Тема: «Йөгерек су,чиста су» Зурлар төркемендә танып белү, аралашу белем бирү өлкәләре буенча эшчәнлек. (тәҗрибәләр ясау).
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)

Гатина Гулия Минхарисовна

Максат: Су һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру.

Бурычлар:

1. Тәрбияви бурыч: Балаларда уңай эмоциналь халәт булдыру;суга сакчыл караш тәрбияләү;экологик тәрбия бирү.

2. Үстерү бурычы: Тәҗрибә белән кызыксынучанлыкларын, балаларның кабул итүләрен, игътибарын, фикерләвен, диалогик сөйләм телен үстерү, суның тереклек өчен әһәмияте турында аңлату.

3. Белем бирү бурычы: Гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларны су һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру (тәме,төсе,исе,сыеклык).

Методик ысуллар:  шигырь, аудиоязма тыңлау: “Су тавышы”, тәҗрибә эше, .видеорәсемнәр,презентация карау.

Күрсәтмәлек: су белән бәйле булган рәсемнәр-слайдларда,презентация ,кабартылган шардан ясалган су тамчысы макеты.

Тәҗрибә өчен: су,сок салынган стаканнар, кашыклар,трубочкалар, салфетка, кайнар су белән термос,боз кисәкләре, пыяла.

Аудиоязма “Су тавышы”

Мультимедия техникасы. Проектор, экран, ноутбук.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yogerek_su.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Йөгерек су,чиста су»

Зурлар төркемендә  танып белү, аралашу белем бирү өлкәләре буенча эшчәнлек. (тәҗрибәләр ясау).

Максат: Су һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру.

Бурычлар:

1. Тәрбияви бурыч: Балаларда уңай эмоциналь халәт булдыру;суга сакчыл караш тәрбияләү;экологик тәрбия бирү.

2. Үстерү бурычы: Тәҗрибә белән кызыксынучанлыкларын, балаларның кабул итүләрен, игътибарын, фикерләвен, диалогик сөйләм телен үстерү, суның тереклек өчен әһәмияте турында аңлату.

3. Белем бирү бурычы: Гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларны су һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру (тәме,төсе,исе,сыеклык).

Методик ысуллар:  шигырь, аудиоязма тыңлау: “Су тавышы”, тәҗрибә эше, .видеорәсемнәр,презентация карау.

Күрсәтмәлек: су белән бәйле булган рәсемнәр-слайдларда,презентация ,кабартылган шардан ясалган су тамчысы макеты.

Тәҗрибә өчен: су,сок салынган стаканнар, кашыклар,трубочкалар, салфетка, кайнар су белән термос,боз кисәкләре, пыяла.

Аудиоязма “Су тавышы”

Мультимедия техникасы. Проектор, экран, ноутбук.

Эшчәнлек барышы.

(Балалар түгәрәктә, тәрбияче балалар белән исәнләшә)

Тәрбияче: Исәнмесез, хәерле иртә, балалар!

Кулларны-кулга тотыштык

Бер-беребезгә елмайдык

Җылы китте кулларга

Рәхәт булды дусларга .

-Кәефләрегез ничек?

-Балалар, сез нинди тавыш ишетәсез?(аудиоязма ,су тавышы)

Балалар: Су тавышы ишетелә.

Тәрбияче: Әйе, балалар, бик дөрес. Су,яңгыр тавышы !  Безнең өстебездә кечкенә генә болыт та тора.Ә аннан ниләр төшә?

Балалар: Яңгыр тамчылары.

Тәрбияче: Дөрес,яңгыр тамчылары. Ә яңгыр белгәнебезчә ул су. Без бүген сезнең белән балалар су турында сөйләшербез. Әйдәгез әле яңгырның тамчылары белән уен уйныйк. Тамчылар ник ява икән,алар  нәрсәләргә,кемнәргә кирәк икән? Шул сорауга җаваплар табыйк. (Балалар тамчыларны алалар,тамчыларда рәсемнәр-кошлар,хайваннар,бөҗәкләр,кешеләр,үсемлекләр,балыклар)

Дидактик уен : “Су кемнәргә,нәрсәләргә кирәк?”

