Зурлар төркеме белән белем бирү эшчәнлеге “Бергәләп өйрәник”
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)
Эшчәнлек төрләре: уен эшчәнлеге, коммуникатив, танып белү эшчәнлеге.
Белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше, социаль-коммуникатив үсеш, физик үсеш.
Максат:төрле хезмәт һәм иҗат төрләренә уңай күрсәтмәләр формалаштыру.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 26.33 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы
"49-нчы санлы гомумиүстерелешле балалар бакчасы"
муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“Бергәләп өйрәник”
Зурлар төркеме белән белем бирү эшчәнлеге
Төзеде:
Садыкова Венера Эльвард кызы I квалификацион категорияле тәрбиячесе
Түбән Кама - 2024ел
Белем бирү эшчәнлеге темасы:
“Бергәләп өйрәник”
Балаларның яше: 5-6 яшь, зурлар төркеме.
Эшчәнлек төрләре: уен эшчәнлеге, коммуникатив, танып белү эшчәнлеге.
Белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше, социаль-коммуникатив үсеш, физик үсеш.
Максат:төрле хезмәт һәм иҗат төрләренә уңай күрсәтмәләр формалаштыру.
Бурычлар:
- мөстәкыйльлекне, максатчанлыкны һәм үз-үзеңне җайга салу сәләтен үстерү;
- танып белү гамәлләрен формалаштыру, аны аңлау өчен шартлар тудыру;
- сенсор тою сәләтен үстерү;
- балаларның телестудиядә (гомумән җәмәгать урыннарында) үз-үзләрен тоту нормалары турында белемнәрен ныгыту;
- беренчел күзаллаулар нигезендә объектлар һәм әйләнә-тирә дөнья күренешләре турында үз, аңлы карарлар кабул итү өчен шартлар тудыру.
1 этап: балаларда эшчәнлеккә эчке мотивация формалашуга ярдәм итәбез
Эчтәлек | Балалар сүзенә якынча җавап/искәрмә |
Тәрбияче балаларны каршы ала Шөгыльне башлап җибәргәнче уен уйнап алыйк әле. Кемнәр риза? Уен “Сикерәм” дип атала. Сикереп куя шул, кем бүген күлмәк кигән! Сикерә кем бүген чалбардан! Сикерә шул, кем “Шаян тв” каналын карый! Сикереп куя, кем “Бергәләп өйрәник” тапшыруын карарга ярата? | Шәп! Безнең уртак якларыбыз ничек күп! Менә ничек без күп - телевизор карарга яратучылар! |
Ә мин күптәннән “Бергәләп өйрәник” тапшыруын карамадым...эх, барып кайтасы иде, юри генә булсада! Нәрсә уйлап табарга икән? Тәрбияче аларның тәкъдимнәрен тыңлый. | Әгәр балалар уйнарга тәкъдим итсәләр: Шәп идея! Менә дигән фикер! Мин бик шат! Рәхәтләнеп! Әгәр балалар тәкъдим итмәсәләр: Сезнең тәкъдимнәрегез бик кызыклы! Ә сез телисезме? Әгәр дә без хәзер сезнең белән «Бергәләп өйрәник” тапшыруын уйнасак? |
2 этап: балалар тарафыннан аларның эшчәнлеген планлаштыруга ярдәм итәбез
Эчтәлек | Балалар сүзенә якынча җавап/искәрмә |
Дусларым, нишлибез? Уен өчен безгә нәрсә кирәк? (Телестудия, микрофон, ковриклар). Без аларны кайда урнаштырырбыз? Мин сезгә тәкъдим итәм, алып баручы тәрбияче, ә сез килгән кунаклар булырга. | Әгәр балалар инициатива күрсәтмәсәләр: Безгә телестудия кирәкме? Сез ризамы? |
3 этап: балалар ниятен тормышка ашырырга ярдәм итәбез
