Аралашу эдэбе
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Галиева Гульюзем Гумаровна

Икенче кечкенэлжр торкемендэ белем биру эшчэнлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aralashu_edebe.docx22.24 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: Балаларга кеше белән аралашу әдәбе кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү.

Тәрбия бурычлары: Балаларның тәрбияле бала турындагы күзаллауларын ныгыту. Аралашу барышында хөрмәт, мәрхәмәлелек хисләре тәрбияләү.

Үсерү бурычлары: Балаларда төрле проблемалы соруларны чишү дәрәҗәсен үстерү.

Белем бирү бурычы: Балалар белән төсләрне, транспрт төрләрен, геометрик фигураларны ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: Социаль – коммуникатив.        

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: танып белү, сөйләм үсеше, нәфис – нәфәсәти.

Методик алымнар: уен, күрсәтмәле материал, сүзлек остендә эш, сорауларга җавап.

Сүзлек өстендә эш: йөртүче, зиңһар өчен, рәхмәт, бирә алмассыз микән.

 Алдан башкарылган эшләр: Аралашу әдәбе турында шигырьләр, әкиятләр уку, мультфильмнар карау, бармак уеннары өйрәнү.

Эшчәнлек барышы:

1.Эмоциональ халәт тудыру.

2.Төп өлеш.

         

  • Әңгәмә.
  • Санамыш “ Әлчи бәлчи...”
  • Бармак уены.
  • Әңгәмә.
  • Уен “ Күрсәт әле үскәнем”.
  • Диолог “ Тылсымлы уенчыклар кибете”.

3.Йомгаклау

- Исәнмесез! Исәнмесез! Хәерле кон! Сәламәтлек телим миңа, сәламәтлек телим сиңа, сәламәтлек телим  барчабызга да!

Хәерле көн, күзләрем!

   Хәерле көн,колакларым!

Хәерле көн, кулларым!

Хәерле көн, аякларым!

             Хәерле көн, кояшым!

(күзләрне сыпыру)

(Колакларны тоту)

(Кулларны чәбәкләү)

(Тыпырдап алу)

(Кулларны өскә күтәреп, кояшка тартылу)

  • Балалар бүген мин сезгә уенчыклар кибетенә барырга тәкъдим итәм.Ләкин бу кибет гади генә кибет түгел, ә тылсымлы кибет.Балалар бу кибеттә уенчыкларны акчага белән сатып алып булмый, ә матур, тылсымлы, ягымлы сүзләр әйтеп кенә алып була. Ә сез, балалар, нинди матур сүзләр беләсез?
  • Әйе, балалар, бу сүзләрдән соң күнелгә, җанга рәхәт була. “Йомшак сүз- җанга май булып ята”,-диләр бит әби-бабайлар һәм олы кешеләр.
  • Балалар, сез тылсымлы уенчыклар кибетенә барырга әзерме?
  • Балалар, уенчыклар кибетенә нинди транспорт төрләре белән барырга була соң?
  • Әфәрин, балалар! Ләкин мин сезгә бүген уенчыклар кибетенә автобус белән барырга тәкъдим итәм.Балалар, ә автобусны кем йөртә соң?
  • Әйе, балалар, автобусны йөртүче йөртә.Балалар әйдәгез әле бергәләшеп сынамыш ярдәмендә автобуска йортүче сайлыйк.
  • Әлчи, бәлчи, әни күлмәк үлчи,

Саескан чыпчык, син кал, бу чык.

  • Менә автобуска йөртүче дә билгеләдек.Ә хәзер балалар автобуска рәхим итегез     һәм урыннарыгызга утырыгыз.утырышып беттегезме? Әйдә йөртүче кабыз автобусны, кузгалдык! Балалар,тобуста барганда күңелсез булмасын өчен,әйдәгез әле үзебезнең яраткан уеныбызны уйнап барыйк.

Карга килер- казан асар,

Торна килер- тоз салыр,

Саескан килер-сөт салыр,

Песнәк килер-пешерер,

Чыпчык килер- болгатыр.

Бусына бирә, бусына бирә,

Бусына бирә, бусына бирә,

Ә бусына бирми калдыра.

Ул казан төбе кимерә,

Кетер,кетер, кетер,кетер.

