Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе ."Дуслык - зур байлык"
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) по теме

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе ."Дуслык - зур байлык"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Тема.  Дуслык – зур байлык

Максат. Дуслык турындагы белемнәрне  тирәнәйтү һәм гомумиләштерү

Бурычлар:

 1.Белем бирү: авазларны ишетеп тану күнекмәләрен үстерү, яңа мәкальләр өйрәнү хисабына балаларның тел байлыгын арттыру, дуслык турындагы мәкальләрнең мәгънәсен ачыклау, яңа сүзләр өйрәнү

2.Үстерелешле: башкаларның хис –тойгыларын  бәяләү   һәм үз фикерләрен  аңлатып бирә алу күнекмәләрен камилләштерү; кеше хәленә керә белү, яхшылык теләү кебек сыйфатларны үстерү;фикерләү тизлеген һәм сөйләм теле байлыгын үстерү; хезмәттәшлек, түземлелек кебек социаль – коммуникатив  сыйфатларны формалаштыру

3.Тәрбияви: дуслык турында күзаллауларны киңәйтү барышында  әхлак нигезләрен булдыру , дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру, бер- берсенә ихтирам тәрбияләү

Белем бирү өлкәләре.

Сөйләм үсеше,  социаль – коммуникатив, иҗади эшчәнлек, матур әдәбият, физик үсеш

Җиһазлау

Ребус  өчен рәсемнәр (Дөя, учак, самолет), хәрефләр, төсле төймәләр, төймәләр салыр өчен савыт, төймәләрне тезәргә җеп, балаларга таратыр өчен шарлар, төрле төстәге ленталар, уен өчен йомгак,”Түгәрәк” җыры язылган диск һәм ноутбук

Әзерлек эше

Дуслык турында сөйләшү, мәкальләр өйрәнү, кешедәге уңай сыйфатларны өйрәнү, әдәби әсәрләр уку

Сүзлек эше

Юмарт, намуслы, ышанычлы, сабыр, пөхтә

 Эшчәнлек барышы.

1.Кереш

  • Балалар, исәнмесез! Кәефләрегез ничек?
  • Әйдәгез, кәефләрне тагын да яхшыртып, без бер –беребезгә комплиментлар әйттеп китик әле.

“Пәрәвез җебе” (“Паутинка”)  уены

  • Сез менә бу йомгакны каршыгызда торган кешегә матур сүз әйтеп бирәсез. Ләкин җепнең очын ычкындырмыйсыз. Шул рәвешле безнең пәрәвез җебе барлыкка килә.Мәсәлән, Алсу, син сөйкемле, Марат син көчле... һ.б.
  • Менә без бер – беребезгә матур сүзләр әйткәч, дуслык җебе нинди ныклы һәм матур килеп чыкты. Ул нәрсәгә охшаган?
  • Пәрәвәз җебенә.
  • Әйе. Ә сез беләсезме, пәрәвәз җебе иң ныклы җепләрнең берсе, ул хәтта ныклы металл – корыч(сталь)ка караганда да ныклырак икән.  Менә сезнең дуслык җепләре дә шулай ныклы булсын.

2. Д/У “Ребусны чиш”

  • Менә минем монда рәсемнәрем бар, әйдәгез аларны карап,  ребус чишеп алабыз. Ребусны чишәр өчен, безгә рәсемдәге предметлар башланган хәрефне атарга кирәк.
  • Бу нәрсә?
  • Дөя
  • Нинди авазга башлана?
  • Д
  • Мин аның хәрефен куям
  • Бу нәрсә?
  • Учак
  • Нинди авазга башлана?
  • У
  • Бу нәрсә?
  • Самолет
  • Нинди авазга башлана?
  • С
  • Нинди сүз килеп чыкты?
  • Дус
  • Ә монда хәрефләр ике төрле  язылган, ни өчен?
  • Чөнки берсе сузык, икесе тартык.
  • Ә кем соң ул дус? Ул нинди була?
  • Акыллы, батыр, ышанычлы, сабыр, юмарт, намуслы, пөхтә

3. Д/У “Мәрҗәнне тез”

  • Әйдәгез, дуслык мәрҗәне төзеп алыйк әле без. Һәрберегезнең алдында җепләр һәм мәрҗәннәр ята, мәрҗәнне җепкә киерткәндә, мин сезгә дуста булырга тиешле берәр сыйфатны атыйм, сез кабатлыйсыз.
  • Миһербанлы, намуслы, тәрбияле - воспитанный.

(Өстәлләр янына киләләр, мәрҗән төзиләр)

  • Менә нинди матур мәрҗәннәр булды, мин сезгә кулыгызга кияргә ярдәм итәрмен.

4. Физминутка “Дустым бар”

  • Әйдәгез хәзер ял итеп алабыз!

“Дустым бар“ җыры җырланыла һәм уйланыла.

5. Әңгәмә “Минем дустым”

  • Балалар, сзнең дусларыгыз бармы?
  • Бар.
  • Әйдәгез шулар турында сөйләшеп үтик әле. Менә минем Гүзәл исмле дустым бар. Без аның белән курчаклы уйныйбыз.
  • Миңа да дустыгыз турында сөйләгез әле. Менә башта мин сөйлим. Минем дустым Гүзәл. Ул пөхтә. Без курчаклы уйныйбыз. Ә Алия синең дустың кем? (Шул рәвешле балалардан сорап чыгам)
  • Балалар,карагыз әле дус булгач, нинди күңелле, рәхәт. Халык мәкале болай ди: “Кош канаты белән, кеше дусты белән көчле” Ни өчен шулай әйтә икән?
  • Чөнки дуслар булганда яшәү җиңелрәк.
  • Әйдәгез, мәкальне өйрәнеп алыйк әле.
  • Кабатлыйлар.

