Зурлар төркемендә ана теленнэн белем бирү эшчәнлеге Тема: « Кояш ярдәмчеләре»
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)
Зурлар төркемендә ана теленнэн белем бирү эшчәнлеге
Тема: « Кояш ярдәмчеләре»
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 37.14 КБ |
![]() | 37.14 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Биектау «Байгыш» катнаш төрдәге балалар бакчасы» мәктэпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе»
Зурлар төркемендә ана теленнэн белем бирү эшчәнлеге
Тема: « Кояш ярдәмчеләре»
Тәрбияче: Галиахметова Р. Р
Биектау, 2021
Конспект: “Кояш ярдәмчеләре”
Зурлар төркеме балалары өчен шөгыль.
Максат: яз билгеләрен ныгыту.
Тәрбия бурычы: табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.
Үстеру бурычы: бәйлэнешле сөйләм күнекмәләрен үстеру, әйлэнә-тирә дөнья турында күзаллауларын киңэйтү.
Белем бирү бурычы: темага кагылышлы сүзлек байлыгын арттыру, сорауларга тулы җавап алып, сөйләм телен үстерү.
Методик алымнар һэм чаралар: “Яз” темасына әңгәмә, “Яз” темасына кагылышлы рәсемнәр карау, сорау – җавап эше, иҗади эш.
Жиһазлау: язгы табигать төшерелгэн рэсемнэр, магнитлы такта, кояш нурлары, кышлаучы һэм күчмә кошлар силуэтлары, чәчәк пазллары.
Алдан үткэрелгән эшлэр: саф һавада йоргэндэ язгы табигатьне кузәтү, әнгэмэ үткәрү, эдәби әсәрләр уку, “Яз” темасына рәсемнәр карау.
Эшчэнлек барышы
Балалар ярым түгәрәк ясап басып торалар
Тэрбияче: Балалар, карагыз әле, бүген безгә күпме кунак килгән. Без аларга
бик шатбыз. Әйдәгез әле, алар белән елмаеп исәнләшик!
Балалар: Исәнмесез, хөрмәтле кунакларыбыз!
Тәрбияче: Балалар мин бүген хат алдым, ләкин ул кәгазь түгел, ә электрон хат. Әйдәгез, аны ачып карыйк, нәрсэ язылган икән анда.
Хат: (кояш тавышы) Кадерле балалар! Мин- язгы кояш. Җирне җылытырга үземнен нурларымны җибәрдем, ләкин алар югалдылар. Зинһар, миңа аларны табарга ярдәм итегезче.
Тәрбияче: Балалар, нурлар табылмаса, нәрсә булыр? (Балаларның фаразлары). Сез кояшка ярдәм итәргэ телисезме балалар?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Теләсәгез, мин сезгә кояш нурлары артыннан сәяхәткә чыгарга тәкдим итәм. Миндэ тылсымлы йомгак бар, ул безгә юлны курсэтер.
Тәрбияче: Балалар йомгак безне каенлыкка алып килде. Балалар безгә дөрес итеп яз билгелэрен әйтергә кирәк, әгәр сез дөрес эйтсэгез ,без беренче нурны табачакбыз.
Балалар: - Урамда көннэр жылына. - - Кояш елмая, ул үзенең жылы нурларын сибә. - Кар һәм боз эри. - Кешелэр җылы киемнәрен салалар. - Түбәдән тамчы тама. - Челтер- челтер гөрләвекләр ага. - Агачлар уяна, беренче бөреләр күренә. - Агачлар яфрак яралар. - Матур чәчәкләр үсеп чыгалар. - Яшел үләннәр чыга.
Тәрбияче: Әфәрин балалар, менә без кояшнын беренче нурын кире кайтардык. Хэзер юлыбызны дәвам итэбез.
Тәрбияче: Балалар без сезнең белэн урман аланына килеп чыктык.( Кошлар тавышы ишетелә)
Тәрбияче: Балалар, ишетәсезме, бу нинди тавышлар, кошлар сайравы түгелме соң?
Тәрбияче: Халык әйтемнәре буенча, нинди кошлар килгәч кенә башлана әле яз?
Балалар: Кучмә кошлар килгәч.
Тәрбияче: Ә сез җылы яктан кайтучы нинди кошларны беләсез?
Балалар: Кара карга, сыерчык, торна, күке, карлыгач, тургай, аккош.
Тәрбияче: Ә ни өчен соң алар көз көне туган якларын калдырып җылы якларга очып китәләр?
Балалар: Кыш көне аларның ашарларына чебен-черки, бөҗәкләр юк, шуңа күрә ачтан, салкыннан үлү куркынычы яный.
