Без ярдәмчеләр
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Садикова Разиля Расуловна

Балаларга хезмәтнең тормышта мөһим икәнлеген төшендерү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль районының «Салават күпере» 34 нче балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия-белем бирү муниципаль оешмасы.

   Хезмәт эшчәнлеге  буенча   уртанчылар   төркемендә шәһәр өчен күрсәтелгән комплекслы шөгыль конспекты.

Тема:”Без ярдәмчеләр”

                                                                                                  Үткәрде:Садикова Р.Р.

Алабуга 2015 ел

 Тема:”Без ярдәмчеләр”

Максат: хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятен төшендерү;

Тәрбия бурычы: һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр,     әти- әниләр  хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү. Һәртөрле файдалы эшнең мактауга лаек       икәнен аңлату. Күмәкләшеп эшләү һәм иптәшләреңә булышасы килү теләге тудыру.Балаларны өй эшләрен эшләргә күнектерү(савыт-саба юу,өстәл әзерләү,уенчыклар җыю),эш сөючәнлек тәрбияләү.

 Белем бирү бурычы: төрле һөнәрләр һәм шул һөнәр кешесенә әш өчен кирәк булган әйберләр белән таныштыруны дәвам итү.Һәр һөнәрнең дә  кешеләр өчен файда китерүе турында аңлату.Әвәләү осталыкларын үстерү.

Үстерү бурычы: ишетү игьтибарын ,фикер йөртү сәләтен,иҗади  күзаллауларын үстерү .          

  Җиһазлар:төрле һөнәр кешеләренең рәсемнәре һәм аларга эш өчен кирәкле  әйберләр,уен почмагында –урындыкта утыручы курчак,өстәл,уенчык табак-савытлар,ике табак, чүпрәкләр,әвәләү өчен-пластилин,такта.

Методик алымнар:табышмаклар, дидактик уен :”Кемгә  нәрсә кирәк?”, сораулар.

 Алдан эшләнгән эш: Төрле һөнәр ияләре белән таныштыру;табышмакларга җавап табарга    өйрәтү;уенчыкларны юарга өйрәтү.

                                        Дәрес барышы.

Т.-Балалар әйтегез әле,менә без сезнең белән көн саен балалар бакчасына киләбез,ә бу вакытта сезнең әниләрегез кайда була?

Б.-Эштә.

Т.Ә ни өчен алар эшкә бара?

Б.-Акча эшләргә.Кешеләргә файда китерергә.

Т.-Алия синең әниең кем булып эшли?(укытучы)

   -Ә укытучы нәрсә эшли?Укытучы һөнәре нинди файда китерә?

   - Артем,ә синең әниең кем булып эшли?(сатучы)

   - Нәрсәсе белән кирәкле бу һөнәр? Һ.б.

Т.Дөньяда тагын бик күп һөнәрләр бар.Менә мин хәзер шуларның кайберләре турында табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын уйлап карагыз әле.  

Табышмаклар:

1.Әйтегезче, кем соң шулай

   Тәмле ашлар,

  Хуш исле котлетлар,

  Салат, венегретлар

  Әзерләп, безне сыйлый? (Повар (пешекче)

2. Без ут белән көрәшергә тиеш,

    Без көчле һәм кыюлар.

    Бар кешегә кирәк һөнәр –

    Әйтегезче, без кемнәр? (Янгын сүндерүчеләр (пожарниклар)

3. Без иртә торабыз.

     Безнең бурыч –

     Сезне эшкә өлгертү.  (Шофер (автобус йөртүче)

 4. Укырга да өйрәтә,

     Язарга да өйрәтә.

     Аны белә һәр кеше,

     Ул була…………(укытучы).

 5. Кто у постели больного сидит? —

     И как лечиться он всем говорит.

     Кто болен — он капли предложит принять,

     Тому, кто здоров, — Разрешит погулять. (Доктор)

 6. Он  делает прически,

      Подстригает челки.

