Зурлар төркемендә танып белү һәм математик күзаллаулар формалаштыру буенча эшчәнлек конспекты. Тема: “Суперагент балаларга югалган әйберләрен табырга булышабыз”
план-конспект занятия (старшая группа)

Темасы: “ Суперагент балаларга югалган әйберләрен  табырга булышабыз”

Максат: төрле биремнәр үтәп, суперагент балаларга югалган прдметларны табырга булышу.

Бурычлар:

Белем бирүче:

-  балаларда эзләү буенча һөнәрләр турында белемнәр формалаштыру;

- төрле предметлар кулланып фигуралар ясау ысуллары белән таныштырып, баш миенең ике ягының да эшләвен стимуллаштыру;

Үстерүче:

- сенсор кабул итүне, пространстволы фикерләүне, симметирияне тоемлауны үстерү;

- реакция тизлеген һәм җитезлекне үстерү, хәрәкәт күнекмәләрен формалаштыру;

- “ Һөнәрләр” темасы буенча сүзлек запасын активлаштыру һәм үстерү.

Тәрбия бирү бурычлары:

- бер-береңә  игътибарлылык, хәлгә керү, булышу теләге тәрбияләү, бердәм эшчәнлектә тәрбияче һәм башка балалар белән һәм үзара эшләргә күнектерү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әлкирайоны  муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе Базарлы Матак авылы «Ромашка» балалар бакчасы

 

 Зурлар төркемендә танып белү һәм математик күзаллаулар формалаштыру буенча эшчәнлек конспекты.

Тема: “Суперагент балаларга югалган әйберләрен  табырга булышабыз”

Тәрбияче: Хайруллина И.С.

2025 ел

Базарлы Матак авылы.

Темасы: “ Суперагент балаларга югалган әйберләрен  табырга булышабыз”

Максат: төрле биремнәр үтәп, суперагент балаларга югалган прдметларны табырга булышу.

Бурычлар:

Белем бирүче:

  •  балаларда эзләү буенча һөнәрләр турында белемнәр формалаштыру;
  • төрле предметлар кулланып фигуралар ясау ысуллары белән таныштырып, баш миенең ике ягының да эшләвен стимуллаштыру;

Үстерүче:

  • сенсор кабул итүне, пространстволы фикерләүне, симметирияне тоемлауны үстерү;
  • реакция тизлеген һәм җитезлекне үстерү, хәрәкәт күнекмәләрен формалаштыру;
  • “ Һөнәрләр” темасы буенча сүзлек запасын активлаштыру һәм үстерү.

Тәрбия бирү бурычлары:

  • бер-береңә  игътибарлылык, хәлгә керү, булышу теләге тәрбияләү, бердәм эшчәнлектә тәрбияче һәм башка балалар белән һәм үзара эшләргә күнектерү.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, флешка, 2 команда өчен “ Аяк – кул” сукмагы, һәр балага акыллы уеннар сериясеннән - уены, уен өчен схема -  карточкалар, өстәлләр, колакча (наушник), смартфон, карандашлар, маркер, мольберт, һәр балага  йозак төшерелгән язу үрнәкләре ( прописи) , кечкенә чемодан, лупа,  перчатка, турыпочмаклы йозак, карта.

Сүзлек эше:

  • пассив: “ эзләүче һөнәре”;
  • актив: һөнәрләр, лупа, колакча.
  • Аерым эш: биремнәрне үтәгәндә ярдәм итү.

Эшчәнлек барышы:

Оештыру моменты.

 Балалар залга керәләр һәм җитәкләшеп түгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар!

Балалар:

 Иртән иртүк тәрәзәгә

Кояш нурларын чиртә.

Күземне ачам, елмаям,

Телим хәерле иртә!

Тәрбияче: менә бүген иртән сез балалар бакчасына килдегез. Әти-әниләрегез кая китте?

Балалар: алар эшкә китте.

Тәрбияче: ә эштә алар нишлиләр?

Балалар: әти машина ясый, йортлар төзи, әни авыруларны дәвалый, кибеттә сата, аптекада эшли, машина йөртә, таксист, тәрбияче, пешекче, укытучы, программист һ.б.

Тәрбияче: әйе, балалар. Без зур район үзәгендә  яшибез, ә монда бар да тәртиптә булсын өчен төрле һөнәр ияләре кирәк. Уйлап карагыз әле, әгәр төзүчеләр булмаса нәрсә булмас иде?

Бала: яңа кибетләр,  өйләр булмас иде.

Тәрбияче: укытучылар булмаса нәрсә булмас иде? ( балалар мәктәпкә бара алмас иде)

Табиблар булмаса нәрсә булмас иде? ( бөтен кеше авыру булыр иде)

Пешерүчеләр булмаса нәрсә булмас иде? ( ашарга ризык булмас иде, ашыйсы килер иде) ......