6. Матур әдәбият

Минеке, тимә!

Абдулла Әхмәт

Гөлгенәнең уенчыклары бик күп. Тик бергә уйнарга иптәше генә юк. Бүген әбисе аның белән уйнарга күрше малае Фәритне чакырды. Алар башта бик тату уйнадылар.

Шунда матур бер уенчыкка Фәритнең күзе төште. Аны кулына алды. Ә Гөлгенә чырылдап кычкырып җибәрде:

—        Минеке, тимә!

Аш бүлмәсеннән әбисе килеп чыкты.

—        Алай ярамый, Гөлгенә! Бергә уйнагыз. Уенчыкларыңны бир,— диде ул.

Гөлгенә, теләмичә генә, бер кулы чыккан, бер аягы сынган курчакны Фәриткә сузды. Тик кулсыз курчак Фәритне тиз туйдырды. Ул икенче уенчыкка үрелде. Гөлгенә яңадан чырылдый башлады:

—        Минеке, тимә! Үзем уйныйм! Гөлгенәнең әбисе тагын килде.

—        Алай ярамый, кызым. Бергә уйнагыз дим бит инде! Най, кемгә охшап болай саран соң син? — диде ул.

Көтмәгәндә Гөлгенә уенчыкларын җыеп алды да кочаклап күтәрә башлады.

—        Әйдә, теге бүлмәгә чыгып уйныйк,— диде ул.

Фәрит әйбәт малай икән. Гөлгенәгә булышам дип, берничә уенчыкны ала башлады.

Гөлгенәнең чырае сытылды.

—        Минеке, тимә! Үзем күтәрәм!

Ул бөтен уенчыкларны да үзе күтәреп китәргә азапланды. Шулай кылана торгач, әнисе бүләк иткән алтын тоткалы бәләкәй чәйнеген төшереп ватты. Ватты да бик ямьсез итеп еларга да кереште.

Тагы әбисе килеп җитте.

—        Һай, харап иттең ич! Үзең генә уйнагач, үзең генә күтәргәч, шулай була инде ул! — диде.

  • Карагыз әле, Гөлгенә нигә елаган?
  • Уенчыгын төшереп ваткан
  • Нилектән төшереп ваткан?
  • Иптәшенә уенчыгын бирмәгәнгә.
  • Менә Гөлгенәнең уенчыклары күп, әмма аңа күңелсез. Ни өчен?
  • Чөнки дус уйный белми. Ул саран.
  • Иптәше белән уйнаса күңеллерәк булыр иде. Безнең халык тикмәгә генә “Дуслык  - зур байлык” дими бит. Әйдәгез бу мәкальне дә кабатлап китик әле.
  • Кабатлыйбыз. Дуслык  - зур байлык.

7 Психогимнастика

  • Әйдәгез менә бу кешелзәр арасыннан Гөлгенәнең кәефенә туры килгән сурәтне табыйк әле.
  • Ә бусы нинди?
  • Хәзер миңа шуларны йөзегездә күрсәтегез әле
  • Ачулану
  • Үпкәләү
  • Шатлану
  • Менә сез шатланып, елмаеп торгач нинди матурсыз. Гел менә шундый булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
  • 8.Нәтиҗә
  • Ә без бүген нәрсәләр эшләдек?
  • Ребус чиштек, чылбыр төзедек, уйнадык.
  • Сезгә нәрсә эшләү күбрәк ошады?
  • ....
  • Менә сез балалар шундый матур һәм акыллар, әле тагын сез яхшы дуслар дадыр дип ышынып калам.
  • Менә бүген сез миңа бик ошадыгыз, шуңа күрә мин сезгә дуслык шарлары таратам. Аларның тасмалары төрле мәгънәне аңлата.
  • Ак –чиста, саф күңелле
  • Сары- шатлык төсе
  • Кызыл- уңыш төсе
  • Яшел –тынычлык төсе
  • Зәңгәр –күк төсе, серлелек төсе
  • Шәмәхә – серлелек төсе
  • Исән- сау булыгыз, дус булыгыз!!!

Әзерләде: Шәмсетдинова Зөһрә Шамилевна – 1 категорияле тәрбияче


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе для детей с ОНР по формированию лексико-грамматического строя речи "Дикие животные наших лесов"

МБДОУ детский сад № 1 г. Правдинска Конспект  занятия по развитию речи в подготовительной группе для детей с ОНР по формированию лексико-грамматического строя речи"Дикие животные наших лесов...

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе «Звуковая культура речи»

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе «Звуковая культура речи» (Гербова, с46) Цель. Продолжать развивать фонематическое восприятие, учить выполнять звуковой анализ слова. ...

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе в «Путешествие в страну Красивой речи»

Цель: Обогащать словарный запас, развивать зрительное и слуховое восприятие, внимание, мышление, память....

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе для детей с нарушением речи

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе для детей с нарушением речи...

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе «Путешествие в страну Красивой речи»

Цель: обогащать словарный запас, развивать зрительное и слуховое восприятие,  внимание, память, мышление.Развивать связную речь, навыки речевого общения, добиваться полных ответов на вопросы....

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе «Моя мама» (подготовительная группа)

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе «Моя мама» (подготовительная группа) Конспект по развитию речи Тема: «Моя мама» (подготовительная группа) Цель: Создать услов...