      Фены, ножницы, расчески

      У него на полке. (Парикмахер)

  7. На посту своем стоит,

      За порядком он следит.

      Строгий смелый офицер.

      Кто он? (Милиционер)

Т: Булдырдыгыз балалар,сез һөнәрләрне бик яхшы беләсез икән. Хәзер мин сезгә әйберләр күрсәтәм,ә сез бу әйбернең кайсы һөнәр кешесенә кирәк булуын әйтерсез.Сез ризамы?

Дидактик уен”Эшләү өчен кемгә нәрсә кирәк?”.

Т:Молодцы балалар.Биремне бик дөрес үтәдегез.

Димәк без сезнең белән беләбез,һәр кеше эшкә йөри,кешеләргә файда китерә торган ниндидер эш белән шөгыльләнә.Сез дә үскәч мәктәпне бетерерсез,уку йортларында үзегезгә ошаган һөнәрне алырсыз.Һөнәрегез буенча эшкә урнашырсыз һәм кешеләргә файда китерерсез,чөнки “Хезмәт кешене бизи,ә ялкаулык боза”

Ә хәзергә без балалар гына булсак та ,зурларга булышып файда китерә алабыз

-Сез өйдә ничек булышасыз?

Б.Уенчыкларны җыябыз,табак –савыт юабыз,тузан суыртабыз.

Т.Молодцы.

(Телефон шалтырый)

Т.Балалар минем телефоным шалтырый бугай.Хәзер җавап кына бирим әле.Исәнмесез,әйе бу 34нче балалар бакчасы,уртанчылар төркеме.

Алсу исемле курчак чирләде?Ярдәм итәргә кирәк?Яхшы,көтегез,без хәзер килербез.

Т.Балалар миңа Алсу исемле курчакның чирләве турында хәбәр иттеләр.Әйдәгез аның хәлен белергә барыйк,бәлки аңа ярдәм кирәктер?Балалар тизрәк барыр өчен бәлки автобуста барырбыз?

Б.Без риза.

Физминутка “Автобус”җыры белән.

Т.Исәнме, Алсу. Синең белән нәрсә булды? (башын тотып карый).Син бит бик каты чирләгәнсең,ә өеңдә тәртипсезлек.Балалар карагыз әле,идәндә уенчыклар ята,өстәлдә бик күп юылмаган табак-савытлар.Алсуга булышабызмы?  (балалар    җавабы)   Әйдәге,Самира,Инсаф,Дилә һәм Марсель сез табак-савытларны юыгыз. Аделя,Сәлим Полина һәм Сергей сез табак-савытларны корытыгыз.Тимур,Артем,Данис сез уенчыкларны җыегыз.

Балалар эшкә тотына.

Т:Балалар без барыбыз бергә тырышып эшләгәч Алсуның өе матурайды һәм чистарды.Ә хәзер өстәлне әзерләп Алсуны чәй эчерик.Ә бит безнең чәй эчәргә бер әйберебез дә юк икән.Әйдәгез балалар өстәл янына килеп келендер әвәлик.

Балалар пластилиннан келендер әвәләп Алсуны сыйлыйлар.

Т.Балалар безгә хәзер Алсу белән саубуллашып төркемебезгә кайтырга кирәк.Әйдәгез балалар кайтканда җәяү кайтабыз.Сез ризамы?.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Мин һәм минем ярдәмчеләрем".

Данный конспект на татарском языке. Предназначен для педагогов дошкольных образовательных учреждений....

Мияуның ярдәмчеләре

Конспект образовательной деятельности для детей старшего дошкольного возраста по обучению татарскому языку...

Зурлар төркемендә ана теленнэн белем бирү эшчәнлеге Тема: « Кояш ярдәмчеләре»

Зурлар төркемендә ана теленнэн белем бирү эшчәнлегеТема: « Кояш ярдәмчеләре»...