"Балаларда культура-гигиена күнекмәләре тәрбияләү"
консультация на тему

Марданова Айгуль Дамировна

“Балаларда культура-гигиена күнекмәләре тәрбияләү”

Балаларда культура-гигиена күнекмәләре тәрбияләү – бик авыр мәсьәлә, ул ата-аналардан һәм тәрбиячеләрдән зур тырышлык һәм түземлек таләп итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2._kultura-gigiena_kunekmlre.doc62.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Балаларда культура-гигиена күнекмәләре тәрбияләү”

Балаларда культура-гигиена күнекмәләре тәрбияләү – бик авыр мәсьәлә, ул ата-аналардан һәм тәрбиячеләрдән зур тырышлык һәм түземлек таләп итә.

Гигиена тәрбиясенә баланы кечкенәдән үк өйрәтә башларга кирәк. Гигиена күнекмәләрен үзләштерү бала сәламәтлеге өчен файдалы. Сабый чакта ук тәрбияләнгән тәртип һәм җыйнаклык аңа киләчәктә бик кирәк булачак. Сабый чактан ук эзлекле рәвештә формалаштырылган гадәт-күнекмәләр шундый ныклы булалар, бала аларны кулланмыйча булдыра алмый. Мәсәлән, ашар алдыннан кул юуны таләп итсәң, һәм һәрвакыт моны исенә төшереп торсаң, берникадәр вакыттан соң ашарга утырыр алдыннан кул юу аның гадәте, ихтыяҗы булып китә. Күнекмә ныгып калсын өчентиешле шартлар тудырылырга һәм аның гадәткә әйләнүенә комачаулык итә торганнары бетерелергә тиеш. Мәсәлән, сөлге һәм сабынны баланың буе җитәрлек билгеле бер урында  тотарга кирәк.

Күп кенә ата-аналар: тәрбия эше бала мәктәпкә кергәч кенә башлана дип ялгыш уйлыйлар.бала тәрбияләүне бик кечкенә яшьтән башлаганда гына әйбәт нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Әгәр бала 7 яшькә җиткәнче игътибар ителмәгән булса, баланы яңабаштан тәрбияләргә, аның зарарлы гадәтләргә каршы көрәшергә туры килә. Ата-аналарга моны истә тотарга кирәк., соңыннан төзәтергә туры килмәслек итеп тәрбияләргә, баштан ук барысын да дөрес эшләргә тырышырга кирәк. “Алтыдагы алтмышка” ди бит халык, һәм моның дөреслегенәышандырып торасы да юк. Димәк, бишектән алып, мәктәпкә кадәр чорлар – иң хәлиткеч чорның берсе.

Гигиена тәрбиясенең  характер, ихтыяр, тәртип тәрбияләү белән тыгыз бәйләнештә булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Баланың һәрвакыт үз урынын җыюын, гимнастика ясавын, йокларга ятар алдыннан аякларын юуын, киемен карап йөртүен, билгеле бер вакытта ашавын тикшереп торучы ата-аналар, балада төгәллек, дисциплина тәрбиялиләр, аны тәртипкә өйрәтәләр.

Гигиена тәрбиясе хезмәт эшчәнлегенә хәзерли. Уенчыклар почмагын, эш урынын, йоклап торган урын-җирен җыеп куюлары белән балалар зурларга ярдәм итеп кенә калмыйлар, бәлки хезмәт күнегүләре дә үзләштерәләр.

Гигиена тәрбиясе шулай ук эстетик тәрбия чарасы да булып тора. Пычрак, шапшак әйбер матур була алмый. Баланы чәчен, тешләрен карарга, тәнен, киемнәрен чиста тотарга, өйдә чисталык сакларга өйрәтү белән ата-аналар әкренләп балаларга матурлыкка омтылу һәм аңа мәхәббәт тәрбиялиләр. Балалар бакчасында, гадәттә, иң кирәкле гигиена каг ыйдәләрен үтәргә, ашар алдыннан һәм  пычранганнан соң кул юарга, тәртипле ашарга, әйбәтләп киенергә һәм чишенергә, киемнәрне билгеле бер тәртиптә куярга, үз урынына эләргә, кулъяулыгынннан файдаланырга һ.б. өйрәтелә. Тәрбияче таләп иткәннәрне гаиләдә дә таләп итәргә кирәк.  Ә безнең йомшак күңелле әбиләр һәм әниләр баланы кызганып, өйдә үзләре киендерәләр һәм чишендерәләр, ашар алдыннан берәр татлы әйбер капкалап алырга рөхсәт итәләр, ничек ашавына, кашык, чәнечкене ничек тотуына игътибар итмиләр, ашар алдыннан кул юарга кирәклеге турында аның исенә төшермиләр. Нәтиҗәдә, тәрбияченең  тырыш хезмәте юкка чыга.

