Гаилә бәйрәме.
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Гизатуллина Кадрия Рахматулловна

Гаилә бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon byrm_baryshy_par_baldaklar_mart_aenda.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

Гаилә бәйрәме.

(Мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Музыка яңгырый. Ике алып баручы чыга.

                                           1 нче алып баручы:

Хәерле кич дуслар, хәерле кич.

Бәхет теләп, утлар кабына.

Кичке утлар җирне яктырталар

Чакыргандай таулар ягына,

Ә офыклар, таулар ал гына.

2 нче алып баручы:

Хәерле кич дуслар, хәерле кич.

Каршыласак, калсак озатып,

Һәммәгезгә, дуслар хәерле кич

Һәм бәхетләр сезгә һәрвакыт

Матурлыкны туймыйк яратып.

1 нче алып баручы:

Безнең гаиләләр җыелган

Ял итәр өчен бүген –

Сүзебезнең иң матурын ,

Әйтмичә мөмкин түгел.

2 нче алып баручы:

Бер утыру – үзе бер гомер дип,

Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

Бер очрашып серләр бүлешү –

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

1 нче алып баручы:  Хөрмәтле әти - әниләр, кунаклар! Без сезнең белән бүген бу залга бергәләп күңел ачарга җыелдык. Бүгенге бәйрәмдә, сезгә дә әти - әниләр, балалар белән бергәләп бер мизгелгә балачакка кайтып килергә, күңелле мизгелләрне искә төшерергә тырышырбыз.

2 нче алып баручы:  Бүгенгесе бәйрәм кичәсендә барыбызның да якты теләкләре тормышка ашсын. Әгәр бүгенге бәйрәмдә сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефләрегез яхшыра икән, иртәгә сезнең барыгызның да эшләрегез җиңел, юлларыгыз уң булыр.

1 нче алып баручы:  Әти - әниләр кичәбез дәвам итә. Ә хәзер сүзне тәбрикләү өчен балаларга бирик .    

                                    Филүсә:  Бүген бакчада – бәйрәм

Бик күңелле көн безнең.

Иртәдән үк кояш көлә,

Бизәп зәңгәр күк йөзен.

Өйнең яктылыгы, җылылыгы,

Күзегездән сезнең бөркелә.

Газиз әтиләрдән, әниләрдән,

Аерылмасын иде беркем дә.

Җыр: “ Аллага шөкер”

                                 ИЛНУР: Борынгылар белеп сөили

Кошның бәхете – пар канат.

Мин дә кошлардан ким түгел.

Әткәм - әнкәм пар канат.

Үз канатым ныгыганчы

Шул канатларда очам

Тигез яшик диеп һәрчак

Әткәм - әнкәмне кочам.

Җыр “Бәйрәм бүген”

(Зиннур һәм Камил җырлый)

                                      ИНСАФ: Җирдә миңа ни кирәк

Әти дә әни кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк

Без яшәгән өй кирәк.

                                       

                                      ЭНҖЕ:   Мин бәхетле бу дөньяда

Чөнки минем әти бар.

Мин бәхетле бу дөньяда,

Чөнки минем әни бар.

Гөрли эшләр, кайный хисләр,

Тешә тормыш боткасы.

Әти -әни бу дөньяда

Тормышыбыз тоткасы.

Җыр “Җирдә миңа ни кирәк?”

1 нче алып баручы:  Хөрмәтле әти - әниләр, бәйрәмебез матур гына башланып китте, димәк конкурсыбызны башлыйбыз.  Җюри әзерме? Димәк башларга ярый.

2 нче алып баручы: Хөрмәтле конкурсантлар, безнең конкурсыбыз тукталышлар белән узачак. Рәхим итегез.

1 нче алып баручы: Беренче тукталыш: “Кошлар канатсыз, кешеләр парсыз. (гаиләсез)булмый. “ Сәламләшү тукталышы”

Гаиләләр үзләренең исемен (исемнәренә кайсы йолдызлык астында тууларына карап, кыскача характеристика бирү) ,эмблемасын, девизын әйтәләр. Гаиләләрен кайчан корулары турында сөйлиләр. Бер –берсенә, жюрига теләкләрен , сәламләүләрен җиткерәләр.

 - Хөрмәтле гаиләләр, сез әзерме? Кайсы гаилә башлый?

2 нче алып баручы: Икенче тукталыш “Гаиләдә кайсыгыз баш, кайсыгыз муен” дип атала. Дуслар хазер сезне тикшереп сынап карыйбыз. Шарт шундый: шушы җепкә эленгән икмәкне зур итеп кабарга кирәк, кем дә кем зуррак итеп каба, шул гаиләдә баш була инде.

1 нче алып баручы: Өченче тукталышка җиттек. Ул “Аш – су остасы” дип атала

Өйдә пешереп алып килгән ризыкларыгызны жюрига бәя бирү өчен тапшырасыз.

Хуҗабикәләр ризыкның исемен, рецептын әйтәләр.

2 нче алып баручы:  4 нче тукталышка җиттек. “Туган телем – иркә гөлем” дип атала Парлы сүзләрнең икенче өлешен сез дәвам итәргә тиешсез.

