Танып – белү тәҗрибә эшчәнлеге Тема: “Һава - иң зур байлык» (зурлар төркеме 5-6 яшь)
учебно-методический материал по окружающему миру (старшая группа)

Фахреева Айгуль Айратовна

Максат: уртак эшчәнлекне оештыру аша  балаларның һава үзлекләре турында белемнәрен системалаштыру.

Бурычлар:

Белем бирү бурычлары:

 -  балаларның һава һәм аның үзлекләре турында күзаллауларын киңәйтү;

 - балаларның танып-белү-тикшеренү эшчәнлегендә эксперимент аша тәҗрибә үткәрү, үз фикереңне әйтә белү, эш-гамәлләр һәм сүзләр ярдәмендә нәтиҗә күрсәтергә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_fahreevoy_a.a.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Әлки Муниципаль районы Базарлы Матак
“Ромашка” балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

 Танып – белү тәҗрибә эшчәнлеге

Тема: “Һава - иң зур байлык»

(зурлар төркеме 5-6 яшь)

Тәрбияче: Фахреева А.А.

Базарлы  Матак авылы

2022 ел

Максат: уртак эшчәнлекне оештыру аша  балаларның һава үзлекләре турында белемнәрен системалаштыру.

Бурычлар:

Белем бирү бурычлары:

 -  балаларның һава һәм аның үзлекләре турында күзаллауларын киңәйтү;

 - балаларның танып-белү-тикшеренү эшчәнлегендә эксперимент аша тәҗрибә үткәрү, үз фикереңне әйтә белү, эш-гамәлләр һәм сүзләр ярдәмендә нәтиҗә күрсәтергә өйрәтү.

Үстерү бурычлары:

-балаларның үз-үзләрен аңлашу, аралашу һәм эмоциональ яктан үз-үзен тотышы турында күнекмәләр үстерү;

- тәҗрибә үткәрү барышында тәрбияче һәм яшьтәшләр белән ирекле аралашуны үстерү;

- балалар сүзлеген баету(тәҗрибә үзәге, үтә күренмәле, күренмәс, тәҗрибә), күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны, фикерләүне, хәтерне, танып-белү активлыгын үстерү.

Тәрбия бурычлары:

-әйләнә-тирәлеккә уңай караш, танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Эшчәнлек төрләре: уен, танып-белү-тикшеренү эше, хәрәкәтчән,коммуникатив

Белем бирү өлкәләре: танып белү, сөйләм үсеше,  физик үсеш.

Методик алымнар: танып-белү-тикшеренү эше, сорау - җавап, нәтиҗә чыгару, бәяләү.

Алдан үткәрелгән эш: һава температурасын күзәтү, һаваның булу-булмавын һәм үзенчәлекләрен ачыклау буенча экспериментлар карау, һаваның үсемлекләр, хайваннар һәм кеше тормышындагы роле турында әңгәмә үткәрү.

Җиһазлау: бала санына су белән стаканнар, көпшәләр, полиэтилен пакетлар, алдан өрелгән шар, кәгазь салфетлар, уенчыклар(туп, балык, таш , шар, кашык һ.б), 2 савыт, интерактив панель, карточкалар (рәсемнәр).

 

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Без бүген шундый матурлар.Әйдәгез әле түгәрәк ясап бастык.

-Кулларны кулга тотындык,

Бер-беребезгә елмайдык.

Җылы китте кулларга,

Рәхәт булды дусларга.

Иркен итеп сулыш алдык,

Рәхәт иркен суларга.

Тәрбияче: Мин сезгә хәзер табышмак әйтәм, табышмакны игътибар белән тыңлагыз  һәм миңа җавабын әйтеп бирегез!

Үзе шушында, үзе беленми;

Тынга беленә, күзгә күренми.

Балаларның җаваплары: Һава.

 Тәрбияче: Дөрес!

Эшчәнлекнең төп өлеше

Тәрбияче: Балалар, кем миңа җавап бирер, нәрсә соң ул һава? Аны ничек күрергә һәм тоярга була?

Балаларның җаваплары : Һаваны без сулыйбыз, ул төссез , без аны күрмибез.

Тәрбияче: Һава -  углекислый газдан, кислородтан тора икән. Барлык җан ияләре, кешеләр, хайваннар кислород сулыйлар, ә углекислый газны, яисә, кулланылган газны үпкәләр аша бүлеп чыгаралар. Шуңа ябык бүлмәләрдә, кеше күп булганда, суларга авыр була. Кислород күбрәк булсын өчен бүлмәне ешрак җилләтергә кирәк. Ә үсемлекләр киресенчә, углекислый газны сулыйлар, ә кислород бүлеп чыгаралар. Углекислый газда күзгә күренми. Урманнарны юкка гына “Җирнең яшел үпкәләре “димиләр..

