“Һава һәм аның үзлекләре” Зурлар төркемендә танып белү өлкәсе буенча эксперименталь эшчәнлек язмасы
план-конспект занятия (старшая группа)

Имамова Гульназ Ринатовна

Белем бирү эшчәнлеге язмасы зурлар төркеме балалары белән эксперименталь эшгчәнлек оештырганда куллану өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hava_hm_anyn_uzleklre.docx18.02 КБ

Предварительный просмотр:

                                                  “Һава һәм аның үзлекләре”

Зурлар төркемендә танып белү өлкәсе буенча эксперименталь эшчәнлек язмасы

Максат: балаларга һаваның кеше тормышында әһәмиятле булуын, һаваның үзлекләрен тәҗрибәләр аша тикшереп күзаллау формалаштыру.

Бурычлар:

Белем бирүдә: һаваның үзлекләрен ачыклау өчен шартлар тудыру турында белемнәр булдыру,һаваның үзлекләрен тикшерү,тикшерүләрдән чыгып анализ ясау һәм нәтиҗә чыгару;

Үстерешле:балаларда күзәтүчәнлек,кызыксынучанлык,логик фикерләү,тикшерү,эзләнү алып бара белү сәләтен үстерү,сөйләм телләрен баету;

Тәрбияви: башкалар сөйләгәндә тыңлап тору,аралашу күнекмәләре, толерантлык тәрбияләү;

Алдан әзерлек: Саф һавада һәм бүлмәдә сулыш гимнастикалары ясату, бүлмәне җилләтүне балаларга аңлату.

Сүзлек өстендә эш: лаботротория,лаборант,һава.

Шәхси эш: үткәргән тәҗрибә ярдәмендә алган белемнәрен ныгыту өстендә эш.

Интегрәльләшкән белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше,социаль-коммуникатив үсеш,физик үсеш, иҗади-эстетик үсеш.

Җихазлау: һәр балага җитәрлек  полиэтилен пакетлар,сулы стаканнар,таякчыклар,җилләткечләр,рәсем «Без нәрсә белән сулыйбыз», «Лаборант»,баш киемнәре,А 4 кагәзе,пумалалар,буяулар,салфеткалар.

Балаларны оештыру: лабороториядә эшләү

Планлаштырылган нәтиҗә: һава турында белемнәре бар,һава өреп рәсем ясый беләләр.

                                             Эшчәнлек  барышы:          

Тәрбияче   Хәерле көн,балалар! Әйдәгез әле һәрберегез минем яныма килеп, учыма учыгызны куя барыгыз.Менә нинди матур кояш ясадык. Мин бик шат,көннәребез кояштай матур булсын!

                                               Бергәләшеп без басыйк

                                Шатланышып елмайыйк

                                Бер-беребезгә,

                                Хәерле көннәр теләп, шөгылебезне башлыйк.

 Ә хәзер урындыкларга утырыгыз,балалар!

 Балалар,әйтегез әле,сез нинди һөнәрләр беләсез? (җаваплар тыңлана)

                                        ( Ишек шакыган тавыш килә)

Кемдер безгә конверт җибәргән. Карыйк әле.

                                     (Конверттан рәсемне ала,тактага элә)

Балалар,карагыз әле, бу рәсемдә сез нинди һөнәр ияләрен күрәсез?Кайда эшли микән алар?Нәрсә эшлиләр икән алар анда? Әйе,балалар,болар лабораториядә эшләүче лаборантлар .Кабатлап әйтегез  әле: “лаборотория”, “лаборант” . Алар лабороториядә нәрсә эшлиләр дип уйлыйсыз? Анда төрле ачышлар ачалар, тәҗрибәләр үткәрәләр.Төрле тикшерү эшләре алып баралар.Сезнең дә лаборант булып карыйсыгыз килмиме? Мин сезне бүген лабороториягә чакырам.Ә менә анда нәрсә тикшерәчәгебезне табышмак ярдәмендә  белербез. Табышмак әйтәм, тыңлап карагыз әле:

                                     Үзе шушында ,үзе беленми

                                     Тынга беленә,күзгә күренми .(һава)

Әйе,балалар,бу һава. Кабатлап әйтик әле: “һава”  Ә нәрсә соң ул һава?без аны ашыйбызмы? Без аны киябезме?Без һава белән юынабызмы? Без нишлибез соң ?