Беренче гаиләгә: каралты – кура, вак – төяк, хат – хәбәр, бәла – каза, ашау – эчү

Икенче гаиләгә: ялыну – ялвару, эреле-ваклы, акыра-бакыра, кыланып-шашып, коп-коры.

Өченче гаиләгә: нәсел-нәсеп, түкми-чәчми, алдым-салдым, анысы-монысы, иртән-кич.

Дүртенче гаиләгә: эңгер-меңгер,барыш-кереш,егыла-тора, тип-тигез, кош-корт.

Бишенче гаиләгә: хатын-кыз, уены-чыны, чокырлы-чакырлы, ырым-шырым,әленке-салынкы.

Алтынчы гаиләгә: керделе-чыктылы, ала-кола, җил-давыл, тел-теш, апалы-сеңелле.

Җиденче гаиләгә: абына - сөртенә, башлы-күзле, ялык-йолык, тип-тигез, алдау-йолдау.

Сигезенче гаиләгә;им-том,чат-чот, егыла-тора, акыра-бакыра,алдым-артым

Тугызынчы гаиләгә:бардым-кайттым, тәм-том, иләк-чиләк, итек-читек, уң-сул

(Сүз җюрига бирелә)

1 нче алып баручы:

Кемдер әйткән: тормыш гүя бакча,

Ә кешеләр анда бакчачы;

Гөлчәчәкле мул җимешле булсын

Сез парларның җимеш бакчасы

2 нче алып баручы:

Гөмер буе анда чәчәк атсын

Сезнең уртак сөю гөлегез.

Шиңдермәгез, аны вакытында

Су сибә һәм ашлый белегез.

1 нче алып баручы:   5нче тукталыш “Әкиятләр иле” дип атала. Хөрмәтле гаиләләр, бала тәрбияләүдә әкиятләр үтә кирәкле һәм әхәмиятле урын алып торалар.Әкият аша балаларны нык ихтиярлы, көчле, куркусыз, акыллы итеп тәрбиялибез. Алар хәтта тылсым көченә дә ия булалар. Хазер һәр гаиләгә балалар өчен иҗат ителгән әкиятләреннән 2-3 минутлык өзек сәхнәләштереп күрсәтергә тәкъдим итәбез.

2 нче алып баручы: 6 нчы тукталыш,  ул “Бәби тугач” дип атала.

Гаилә булгач бәбиләрсез булмый инде ул. Балага бик күп игътибар кирәк. Бүген без дә әти -әниләребезгә бик зур эш йөклибез.

1.Бәби төрү.(әтиләр башкара)

2.Бишек җыры башкару.(әниләр)

1 нче алып баручы:   7 нче тукталыш: “Реклама” дип атала. Тәрбия темасына реклама күрсәтү оештырабыз.

2 нче алып баручы:   8 нче тукталышыбыз: “Шаянворд” дип атала. Бу күңелле конкурска рәхим итегез.

1. Бер генә йомырка да салырга сәләтсез йорт кошы.(Ата каз)

2. Җитеп бетмәгән (Ким)

3. Эт чаба дип старт алган паразит бөҗәк ( Бет)

4. Эшең шырыкка китү куркынычы яналган яшь (40 яшь)

5. Мафия яратмый торган арифметик гамәл. (бүлү)

6. Сөйләшергә сүз булмаганда хатын-кыз куллана торган әйбер (сагыз)

7. Кияү белән кәләш арасында килеп чыга торган бәйрәм (туй)

8. Ир белән хатын арасында киң кулланыш алган эндәш сүз. (әй)

9. Гашыйк булган егеткә үсә торган нәрсә (канат)

10 Татар хатын-кызларының баш киеме (калфак)

11. Самавар кайчан кайный (самавар кайнамый, су кайный)

12.Төшке аш вакытында иң кирәкле нәрсә? (авыз)

13. Бер иҗегем төс минем, икенчесе сыеклык.

      Өченчесе болай ди – безнең авыл бик бай ди. (Аксубай)

14. Ике тапкыр туа, бер тапкыр үлә. (тавык)

15. Нинди савыттан ашап булмый? (буш)

16 Сакалын кыру өчен, кемнең акчасы юк? (кәҗәнең)

17. Татарстанның баш каласы (Казан)

(Сүзне җюрига бирәбез)

1 нче алып баручы   9 нчы тукталыш “Сәнгать  осталары” дип атала. Хазер гаиләләр әзерләгән концерт номерларын карап китәрбез.

2 нче алып баручы:   Рәхмәт сезгә , хөрмәтле гаиләләр! хазер сүзне җюри членнарына бирәбез. Алар нәтиҗә ясый.

Музыкаль пауза

1 нче алып баручы   Ә хазер дуслар, гаиләләргә Грамоталар тапшырырга рөхсәт итегез. Алар барысыда бүген сынауларны уңышлы гына тапшырдылар.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык-куанычлар, зур бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен

Авырлыклар бер дә килмәсен.

2 нче алып баручы:   

Бу дөняда ничек яшәсәк тә

Агымсудай вакыт тиз үтә.

Уфтанмаслык булсын сезнең гомер,

Татулыкка өйдә ни җитә!

Изге теләкләр белән әти-әниләр

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Илнең, җирнең тыныч көнен

Кадерен белеп, армый эшләгез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...