Безнең китаплар .Өлкәннәр төркеме өчен "Аралашу"белем бирү өлкәсе буенча эшчәнлек.
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Ахсанова Миляуша Мисхатовна

1)    балаларда китапка карата кызыксыну формалаштыруны дәвам итү, сыйфат билгеләрен куллану хисабына сүзлек байлыгын активлаштыру;

2)     балаларның игътибарын, хәтерен үстерү;

3)    балаларда китапка карата хөрмәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Безнең китаплар13.84 КБ

Предварительный просмотр:

Колшәрип авылы муниципаль бюджет  мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Гомумүстерелешле балалар бакчасы «Гөлбакча»

Тема: «Безнең китаплар»

Өлкәннәр төркеме өчен

«Аралашу» белем бирү өлкәсе буеча эшчәнлек

Тәрбияче:

Ахсанова М.М.

2014

Бурычлар:

  1. балаларда китапка карата кызыксыну формалаштыруны дәвам итү, сыйфат билгеләрен куллану хисабына сүзлек байлыгын активлаштыру;
  2.  балаларның игътибарын, хәтерен үстерү;
  3. балаларда китапка карата хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлар: өстәлдә төрле кәгазьләр: ак, төсле, калын, юка, пергамент салфетка, сырлы.

Эшчәнлек барышы:

Төркем бүлмәсендә «Китапханә» үзәге оештырылган. Тәрбияче белән балалар бер-берсен сәламлиләр.

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә табышмаклар әйтәм, игътибар белән тыңлагыз:

Юк аягы,юк кузе,

Сөйли, өйрәтә үзе,

Телгә аннан оста юк,

Аннан якын дус та юк. (Китап.)

(Балаларны активлаштыру) Дөрес, балалар! Теле юк, үзе аңлата. (Бу да китап.) (Балаларны активлаштыру.) Булдырдыгыз, балалар! Балалар, ә китапны нәрсәдән ясыйлар икән? (Китапны кәгазьдән ясыйлар.) (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар.) Дөрес, балалар! Балалар, өстәл янына килегез әле, Сез монда ниләр күрәсез? (Төрле кагазьләр.) (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар.) Балалар , монда нинди кәгазьләр бар. (Ак, төсле, юка, салфетка, сырлы.) Булдырдыгыз, балалар! Балалар, китаплар нинди кәгазьләрдән ясала икән? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар.) Әйе балалар , тышлыгы өчен калын, ә битләре өчен юка кәгазьләр кирәк. Балалар, монда бит китаплар бар икән. Мин сезгә «серле тартмадагы»  китапларны күрсәтәм, ә сез аларның нинди китаплар икәнен әйтерсез. (бу-юка китап, бу рәсемле, бу-калын һ.б.). (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар.)

Балалар, бу «серле тартмада» безгә хат бар. Әйдәгез, бергәләп укыйк: «Китапларны саклап тот! Китап укыганны ярата. Китап-белем чишмәсе. Китапны ертма! Һ.б. » (Хәкимҗан Халиковның «Китаплар докторы» шигырен укый).

Әбиләр дә авырый,

Бәбиләр дә авырый.

Салкын тисә аз гына,

Дару кирәк барсына

Чирли хәтта китап та.

Ник көләсен? Чынлап та

Бите төшә, ертыла,

Ул бит көн дә тотыла,

Тотам Шуңа сак кына,

Авырдымы чак кына,

Чирен шундук күрәм мин,

Төбе төшсә, төплим мин.

Әйткәнне һич көтмим мин,

Китапларың чирләсә,

Үз кулыңнан килмәсә,

Миңа китер туп-туры

Мин-аларның докторы.

Менә нинди матур киңәшләр биргәннәр безгә. Балалар, сез матур сөйләдегез, акыллы җаваплар бирдегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Танып- белү үсеше буенча эшчәнлек.

Тема "Йомры икмшк белән сәяхәт."          Танып -белү үсеше буенча , зурлар ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча эшчәнлек конспекты. Темасы: “Күңелле сәяхәт”.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар”проекты буенча эшчәнлек конспекты. Темасы: “Күңелле сәяхәт”....

Гали Хуҗи «Тамчылар». Шигырь уку (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек конспекты)

          Тема. Шигырь уку: Гали Хуҗи «Тамчылар»Г.Хуҗи иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләр...

1 нче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчәнлек. Тема: “Светофор - нәрсә ул?”

1 нче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчәнлек....

Уртанчылар төркемендә әйләнә - тирәне танып белү буенча эшчәнлек . Тема: Йорт һәм кыргый хайваннар

Максат:1. Балаларның йорт һәм кыргый җәнлекләр турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, тышкы билгеләре, үзенчәлекләре, һәм файдалары турында белем бирү ....

"Өч кыз"әкияте буенча эшчәнлек

Әдәп-әхлак тәрбиясе, әти-әниләргә карата шәфкатьле булу буенча белем бирү эшчәнлеге...

Тема: «Йөгерек су,чиста су» Зурлар төркемендә танып белү, аралашу белем бирү өлкәләре буенча эшчәнлек. (тәҗрибәләр ясау).

Максат: Су һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру.Бурычлар:1. Тәрбияви бурыч: Балаларда уңай эмоциналь халәт булдыру;суга сакчыл караш тәрбияләү;экологик тәрбия бирү.2. Үстерү бурычы: Тәҗриб...