Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру буенча интеграл эшчәнлек “ Әкият иленә сәяхәт ”
план-конспект занятия по математике (средняя группа) на тему

Гарипова Алсу Фаридовна

Балаларның математик белемнәрен ныгыту, кызыксыну-чанлыкларын үстерү, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен, күзаллауларын яхшырту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл femp_kiyat_ilen_syaht.docx32.74 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

“ Алан балалар бакчасы”

Тема : “ Әкият иленә сәяхәт ”

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше

Эшчәнлек төре : иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру буенча интеграл   эшчәнлек        

 Уртанчылар төркеме

 

                                                                            Тәрбияче:Гарипова Алсу

                                                              Фаридовна

       

2015 ел

    Максат: балаларның математик белемнәрен ныгыту, кызыксыну-чанлыкларын үстерү, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен, күзаллауларын яхшырту.

Тәрбия бурычы: математик күнекмәләргә кызыксынучанлык тәрбияләү.

Үстерү бурычы:  балаларның уйлау сәләтен , игътибарын ,хәтерен , хәрәкәтен , сөйләмнәрен үстерү.

Белем бирү бурычы: 5 кә кадәр санау күнекмәләрен , предметлар саны белән цифрларны туры  китерү күнекмәләрен үстерү; кәгазъ битендә ориентлашуны (уңда ,сулда ,өстә , аста ,уртада), балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат, өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.

Интеграл  белем бирү өлкәсе: : танып-белү үсеше, физик үсеш, сөйләм үсеше

Методик алымнар һәм чаралар: темадан чыгып әңгәмә , сорау бирү , мөстәкыйль эшчәнлек , сөенеч мизгеле, мактау,тикшерү, слайдлар куллану, анализ ясау.

Күрсәтмә материал: презентация,  төрле төстәге геометрик фигуралар, тишекле келәм.

Тарату өчен материал: Карандашлар, цифрлар, төрле сандагы рәсемнәр һәм  цифрлар ясалган карточкалар ,А4 форматында уртасында убырлы карчык йорты сурәтләнгән карточкалар һәм шуңа урнаштырылырга тиешле предметлы рәсемнәр(кояш ,казлар-аккошлар ,алмагач ,убырлы карчык).

     

Эшчәнлек  барышы:

1.Оештыру. Балаларны   кызыксындыру

Тәрбияче:

- Хәерле иртә балалар! Әйдәгез барыбызга да елмаеп  хәерле иртә телик әле:

Хәерле иртә, сезгә ! Хәерле иртә, безгә ! Хәерле иртә, барыбызга да !

Без барыбыз да әкиятләр яратабыз.Бүген без сезнең белән әкият буенча сәяхәт итәрбез.Нинди әкият икәнен сез миңа әйтерсез,мин шул әкияттән өзек укыйм.” Казлар- аккошлар очып килгәннәр һәм малайны (Ваняны) канатларына утыртып очып киткәннәр”

 -Бу әкиятнең исеме ничек ?

- “Казлар – аккошлар”.

- Дөрес балалар , молодцы.(Экранда әкиттән иллюстрация )     Слайд 1 ,2

Сез беләсезме ул әкияттә ниләр булганын ?

- Маша энесен чирәмгә утыртып , үзе иптәш кызлары янына уйнарга киткәч,  казлар-аккошлар канатларына утыртып энесен алып китәләр.Һәм Маша энесен эзләргә чыга. Балалар , Машага энесен эзләргә ярдәм итәбезме ?

-Ярдәм итәбез , Машага энесен табарга  булышыбыз.

-  Балалар , сәяхәткә китәргә әзерме? Әзер булсагыз, сезне тылсымлы келәм-очкычка  чакырам (Келәмне карау,анда төрле тишекләр)

-Балалар , карагыз әле , келәмебезне тычканнар тишкән бит. Әйдәгез аны тиз генә ямыйк. Безгә келәмне ямарга геометрик фигуралар ярдәм итәр.

 2. “Туры килә торган геометрик фигураларны куй”

(Тишекләргә туры килә торган геометрик фигураларны эзләп алып куялар,сорауларга җавап биреп)

-Бу нинди фигура? (өчпочмак ,түгәрәк, квадрат,турыпочмаклык) Ул нинди төстә? Өчпоманың нәрсәләре бар?(почмаклары , яклары) Ничә почмагы бар? Квадратның яклары нинди? (тигез),ә турыпочмаклыкның?(яклары тигез түгел)  Балалар, бу фигуралар бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар?

-Формалары, төсләре белән.  һ.б.

-Булдырдыгыз , тылсымлы келәм -очкычка  әйбәтләп утырдык.Күзләрне йомдык һәм очабыз дип күзалдыбызга китердек.Без өскә күтәреләбез:өскә , өскә, югарыда ,кырлар, урманнар  өстеннән очабыз. 5 кә  кадәр саныйбыз.   Йөзтүбән төшәбез: аска , аска , түбән төштек , җиргә утырдык)

 Ниһаять , без Әкият илендә.

Машага юлында мич очраган. (Экранда мич рәсеме) Ул мичтән сораган :                                                                                                                                                                      

                                                                                                        Слайд 3                        

-Мич, мич, әйт әле казлар- аккошлар кайсы якка очтылар?    

-Минем биремемне үтәсәң , казларның кайсы якка очканын  күрсәтермен,-дигән.  

3.“Кабартмаларны сана һәм тоташтыр”

(карточкалар белән эш : балалар карточкада ясалган әйберләр санына туры килгән цифрны сызык белән тоташтыралар)

-Карточкада ясалган әйберләр санына туры килгән цифрны сызык белән тоташтырыгыз.                                                                                 Слайд 4                                                                                                                                                                            

-Дөрес эшләдегез, мич  күрсәтте казларның кайда очканнарын.

