Консультация для родителей на татарском языке.
консультация ( группа) на тему

мазитова эльвира мулламухаматовна

Консультация о значении татарской культуры, традиций, праздников в воспитании дошкольников.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon balalarny_tatar_halkynyn_goref.doc205.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре үрнәгендә тәрбияләү”

Туган тел! Һәркем өчен газиз сүз бу. Чөнки тел – тормышчыганагы, белем чишмәсе. Тел ул зур бер гөлбакча кебек анда йөргәнсаен гөлләрнең төрлелегенә шаккатасың, хушисләрен тоясың, матурлыгына сокланасың.

Тел кешеләргә бер-берсен аңларга, теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.

Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – сабыйларга максатлы рәвештә - үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары , милли әдәбияты белән таныштыру.

Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнәләр һәм бик теләп уйныйлар. Балаларга уен тәкъдим иткәндә, аларның иң яхшы үзләштерә торганнарын сайларга кирәк.

Безнең күбрәк уйнаган уеннарыбыз “Мәче һәм тычкан”, “Ябалак”, “Йоклаган песи”, “Очты, очты...”, “Аю-бүре”, “Күрсәт әле үскәнем”. Уеннардан балалар уңай тәәсир алалар, шулай ук тел байлыгын арттыралар

Сюжетлы-рольле уеннарга да бик зур урын бирелә. Бу балаларга бер-берсенә хөрмәт, әдәплелек хисен үстерергә ярдәм итә. Шулай ук дидактик уеннарга да зур урын бирелә. Бу уеннар “Нәрсә артык?”, “Парын тап”, “Кем баласы”, “Калфак бизәү, комзол бизәү” һ. б. баланың дөрес фикерләү, уйлап табу сәләтен үстерә.

Уеннар аркылы балаларга милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне, такмаклар, табышмаклар, үртәвечләр белән барып ирештерсәк, безнең гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр онытылмас, гасырлардан-гасырларга күчеп дәвам итәр, мәңге сакланыр, милләтебез исән булыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей «Обучение татарскому языку в ДОУ»

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение«Детский сад присмотра и оздоровления № 8 «Гнездышко»г. Азнакаево Республики Татарстан      Консультаци...

Консультация для родителей "Обучение татарскому языку русскоязычных детей"

Обучение татарскому языку  русскоязычных детейБесспорным является положительное влияние двуязычия на развитие памяти, умение понимать, анализировать и обсуждать явления языка, сообразительность, ...

Консультация для родителей «Изучаем татарский язык»

Воспитание двуязычных детей это процесс очень индивидуальный и гибкий, который можно и нужно приспосабливать к реальностям жизни конкретной семьи. Но успеха можно достичь только в том случае, если с р...

Консультация для родителей на татарском языке на тему "Музыка аша әхлаклылык һәм толерантлылык тәрбияләү".

Консультация для родителей о  значении воспитания  в детях дошкольного возраста толерантности  через музыку....

Консультация для родителей на татарском языке "Осень"

Консультация для родителей содержит информацию об осени на татарском языке....

Консультация для родителей "Изучаем татарский язык"

Для эффективности изучения татарского языка в ДОУ используются аудиоматериалы, анимационные сюжеты, рабочие тетради, наглядно-деманстрационные материалы.При внедрении УМК в работу детского сада детям ...