Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчәнлек “Теремкәйгә сәяхәт”.
план-конспект занятия по обж (подготовительная группа)
Максат: Балаларны юл билгеләре белән таныштыруны дәвам итү. Юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен, транспорт төрләрен өйрәтүне дәвам итү. Сюжетлы уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, җәмәгать транспортында үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен практик ныгыту. Төсләрне белүләрен ныгыту, игътибарларын арттыру. ИКТ технология куллану.
Җиһазлау: Теремкәй әкият геройларының эмблемалары, Юл билгеләре (автобус тукталышы, җәяүлеләрнең җир астыннан юлны аркылы чыгу, светофор, җәяүлеләрнең юл аркылы чыгу урыны, туклану пункты, шифаханә), төсле рульләр, кыңгырау.
Дәрескә әзерлек эшләре: иртәнге якта рольле-сюжетлы “Автобус” уенын уйнау; юл хәрәкәтен, машиналарны күзәтү; экскурсия вакытында юл аркылы чыгу, юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 28.1 КБ |
Предварительный просмотр:
Максат: Балаларны юл билгеләре белән таныштыруны дәвам итү. Юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен, транспорт төрләрен өйрәтүне дәвам итү. Сюжетлы уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, җәмәгать транспортында үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен практик ныгыту. Төсләрне белүләрен ныгыту, игътибарларын арттыру. ИКТ технология куллану.
Җиһазлау: Теремкәй әкият геройларының эмблемалары, Юл билгеләре (автобус тукталышы, җәяүлеләрнең җир астыннан юлны аркылы чыгу, светофор, җәяүлеләрнең юл аркылы чыгу урыны, туклану пункты, шифаханә), төсле рульләр, кыңгырау.
Дәрескә әзерлек эшләре: иртәнге якта рольле-сюжетлы “Автобус” уенын уйнау; юл хәрәкәтен, машиналарны күзәтү; экскурсия вакытында юл аркылы чыгу, юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү.
Эшчәнлек барышы:
Балалар тәрбияче янына йөгереп чыгалар.
Тәрбияче:
Ягез әле, килегез,
Тирәли тезелегез!
Табышмак әйтәм сезгә-
Уйлагыз һәммәгез дә!
1.Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (Куян)
2.Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста. (Аю)
3.Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке)
4.Сорыдыр төсе,
Үткендер теше.
Урманда йөри,
Бозаулар эзли. (Бүре)
5.Суда яши, балык түгел, сикерә ләкин куян түгел. (Бака)
6.Мыегы бар, песи түгел, койрыгы бар, эт түгел, көрән, ләкин бүре түгел. (Тычкан)
Тәрбияче: Бу кайсы әкиятнең геройлары.?
Балалар: Теремкәй.
Тәрбияче: Дөрес, балалар, безнең әкият геройларыбыз теремкәйләрен таба алмыйлар. Безгә аларга булышырга кирәк. Сезнең белән әкият геройларына булырбыз (Эмблемалар кигертә) Кемнең нәрсә буласы килә, эмблемаларны алып киегез.
-Луиза, синең нәрсә буласың килә?
-Аю.
-Алсу, синең нәрсә буласың килә?
-Минем куян буласым килә.
(Эмблемалар кигәннән соң идәнгә чүгәләп утыралар)
Тәрбияче серле итеп: Җәнлекләрем, минем яныма килегез әле. Теремкәйнең юллары бик катлаулы, буталчык. Сезгә бик күп сынаулар үтәргә туры киләчәк. Кагыйдәләрне төгәл үтәсәгез, теремкәйнең кадерле кунаклары була алырсыз. Сез зур сынаулар үтәргә әзерме, авырлыклардан курыкмыйсызмы?
Балалар: Юк, курыкмыйбыз.
Тәрбияче: Без сезнең белән җәяүлеләр булырбыз. Җәяү йөрүчеләргә юлда йөрү кагыйдәләре бар, җәяүлеләр йөри торган урам өлеше ничек дип атала?
Балалар. Тротуар
Тәрбияче. Дөрес, балалар. Җәяүлеләр тротуардан йөрергә тиешләр. Ә тротуарның кайсы ягыннан?
Балалар. Уң ягыннан.
Тәрбияче. Дөрес, дусларым. Җәяүлеләр тротуардан йөрергә тиешләр. Әйдәгез минем арттан, без җәяүлеләр булырбыз.
1 нче тукталыш. Автобус тукталышы
Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән беренче тукталышыбызга килеп җиттек.
Тәрбияче: Дусларым, бу юл билгесе сезгә танышмы? Бу билгене кая күргәнегез бар?
Балалар: Бу билгене автобус тукталышларына куялар. Балтачта, Казанда.
Тәрбияче: Әйе, бу билгене автобус тукталышларына куялар.Карагыз әле, монда ниндидер ватык машиналар да бар. Әйдәгез, сәяхәтебезне дәвам иткәнче машиналарны төзәтеп китик.
Дидактик уен: «Автобусны төзәт»
Тәрбияче балаларга йомшак пазллардан транспорт төрләрен өләшеп чыга (турыпочмаклык, түгәрәк, квадрат).Аларны төзәтергә.
Тәрбияче: Җәнлекләрем, сез нәрсә төзедегез?