Тәрбияче: ә программистлар булмаса нәрсә булмас иде? ( бөтен компьютерлар, телефоннар бозылып бетәр иде) Дөрес әйттегез, барлык һөнәр ияләре дә хәрберсе үз урынында кирәк.

 Кинәт залга шар очып керә, җепкә флешка бәйләнгән.

Тәрбияче: Балалар, бу нәрсә? Кайсыгыз белә?

Балалар: флешка.

Тәрбияче: Ә ул нәрсәгә кирәк? Бәлки ноутбукка куеп карарбыз. Флешкада нәрсә барын экраннан күзәтербез.

Экранда  Суперагент балалар чемодан һәм предметлар табуда ярдәм сорыйлар.

 Тәрбияче: Суперагент балалар бездән ярдәм сорыйлар.  Әйдәгез булышабыз! Безгә хәзер эзләүчеләргә әверелергә кирәк! Аларга нинди ярдәм күрсәтергә кирәк, сез аңладыгызмы?

Төп өлеш.

 Тәрбияче:  Бу суперагент балалар сораган предметларны кайдан эзләргә соң? Эшне кайдан башларга? Карагыз әле, монда нидидер бөкләнгән кәгазь күрәм, әйдәгез әле ачып карыйк. Балалар бу нәрсә икән шундый? (карта). Балалар димәк безгә шул карта буенча барырга кирәк була. Карыйк әле картадан - монда   бик кызыклы сукмак күрәм. Игътибар иттегезме, сул һәм уң аяклар һәм куллар төшерелгән бу сукмакка. Сез ничек уйлыйсыз, бу сукмактан ничек барырга кирәк икән? Кем уйлап тапты? Әйдәгез, барып карыйк әле, берәр җиргә килеп чыгарбыз. Сукмак ике булгач, безгә дә ике командага бүленергә кирәк. ( кызыл тасмалыдан кызлар һәм зәңгәр тасмалыдан малайлар, )

“ Аяк- кул” сукмагыннан үт” уены үткәрелә.( Һәр сукмакка кәгазьдән кисеп 21 сул һәм уң аяк - кул төшерелгән рәсемнәр беркетелгән. Балалар дөрес итеп үтергә тиеш) Сукмакны үткәч лупа табып алалар.

Тәрбияче: Балалар, лупа нәрсәгә кирәк? Лупаны нинди һөнәр ияләре куллана?  ( җаваплар : тикшерүче – следователь, табип, лаборант, сәгать төзәтүче һ.б.)

 Тәрбияче:  Карагыз әле, лупаның тоткычына нидер беркетелгән, нәрсә  икән анда? Монда хәрефләр шундый вак, лупа белән генә укып була. Лупада баш рәсеме төшерелгән, димәк

безгә башыбызны бик яхшы эшләтергә кирәк. Ә сез башваткычлар чишәргә яратасызмы? ( җаваплар). балалар картага күз салыйк әле, нәрсә күрәсез? Җаваплар: төсле шакмаклар,  фигуралар һ.б.

 Тәрбияче:  шакмаклар, фигуралар янына килеп, икешәрләп, идәнгә җайлап утырып, схемага карап кирәкле фигуралар сайлап алып, схеманы дөрес итеп  төзегез. Бер беребезгә ярдәм итешәбез.

( Биремне үтәгәндә тәрбияче алданрак эшләгән балаларга икенче төрле схема тәкъдим итә, яки авырлык белән эшләгән балаларга ярдәм итүен сорый)

Тәрбияче:  Барыгыз да эшли алдымы?  (җаваплар) Булдырдыгыз! Кемгәдер авыр булса, башка вакытта тагын эшләп карарбыз.

Биремне үтәгәннән соң колакча (наушник) табып алалар.

Тәрбияче: Балалар, колакчанәрсәгә кирәк? ( җаваплар)

Тәрбияче:  Хәзер мин тыңлап карыйм әле, бәлки берәр нәрсә ишетермен. Монда музыка ишетәм. Әйдәгез, бергәләп тыңлыйк. Музыка астында күзләр белән төрле хәрәкәтләр ясап ял итеп алырбыз. Экранда алдына үзегезгә җайлы итеп тезелешеп басыгыз, экранда күрсәтелгән схема буенча эшлибез.

 Тәрбияче:  Булдырдыгыз балалар! Картага күз салыйк эле.  Анда йозак күрсәтелгән.

 Йозак табып алалар.

Тәрбияче: Тагын бер предмет табылды, димәк тагын бер бирем үтәргә кирәк. Монда картада карандашлар күрәм. Карандаш белән нишләргә икән? ( җаваплар)

Биремне үтәү өчен  өстәл артына утырабыз.