Эчтәлек | Балалар сүзенә якынча җавап/искәрмә |
Дуслар, без барыбыз да әзерме? Уйный башлыйбызмы? | |
Балалар, сезне телестудиягә чакырам! Мин хәзер тиз генә иренемне буыйм да әзер булам. Тәрбияче иренен буяган хәрәкәтләр ясый. | Бик яхшы! |
Без телестудиядә! Дусларым, минем исемә төшерегез әле, зинһар, телестудиядә булу кагыйдәләрен. Балалар, мин дөрес аңладыммы, телестудиядә тавышланырга, йөгерергә ярамый. Бу кагыйдәләрнең барысын да белүегезгә мин бик шат. | Әгәр балалар кагыйдәләрне санасалар: Сез аларны бер-берегезгә искә төшерүегезгә, мин бик шат. Әгәр балалар авырсынса: Тавышланырга ярыймы? |
Алга таба нәрсә эшлибез? Тапшыруны башлап җибәрәбезме? Дуслар, сез әзерме? “Бергәләп өйрәник” тапшыруын башлап җибәрәбез (видеоролик). Искә төшерик әле, хазер нинди ел фасылы? көз көне без бакчадан нәрсәләр җыеп алабыз? Кыяр, кәбестә, шалкан, кишер, борыч-барысы бергә нәрсәләр? Бүгенге “Бергәләп өйрәник” тапшыруы да яшелчәләргә багышлана. | Авырлыклар булган очракта тәрбияче алга таба адымнар ясый. Дөрес! Көз. Кыяр, помидор, суган, кишер, чөгендер, борыч, шалкан, кәбестә. Бик дөрес, яшелчәләр. |
Беренче тур. Җавап тап! (тәрбияче яшелчәләр турында сөйли) ....., син ничек уйлыйсың? Дөрес җавап нәрсә булыр? Кем тагын ничек уйлый? | Кирәк булганда тәрбияче балалр сөйләгәнне кабатлый. Нәкъ шулай, җавап дөрес! |
Тапшыруыбызны дәвам итәбез, икенче тур “Истә калдыр!”.(түтәлдә кыяр, помидор, суган, кишер, чөгендер, кәбестә, бәрәңге, кабак, шалкан. Балалар игътибар белән түтәлдәге яшелчәләрне карыйлар, аларны истә калдыралар, һәм читкә борылып торалар. Ул вакытта бер яшелчәне яшереп өлгерергә кирәк. Кире түтәлгә таба борылалар һәм кайсы яшелчә юк икәнлеген әйтеп бирәләр). Дуслар, карагыз әле түтәлдә нәрсә югалды? Ә хәзер ял итеп алыйк. Мин сезгә «Бар матур бакча»дип аталган җырлы-биюле уены уйнарга тәкъдим итәм. Моның өчен безгә санамыш ярдәмендә арадан кишер, кыяр һәм суганны сайлап алырга кирәк була. Бер, ике, өч, син кал, син чык! (Балалар музыкага әйлән-бәйлән йөриләр, яшелчә аталгач шул бала түгәрәк уртасына чыга һәм бии, уен дәвам итә) Бар матур бакча, Анда кишер(суган,кыяр) үсә. Менә шундый кишер(суган,кыяр) зур, Менә шундый кечкенә. Кушымта: Кишер, кишер, кил әле, Биеп, биеп кит әле. Әллә-лә,әллә-лә, Биеп, биеп кит әле. Суган, суган кил әле, Биеп, биеп кит әле. Әллә-лә, әллә-лә, Биеп, биеп кит әле. | Балалар югалган яшелчәне әйтеп бирәләр. Бик яхшы! Түгәрәктә йөриләр. Хәрәкәт белән күрсәтәләр. 1 бала “кишер” уртага чыга, бии. Балалар кул чабалар. 2 бала “суган” уртага чыга, бии. Балалар кул чабалар. |