Балалар: Бу – автобус.
Тәрбияче: Ул нинди өлешләрдән тора? (Балаларны активлаштыру) Сезнең автобуска утырганыгыз бармы?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Бу транспортка утырган кешеләр кемнәр булалар?
Балалар: Пассажирлар.
Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Ә хәзер автобуста үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерик.
- Автобуста кычкырып сөйләшергә ярамый.
- Тәрәзәдән башны, кулларны чыгарырга ярамый.
- Автобус эчен чүпләргә, конфет кәгазьләрен ташларга, көнбагыш ашап барырга ярамый.
- Кычкырып сөйләшергә, көләргә, тавышланырга ярамый.
- Олы кешеләргә, әби-бабайларга, бала күтәргән апаларга урын бирергә кирәк.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез, сәяхәтебезне дәвам итик.
2 нче тукталыш “Җәяүлеләр чыгу урыны”
(Җәяүлеләр чыгу урынына килеп җитәләр)
Тәрбияче: Җәнлекләрем, карагыз әле, каршыбызда ниндидер билге тора. Кайсыгыз белә, бу нинди билге?
Балалар: Җәяүлеләр чыгу урыны.
Тәрбияче: Бу, балалар, җәяүлеләрнең юлны аркы чыгу урыны билгесе.
Баскычтан төшүче кеше сүрәте ясалган бу билге җир астыннан юл аркылы чыгу урынын күрсәтә. Шуны исеңдә тот: мондый билге куелган урыннарда юлны җир астыннан аркылы чыгарга ярамый.
(Җир асты юлы аша чыгу)
3 нче тукталыш “Светофорның төсләрен бел”
Светофор билгесе тора
Тәрбияче: Туктагыз әле, туктагыз. Без ниндидер багана янына килеп җиттек. Балалар, нәрсә бу?
Балалар: Светофор.
Тәрбияче: Светофорның төсләрен белмичә безгә сәяхәтне дәвам итәргә ярамый. Әйдәгез әле, мимио планшет ярдәмендә светофорның төсләрен дөрес итеп урнаштырыйк.
Балалар: Кызыл төс: « Тукта», – ди,
Сары төс: «Әзерлән», – ди,
Яшел төс: «Кузгал», – ди.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, җәнлекләрем минем. Сез бик җитезләр, өлгерләр.
Әйдәгез, ял итеп алабыз.
Уен “Гараж”
Уен барышы. Тәрбияче балаларга (яшел, кызыл, сары) руль бирә. Шул ук төсле гаражлар куя. Кыңгырау шалтыраткач, машиналар йөриләр, икенче тапкыр кыңгырау шалтырагач, юлдагы машиналар үз төсләрендәге гаражларына кайтырга тиеш булалар. Уен 2-3 тапкыр кабатлана.
Сәяхәт дәвам итә.
(Экранда теремкәй рәсеме куела)
Тәрбияче: Менә без сезнең белән теремкәй янына килеп җиткәнне сизмичә дә калганбыз. Әйдәгез, сорап карыйк әле, Теремкәйдә кем яши икән? Балалар: Юл билгеләре!
Тәрбияче: Теремкәй тәрәзәсендәге юл билгеләрен бер-бер артлы алыштырып тора, балалар шул билгеләр турында сөйлиләр
Тәрбияче. Менә бу билгеләр сезгә танышмы?
- Җәяүлеләрнең юл аркылы чыгу урыны.
- Светофор
- Шифаханә
- Игътибар, балалар!
- Велосипедта йөрү тыела
Балалар, безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты. Әйдәгез, ял итеп алабыз. (Идәнгә утыралар) Без бүген теремкәйне табу өчен бик ерак юллар үттек. Сезгә бүген сәяхәтебез ошадымы? Сез бүген нәрсәләр белдегез? Миңа да бүгенге сәяхәт ошады, бу сәяхәтебез турында өемә кайткач кызым белән улыма сөйлим әле. Ә сез кемнәргә сөйләрсез? Акыллы, тапкыр, батыр булганыгыз өчен сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Ә сез миңа нәрсә әйтер идегез.
Балалар: Сезгә дә рәхмәт.
ТР Әлки муниципаль районы
Базарлы Матак авылының “Ромашка” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләре
буенча эшчәнлек
“Теремкәйгә сәяхәт”.
Тәрбияче: Э.Х.Хафизова
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә аралашулан оештырылган эшчәнлек
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә эшләүче тәрбиячеләр өчен...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план
Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек буенча переспектив план
Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек буенча переспектив план...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча эшчәнлек конспекты. Темасы: “Күңелле сәяхәт”.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар”проекты буенча эшчәнлек конспекты. Темасы: “Күңелле сәяхәт”....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек
Тәҗрибә үткәрү: Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар? "Бүлмә гөле"...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек " Минем гүзәл туган ягым"
Конспект занятия в подготовительной группе " Мой родной край"...

«Җир-безнең уртак йортыбыз!» мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү үсеше буенча интегральләшкән эшчәнлек.
Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культурасы нигезләрен формалаштыру.Бурычлар:Тәрбияви бурыч: Табигатькә, аның ресурсларына, хайваннарга һәм үсемлек дөньясына сакчыл караш, кешелеклелек, к...
