух

6. Винни-Пух идет в гости

7. Винни-Пух и день забот

8. Котенок по имени Гав № 1

9. Котенок по имени Гав № 2        

10. Котенок по имени Гав № 3

11. Трое из Простоквашино

12. Каникулы в Простоквашино

13. Зима в Простоквашино

14. Кто сказал «Мяу»?

15. Золушка

16. Двенадцать месяцев

17. Малыш и Карлсон

18. Карлсон вернулся

Анимационные сюжеты (до 3-х минут):

1. Әйдә дуслашыйк

2. Качышлы уйныйбыз

3. Шалкан әкияте буенча

4. Безнең кунаклар

5. Тәмле кибетендә

6. Азат кунак чакыра        

7. Карусельга сәяхәт

8. Уенчыклар үпкәләде

9. Күңелле уеннар

10. Акбай һәм Мияу маҗаралары

11. Уйный-уйный саныйбыз

12. Күңелле ял итәбез

Аудиозаписи для детей дошкольного возраста:

1. Минем гаиләм

2. Минем туганнарым

3. Әйдәгез танышыйк

4. Минем дуслар

5. Әйе.Юк

6. Кунак килгән

7. Сөт. Чәй        

8. Песине сыйла

9. Туган көн

10. Алия кунакка килгән

11. Уйныйбыз

12. Алсуга бүләк

13. Бүләкләр

14. Уйныйбыз да, саныйбыз да

Создание мультипликационных фильмовна татарском языке:

1. Өч кыз

2. Алтын бөртекләр

3. Ике кыз

4. Төлке белән каз

5. Бүләк кемгә?

6. Шүрәле        7. Су анасы

8. Кәҗә белән сарык

9. Чукмар белән Тукмар

10. Куян кызы

11. Сертотмас үрдәк      12. Агачлар да авырый

Использованная литература

1. Балачак аланы: татар балалар балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия. –Казан:РИЦ,2012.

2. Борһанова Р.А.,Ф.М.Хисамова. Татар теле өйрәнә нәниләр. Казан: Мәгариф, 2005.3.

З.М.Зарипова.Логоритмика в развитии детей дошкольного возраста, г.НабережныеЧелны,2010.

4. Р.К.Шаехова.Игровые технологии развитии школьно – значимых функций у дошкольников.Казань,Школа,2006.

5. З.М.Зарипова,Э.В.Тарасова.Триста шестьдесят пять игр для дошколят. НабережныеЧелны,2009.

6. З.М.Зарипова,И.М.Хәлитов. Бал Бабай.Балалар бакчалары өчен хрестоматия. Яр Чаллы,2010.

7. "Балачак - уйнап-көлеп үсәр чак" К.В. Закирова, Л.Р.Мортазина(Балалар бакчасында уеннар).

8.Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү (Программаның милли-төбәк юнәлеше) /Төз.-авт.: К.В.Закирова, Р.А.Борһанова, Г.Ә.Галиева. – Казан: Мәгариф, 2009.

9. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. М.А.Васильева, В.В.Гербова, Т.С.Комарова ред.,( Русча басмадан К.В.Закирова, Р.Щ.Кадыйрова, З.Г.Ибраһимова, Г.Р. Гыйләҗева, Ф.Җ. Җәләлетдинова тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2006.)

10. Программа по обучению детей русскому языку / Сост.:З.М.Зарипова, Л.З,Галиуллина, Д.Г.Мансурова,Л.З.Касаева.- Наберңные Челны, 2004.-163с.

11. Галеев Э. Х. Татарские народные игры и праздники: кн. Для учителя / Э. Х. Галеев, Я. И. Ханбиков. – 2-е изд., перераб. идоп. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985.

12. Закирова К. В. Уйный-уйный үсәбез: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма / К. В. Закирова. – Казан:Татар. кит. нәшр, 2010.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа на 2014-2015 гг.

Рабочая программа на 2014-2015 гг....

Рабочая программа на 2014 - 2015 г

Рабочая программа на 2014 - 2015 г...

Рабочая программа на 2014-2015 гг.

1. Пояснительная записка Рабочая программа для детей 4-5 лет средней группы «Б» на 2014-2015учебный год (далее – программа) разработана на основе программы«От рождения до школы» под ред. Н....

Рабочая образовательная программа на 2014-2015 учебный год 2 младшая группа

Примерная программа разработана на основе Федерального государственного образовательного стандарта дошкольного образования (Приказ № 1155 от 17 октября 2013 года), Примерной общеобразовательной програ...

Рабочая программа на 2014 - 2015 учебный год

Рабочая программа к основной общеобразовательной программе дошкольного образования на 2014 - 2015 учебный год для старшей группы. Цель программы: создание условий для полноценного развития ребё...