Тәрбияче:  Балалар, миңа әнә шул яктан кемдер эндәшкән кебек булды. Карыйм әле, мөгаен анда кемдер бардыр… (Тәрбияче яшергән җирдән Су тамчысын алып килә) Менә нәрсә булган икән ул, балалар! Сез аны таныйсызмы? Әйе, бу – Тамчы, су тамчысы, шулай бит. Ул бүген су турында сөйләшүебез турында ишеткән дә безнең янга килергә булган. Әйдәгез, без аны менә монда урнаштырыйк, ул безне карап, тыңлап торсын, ярыймы?

(Глобус карау слайдтан)

Тәрбияче: Белгәнебезчә, балалар без Җир планетасында яшибез. Рәсемдә дә сез ңир планетасын күрәсез,зәңгәр төс белән балалар  нәрсә бирелгән дип уйлыйсыз? (Су) Җирдә суны кайларда очратырга мөмкин икән, искә төшереп китик әле, суны кайларда очратканыгыз бар?(тулы җөмләләр белән җавап бирәбез).

Балалар: Елгада,су кранында,ваннада,бакчага су сипкәндә,хайваннарга су эчергәндә,үсемлекләргә сипкәндә,диңгездә һ.б.

(“Су” темасы буенча слайдлар карау: диңгез, елга, инеш, күл, чишмә, сазлык һ.б.)

Тәрбияче. Ә хәзер сезнең игътибарлылыгыгызны тикшереп алыйк. Тыңлагыз һәм нәрсә тавышын ишетүегез турында кул күтәреп җавап бирегез.

 Уен: “Нәрсә тавышы?”

Балаларга тыңлау өчен диңгез шаулаганы, чишмә челтерәве, яңгыр тавышы, тамчы тамган елгада су аккан тавышлар тәкъдим ителә.

Тәрбияче:  Балалар,әгәрдә җир йөзендә су булмаса ,нәрсә булыр иде икән?

Балалар: Үләннәр,чәчәкләр үсмәс иде,хайваннар,кошлар үлеп бетәрләр иде,бөтен тереклек үлеп бетәр иде,чүлгә әйләнер иде.

Тәрбияче: Су бөтен тереклек ияләренә – үсемлекләргә дә,хайваннарга да,кешеләргә дә кирәк. Кешеләр аны эчәргә,юынырга,коенырга,гөлләргә су сибәргә,савыт-саба юарга,ашарга пешерергә,кер юарга кулланалар.Ә суны без каян алабыз?(коедан,чишмәләрдән, сууткәргечләрдән).

Безгә кунакка килгән тамчының да  үз хикәясе бар,тыңлыйк әле.

“Тамчы хикәясе”

Яшәгән ди, нәни инеш. Ул болыннар, урманнар аша аккан да аккан. Ә бер көнне ул юлында үзенә бик тә охшаган икенче инешне очраткан.

– Син кем? – дип сораган ул.

– Мин –инеш. Ә син үзең кем?

– Мин дә инеш, – дип җавап биргән безнең инеш. Әйдә, дуслашыйк һәм бергәләп агыйк.

Менә шулай итеп күп кечкенә инешләр бергә кушыла-кушыла зур елгага әйләнгәннәр. Елга үзенең суларын ерак-еракларга алып киткән. Бер көнне елга ярына Кеше килгән, елга суының күплегенә, чисталыгына карап сокланган. Ул елгадан үзенең суы белән уртаклашуын үтенгән. Кеше елга буена насослар куйган һәм насос белән суны трубалар аша кешеләрнең өйләренә җибәрергә булган. Ә инде су чиста, эчәргә яраклы булсын өчен кеше чистарту корылмалары төзегән һәм шуннан соң гына өйдә ага торган краннарга трубалардан су килгән. (Хикәянең эчтәлеге буенча слайдлар күрсәтелеп барыла).

 

Тәрбияче: Балалар, аңладыгызмы, безнең өйләргә килеп җиткәнче Су тамчысы үзенең дуслары белән никадәр юл үтә икән. Ә хәзер үзебез дә нәни тамчыларга әйләнеп ял итеп уйнап алыйк.

Ял минуты

“Шаян тамчылар”

Без, без җыелдык

Нәни тамчылар булдык (тамчы формасы ясау).

