Моя семья.
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Совместная работа с родителями

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл moya_semya.docx14.72 КБ

Предварительный просмотр:

                   Муниципальное автономное дошкольное общеобразовательное

                   учреждение «Детский сад №185 комбинированного вида»

                                               Советского района г.Казани  

Открытое занятие с родителями.

                       Тема: «Минем гаиләм»

                                             Подготовила и провела

       воспитатель Гафиятова Р.Г.

Тема: “Минем гаиләм”

Максат: Балаларда гаилә әгъзаларына карата хөрмәт, ярату, игътибарлылык, ярдәмләшү һәм дуслык хисләре тәрбияләү.

“Тату гаилә” төшенчәсен аңлату. Сорау-җавап алымы ярдәмендә балаларны үз белемләренә таянып фикер йөртергә, предметларны гомумиләштерергә, аерып карарга һәм берләштерергә өйрәтү. Уен-бәйгедә барлык балаларда катнаша. Алар чәй өстәле артында утыра . Уенда катнушычылар гаиләләре белән килә. 

Тәрбияче: Хәерле кич кадерле кунаклар!

Гаилә тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе . Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Без бүген гаиләләребез белән кичке уенга җыелдык. Сез төрле кызыклы бәйгеләрдә көч сынашып карарсыз.

1.”Гаилә визиткасы бәйгесе “(Гаиләнең исеме, эмблемасы, девизы һ. б).

2.”Телеңне йота күрмә !” бәйгесе. (һәр гаилә аш-су хәзерләүдәге осталыкларын күрсәтә: пешергән ризалыкларын тәкъдим итәләр һәм аны әзерләүдә кемнең ничек катнашкаканлыгы турында сөйлиләр).

“Кунаклар” шигыре(Ш.Галиев)

Без әзрлибез табын,

Китереп бөтен ягын,

Уртага куйдык чәчәк,

Чәчәк янына чәк-чәк,

Бавырсак һәм кош теле,

Ризыклар төрле – төрле,

Өйгә кайтып китергә

Ашыкмагыз,кунаклар!

Сумса,бәлеш,өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

Һәр кемгә чыгар өлеш,

Бар кыстыбый һәм бәлеш  

Җитешегез,кунаклар,

Кыстатмагыз,кунаклар!

3.”Гаиләдәге талант” бәйгесе.

Гаиләләр җыр,бию,рәсем ясау,, шигырь сөйләү сәнгатендәге осталыкларын күрсәтәләр.

4 .”Баланы бакчага җыю” бәйгесе.

(Әтиләргә үз балаларының киемнәрен эзләп табарга кирәк).

Тәрбияче:

Гаиләдә ир кеше-ата бит ул.

Бик зур бурыч аңа йөкләнә.

Җилкәсендә гаилә бәхете өчен,

Ул иң авыр йөкне күтәрә.

Гаилә ышанычын аклый алсаң гына,

Җан җылысы бирсәң син аңа,

Тик шул чакта гына ата итеп.

Кабул итәр сине Ана һәм Бала.

Балаларны иртән бакчага һәр вакыт диярлек әниләре китерә. Ә әтиләре гадәттә,бакчадан алып кайта. Менә сынап карыйк әле,кайсы әти үз баласының киемен тиз генә эзләп табар икән?

5.”Банкир” уены.

Әниләр төрле сорауларга җавап бирә-бирә вак акча саныйлар.( Акча санаган вакытта,сораулар бирелә)

6.”Иң оста әти” бәйгесе.

Тәрбияче:

Әйкәнемчә гаиләдә әти кеше барлык башка кешеләр турында да кайгырта. Өйдә иң авыр эшләрне дә әти эшли. Менә хәзер әтиләребезне бәйгегә чакырыйк әле. Чүкеч, балта осталыкларын тикшереп карыйк.

Тәрбияче:

Гаиләм минем-якты оя,

Күңелгә җылы бирә.

Әти-әни туганнарым,

Гөрләшеп яшик бергә.

Куанычлар һәм бәхетләр

Сыймый куңелгә

Биемичә утырырга

Без карт түгел лә.

Барысы бергә татар халык көенә бииләр.

Тәрбияче:

Без бит җир ананың балалары,

Бер-беребезне саклыйк,олылыйк,

Күңелләрдә һичбер сүрелмәсен

Иптәшеңә  булган җылылык.

                         (Б.Рәхмәт).

“Яратагыз”(Р.Миңнуллин сүз. Р. Ахиярова көе). Җыры башкарыла.

Кулланылган материал: интернет ресурслар, “Салават күпере” журналы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей на тему "Что такое семья"."Роль семьи в формировании здорового образа жизни"«История моей семьи», статья, раздел «Работа с родителями»

Что такое семья?Семья - основанная на браке или кровном родстве малая группа, члены которой связаны общностью быта, взаимной помощью, моральной и правовой ответственностью.В теории семейного права сем...

«Воспитательно-развлекательное мероприятие «Семью семь», как форма взаимодействия ДОУ с семьей»

  Цели:Создание живого творческого союза взрослых и детей для полноценного развития ребенка и самореализации взрослых. Задачи:Научить родителей наблюдать за ребенком, изучать его, вид...

План проведения открытого мероприятия по работе с семьей Мы семья, хоть нас не семь. Каждый я поможет всем!

План проведения открытого мероприятияпо работе с семьейМы семья, хоть нас не семь. Каждый я поможет всем! Цель:  создание условия для успешного взаимодействия детского сада и семьи.Задачи: ...

конспект занятия по физической культуре ко дню семьи на тему "Спортивная семья - здоровая семья"

конспект занятия по физической культуре ко дню семьи на тему "Спортивная семья - здоровая семья"...

Взаимодействие семьи и ДОУ в рамках мероприятий клуба молодых семей "Молодая семья"

Создание условий, направленных на формирование в молодых семьях здорового образа жизни, морально-психологического климата, необходимого для успешного развития личности ребёнка....