Консультация для родителей на татарском языке "Осень"
консультация (средняя группа) на тему

Консультация для родителей содержит информацию об осени на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konsultatsiya_dlya_roditeley_na_tatarskom_yazyke_osen.doc496 КБ

Предварительный просмотр:

 “Яфрак бәйрәме”

Киң болыннарда,

Урман, кырларда

Агачлар, гөлләр

Кибеп сулдылар.

Октябрьдә, октябрьдә

Яңгырлар бик еш ява,

Бар үләннәр дә саргая,

Чикерткә тынып кала.

 

Уңыш җыелды

Уңыш җыелды

Аккошлар китте.

Матур көз ае –

Октябрь җитте.

Яфракларны өзә-өзә

Көчле җил уйный тышта.

Бик күп утын әзерләнә

Мичкә  ягарга кышка.

“Безнең бакча”

Үтте китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

Сандугачлар, карлыгачлар,

Очып китте еракка.

Торналар да ялга китте

Җылы якка, Көньякка.

Табышмаклар

1.Лампа түгел – яктырта, 

Мич түгел – җылыта. (Кояш) 

 

2.Аяксыз, кулсыз капканы ача. (Җил)

3.Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үскәч, үзен ашыйлар. (Суган)

4. Җир астында алтын казык

Без аны алдык казып. (Бәрәңге)

Габдулла Тукай

Көз

Күрәмсез, дустларым, көз килде тышта; 
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

Китә башлады бездән инде кошлар; 
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

Мисале зәгъфыран саргайды урман, 
Игенчеләр игеннәрне дә урган.

Такыр калды татар башы кеби кыр; 
Азык эзли — оча тургай да пыр-пыр.

Чыгып баш калкыта сахрада уҗым, 
Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем.

Кояш та яктысын киметте шактый; 
Тәәссеф! басты золмәт, китте якты.

Колакны шаулата инде суык җил, 
Тулып эчкә, өрә, мисле куык, җил.

Ничәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез; 
Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез.

Мазарстанга охшап калды кырлар; 
Чирәмсездер тигез җирләр, чокырлар.

Үлеп торсам иде мин алты айдай, 
Эреп бер йокласам мин сары майдай.

Шулай йоклап, бәһар җиткәндә торсам, 
Торып тагы яшел җирдә утырсам, —

Бәхетле шул заман, мин бик бәхетле, 
Булырмын шаһ, бәхетле һәм тәхетле.



                                                    Көз                                                                                        

Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда?! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр.  Көннәр салкынайтты. Миләшләр кып-кызыл булып балкыйлар.   

     Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар.

Башка кошлар да җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Ә сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңге ташыйлар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кул болгыйсың: \"Хәерле юл сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз\". Аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мине иң дулкындырганы − көзнең менә шул чоры.

Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей «Обучение татарскому языку в ДОУ»

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение«Детский сад присмотра и оздоровления № 8 «Гнездышко»г. Азнакаево Республики Татарстан      Консультаци...

Консультация для родителей "Обучение татарскому языку русскоязычных детей"

Обучение татарскому языку  русскоязычных детейБесспорным является положительное влияние двуязычия на развитие памяти, умение понимать, анализировать и обсуждать явления языка, сообразительность, ...

Консультация для родителей «Изучаем татарский язык»

Воспитание двуязычных детей это процесс очень индивидуальный и гибкий, который можно и нужно приспосабливать к реальностям жизни конкретной семьи. Но успеха можно достичь только в том случае, если с р...

Консультация для родителей на татарском языке на тему "Музыка аша әхлаклылык һәм толерантлылык тәрбияләү".

Консультация для родителей о  значении воспитания  в детях дошкольного возраста толерантности  через музыку....

Консультация для родителей на татарском языке.

Консультация о значении татарской культуры, традиций, праздников в воспитании дошкольников....