1 нче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчәнлек. Тема: “Светофор - нәрсә ул?”
план-конспект занятия по обж (младшая группа) на тему

Бадертдинова Резеда Раисовна

1 нче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчәнлек.

                                   Тема: “Светофор -  нәрсә ул?”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yul_yoru_kagydelere.docx16.3 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчәнлек.

                                   Тема: “Светофор -  нәрсә ул?”

         Максат: Светофор белән таныштыру һәм юл  йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

         Тәрбия бурычлары: Балаларда  бер – берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар булдыру.

         Үстерү  бурычлары: балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү,сөйләм телләрен баету.

        Белем бирү бурычлары: Светофор белән таныштыру, төп төсләр турындагы белемнәрен ныгыту.

       Методик алымнар һәм чаралар: сорау, сөенеч мизгеле, хәрәкәтле уен   “ Ак куянкай  утыра”, мактау, ярдәм итү,бәяләү.

      Җиһазлау: Куянкай сюрприз,светофор,төсле карандашлар,альбом бите.

      Сүзлек өстендә эш: светофор.

                                     Эшчәнлек барышы:

         Тәрбияче:  Балалар хәзер мин сезгә әкият сөйлим. Сез мине матур итеп тыңлап утырыгыз. Борын-борын заманда яшәгән ди бер малай. Ул малайның исеме светофор булган,ди.Көн саен иртән әнисе белән бакчага барганда ул юл аркылы чыгы алмыйча торган. Чөнки юлда машиналар йөриләр, бер дә туктамыйлар икән.Светофор: “Эх,шушы машиналарны туктатып торып булса иде”,- дип хыялланган. Һәм бер көнне ул бик матур төш күргән. Имеш, светофор бик матур урманда йөри икән,аңа бер тылсымчы очраган. Тылсымчы Светофордан нинди теләкләрең бар, дип сораган. Светофор үзенең теләген әйткән:”Урам аркылы чыкканда машиналарны туктатып торып булса иде”, - дигән.Тылсымчы аңа бер таяк биргән.Таякның башында өч күзе бар икән. Тылсымчы әйткән: “Менә бу кызыл төс янса, машиналар да,кешеләр дә туктап торсыннар; сары төс янса кузгалырга әзерләнсеннәр; ә яшел төс янса,барысы да кузгалып китсеннәр.” Светофор уянып киткән дә төшен әтисенә сөйләп биргән. Әтисе шуннан соң шундый утлар ясап урамнарга тезеп чыккан. Бу өч төсле утларга  Светофор дип  исем биргәннәр. Кызык әкиятме балалар?  

 Балалар:   Әйе.  

                                                                                                                      Тәрбияче:     Ә хәзер светофор белән якыннанрак танышыйк инде. Менә ул безнең   Светофор. Димәк, кызыл төс туктарга,сары төс әзерләнергә, яшел төс китәрә куша.   Әйдәгез бер уен уйнап алабыз.Мин кызыл төстәге түгәрәк күрсәтәм, чүгәләп утырасыз, сарыны күрсәтәм, торып басасыз, яшелне күрсәтәм урында атлыйсыз. Әйдәгез, башладык.

                                       (Уен уйнала)  

( Шулвакыт ишек шакыйлар.Тәрбияче барып ишекне ача. Анда Куян. )              Куян: Исәнмесез, балалар. Мин юлда йөгереп уйнап йөрдем дә адаштым. Юлны аркылы чыкмакчы идем, анда машиналар күп.Кая барырга белмәдем һәм сезнең янга килеп чыктым. Сез миңа өйгә кайтырга ярдәм итмәссезме?

Тәрбияче: Әйе, Куянкай безнең юлларда шундый күп машиналар йөри.Без сине хәзер светофор белән таныштырабыз.                                                                                                       Сүзлек эше үткәрү:Светофор.    

  • Светофорның нинди төсләре була?                                                           (Балалар әйтә:кызыл,сары,яшел)                                                                  Кызыл төс- туктарга куша.

Сары төс- игътибарлы бул ди, кисәтә.

Яшел төс-юл ачык дип хәбәр итә.

Тәрбияче: Әйдәгез, хәзер бер уен уйнап алабыз. Уен тәртибен аңлатам. Кызыл төскә- бармак яныйбыз, сары төскә- чәбәкләү, яшел төскә атлыйлар.  

                       ( Уен  Куян белән бергә   уйнала)

Тәрбияче: Ярый, балалар, әфәрин, булдырдыгыз! Хәзер сез светофорның  таләпләрен төгәл үтәрсез дип ышанам. Юл аша чыкканда Куян да ялгышмас. Без сезнең белән светофор әмерләрен үтәргә өйрәндек. Әйдәгез,хәзер буяу карандашлары алыйк та светофор рәсеме ясап алыйк.

                  (Балалар рәсем ясыйлар.Тәрбиячегә күрсәтәләр)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Бик матур рәсемнәр ясадыгыз. Бу рәсемнәрне Куянга бүләк итик. Юл аркылы дөрес чыгар дип ышанып калыйк

Куян: бик зур рәхмәт сезгә Балалар. Мин бик күп нәрсәләргә өйрәндем.Хәзер юлдан тиешле урында гына чыгармын.   Әйдәгез,хәзер бергәләп уйнап алыйк.

                            (Уен “Ак куянкай утыра”)         

                        Куян саубуллашып чыгып китә.                

Тәрбияче: Безнең эшчәнлегебез ахырына якынлашты. Нинди яңалыклар белдегез, нәрсәләр өйрәндек.                                                                (Эшчәнлеккә йомгак ясау ) 

Тәрбияче: Юл кагыйдәсен үтәгез, игътибарлы булыгыз. Юллардан чыкканда як-ягыгызга карап чыгыгыз.Әниләрегез белән генә юллардан чыгыгыз.

                                      Эшчәнлек тәмам.        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация...

Зурлар төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча уздырылган кичә"Урамдагы вакыйга"

балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү;җәмгыят транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту;юл йөрү  билгеләрен өйрәнүен дәвам итү;иптәшләренә ярдәмгә килү теләге , дуслык,...

I нче кечкенәләр төркемендә “Сөйләм үстерү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

Беренче бүлек. Безнең  балалар  бакчасы  ( 1.09 – 12.09 )   Атна     Тема   БурычларКулланма     материалӘдәбият1“Кем нәрсә э...

Уртанчылар төркемендә әйләнә - тирәне танып белү буенча эшчәнлек . Тема: Йорт һәм кыргый хайваннар

Максат:1. Балаларның йорт һәм кыргый җәнлекләр турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, тышкы билгеләре, үзенчәлекләре, һәм файдалары турында белем бирү ....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчәнлек “Теремкәйгә сәяхәт”.

Максат: Балаларны юл билгеләре белән таныштыруны дәвам итү. Юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен, транспорт төрләрен өйрәтүне дәвам итү. Сюжетлы уеннар аркылы балаларның фикер йөртү ...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек. Тема : “Тукай әкиятләре буйлап ”

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар:Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, ө...