Тәрбияче: Карагыз әле балалар, монда кышлаучы һәм күчмә кошларның рәсемнәре буталып беткән, ярдәм итегез, зинһар ачыкларга. Монда нинди кошлар күчмә? (Балалар аералар)
Тәрбияче: Ә менә хәзер, шушы кошлар турында эндәшләр әйтик.
Слайд “Кара карга”
Тәрбияче: Бу нинди кош балалар?
Бала: Карга эйтэ кар, кар,
Туем житте бар, бар.
Ярма, кукэй алып бар
Сый, маенны салып бар
Слайд “Сыерчык”
Тәрбияче: Бу нинди кош балалар?
Бала: Сыерчык, сыерчык,
Ояңнан очып чык.
Ошаса бу өең,
Түгелсен моң-көең!
Слайд “Тургай”
Тәрбияче: Бу нинди кош балалар?
Бала: Тор, тор, тургай,
Таң, ата бугай.
Тургай, кил, чыпчык, чык,
Чык, чырык!
Тәрбияче: Э хәзер әйдәге, без сезнен белэн «Кошлар кайтты» уенын уйнап алабыз. Мин шигырьне укыйм, ә сез , күчмә кошларның исемнәрен ишеткәч, очу хәрәкәтләре күрсәтәсез, кышлаучы кошлар исемнәрен ишеткәч чүгәлисез.
Мондый кошлар кайттылар:
Күке, казлар, аккошлар,
Сандугачлар, песнәкләр,
Ябалаклар, ләкләкләр,
Кара карга, тургайлар,
Сыерчыклар, чыпчыклар,
Карлыгачлар, торналар.
Барыгыз да булганнар,
Барыгыз да уңганнар.
Тәрбияче: Бу биремне дэ утэдек, һэм кояшның тагын бер нурын кире кайтардык.
Тәрбияче: Карагыз эле балалар, йомгак безне бу юлы серле аланга алып килде. Э аланда нәрсәлэр җитми соң балалар?
Балалар: Чәчэклэр җитми.
Тәрбияче: Әйдәгез, аланыбыз матурлансын өчен пазллардан чәчәкләр җыябыз. (Балалар пазллардан язгы чәчәклэр җыялар һэм исемнәрен атыйлар)
Тәрбияче: Балалар без сезнең белән барлык биремнәрне дә утәдек. Безнен кояшнын барлык нурлары да табылды. Әйдәгез, тыңлыйк эле, безгә кояш нәрсә әйтер икән.
Кояш тавышы: Бик зур рәхмәт сезгә балалар, сез минем нурларымны кире кайтардыгыз, ә ярдәмегез өчен мин сезгә сюрприз әзерләдем, аны сез үз төркемегездэ таба аласыз)

По теме: методические разработки, презентации и конспекты
«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге
«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге...
![](/sites/default/files/pictures/2019/10/22/picture-212648-1571769854.jpg)
ТЕРЕ ҺӘM УЕНЧЫК КОШЛАР. Кечкенәләр төркемендә турыдан туры белем бирү эшчәнлеге үрнәге.
Танып белү һәм иҗади тәрбия өлкәсендә эш үрнәге....
![](/sites/default/files/pictures/2014/11/01/picture-512300-1414850186.jpg)
Зурлар төркемендә «Көзге урман» темасы буенча белем бирү эшчәнлеге (нәфис-нәфасәти үсеш)
«Көзге урман» темасы буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлеге.Бу эшчәнлек нәфис-нәфасәти өлкә буенча балалар белән көз темасын йомгаклау өчен традицион булмаган ысул кулланып рәсем ясарга өйрәтү ...
![](/sites/default/files/pictures/2017/07/10/picture-935448-1499687415.jpg)
Зурлар төркемендә экология буенча интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге.
Тема: “Ташлар иленә сәяхәт&rdquo...
![](/sites/default/files/pictures/2018/06/06/picture-1042361-1528303961.jpg)
Икенче кечкенәләр төркемендә турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен шөгыльнең конспекты
Икенче кечкенәләр төркемендәтурыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен шөгыльнең конспекты ...
![](/sites/default/files/pictures/2022/10/14/picture-1427725-1665731777.jpg)
Ачык оештырылган белем бирү эшчәнлеге Тема: “Урманга сәяхәт”
Урманга сәяхәт(Утранчылар төркемендә комплекслы шөгыль конспекты) Максат: балаларның бездə кышлаучы кошлар турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту; аларны танырга, табышмаклар әйтергә, пластилин...