Сказка"Коза и баран" на татарском языке
материал (старшая группа) по теме

Мухаметшина Физалия Вакифовна

Сказка про барана и козу на татарском языке.У дедушки и бабушки жили коза и баран, но пришло время, когда их нечем было кормить.Тогда бабушка и дедушка отпустили животных в лес.В лесу животные нашли вольчью голову и взяли собой.Вечером они набрели на огонек,около которого сидели волки и готовили кашу.Волки ,увидев у животных на руках волчью голову, испугались и убежали прочь.Коза и баран съели кашу и  пепеночевав,побрели дальше .

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kzh_beln_saryk.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкияте.

Максат. Балаларны бөек шәхесләр белән таныштыруны дәвам итү. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай турындагы белемнәрен киңәйтү. Аларда язучының иҗатына кызыксыну уяту. Әкиятләрен сәхнәләштерү, әкияттә катнашырга теләк уяту. Әкият геройларына уңай караш тәрбияләү.

Җиһазлау. Габдулла Тукай портреты. Сәхнә бизэлеше декорациялэре, өй макеты, урман күренеше төшкән рәсемнәр.

А.Б.        Борын-борын заманда яшәгәннәр ди ир белән хатын. Тормышлары

               шактый гына фәкыйрь булган. Асыраган ди болар бер кәҗә белән

               сарык.

Бабай.    Кара монда хатын. Үзең беләсең бит печән хакын.

               Китсен бездән чыгып кәҗә белән сарык.

               Ашап ята бушка гына алар азык.

Әби.       Ярар, ярар картым, бу икене кумаклыкка булсын карар.

               Кәҗә белән Сарык хәзер китсен бездән, 

                Аларны соң асрап торып ни файда бар?

Бабай.    Ачуланмагыз ниде безне малкайларым

               Ашатырга азык та юк, печән дә

               Саф һавада урман, болыннарда

               Очрар әле азык, үлән дә.

Әби.       Менә сезгә кулыгызга капчык, борчымасын иде инде сезне ачлык.

Кәҗә.     Нишлик инде хәзер дустым сарык

               Булмый хуҗа кушканнарга каршы барып

               Икебезгә менә бер зур капчык

               Киттек әйдә кырга таба сәфәр чыгып.

                                                 (юлдан баралар бүре башын табалар)

А.Б          Китте болар болын-кырлараша һаман бара. Бара торгач юл өстендә                                                                                  

                үлгән бүре башын таба.  

К.С.         Нәрсә бу? (куркып)

Кәҗә       Әйдә сарык абзый син көчлерәк, кара әле кузгалтып.

Сарык     Син сакалбай, гайрәтлерәк.

Кәҗә       Әйдә бергә тотып ике колагыннан салыйк бу капчыкка (салалар)

А.Б.         Кәҗә белән сарык юлын дәвам итә. Күрә болар ерак түгел бер ут яна.  

                Утны күргәч болар бик шатлана. Куныйк бүген шунда барып. Ут

                янына бүреләр дә килмәслә, безнең монда икәнлекне белмәсләр.

Кәҗә.      Әйдә иптәш, ярар барсак барыйк инде. ( китәләр)

А.Б.         Кәҗә, сарык ут янына якын барса, бу мескеннәр күрәләр бит менә                                  

                нәрсә. Өч-дүрт бүре утырганнар каршы утка. Тырышып-тырышып

                пешерәләр болар ботка.

К.С.         Исәнмесез, дуслар бүре әфәнделәр!

1 бүре     Ашыйбыз без икесен тотабызда

                Менә ничек ит таптык без боткабызга.

Бүреләр. Әйе, тәмле ботка пешерәбез хәзер.

Кәҗә       Кайгырмагыз, бездә ит күп. Ул ит белән һәркайсыбыз булыр тук! Ни  

                карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул сарык. Капчыктагы бүре башын китер  

                алып.

Сарык     Ярар, ярар алып киләм.

Кәҗә       Микикики! Микикики!

                Капчыктагы бүре башы бит унике!

                Ах уңмаган сарык, надан сарык моннан зуррак бүре башын китер

                табып.

Сарык.    Менә монысы иң зурысы.

А.Б.         Моны күргәч барча бүре куркыштылар. Бер берсенең күзләренә        

                 караштылар.

Бүреләр    Ничек качыйк, ничек табыйк качу юлын?!

1 бүре       Туктагызсез, мин тизгенә су китерим. Суы беткән, ботка пешә бугай.

А.Б.           Озак кына вакыт үтә. Олы бүре һаман кайтмый, вакыт үтә.

2 бүре.      Безне хәзер тотып ашар кәҗә белән сарык. Олы бүребезне езләп      

                  кайтыйм әле.

3 бүре       Туктагыз мин эзләп кайтыйм аны. Пешерегез көйдермичә

                  боткабызны.

4 бүре.      Әйдә мин дә бүреләргә ярдәм итим. Су буена сиңа дустым юл

                  күрсәтим.

А.Б.           Шулай итеп барча бүре качып бетә. Кәҗә белән сарык иркен

                  сулыш ала. Утыралар аяк бекләп каршы утка. Ашап туеп, тыныч

                  кына бу төннәр шунда үтә. Иртә белән иртүк торып таң аткач

                  та, тагын болар үз юлларын дәвам итә. Шуның белән әкияттә бетә.