"Культура - гигиена күнекмәләре"
материал по развитию речи (младшая группа) по теме

 Линуза Лотфулловна Гатупова
Мастер класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kultura_-_gigiena_kunekmlre.docx13.2 КБ

Предварительный просмотр:

                                          Тема:Айгөлне чисталыкка өйрәтү.

Максат:культура-гигиена күнекмәләрен өйрәнүне дәвам итү;сабынны дөрес куллану,кулны,битне чиста юу;юынгач коры итеп сөртенү Һәм сөлгене үз урынына элү.

Җиһазлау:таз белән су,сабын,сөлге,курчак Айөл.

Шөгыль барышы:будильник шалтырый.

Тәрбияче:балалар,будильник шалтырады,ә безнең Айгөл һаман йоклап ята.Әйдгез,уятабыз.(Айгөлне уяталар)

Балалар,без торгач нәрсәләр эшлибез әле?

(балаларның җаваплары)зарядка ясыйбыз,юынабыз.

Тәрбияче:балалар,әйдәгез бергәләп зарядка ясап алабыз.

(Айгөл утырып тора,балалар зарядка ясыйлар.)

                                      Иртә белән торабыз,

                                      Битебезне юабыз,

                                      Тешләрне чистартабыз.

                                      Көзгегә без карыйбыз,

                                     Чәчебезне тарыйбыз

                                     Бигрәк матур булабыз.

Тәрбияче:балалар,хәзер утырабыз да миңа карыйбыз.Сез монда нәрсәләр күрәсез?(күрсәтә)

Су,дөрес балалар,су.

Ә,менә монысы нәрсә икән?

Сабын,дөрес балалар,сабын.

Монысы нәрсә икән?

Сөлге,дөрес,сөлге.

Тәрбияче:болар балалар,барысысда безгә юыну өчен кирәк.Әйдәгез бергәләп кабатлыйк әле.(кабатлыйлар)

Балалар,Айгөл бит әле юынмады,өйдәгез аны юындырып алыйк.(Айсылу белән Айгөлне юындыралар.)

Балалар,хәзер үзебез юынып алыйк,Айгөл безне карап торсын.(юыну бүлмәсенә баралар)

Тәрбияче:юыныр алдыннан балалар җиңнәрне сызганабыз,чөнки алар юешләнергә мөмкин.(кранны ача,кулы белән суны карый)

Нинди су ага икән краннан,балалар?

(кулларын суга тыгып карыйлар)

Җылы су.

Тәрбияче:балалар,мин сезгә хәзер су турында бик матур шигырь укыйм.

                                    Йомшак су,йөгерек су,

                                    Син мине чиста ю.

                                    Тешләрем агарсын,

                                    Битләрем аллансын,

                                    Азым елмайсын.

Мин сезгә,балалар сабынны ничек кулланырга икәнен күрсәтим әле.Кулны юешләгәннән соң,сабынның күбекләрен чыгарабыз да түгәрәк ясаган формада кулны сабынлыйбыз.Сабын турында да бер шигырь үтим әле.

Кызыл сабын,ак сабын,

                                 Хуш исле үзе тагын.

                                 Юа-юа юылган,

                                 Сабын суда юк булган.

Кулны су белән сабыны беткәнче юарга кирәк.Краннарны ябабыз да сөлгеләр янына киләбез.

Ә,хәзер балалар сөлгеләр янына киләбез.Тыңлагыз әле,мин сезгә бер табышмак әйтәм.

                                       Битне,кулны корыта,

                                        Чисталыкны ярата.

Берәрегез беләме, нәрсә икән ул?Сөлге ул балалар.Сөлге белән дә дөрес куллана белергә кирәк.Сөлгене башта җәябез,аннан, башта бер кулны,аннан икенчесен корытканчы сөртергә кирәк.Һәм уз урынына элеп куябыз.Кулны балалар һәрвакыт чиста тотарга кирәк.

КУЛЬТУРА-ГИГИЕНА КҮНЕКМӘЛӘРЕ.

                                                                                     ТӘРБИЯЧЕ:ГАТУПОВАЛ.Л.

                                                                                      Алабуга 2015 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Взаимодействие воспитателя и родителей по воспитанию у детей культуры-гигиены

В дошкольном учреждении уделяется большое внимание воспитанию у детей культурно-гигиенических навыков. Во всех возрастных группах эта задача осуществляется в соответствии с программными требованиями. ...

Доклад «Формирование культуры, самостоятельного мышления, целостности картины мира, основ личной гигиены и здорового образа жизни у младших дошкольников»

Oт состояния здоровья наших детей зависит благополучие общества в целом, поэтому проблема формирования представлений детей о здоровом образе жизни детей представляется в современном обществе весьма ак...

Балаларда культура-гигиеник күнекмәләрен формалаштыру

Балаларда культура-гигиеник күнекмәләрен формалаштыруны кече яшьтән үк башлау отышлы....

"Балаларда культура-гигиена күнекмәләре тәрбияләү"

ldquo;Балаларда культура-гигиена күнекмәләре тәрбияләү”Балаларда культура-гигиена күнекмәләре тәрбияләү – бик авыр мәсьәлә, ул ата-аналардан һәм тәрбиячеләрдән зур тырышлык һәм түземлек т...

Әти-әниләр өчен консультация: Балаларда культура-гигиена күнекмәләре формалаштыру

Һәр бала индивидуаль үзенчәлекләр   белән  туа,  ләкин  аның нинди  булып үсүе  тәрбиягә бәйле. Акыл үсеше, холык  үзенчәлекләре, тирә-юньдәге  кешеләргә һ...

валеология "Культура гигиены"

Цель: Учить основам правил личной гигиены; расширять знания детей о предметах личной гигиены, чистоте и аккуратности.Ход занятияДавайте улыбнёмся друг другу и начнём. Покажите, какое у вас настроение....

Проектная работа "Культура-гигиена күнекмәләре"

Воспитательная работа о культуре....