Зурлар төркемендә аралашу күнекмәләре тәрбияләү
методическая разработка (старшая группа) на тему

Салахова Эльвира Баграмовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktpkch_yash1.docx14.08 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә яшь –шәхеснең үсешендә иң мөhим чор. Бу чорда бала үзен чолгап алган тирәлек, кешеләр , табигать белән таныша, аралаша башлый. Нәкъ менә шушы чорда нәни кешенең шәхес булып формалаша башлавында беренче адымнар ясала.

Балаларның кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә, әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашырга өйрәтү, үз фикерен булдырырга hәм аны курыкмыйча дөрес, аңлаешлы сөйләм белән әйтеп бирергә, башкаларны тыңлый белергә, аларга карата  игътибарлы, ягымлы булырга өйрәтү – бүгенге көннең иң мөhим бурычы. Бу бурычларның барысында бала мәктәпкәчә чорда зурлар ярдәме белән үзләштерә.

Тәрбиянең нигезендә аралашу чарасы буларак тел ята. Туган тел - бала тугач та үзләштерә торган олы хәзинә ул. Нәниләрнең туган тел байлыгын ачу өчен тырышырга кирәк, чөнки тел hәм сүз яшәешнең бөтен өлкәсенә дә үтеп кергән hәм кеше тормышында зур роль уйный. Кешенең hәрбер шөгыле, hәрбер эше тел ярдәмендә башкарыла.

Безгә телгә сәләтлек бирелгән икән без аны нәтиҗәле итеп куллана белергә тиешбез. Бала туган телнең нечкәлекләрен никадәр тирәнрәк танып белсә, туган тел төсмерләре чагылышын шулкадәр яхшырак кабул итә, аны йөрәге дә сүзнең матурлыгын  шулкадәр  активрак  аңлый, hәм ул сүзләр тылсымына да шулкадәр тизрәк төшенә. Сүзләр тылсымына өйрәнгән  бала актив аралаша , башка кешеләр белән яхшы әңгәмәдәш була ала.

Мин зурлар төркеме балалары белән сүзләр тылсымына өйрәтүдә уен-драматизацияләрне, сүзле-рольле, кагыйдәле, дидактик, халык уеннарына таянып эш алып барам.

Дидактик уеннарны балаларның яшь үзенчәлекләренә hәм индивидуаль сәләтләрен исәпкә алып төзим,  уеннарның темасыда  бик күп төрле. Бу очракта, мәсәлән, “Кем күбрәк әйтер?”, “ Дәвам ит!”, “Башкача әйт!” “Киресен әйт!” кебек уеннар кулланам.

Уен вакытында бала телне өйрәнү бурычын куймый, ул уйный. Күп  кабатлаулар ярдәмендә балада аралашу өчен кирәкбулган телнең образы барлыкка килә.  Бала яшьтәшләре белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә hәм үзедә аларны еш куллана башлый.  Ул сүзләр ярдәмендә уйларга гына түгел, сүзләр турында уйлый белергәдә өйрәнә.

Сүзләрнең тирән мәгънәгә, искиткеч зур көчкә ия булуын төшендерә алган очракта гына, балаларның хисләре, күңеле, фикерләре, кичерешләре яхшырыр дип уйлыйм.

Укыту-методик комплектлар  балаларның сөйләм телен үстерүгә, аралашу күнекмәләрен формалаштыруга ярдәмгә килә. Методик әсбәплар, методик hәм күрсәтмә материаллар, яңа заманча, балаларның яшь үзенчәлегенә туры килә торган уеннарны, татарча мультфильмнарны  эш тәҗрибәмдә бик теләп кулланам.

Өйрәтелә торган материалның катлаулыгыннан чыгып, 5-15 минутлык индивидуаль эшләр, лото, альбомнар, сюжетлы картиналар карау, табышмаклар әйтешү, сәнгатьле итеп шигырь сөйләү, тизәйткечләр, тел шомарткычлар өйрәнү барышында балаларның сүз байлыгын  ачыклыйм hәм активлаштырам.

Тел үсешендә hәм хәрәкәтләрендә тоткарлык булган балалар белән шигырьләрне hәм әкиятләрне хәрәкәтләр белән күрсәтеп сөйләргә өйрәнәбез.