Сез рәсем ясаганда карандашны кайсы кулыгызга тотасыз? (уң кулга). Ә ике кул белән бергә рәсем ясап караганыгыз бармы? Ясап карыйсыгыз киләме? Балалар эйдәгез рәсем яхшырак күренсен өчен маркерлар белән эшлибез.

Өстәлдәге кәгазьне әйләндереп салыгыз, анда нәрсә ясалган? Шул йозак өстеннән ике кулның да имән  бармагын берьюлы йөртеп чыгабыз. Рәсем ясауны өстән аска таба башкарабыз. Шуннан соң маркерларны уң һәм сул кулга тотып, өстәге  ноктага терәгез һәм йозак рәсемен ике кул белән берьюлы йөртеп чыгыгыз.

Тәрбияче мольбертта үрнәк күрсәтә, авырсынган балаларга аерым ярдәм итә.

Тәрбияче: Балалар, сез шулхатле тырыштыгыз!  ике кул белән берьюлы рәсем ясау ошадымы? Авыр булмадымы? Афәрин!

Биремне үтәгәннәш соң  картага күз салалар, перчатка табып алалар.

Тәрбияче: Без бармакларыбызны эшләтәкәч, перчатка да табылды. Алга таба барабызмы? Без нинди предметлар таптык әле? ( җаваплар: лупа, колакча (наушник),  йозак, перчатка) Сез булдырдыгыз. Хәзер паласка арканы төз итеп тотып, үзегез теләгәнчә утырыгыз һәм экранга карагыз.

( Табылган предметлар слайдта экранда күрсәтелә.)

Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз, бу предметлар нинди һөнәр ияләренә кирәк?

Балалар: эзләүче, тикшерүче, доктор, шәфкат туташы, пешерүче, элемтәче, охранник – сакчы һ.б.  җаваплар.

Тәрбияче: күп һөнәрләрне атадыгыз. Ә без бүген нинди һөнәр ияләре булдык?

Экранда эзләүче ( сыщик ) күрсәтелә.

Бу һөнәр иясе гел нәрсәдер эзли. Балалар тагын нинди һөнәрләр бар икән.

Экранда “ Предметлар буенча һөнәрне тап” уены үткәрелә.

Тәрбияче: Без экранда төрле һөнәр ияләрен,  алар куллана торган предметлар буенча таптык. Картага күз салыйк эле, безгә тагын чемодан табасы бар. 

Әйдәгез, сигнал буенча барыйк әле. ( чемодан табалар) Менә чемоданны да таптык, суперагентларның үтенечен башкардык. Табылган предметларны чемоданга салыйк. ( Ватсаптан хәбәр килгән тавыш ишетелә. “Биремнәрне яхшы үтәгән өчен сез суперагентлар мәктәбенә кабул ителдегез! Суперагентлар мәктәбенә кабул ителү турындагы сертификатларны чемоданның яшерен кесәсеннән алыгыз!” дигән хәбәрне тыңлыйлар. Шуннан соң чемоданнан сертификатларны алалар.

Йомгаклау.

Тәрбияче: Балалар, без бергәләп бик яхшы эш эшләдек. Нинди эш ? ( җаваплар) Димәк, хәзер суперагантлар  без табарга ярдәм иткән предметлар белән күллана алачаклар. Сезгә кайсы биремне үтәү ошады? Кайсы бирем авыррак булды? Киләчәктә кайсы һөнәрне сайлар идегез? Балалар сез кайсы һөнәрне сайласагыз да, барысы да кирәкле, файдалы һөнәрләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Кар патшабикәсендә кунакта» (зурлар төркемендә иң гади математик күзаллаулар формалаштыру эшчәнлегенең конспекты).

Максат:  балаларның логик фикерләү сәләтен, интеллектуаль активлыкларын   үстерү.Yстерү бурычы:  балаларның зиһенен, зирәклеген, тапкырлыгын  үстерү.Тәрбия бурычы:...

Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру буенча интеграл эшчәнлек “ Әкият иленә сәяхәт ”

Балаларның математик белемнәрен ныгыту, кызыксыну-чанлыкларын үстерү, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен, күзаллауларын яхшырту....

Танып белү үсеше (ИГМКФ) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга перспектив план.

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек  төркемендәге балаларга  перспектив  план....

Танып белү үсеше (ИГМКФ) (4-5яшь) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча уртанчылар төркемендәге балаларга перспектив план.

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)  (4-5яшь)(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча уртанчылар   төркемендәге балаларга  перспектив  план....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча эшчәнлек конспекты. Темасы: “Күңелле сәяхәт”.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар”проекты буенча эшчәнлек конспекты. Темасы: “Күңелле сәяхәт”....

“Һава һәм аның үзлекләре” Зурлар төркемендә танып белү өлкәсе буенча эксперименталь эшчәнлек язмасы

Белем бирү эшчәнлеге язмасы зурлар төркеме балалары белән эксперименталь эшгчәнлек оештырганда куллану өчен....