ДУСЛЫК - ЗУР БАЙЛЫК.
статья (подготовительная группа) на тему

Хабибуллина Гульфинур Гаффаровна

выступление перед педагогами  на КМО в ДОУ 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл выступление25.06 КБ

Предварительный просмотр:

ДУСЛЫК – ЗУР БАЙЛЫК

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә.

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

   Дуслык турында без күп сөйлибез.  Ә нәрсә соң ул дуслык, кем соң ул дус? Фәнни тел белән әйткәндә, дуслык ул уртак рухи якынлыкка, фикер уртаклыгына, ышанычка нигезләнгән мөнәсәбәт.

   Тормыштагы дуслар бар, контакттагы дуслар, бар дус булып саналып йөрүчеләр, бар битлек астында ниндидер начар уйларын яшереп йөрүчеләр.

   Минемчә, һәрбер кешенең дусты бар. Булмаса, әлбәттә, сезнең аны табасы килә, чөнки дуслык бит ул – зур байлык, дөньяда иң кирәкле нәрсәләрнең берсе. Минемчә, дуслары булган кеше генә бу тормышта үзен бәхетле итеп хис итә ала. Юкка гына әйтмиләр бит: “Дустың булмаса - эзлә, тапсаң – югалтма”. Чынлап та, дуслары булган кеше беркайчан да авырлыклар, проблемалар алдында бирешми, югалып калмый. Авыр сорауларга җавапны да дуслары белән бергә таба, проблемаларны бергә чишә. Һәр кеше үзенә дусны аның кешелеклелек сыйфатларына, кылган гамәлләренә карап сайлый. Әгәр иптәшеңә үзеңә ышанган кебек ышанасың, аңа курыкмыйча җан сереңне сөйли аласың икән, син инде аны чын дустың дип атый аласың. Дустың белән бик тиз уртак тел табып була, чөнки ул – сине, син – аны ярты сүздән аңлыйсың. Чын дусларның дөньяга карашлары да бер үк төрле була бит.

   Дөньяда ялгызлыктан да авыр нәрсә юктыр, шуңа күрә кечкенәдән үк кешеләр белән аралаша, үзеңә дуслар сайлый белергә кирәк. Ә кем соң ул дус? Дус – синең төркемдәшең, кечкенәдән бергә уйнап-үскән күрше кызы я малае. Еллар үткән саен бу дуслык тагын да ныгый барырга, гомерлеккә чын дус булып калырга мөмкин. Ә ниндидер сәбәпләр аркасында бу дуслык юкка да чыгарга мөмкин. Чын дус инде синең серләреңне дә саклый белә, яклый да белә, үзенең киңәшләрен дә бирә. Безгә бит дуслар һәрвакыт кирәк: шатлыкларны бүлешер өчен дә, кайгыны уртаклашыр өчен дә. Чын дусларны ничек табарга соң?  Психолог киңәшләренә күз салыйк, алар нәрсәләр киңәш итә:

-башкалар белән чын күңелдән кызыксынырга;

-емаеп сөйләшергә;

-кешеләргә һәрвакыт исемен әйтеп эндәшергә, чөнки кешенең исеме аның өчен иң әһәмиятле аваз;

-яхшы тыңлаучы булырга;

-уйлап сөйләшергә.

   Балалар бакчасына йөри башлагач та, без балаларны дус-тату уйнарга, бер-берләрен кыерсытмаска, ярдәмчел булырга, бер-берләренә юл куя белергә, уенчыкларны дөрес бүлешергә өйрәтә башлыйбыз. Балалар үсә төшкән саен, алар белән бер-береңне хөрмәт итү, дуслык мөнәсәбәтләре турында белемнәрен киңәйтү, анализлау, нәтиҗә ясый белү кунекмәләрен үстерү өстендә эшлибез. Болар  балаларда дуслык, чын дус турында күзаллуларын формалаштырырга ярдәм итә, төрле проблемаларны чишкәндә, үзара ярдәмләшү күнекмәләрен үстерә.

   Бу максатларга ирешү өчен мин нинди чарарлар кулланып эшлим соң? Беренчедэн, матур әдәбиятны кулланам.Бу – әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр, мәсәлләр; әкият геройлары белән уеннар; мәкальләр, җырлар, такмаклар һәм башка төр уеннар.

