"Өч кыз"әкияте буенча эшчәнлек
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Хафизова Гелюся Фанисовна

Әдәп-әхлак тәрбиясе, әти-әниләргә карата шәфкатьле булу буенча белем бирү эшчәнлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл och_kyz_.docx20.21 КБ

Предварительный просмотр:

“Өч кыз” әкияте

Татар халык әкияте буенча балалар өчен спектакль

Өй эче күренеше. Әни кеше бишек тирбәтә.

Алып баручы: Борын-борын заманда яшәгән ди бер хатын. Аның булган ди

өч кызы. Әниләре кызларын бик яраткан, аларны бишек җырлары җырлап

йоклаткан.

Әни.Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Алма кебек тәгәрәп,

Үсеп буйга җитәр бу.

Алып баручы: “Кызларымның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын”, – дип,

көне-төне эшләгән ди әниләре. Ананың теләкләре кабул булган. Аның кызлары

бик сылу, бик уңган булып үсеп җиткәннәр, бер-бер артлы кияүгә дә киткәннәр.

Бер ел үткән, ике ел үткән, өч ел үткән. Шулай яхшы гына яшәгәндә, әниләре

авырып киткән.

Авылдан ерак түгел генә урман булган. Ул урманда әбинең дусты Тиенкәй  яшәгән. (Урман күренеше).

Тиен җырлый:Мин тиенкәй.

Шатланамын да уйныймын,

Күңелсез булса, җырлыймын:

Лә-лә-лә! Лә-лә-лә!

Һай, онытып та җибәргәнмен. Әбинең хәлен белеп кайтыйм әле.(өй янына килә)

Тиен: Кая соң бу әбекәй, ишек алдында да күренми? Әллә авырган инде. (Әбинең ыңгырашкан тавышы ишетелә).

Тиен: Әби, исәнме? Нәрсә булды? Әллә авырдыңмы?

Әби: Рәхмәт, Тиенкәй. Үзем дә сине көтеп ята идем. Тиен дустым килми

калмас, хәлемне белми калмас, диеп. Сиңа үтенечем бар иде, тиенкәем, менә авырып киттем бит әле. Зинһар өчен, кызларыма барып әйтсәнә, хәлемне белергә

килсеннәрче.

 А.б. Тиен шундук чыгып чапкан, олы кызына барып кергәндә, ул ләгән чистарта икән.

Тиен: Әниең авырган, барып  хәлен бел.

Олы кызы(ләгән чистарта) И,ИИ,й, бик барыр идем дә, ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар шул.

Тиен: Алайса, син шушы ләгәнеңнән аерылма.

А.б. Тиен олы кызны гөберле бакага әйләндергән. Тиен уртанчы кызның тәрәзәсенә шакый

Тиен Әниең авырган, барып  хәлен бел.

Кыз :ИИ и ий, бик барыр идем дә, менә шушы җепне  эрләп бетерәсем бар

шул.

Тиен:  Алайса,  шул җебеңнән аерылма!

А.б.  Тиеннең уртанчы  кызга бик ачуы килгән. Ул аны үрмәкүчкә әйләндергән.

А. Б. Тиен тәрәзәне какканда кече кызның камыр баскан чагы икән.

Тиен: Йөгер тизрәк. Әниең авырган,хәлен белергә кирәк.

А.б. Кече кыз кулларын да сөртеп тормыйча, күчтәнәчен алып әнисе янына чыгып йөгерә. (килә, дару эчерә,чәй каптыра, өстенә шәл яба)

Кече кыз. Әйдә, ашыгыйк, тиенкәй, тизрәк барып җитик.

(Әниләре янына килеп җитәләр.)

- Исәнме, әнием! Кай җирең авырта? Хәзер чәй куеп җибәрәм. Мәтрүшкәләп, баллап чәй эчкәч, хәл кереп китәр.

-Менә, чәй дә кайнап чыкты. Әйдә, әни, син менә монда утыр. Тиен, син дә кил.

әни: Рәхмәт, балакаем. Тиенкәем, олы кызларым ник күренмиләр, син

аларны чакырмадыңмы әллә?

Тиен: Чакырдым,ләкин алар тыңламадылар, мин аларның берсен-бакага,икенчесен- үрмәкүчкә әйләндерем.

Шулвакыт “гафу ит” дигән тавыш ишетелә. Бака күренә.

- Әни, гафу ит.

 - Әнием, гафу ит мине..

Әни: Кинәт кенә хәлем яхшырды, балалар, сезне сагынудан булган

икән авыруым. Сезне күрүгә, кәефем күтәрелде. Рәхмәт сезгә, балакайларым.

Һәрвакыт тәүфыйклы булыгыз.

Алып баручы: Әниләрне беркайчан да рәнҗетмәгез. Ана хакы бик олы.

Никадәр генә яхшылык эшләсәгез дә, аналарга бурычыгызны түләп бетерә

алмассыз. Тәүфыйклы булыгыз, игелекле булыгыз, әниләрегезнең кадерен

белегез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге

Әкиятне тәрбияче ярдәмендә  сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...

Йомры икмәк әкияте буенча ачык шөгыль

Занятие направлено на повышение двигательной активности детей, развитию диалогической речи через сказку....

Йомры икмәк әкияте буенча ачык шөгыль.

Йомры икмәк әкияте буенча  ачык шөгыль....

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

Конспект интегрированного театрализованного занятия по развитию речи на татарском языке по произведению А.Алиша “Болтливая утка” (для старшей группы) А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте буенча интеграль театраль эшчәнлек (зурлар төркеме өчен)

Цель: Воспитывать интерес к театрализованной деятельности.Задачи:1. Через различные формы искусства происходит обогащение чувств сказочных персонажей, литературных образов;2.  Развивать творчески...