Балада көндәлек режимны төгәл үтәү гадәтен тәрбияләү – гигиена тәрбиясенең гигезе дип әйтсәк, ялгыш булмас. Әгәр бала иң кечкенә Яшьтә көндәлек режимны төгәл үтәргә гадәтләнгән булса, бу максатка ирешү ансатрак була. Һәрбер гаиләдә үзләре өчен иң уңайлы булган билгеле бер режим урнаша. Бу реҗимны гаилә членнарының һәрберсе үтәргә тиеш, югыйсә, бала әти-әнисе китергән дәлилләргә ышанып җитмәгән. Режим гадәт булып китсен өчен аның таләпләрен гадәти көннәрдә генә түгел, ял көннәрендә дә төгәл үтәргә кирәк, бу иң мөһим шарт.

Баланың бакчага китәргә 1 сәг алдан торуын, зарядка ясавын, юынып киенүен күзәтү бик мөһим.

Шулай ук бу эшләрне ничек үтәве белән кызыксыну да бик кирәк. Балага башта сабынлап кулга, ә аннан соң  чиста кул белән битне юу, маңгай белән битне генә түгел, бәлки муенны, колакларны, колак артларын юу, юганнан соң корытып сөртү турында кайгыртырга кирәк. Гаиләдә һәркемнең үз сөлгесе булырга тиеш.

Баланың үз яшенә яраклы теш щёткасы һәм аны куя торган билгеле урыны булырга тиеш. Баланың кичке туалеты бик мөһим: төнгелеккә аякларны юу – гигиена чарасы да ул. Бигрәк тә аягы тирләүчән балага аякларыфн башта җылымса, соңыннан салкын су белән юдырырга кирәк.

Балаларны яшенә, ел вакытына һәм һава шартына карап киендерергә кирәк.

Эчке  киемнәр тәнне артык суынудан саклый, тире күзәнәкләре бүлеп чыгарган май һәм тирне үзенә сеңдерә, коры кием генә дым йотучан була, керләнгән кием һава үткәрү сыйфатын югалта. Шуңа күрә балаларның киемнәре чиста булырга, эчке киемнәре атнага бер мәртәбә, ә кызларның трусигы  2-3 көн саен алыштырып торылырга тиеш. Кием уңайлы һәм нык булырга тиеш. Әгәр балада  кечкенәдән үк пөхтәлек тәрбияләмәсәң, бу сыйфатны, намуслылык һәм әдәплелек кебек үк, соңыннан булдыруы бик кыен. Монда ата-аналарның үрнәк булуы, пөхтә һәм җыйнак йөрүләре бик мөһим роль уйный.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Взаимодействие воспитателя и родителей по воспитанию у детей культуры-гигиены

В дошкольном учреждении уделяется большое внимание воспитанию у детей культурно-гигиенических навыков. Во всех возрастных группах эта задача осуществляется в соответствии с программными требованиями. ...

Балаларда культура-гигиеник күнекмәләрен формалаштыру

Балаларда культура-гигиеник күнекмәләрен формалаштыруны кече яшьтән үк башлау отышлы....

Әти-әниләр өчен консультация: Балаларда культура-гигиена күнекмәләре формалаштыру

Һәр бала индивидуаль үзенчәлекләр   белән  туа,  ләкин  аның нинди  булып үсүе  тәрбиягә бәйле. Акыл үсеше, холык  үзенчәлекләре, тирә-юньдәге  кешеләргә һ...

Проектная работа "Культура-гигиена күнекмәләре"

Воспитательная работа о культуре....