Татар халык әкияте “Ике дус” безгә  “Дустың үзеңнән яхшырак булсын” дигән мәкальнең мәгънәсен аңларга булышты,  В. Осееваның «Зәңгәр яфраклар»  хикәясе «Дус нинди була?» соравына җавап табарга ярдәм итте, татар һәм рус шагыйрьләренең күпсанлы шигырьләрен укып, балалар чын дуслыкны аера белергә өйрәнделәр, ә И.А.Крыловның «Аккош, Чуртан һәм Кысла” мәсәле дуслар арасында уртак рухи якынлык, фикер уртаклыгы булырга тиешлегенә төшендерде. Шулай ук “Сүзләр гаиләсе”, “Дустың булмаса...”, “Әкият геройлары”, “Әйе һәм юк” уеннары балаларда дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләүдән тыш, балаларның сөйләм телен устерергә, тамырдаш сүзләр ясарга, игътибарлы булырга, матур әдәбиятка карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итте. Ә инде без бергәләп өйрәнгән дуслык турындагы мәкальләр балаларга алдагы тормышта  ярдәм итәрләр дип ышанасы килә.

Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма.

Йөз сум акчаң буганчы, йөз дустың булсын.

Дуссыз кеше – канатсыз кош.

Дустың кем икәнне әйтсәң, синең кем икәнеңне әйтәм.

Агач – тамыры белән, кеше – дусты белән көчле.

Бер иске дус ике яңа дустан яхшырак.

   Дуслык турындгы әңгәмәләрдән, сөйләшүләрдән, шөгыльләрдән соң, без балалар белән дуслык кагыйдәләре чыгардык:

-бер кеше – бөтен кеше өчен, бөтен кеше – бер кеше өчен;

-бер-берегезгә хөрмәт күрсәтегез һәм ярдәмчел булыгыз;

-дусларыгыз белән бергә шатланыгыз (шатлыгын бүлешегез);

-дусларыгызны, әйләнә-тирәдәгеләрне кыерсытмагыз, үпкәләтмәгез;

-дустыңа начар булса, син моны белергә тиеш;

-дустың бәлага тарыса, ярдәм кулыңны суз;

-дустың белән бәхәсләшмә, гадел бул;

-үзеңнең гаебеңне дустыңа сылтама;

-дустыңның кимчелекләреннән көлмә;

-ярдәм һәм киңәш сораудан курыкма;

-үз хатаңны таный бел.

 

 Чыгышымны шигырь юллары белән тәмамларга телим:

          Барыбызга безнең дуслар кирәк,

          Дустан башка булмый яшәргә,

          Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

          Дуслык орлыклары чәчәргә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яшел байлык.

Урманнар республикабыз җирләренең 1/5 өленен алып тора.Алар – туган ягыбызның бизәге, дым саклаучы, яхшы ял итү урыны. Монда шифалы салкынча саф һава, яфраклар кыштырдавы, кошлар чырчуы тынычлан...

“Балаларда рухи байлык тәрбияләү”

“Балаларда рухи байлык тәрбияләү”( ата-аналар алдында чыгыш)Яхшы кеше булыр өчен гәүдә саулыгы гына җитми, рухи саләмәтлек тә кирәк.(Абдрахман Кайа)Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әх...

Сәламәтлек – зур байлык

Бурычлар:  1. Шапшалыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.  2. Яшелчәләр белән таныштыруны дәвам итеп, алардагывитаминнарны хәтердә калдырырга булышу, аларның исемнәрен истә калдырырга...

"Дуслык-зур байлык"

Тема: «Дуслык –зур байлык»” Максат:1.Балаларның дуслык турындагы белемнәрен киңәйтү, үз-ара эмоциональ бәйләнеш булдыру2. Сөйләм телен камилләштерү 3.Татар халык авыз иҗаты аша татар теленә ...

" Дуслык -зур байлык"

Максат:1.Балаларның дуслык турындагы белемнәрен киңәйтү, үз-ара эмоциональ бәйләнеш булдыру2. Сөйләм телен камилләштерү 3.Татар халык авыз иҗаты аша татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләү. А...

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе ."Дуслык - зур байлык"

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе ."Дуслык - зур байлык"...