Кыяр, кыяр кил әле, Биеп, биеп кит әле. Әллә-лә, әллә-лә, Биеп, биеп кит әле. Өченче тур. Уен “Танып бел”. (балалар, “Тылсымлы өй”дә куллары белән тоеп, нәрсә булуын тасвирларга тиеш булалар). Бу нәрсә? Ул нинди? Бу өйдә кем яши? Ә хәзер без сезнең белән бармак уены уйнап алыйк. Бу бармак - бабай, Бу бармак - әби, Бу бармак - әти, Бу бармак - әни, Бу бармак - бәби, Минем исенем Чәнти. | 3 бала “кыяр” уртага чыга, бии. Балалар кул чабалар. Балалар яшелчәнең формасын, зурлыгын әйтәләр. Дөрес!(бабай, әби, әти, әни, малай, кыз) (баш бармакны бөклиләр) (имән бармакны бөклиләр) (урта бармакны бөклиләр) (атсыз бармакны бөклиләр) (чәнти бармакны бөклиләр) (исемнә әйтәләр) |
4 этап: эшчәнлек нәтиҗәләре буенча балалар рефлексиясен үткәрүгә ярдәм итәбез
Эчтәлек | Балалар сүзенә якынча җавап/искәрмә |
Дусларым, “Бергәләп өйрәник” тапшыруының ахырына да килеп җиттек. Бераз ял итәбезме? Тәрбияче тартыла,иелә һ.б. | Нинди рәхәт! |
Кадерле дусларым, сезгә тапшыру ничек? | Миңа да бик кызык булды! |
Балалар, хәзер мин яңадан тәрбияче булам һәм сездән сорарга телим: бүген без сезнең белән нинди уеннар уйнадык? Барлыгы ничә уен булды? Бергәләп саныйк әле. Ә иң кызыклысы нинди уен булды? Бүгенге уеннар турында кемгә сөйлисез? | Балалар бармакларын бөгеп уенны санап бирәләр. Үз фикерең өчен рәхмәт! Син хаклы, җиңел булмады! Бик кызык, риза! |
Дусмларым, вакытны шәп уздырдык дип кем саный, бирегез "Биш"не! Син бир “Биш”!Син бир “Биш”!Син бир “Биш”!Сез иң яхшы дус-иш! Тәрбияче үз учын тәкъдим итә,йөрәкне күрсәтә. Аннары балаларны төркемгә озата. Ә хәзер мин сезне төркемгә озатып куям. | Сез бик яхшы үтәдегез! Мин бик шат! Дуслар белән уйнау бик күңелле һәм кызык! |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт”
Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесегомүми үсеш төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы...
Белем бирү эшчәнлеге “ Танып белү” (математика) Зурлар төркеме
Тема: “Күңелле тукталышлар” Максатлар: 1 дән 10 га һәм кирегә санау күнекмәләрен үстерү, Геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү, предметларның санын цифр аша күрсәтү, атна көнн...

Зурлар төркеме балалары белән сөйләм үстерү эшчәнлеге «Минем яраткан уенчыгым»
Зурлар төркеме балалары белән сөйләм үстерү эшчәнлеге«Минем яраткан уенчыгым»...
"Хыяллар илендә" зурлар төркеме өчен ФЭМП буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты
Конспект ООД по ФЭМП в старшей группе детского сада....

Танып – белү тәҗрибә эшчәнлеге Тема: “Һава - иң зур байлык» (зурлар төркеме 5-6 яшь)
Максат: уртак эшчәнлекне оештыру аша балаларның һава үзлекләре турында белемнәрен системалаштыру.Бурычлар:Белем бирү бурычлары: - балаларның һава һәм аның үзлекләре турында күзаллаула...

Зурлар төркемендә ана теленнэн белем бирү эшчәнлеге Тема: « Кояш ярдәмчеләре»
Зурлар төркемендә ана теленнэн белем бирү эшчәнлегеТема: « Кояш ярдәмчеләре»...
Белем бирү эшчәнлеге конспекты: “Театр дөньясына сәяхәт” (зурлар төркеме)
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.Интеграль белем бирү өлкәләре: нәфис-нәфасәти үсеш, сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив үсеш.Максат: балаларда театр сәнгате аша иҗади сәләт үстерү, &ldquo...