Балалар          Без һаваны сулыйбыз.

Тәрбияче      Һава безне чолгап алган.Бөтен тереклек өчен һава кирәк.Һавасыз яшәп булмый.Яле борыныгызны кысыгыз,авызыгызны да ачмый карагыз әле. Авыр ,әйеме,  балалар.Суламыйча озак торып булмый.

Ә без нәрсә белән сулыйбыз соң? (рәсемне күрсәтәм)

Әйе, Борын белән һаваны сулыйбыз.ул анда җылына һәм Борын куышлыгыннан тын юллары аша үпкәгә керә аннары  кире чыга.Һава җылы һәм салкын булырга мөмкин.Әгәр дә салкын һаваны озак сулап торсаң, авырырга  мөмкинсең.Шуңа күрә игътибарлы булыгыз, салкында озак йөрмәгез.

                                            Ә хәзер

                                        Ял итәргә тукталыйк.

                                    Җилкәләрне турайттык

                                           Тирән итеп суладык.

                                        Башны як-якка бордык.

                                    Чүгәләдек һәм тордык

                                        Сузылдык,киерелдек

                                    Югарыга үрелдек .

                                            Менә шулай ял итеп

                                        Эшебезне дәвам итик.                  

Тәрбияче          Ә хәзер баш киемнәрен киеп куейк.Лабороториягә җыеныйк.                                                     (лаборант шапкалары кияләр)  Лабороториядә эшләүнең кагыйдәләре  бар.Анда кычкырып сөйләшергә,тавышланырга,башкаларга комачауларга, авызга әйбер кабырга ярамый. Приборлар,әйберләр белән сак эшләргә кирәк.

Тәрбияче       Балалар,сез һаваны кайда дип уйлыйсыз?(җаваплар тыңлана)Балалар һава бүлмәдә,өйдә,урамда,урманда.Ул безне чолгап алган. Әйдәгез моны тикшереп карыйк.

(1 нче өстәл янына киләләр) Полиэтилен пакетлар белән тәҗрибә.

Балалар, карагыз әле пакет безнең нинди? Аның эчендә берәр нәрсә бармы?

Пакетны өскә-аска селкеп алабыз да  авызын борып ябып куябыз.Пакет нишләде? Әйе ул кабарды.Ни өчен кабарды?Чөнки аңа һава тулды.Без һаваның капчыкка кергәнен күрдекме?

Балалар, без һаваны күрәбезме? Ни өчен күрмибез? (Юк, ул күренми. Чөнки һава төссез, үтә күренмәле.)

Димәк, балалар, безнең тирә ягыбызда һава чолгап алган икән. һава төссез, үтә күренмәле

Әйдәгез әле һаваны иснәп карыйк.Исе бармы аның,балалар?Әйе,һаваның исе юк.Ләкин һавада төрле исләр булырга мөмкин.мәсәлән чәчәкләр исе,буяу исләре.Кухня ягыннан тәмле булып ис килергә мөмкин,әйеме?

Ничек уйлыйсыз,һаваны тоемлап буламы икэн? Әйдәгез анысын да тикшереп карыйк. Сезнең алда кәгазь җилләткечләр. Алыгыз әле шуларны. Һаваны хәрәкәт иттерсәк , аның барлыгын җиңел генә сизеп тә була. Сез дә минем кебек эшләгез әле. Сизәсезме дусларым, безнең битебезне йомшак җил сыйпый. Бу һава йомшак җил рәвешендә безгә барлыгын сиздерә. Безнең бит тиресе нәфис аны тоя ала. Сезнең битләр һаваны сиздеме? Кем бу җилне тагын бүтәнчә әйтә ала? Йомшак, җылы, ягымлы, иркә. Ул бит сезнең