Тәрбияче:Балалар,  һава турында күп кызыклы нәрсәләр белергә телисезме?

Балаларның җаваплары: әйе

Тәрбияче: Күзләребезне ябабыз, 10 тапкыр кул чабабыз һәм безнең төркем «могҗизалар лабораториясе» нә әвереләчәк, ә без яшь галимнәр булачакбыз.Сез әзерме? Башладык: Бер, ике, өч, дүрт, биш, 6,7,8,9, 10

(Тылсымлы музыка тавышы)

Тәрбияче: Могҗизалар лабораториясе үз эшен башлый. Әмма башлаганчы, лаборатиядә үз-узенне тоту кагыйдәләрен искә төшереп китик. Нинди кагыйдәләрне истә тотырга кирәк? (экранга карап җавап бирәбез)

Балаларның җаваплары:

1. Тавышланмаска!

2.Игътибар белән тыңларга, аннан соң гына кабатларга!

3. Сак булу кагыйдәләрен үтәргә!

Тәрбияче: Лабораториянең нәрсә икәнен кем белә?

 Балаларның җаваплары: Тәҗрибә үткәрә торган урын.

Тәрбияче: Мин сезне безнең лабораториягә чакырам. Тирә-юнгә карагыз әле, сез һаваны күрәсезме?

Балаларның җаваплары:Юк

Тәрбияче: Без аны күрмибез икән, димәк, һава нинди?

Балаларның җаваплары:  Һава үтәкүренмәле, төссез.

Тәрбияче: Балалар, һаваны күрергә, тотырга өйрәнергә телисезме?

Балаларның җаваплары:  Әйе

Тәрбияче: Әйдәгез, учыбызга тотып карыйбыз?  ( тотып карыйлар)

Юк, килеп чыкмый. Һаваны тоту өчен, без сезнең белән 1 нче тәҗрибәне уздырачакбыз:

1 нче тәҗрибә: “Һаваны полиэтилен пакет белән тот

Тәрбияче:Кулыбызга полиэтилен пакет алабыз, ул хәзер буш.Барыгызның да бушмы? (балалар раслый) 

Тәҗрибә үткәрү тәртибен аңлату һәм күрсәту:Полиэтилен пакетны ачабыз һәм кисен хәрәкәт белән өстән аска төшерәбез дә, ябып куябыз.( Менә шулай) Сез нәрсә күрәсез?

 Балаларның җаваплары:  Пакет өрелде.

Тәрбияче: ни өчен?

Балаларның җаваплары: Һава пакетта булган урынны алды.

Тәрбияче: Хәзер пакетны ачып, аннан һава чыгарачакбыз. Пакет нинди булды? Ни өчен шулай булды?

Балаларның җаваплары: пакет буш, нәзек калды, чөнки анда һава юк.

Тәрбияче: Әйдәгез, нәтиҗә ясыйк: (балаларга мөрәҗәгать)

Балаларның җаваплары: һава үтә күренмәле, күренмәс, аны күрү өчен аны тоту зарур.

Тәрбияче: Һәм без моны эшли алдык! Кешеләр «ябык» һаваны ничек һәм кайда куллануларын исегезгә төшерегез әле?( экранда рәсемнәр слайды чыга) Балаларның җаваплары: матрас, шарлар, туп, шиннар, өрелгән уенчыклар, көймәләр, коткару түгәрәге)

Тәрбияче: Димәк, барлык өрелгән, эченә һава кертелгән предметлар суда батмый. Әйдәгез, һаваны кайда яшерелгән икәнен белер өчен

2 нче номерлы тәҗрибә үткәрик “Дөрес тап”

 ( су тутырылган савытлар әзерләнеп куела)

Индивидуаль эш

Алсу, тартмадан уенчыкларны алып килеп өстәлгә бушатырга булыш әле.

Балалар сезнең максатыгыз һаваның нинди уенчыкларда яшеренгән булуын ачыкларга. Һава яшерелгән уенчыкларны яшел савытка, һава яшерелмәгән уенчыкларны кызыл савытка салабыз.

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге (авырсынган балаларга ярдәм итү)

 Тәрбияче: Әфәрин, балалар. Эшне башкарып чыктыгыз.

Балалар карагыз әле, без ни күрәбез? Ни өчен шулай?