Балаларны тыңларга hәм ишетергә, аралашканда мимика hәм пантомимиканы дөрес кулланырга кирәклеген төшендерәм. Аралашкан вакытта сөйләм әдәбен истән чыгармаска кирәклеген hәрвакытта исләренә төшереп торам. Ялгыш әйтелгән сүзнең күңелне яралавын, эшләнгән гамәлдән авырырак булуын, әйтелгән сүзнең  әңгәмәдәшенең  ничек кабул итүен уйларга hәм үзен әңгәмәдәше урынына куеп карарга кирәклеген гади мисалларда үтемле итеп аңлатып бирәм.

Сөйләм үсеше, аралаша белү күнекмәсе түбән дәрәҗәдә булган балаларның яшьтәшләреннән сүз байлыгы ким булуы белән аерылып торалар. Алар иптәшләре белән аралашканда авырлыклар кичерәләр, үзләре барып эндәшергә hәм сорауларга җавап бирергә кыенсыналар; әңгәмәне җәелдереп җибәрә; кичерешләрен дөрес итеп белдерә алмыйлар. Шуның өчен күп вакытта андый балалар  үзара ызгышалар яки үзләренә йомылалар. Кимчелекләрен  бетерү максатыннан   кечкенә шигырьләрне hәм иң гади әдәби әсәрләрне сәхнәләштергәндә төп рольне аларга бирәм. Үзләрендә курку, оялу кебек сыфатларны җиңәргә өйрәтәм.

Кимчелекләре белән аерылып торган балаларның,  фикере белән килешмәгән очрактада кыерсытырга ярамаганны әңгәмәләр ярдәмендә аңлатам. Мәсәлән: В.Маяковскийның “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар” әсәрен мисал итеп китерәм.

Баланы кызыксындырырлык итеп оештырылган эшчәнлек, уеннар баланың сөйләмен үстерүгә, аралаша белергә уңай тәэсир итә, балаларның тәҗрибәсен баетып кына калмый, ә киләчәктәдә аралашуда булган кимчелекләрне бетерүдә йогынты ясый.

Эшләнгән эшнең нәтиҗәсе булып балаларның сүзлек запасы арта,  тирә-юнь турында күзаллаулары, төрле предметлар, күренешләр турында үз фикерләрен әйтеп бирә алу мөмкинлекләре үсә; коллектив уеннарда, хезмәт эшчәнлегендә үзара килешеп, аралашып эш итәргә өйрәнәләр; сөйләмдә, башкалар белән аралашканда ягымлы сүзләр куллану, аралашуда актив булу, теләп катнашу кебек сыйфатлар тәрбияләнә.

Киләчәгебез матур, өметле кулларда булсын дисәк, дөнъяга аңлы карашлы, акыллы фикер йөртә белгән, шәфкатьле балалар үстерик.

 Барыгызгада шушы фундаментны нык төзүдә сәламәтлек, сабырлык телим!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.Тема:    «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ». Максат: Балаларга  табигать - безнең уртак өебез  булуын аңлату.Бурычл...

"Балаларда культура-гигиена күнекмәләре тәрбияләү"

ldquo;Балаларда культура-гигиена күнекмәләре тәрбияләү”Балаларда культура-гигиена күнекмәләре тәрбияләү – бик авыр мәсьәлә, ул ата-аналардан һәм тәрбиячеләрдән зур тырышлык һәм түземлек т...

Зурлар төркемендә ел ахырында бала белергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Зурлар төркемендә ел ахырында бала белергә тиешле белем һәм күнекмәләр...

“Поликлиника” сюжетлы-рольле уены аша балаларнын бер-берсе hәм зурлар белән аралашу күнекмәләрен үстерү алымнары (үз тәҗрибәңнән чыгып)

“Поликлиника” сюжетлы-рольле уены аша балаларнын бер-берсе hәм зурлар белән аралашу күнекмәләрен үстерү алымнары (үз тәҗрибәңнән чыгып)...

Тема: «Йөгерек су,чиста су» Зурлар төркемендә танып белү, аралашу белем бирү өлкәләре буенча эшчәнлек. (тәҗрибәләр ясау).

Максат: Су һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру.Бурычлар:1. Тәрбияви бурыч: Балаларда уңай эмоциналь халәт булдыру;суга сакчыл караш тәрбияләү;экологик тәрбия бирү.2. Үстерү бурычы: Тәҗриб...

Зурлар торкемендэ балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләү.

Зурлар торкемендэ балаларны милли-мэдэни рухта тэрбиялэу....