битләрне сыйпый иркәли. Әгәр эссе җәй көне булса, һава нинди булыр?Эссе, кызу һава. Әгәр  кыш көне урамга чыксак, безнең битебезгә нинди һава бәрелер? Салкын, ачы. Димәк балалар җил һаваның хәрәкәте икән. Һаваны хәрәкәт иттереп кенә без аны тоя алдык. Тормышта һаваның хәрәкәтен без һәрчак күрә алабыз, ул кайвакытта безгә ярдәм итә, кайчагында киресенчә комачаулый. Мәсьәлән: ул елгада , диңгездә җилкәнле көймәләрне йөртә. Ләкин көчле дулкыннар хасил итеп кеше тормышына комачаулык та итә.

(2 нче өстәл янына киләләр Ә хәзер һаваны күрергә тырышып карыйк.Сулы стаканга таякчык тыгып өреп карыйк.Суда нәрсәләр барлыкка килде?Куыкчыклар.Сез өргән һава  су ярдәмендә куыкчыклар булып күренде.

Балалар,һаваны өреп рәсем дә ясарга була.Карап торыгыз әле.Пумала белән кагәзьгә бер тамчы тамызам да,аңа таякчык ярдәмендә өреп рәсем ясыйм. Нәрсәгә охшады минем рәсемем? Әйдәгез әле сез дә үзегез шулай рәсем ясап карагыз.

                                         (балалар рәсем ясыйлар)

Матур килеп чыкты рәсемнәрегез.

Балалар,сез бүген нинди яңалыклар белдегез?Нәрсәләр исегездә калды?

Сез барыгыз да оста лаборантлар булдыгыз.Лабороториядә кагыйдәләрне саклап кына шөгылләндегез.Рәхмәт,балалар.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркемендә «Көзге урман» темасы буенча белем бирү эшчәнлеге (нәфис-нәфасәти үсеш)

«Көзге урман» темасы буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлеге.Бу эшчәнлек нәфис-нәфасәти өлкә буенча балалар белән көз темасын йомгаклау өчен традицион булмаган ысул кулланып рәсем ясарга өйрәтү ...

"Аккош күленә сәяхәт". Зурлар төркемендә танып белү (познавательное развитие (мир природы) шөгыле

"Аккош күленә сәяхәт".    Шәһәр күләмендә “Идел буе халыкларының мәдәнияте белән таныштыру процессында балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү” дигән темага үткән   методик берләшмәдәка...

I нче кечкенәләр төркемендә “Танып белү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

Беренче бүлек. Безнең  балалар  бакчасы  ( 1.09 – 12.09 )   Атна           Тема   БурычларКулланма...

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән ачык эшчәнлек “Кышкы уеннар”

Сөйләм үстерү эшчәнлеге:Үстерү. Балаларның  күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен, бөйләнешле  сөйләм телен, иҗади күзаллауларын  үстерү.Белем бирү. Балаларның ...

Сәнгати-эстетик үсеш, сөйләм үстерү (грамотага өйрәтү), танып белү үсеше (математика) буенча интеграль эшчәнлек (Мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Эшчәнлек структурасы:    1. Хәерле иртә теләү.2. Сюрприз момент.3. Математик Галактикага юл тоту.4. Рәсемнәр ярдәмендә ребус чишү.5. Математик табышмакларга җавап табу.6. Геометрик...

Тема: «Йөгерек су,чиста су» Зурлар төркемендә танып белү, аралашу белем бирү өлкәләре буенча эшчәнлек. (тәҗрибәләр ясау).

Максат: Су һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру.Бурычлар:1. Тәрбияви бурыч: Балаларда уңай эмоциналь халәт булдыру;суга сакчыл караш тәрбияләү;экологик тәрбия бирү.2. Үстерү бурычы: Тәҗриб...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә“Танып белү үсеше “(экология) буенча “Экологик сукмак буйлап”темасына шөгыль эшкәртмәсе

Табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү.Табигатькә, әйлән-тирәгә карата кызыксынуын үстерү өчен шартлар тудыру....