Елгада дулкынландык , (кулларны ян-якка сузып дулкын ясау)

Диңгезләрдә чайкалдык (куллар билдә, ян-якка чайкалу).

Кояш кызу кыздыргач (кулларны баш очына күтәрү)

Зәңгәр күккә үрләдек (сикерү хәрәкәте ясау).

Болытларда тирбәлдек, (кулларны өскә күтәреп селкетү)

Өстән җирне күзләдек (билгә таянып иелеп аска карау).

Җилләр безне кудылар, (ике кулны алга чыгарып этү)

Бер болытка җыйдылар (кулга-кул тотынып түгәрәк ясау).

Бергә-бергә җыелдык

Бик зур бер болыт булдык (түгәрәкне зурайту).

Яңгыр тамчылары булып (тамчы формасы ясау)

Кабат җиргә коелдык (сикереп чүгәләү).

Тәрбияче.:Балалар, ял итеп алдык,

Ә сезнең суны тикшереп карыйсыгыз киләме?( Килә).

Тәрбияче:  Хәзер без сезнең белән тикшерүчеләр,өйрәнүчеләр булырбыз.

Кемнәр соң ул тикшерүчеләр?

-Алар фәнни ачышлар ясаучылар,өйрәнүчеләр.

-Балалар ,тикшерүчеләр аерым лабороторияләрдә,ягъни тикшерү бүлмәләрендә эшлиләр.Без дә сезнең белән кечкенә тикшерүчеләр булырбыз һәм су белән төрле тәҗрибәләр үткәрербез.

Тәрбияче:Эшкә керешкәнче лабороториядә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклекне искә төшерик:

 -тавышланмаска-аның белән без бер-берегезгә комачау итәргә мөмкин.

-савыт-саба белән сак эш итәргә,ватмаска.

-тәрбиячене тыңларга.

-тәҗрибәләрнең нәтиҗәсен игътибар белән күзәтергә.

-күзәтүне бетергәч,нәтиҗә чыгарырга.

Лабороториягә кергәнче алъяпкычларны бәйлибез һәм үзебезнең эш урыннарына утырабыз.

 Су белән тәҗрибәләр. 

Тәҗрибә№1. Суның тәме ачыклау.

Сез ничек уйлыйсыз,суның тәме бармы?   1 стаканда су, 2 – сок

Стакандагы  суны эчеп карагыз. Ул нинди?(тәме юк) . 2 нче сткандагы сокны эчеп карагыз (тәме бар). Суныӊ тәме юк, ә сок – баллы.

-Ә хәзер суга 1 кашык шикәр комы салыгыз һәм болгатып эчеп карагыз.Ул нинди?(баллы).

-балалар,нинди нәтиҗә ясыйбыз.

Нәтиҗә: Чиста суның тәме юк, аңа нәрсә саласың ул шуның тәмен ала.

Тәҗрибә №2. Суның төсен  ачыклау.

Суныӊ төсен билгеләү.

Су – төссез, ә сок – кызыл төстә.

Нәтиҗә: су төссез.

Тәҗрибә №3. Су үтә күренмәле.

Суныӊ үтә күренмәле булуын ачыклау. 1 стаканда су, 2 – сок.

Сулы стаканга калакны тыгабыз. Калак күренәме? Соклы стаканга тыгабыз - калак күренәме? Сулы стаканда күренә, соклыда – күренми. 

Нәтиҗә: су үтә күренмәле, ә сок үтә күренмәле түгел.

Тәҗрибә №4. Суның исен ачыклау.

Суны иснәп карагыз. Судан ис киләме?

-Дөрес балалар,чиста суның исе юк.

Нәтиҗә ясыйбыз. Чиста Суның исе юк.

Тәҗрибә №5. Суда һава барлыгын исбатлау.

Көпшә аша суга өрәбез. Суда куыклар барлыкка килә. Димәк, суда һава бар. Шуӊа күрә суда җәнлекләр яши ала, үсемлекләр үсә ала.

Тәҗрибә №6. Су  өч төрле халәттә була.

а) Сыек хәлдә.  Суныӊ агу үзлеген билгеләү.

Суны башка савытка бушатабыз. Су нишли? Ага. Чөнки ул сыеклык.

б) Суныӊ боз хәлендә булуын күрсәтү.