- Маша алда алмагачны очраткан (экранда алмагач рәсеме)              Слайд 5

- Алмагач , алмагач , әйт әле казлар кайсы якка очтылар?

Алмагач  әйткән:

4. - Әйтермен, әгәр дә минем сорауларыма  тиешле саннарны күтәреп матемтик телдә дөрес җавап бирсәгез.                                              Слайд 6                        

- Ничә алмагач ?(1)

-Барлыгы ничә кызыл алма?(5)

-Барлыгы ничә яшел алма(3)

-Барлыгы ничә сары алма?(4)

-Коелган алмалар ничә ?(2)

-Нинди төстәге алмалар күберәк,әзерәк,әз?

-Ә хәзер цифрларны тәртип буенча дөрес итеп тезегез

Алмагач казларның кайсы якка очканнарын әйткән.

5.  Физминутка.

- Балалар, әйдәгез азрак ял итеп алыйк. Түгәрәк  ясап  басыйк  һәм  минем арттан  кабатлагыз.

Утырып инде арыдык,

Бераз ял итеп  алыйк.

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап карыйк.

Куллар билгә, өскә, янга,

Утырып – торып алыйк.

Кушаяклап сикерик тә

Сәяхәтне дәвам итик.

-Маша сөт елгасын очраткан,елганың ярлары кесәлдән икән.      Слайд 7

(экранда елга рәсеме)

-Елга, елга әйт әле, казлар- аккошлар кайсы якка очтылар?

- Мин сиңа әйтермен , Маша , ләкин син башта биремне үтә.

6.  “Кәгазь  битендә  предметларны дөрес урнаштыр”

      (Экранда тавык тәпиендә торган йорт)                                  Слайд 8  

-Балалар ,безгә    кәгазь  битендә  предметларны дөрес урнаштырырга кирәк.                                                  (балаларга уртасында убырлы карчыкның йорты ясалган кәгазь битләр  һәм предметлы рәсемнәр тарату) 

-Йортның    уң ягында  өстә  казларны  урнаштырыгыз.

-Ә йортның сул ягында өстә  кояшны урнаштырыгыз.

-Йортның уң ягында аста алмагачны урнаштырыгыз.

-Йортның  сул ягында аста убырлы карчыкны куябыз.

(Йорттан  сулда , уңда , аста, өстә  нәрсәләр урнашканын әйтү , экрандагы рәсемнән тикшерү дөрес урнаштырганны)                                       Слайд 9

- Булдырдыгыз ,балалар , менә Маша да энесен тапты.

(Экранда  әкияттән  иллюстрация)                                                        Слайд10

-Балалар барлык биремнәрне дә үтәдек , Машага энесен табарга булыштык , рәхмәт сезгә.

- Келәм –очкычта  кире очарга вакыт җитте.Утырдык ,  күзләрне йомдык, 5 кә кадәр саныйбыз да күтәреләбез .  Өскә күтәреләбез: өскә, өскә, без югарыда , кырлар , урманнар  өстеннән очабыз. Ниһаять , без балалар бакчасына кире кайттык. Йөзтүбән төшәбез: аска,  аска , түбән төштек , җиргә  утырдык.

Йомгаклау.

-Сезгә сәяхәт ошадымы?  Без кайсы әкият буенча сәяхәт иттек?

-Без Машага ничек ярдәм иттек? (Туры килә торган геометрик фигураларны сайлап куйдык,” кабартмалар”саны белән туры килүче цифрларны тоташтыр-дык , алмагачның алмаларын санап ,чагыштырдык ,  предметларны простран-ствода урнаштырдык (сулда, уңда, өстә ,аста)

-Балалар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Машага бу сынауларны үтәргә туры килгән? (чөнки ул әтисе белән әнисенең сүзләрен тыңламаган)

-Менә шуның белән сәяхәтебез тәмам. Бүген сез барыгыз да булдырдыгыз, сәяхәт вакытында үзегезне бик тәртипле тоттыгыз, дус булдыгыз, матур җа-ваплар бирдегез. Маша сезгә үзенә булышканыгыз өчен  ,шушы матур китап-ларны  җибәрде.Китаптагы биремнәрне эшләп белемнәрегезне тагын да ны-гытырсыз.

Эшчәнлек тәмам.

                                                       

                                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

мәктәпкә хәзерлек төркемендә иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты...

Танып белү үсеше (ИГМКФ) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга перспектив план.

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек  төркемендәге балаларга  перспектив  план....

Танып белү үсеше (ИГМКФ) (4-5яшь) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча уртанчылар төркемендәге балаларга перспектив план.

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)  (4-5яшь)(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча уртанчылар   төркемендәге балаларга  перспектив  план....

«Әкиятлэр илендә» (Математика буенча ачык эшчәнлек)

Уртанчылар төркеме өчен математика буенча ачык эшчәнлек...

Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты. Тема: “Әкият иленә сәяхәт”. (төрле яшьтәге балалар төркемендә)

Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү, Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, са...

Сәнгати-эстетик үсеш, сөйләм үстерү (грамотага өйрәтү), танып белү үсеше (математика) буенча интеграль эшчәнлек (Мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Эшчәнлек структурасы:    1. Хәерле иртә теләү.2. Сюрприз момент.3. Математик Галактикага юл тоту.4. Рәсемнәр ярдәмендә ребус чишү.5. Математик табышмакларга җавап табу.6. Геометрик...

Икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллаулар буенча "Геометрик фигуралар" темасына шөгыль конспекты

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гади математик күзаллаулар буенча шөгыль конспекты....