Балаларның җаваплары: Яшел савыттагы уенчыклар суда батмый. Чөнки ул уенчыклар эчендә һава бар.

Тәрбияче: Әйе , балалар бик дөрес.  

Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз, кеше эчендә һава бармы?

Балаларның җаваплары: Әйе( юк), белмибез.

Тәрбияче:Әйдәгез, тикшерик! Балалар сезне эш өстәлләре артына чакырам.

3 нче тәҗрибә «Кеше эчендә һава бармы?»

Һәркемнең үз җиһазы: су белән стакан һәм трубочка әзерләнгән.

Тәҗрибә үткәрү тәртибен аңлату һәм күрсәту: Трубочканы суга төшерәбез һәм өрәбез. (Менә шулай)

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге (авырсынган балаларга ярдәм итү)

Тәрбияче: сез нәрсә күрәсез?

Балаларның җаваплары: Суда куыклар барлыкка килде.

Тәрбияче:Бу куыклар каян, ничек итеп барлыкка килә?

Балаларның җаваплары:Бездән чыккан һава трубка аша өргәч куыклар барлыкка китерә.

Тәрбияче:Нәтиҗә ясасак, без һаваны сулыйбыз. Димәк, кешедә дә һава бар.

Балалар, сез барыгыз да булдырдыгыз.Ә хәзер без “Ракета” дигән аталган тәҗрибә уздырачакбыз.

4 нче тәҗрибә « "Коры салфетка»

Тәҗрибә үткәрү тәртибен аңлату һәм күрсәту: Коры кәгазь салфетканы стакан төбенә урнаштырабыз, стаканны әйләндерәбез һәм аны су салынган савытка төбенә төшерәбез. Стаканны тырышлык белән тотарга туры киләчәк, чөнки ул судан “сикерергә” тырышачак.

Тәрбияче: Балалар сез нәрсә күрәсез?

Балаларның җаваплары: салфет стакан төбендә коры калган

Тәрбияче: ни өчен балалар?

Балаларның җаваплары: чөнки стакан эчендә һава калган.

Тәрбияче: Бик дөрес, нәтиҗә ясыйбыз.

Йомгаклау өлеше

Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән бик куп ачышлар ясадык, сез бик тырыш галимнәр булып чыктыгыз. Безнең могҗизалы лаборатория ябыла. Һәм безгә лабораториядән балалар бакчасына кайтырга вакыт. Әйдәгез, түгәрәккә басыйк, күзләребезне ябыйк һәм балалар бакчасына кайту өчен 5 тән 1 гә кадәр саныйк. (Балалар тәрбияче белән бергә саныйлар)

Әйдәгез, эшебезгә йомгак ясыйк.  

Рефлексия .

Тәрбияче:

-Сез һаваның нинди сыйфатлары белән таныштыгыз? (Теләгән бала чыгып сөйли)

- Сезгә нинди тәҗрибә аеруча ошады? (Теләгән бала чыгып сөйли)

- Сезгә яшь галимнәр булу ошадымы? (Теләгән бала чыгып сөйли)

- Сез бүгенге белемнәрегез белән кемне таныштыра аласыз? (Теләгән бала чыгып сөйли)

Тәрбияче: миңа сезнең белән эшләү бик күңелле булды. Минем сезнең өчен бүләкләрем бар. Мин сезнең шундый ук күзәтүчән, актив һәм акыллы булып калуыгызны телим.

Очрашуга кадәр, балалар! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт”

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы...

«Көзге экологик сукмак буенча сәяхәт» темасына экологик танып-белү экскурсиясе.(зурлар төркеме).

Балалар бакчасында булган экологик сукмак буенча көз көнендә үткәрелгән экскурсия....

Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль

Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү....

Белем бирү эшчәнлеге “ Танып белү” (математика) Зурлар төркеме

Тема: “Күңелле тукталышлар” Максатлар: 1 дән 10 га һәм кирегә санау күнекмәләрен үстерү, Геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү, предметларның санын цифр аша күрсәтү, атна көнн...

Тема: “Әбиемнең күңел сандыгы” Зурлар төркеме

Максат: балаларда татар милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә  карата кызыксыну уяту, аларның үзләренә  генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлыгына соклану хисләре тәрбияләү.Халкыбызның к...

Тема: “ Транспорт төрләре” Зурлар төркеме.

Максат: балаларны транспорт төрләре белән таныштыруны дәвам итү, транспорт турындагы күзаллауларын киңәйтү, фикерләү сәләтен үстерү, машиналарның кешегә күрсәткән файдаларын искә төшерү, юл инспекторы...