-балалар,бу нәрсә?(боз кисәкләре)

-Балалар,кулыгызга тотып карагыз әле.Ул нинди?(салкын,эри,суга әйләнә).

-Боз кисәкләрен салфеткага куябыз.Салфетка нишләде?(юешләнде)

-ни өчен боз эри?(бүлмәдә җылы).

-боз эрегәч нәрсәгә әйләнә?(суга әйләнә).

-су кайчан бозга әйләнә?(салкында туңгач)

 -Су сыек хәлдә генә булмый,ә каты хәлдә дә була ала икән.

б) Су газ сыман.(термос белән кайнар су)

балалар сез инде күзәткәнегез бардыр, газ өстендә чәйнек кайнагач аның борыныннан нәрсә чыга (пар). Менә минем кулымда термос кайнар су белән,хәзер сак кына,игътибар белән карагыз әле,термос капкачын ачкач ни күрәсез?  Менә бу пар инде балаларның су,суның  газ халәте. Әгәр термосны пыяла бн капласак пыялага су тамчылары җыелганын күрәбез.

Нәтиҗә:   Су сыек, каты , газ хәлендә була ала.

Тәрбияче:  Әйдәге әле балалар ,су нинди халәтләрдә була санап чыгыйк.

1. Чиста суның тәме юк.

2. Чиста су үтә күренмәле ,

3. Чиста суның төсе юк.

4. Чиста суның исе юк.

5. Суда һава бар.

6. -Су сыек хәлдә була.

---Су каты хәлдә була.

---Су газ формасында була.

Тәрбияче. Балалар, сез бүген бик тапкыр һәм тырыш булдыгыз . Хәзер инде сез су турында бик күп беләсез. Ләкин шуны да онытмагыз, суны, сулыкларны һәрвакыт сакларга, чиста тотарга кирәк. Чөнки су ул чиксез түгел, ул кайчан да булса бетәргә мөмкин . Ә сусыз тормыш юк . Шуңа күрә бу турыда үзегез дә гел истә тотыгыз, башка кешеләргә дә әйтегез. Әгәр краннан суның кирәкмәгәнгә агып яки тамып торганын күрсәгез, кичекмәстән аны ябып куегыз.Тамчыга да сез бүген бик ошадыгыз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Безнең китаплар .Өлкәннәр төркеме өчен "Аралашу"белем бирү өлкәсе буенча эшчәнлек.

1)    балаларда китапка карата кызыксыну формалаштыруны дәвам итү, сыйфат билгеләрен куллану хисабына сүзлек байлыгын активлаштыру;2)     балаларның игътибарын, хәте...

"Аккош күленә сәяхәт". Зурлар төркемендә танып белү (познавательное развитие (мир природы) шөгыле

"Аккош күленә сәяхәт".    Шәһәр күләмендә “Идел буе халыкларының мәдәнияте белән таныштыру процессында балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү” дигән темага үткән   методик берләшмәдәка...

I нче кечкенәләр төркемендә “Танып белү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

Беренче бүлек. Безнең  балалар  бакчасы  ( 1.09 – 12.09 )   Атна           Тема   БурычларКулланма...

«Җир-безнең уртак йортыбыз!» мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү үсеше буенча интегральләшкән эшчәнлек.

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культурасы нигезләрен формалаштыру.Бурычлар:Тәрбияви бурыч: Табигатькә, аның ресурсларына, хайваннарга һәм үсемлек дөньясына сакчыл караш, кешелеклелек, к...

Уртанчылар төркемендә танып белү (математика) буенча "Казлар-аккошлар" әкиятенә нигезләнеп уенлы ачык эшчәнлек

Балаларда математик күзаллауны формалаштыру максатыннан ачык эшчәнлек эшкәртмәсе уртанчылар төркеме тәрбиячеләре өчен тәкъдим ителә....

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек. Тема : “Тукай әкиятләре буйлап ”

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар:Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, ө...

“Һава һәм аның үзлекләре” Зурлар төркемендә танып белү өлкәсе буенча эксперименталь эшчәнлек язмасы

Белем бирү эшчәнлеге язмасы зурлар төркеме балалары белән эксперименталь эшгчәнлек оештырганда куллану өчен....