  • Менә бит ничек күңелле барабыз балалар.Абау,балалар, нәрсә булды? Нигә автобус туктады?
  • Кызыл төс янса ни була соң?
  • Ә сары төс нәрсә ди?
  • Яшел төс нәрсә ди соң безгә?
  • Менә автобусыбыз янәдән кузгалды! Балалар карагыз әле өйләр, урамнар, агачлар, кешеләр артта кала. Автобусыбыз ничек кызу бара. Балалар менә килеп тә җиттек ахрысы, әйдәгез әле ашыкмыйча гына автобустан төшик.
  • Балалар, кая икән соң безнең тылсымлы уенчыклар кибете?
  • Каян белдегез сез аның уенчыклар кибете икәнен?
  • Ягез әле балалар якынрак килеп карыйк.
  • Ягез әле  балалар якынрак килегез, дөрес килдек микән?

САТУЧЫ-  Хәерле көн!

  • Исәнмесез балалар.Минем тылсымлы уенчыклар кибетенә рәхим итегез. Мин сезне күрүемә бик шатмын.

С.   -    Балалар юл йөрү ардыргандыр.Әйдәгез әле бергәләп ял итеп уен уйнап алыйк.

УЕН  “Күрсәт әле үскәнем”

Курсәт әле, үскәнем

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай кошлар очалар1

Күрсәт әле, үскәнем

Ничек куян сикерә?

Менэ шулай, менэ шулай

Шулай куян сикерә!

Курсәт әле, үскәнем

Ничек йөри аюлар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай йөри аюлар

Курсәт әле, үскәнем

Ничек бии балалар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай бии балалар?

С. -    Бик күңелле булды балалар. Рәхәтләнеп ял иттек. Хәзер минем тылсымлы уенчыклар кибетенә  рәхим  итегез. Балалар, уенчыклар алыр өчен сез миңа  үзегезнең тәрбияле, тәмле телле, тылсымлы, ягымлы сүзләр белеүгезне күрсәтергә тиеш буласыз.Сез миңа  ничек эндәшсәгез, мин сезгәшулай  җавап кайтарырмын.

Т. –   Балалар, ягез әле кайсыгыз иң кыю,тапкыр,тәмле телле? Кем беренче уенчык алырга тели?

С. -   Бигрәк әдәпле,тәмле телле балалар булдыгыз әле сез. Сезгә минем тылсымлы уенчыклар кибетендә ошадымы?

С. –   Сез дә миңа бик ошадыгыз, балалар. Бакчага кайткач дусларыгызга, башка балаларга , ә өйләрегезгә кайткач әти- әниләрегезгә, әби-бабайларга, кечкенә апайларыгызга да минем кибетем турында сөйләрсез. Аларны да матур, ягымлы сүзләр  кулланып сөйләшергә өйрәтегез дә минем кибетемә  бергәләп килерсез. Ә бүгенгә  сау булыгыз, балалар.

Т. -    Менә балалар безгә дә үзебезнең балалар бакчасына кайтыр вакыт җитте. Әйдәгез автобустагы үз урыннарыбызны алыйк та, бакчабызга кайтыйк.

      -  Балалар кайтыр юлыбыз бик  озын булып тоелмасын өчен, әйдәгез әле тагын бер матур бармак уены уйнап алыйк.

Бу бармак: “Йокым килә”-ди

Монысы әйтә “Арыдым”

Бусы килде дә ятты

Нәниен дә йоклатты

Кычкырышмагыз, шаулашмагыз,

     Бармаклар бит йоклыйлар....

Таң кояшы бер чыгар,

Уянырлар бармаклар

Һәм  бакчага кайтырлар.

   -    Менә балалар, без үзебезнең балалар бакчасына да кайтып җиттек. Без бүген балалар  сезнең белән кая бардык?

     -    Ул башка кибетләрдән нәрсә белән  аерыла соң?

-      Әйе , балалар, сез ул кибеттә үзегезне бик матур тоттыгыз.Үзегезнең әдәпле, тәрбияле балалар булуыгызны тагын бер кат дәлилләдегез. Балалар әйдәгез әле үзегезнең яңа уенчыкларыбызны килгән кунакларга күрсәтик, аннан соң үзебезнең төркемебезгә төшеп рәхәтләнеп уйнарбыз.Кунаклар белән саубуллашыйк. Саубулыгыз. Киләсе очрашуларга кадәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Безнең китаплар .Өлкәннәр төркеме өчен "Аралашу"белем бирү өлкәсе буенча эшчәнлек.

1)    балаларда китапка карата кызыксыну формалаштыруны дәвам итү, сыйфат билгеләрен куллану хисабына сүзлек байлыгын активлаштыру;2)     балаларның игътибарын, хәте...

Табын янында матур утыру эдэбе

икенчекечкенэлэр торкемендэ белем биру эшчэнлеге...

Аралашу белү осталык сорый.

Консультация для родителей...