Белем бирү эшчәнлеге “ Танып белү” (математика) Зурлар төркеме
план-конспект занятия по математике (старшая группа) на тему

Тема: “Күңелле тукталышлар” Максатлар: 1 дән 10 га һәм кирегә санау күнекмәләрен үстерү, Геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү, предметларның санын цифр аша күрсәтү, атна көннәре турындагы белемнәрне тирәнәйтү, логик фикерләүне ныгыту, игътибарлылык тәрбияләү. Методик алымнар: 1) уен (сюрприз моментлары ), 2) күрсәтмә (рәсемнәр), 3) сүзле (сораулар, җаваплар, киңәш һәм мактаулар) Җиһазлау: геометрик фигуралардан төзелгән поезд рәсеме, геометрик фигуралар, шарлар, йорт рәсеме, компьютер, экран . Тарату материалы: 1 дән 10 га кадәр саннар белән карточкалар, геометрик фигуралар, дәфтәр бите, таякчыклар. Эшчәнлек барышы: -Балалар без сезнең белән бүген “яшь математиклар” иленә сәяхәткә барырбыз. Ләкин сәяхәткә киткәндә һәрбер сәяхәтче үзенең нинди айда, көндә, числода киткәнен белергә тиеш. -Әйдәгез без дә сезнең белән бүген атнаның нинди көне икәнен искә төшерик!(җомга) - Ә иртәгә атнаның нинди көне(шимбә). - Бүген нинди число һәм нинди ай?(30 январь). - Ә көннең нинди вакыты?(иртә) - Димәк без сезнең белән нәтиҗә чыгарыйк: Бүген- җомга, 30 январь,иртән без сезнең белән сәяхәткә китәбез. - Балалар без сезнең белән нинди транспортта баруыбызны белү өчен табышмакка җавап табарга кирәк! Бер-берсенә ияреп, Чылбыр кебек төзелеп, Артыннан төтен чыгарып, Еракларга юл тотты. (поезд) (Төсле вагоннар белән поезд рәсеме куела) - Балалар әйдәгез төсле вагоннарны саныйк! - Әйтегез әле 4 нче вагоннан соң баручы вагонның төсе нинди? - 8нче вагон нинди төстә? - Ә 5нче вагон нинди төстә? - Балалар 6- 8нче вагон арасында ничәнче санлы вагон бара?(7 нче вагон бара) - 1-3нче вагон арасында ничәнче вагон тора?(2нче вагон тора) - Балалар без сезнең белән вагоннарны санадык,төсләрен билгеләдек ә хәзер әйдәгез вагоннарга утырып сәяхәткә китик! Киләсе тукталыш : 1 тукталыш. “Капма-каршысын әйт” (туп белән уен,урындыкта утырып уйныйлар) -озын-кыска уңда-сулда-зур -кечкенә алга-артка -киң-тар 1-күп -таза-ябык тышта-эчтә -өстә-аста җиңел-авыр (Музыка)Поез китә,туктый. 2. тукталыш (Хат уку) “ Югалган саннар” 13457910 -Балалар карагыз бу урамда яшәүчеләр безгә хат та калдырганнар. Бу хатта саннар бирелгән ,ә кайсыбер саннар төшеп калган, безгә аларны табып язып куярга кирәк. -Менә без төшеп калган саннарны урыннарына табып куйдык. Балалар безнең нәрсә барлыкка килде? (саннар тезмәсе). -Кем 1дән 10га кадәр саный? -Ә кем киресенчә саный? Булдырдыгыз, алга таба юл тотабыз! Баскычтан менәбез, баскычтан төшәбез. 3 тукталыш.“Поезд” уены.Музыка куела. (Яшел,сары төстәге билетлар таратыла) 2 поездга бүленәләр.Бер-берсенә бәрелмичә хәрәкәт итәләр. 4. Киләсе тукталыш “Геометрик фигуралар”Балалар геометрик фигураларны әйтәләр. 5.Кызыклы тукталыш (1,2,3,4,5)(балалар кочаклашып басалар) 6 .Тукталыш - «Күршеләрен тап» (Саннарның күршеләрен табарга) 1 2 3 4 5 6 7 8 7.Тукталыш-мәсьәлә чишү. Поездда 4 малай һәм 6 кыз утырган.Поездда барысы ничә кеше бар?8.”Тере саннар уены”(Балалар 1-10 га кадәр тезелеп басалар) 9 . Киләсе тукталыш. «Нәрсә артык?» уены.(Савыт-сабалар һәм уенчык алына .Уенчык –артык.) 10. Киләсе тукталыш “Тәмле бүләк” -Балалар бу тукталышта яшәүчеләр сезгә дөрес җавапларыгыз өчен сезгә серле пакет та татлы бүләкләр калдырганнар, бу конфетлар сезгә балалар. -Ә безнең сәяхәтебез шуның белән тәмам, әйдәгез поездга утырып бакчабызга кайтыйк

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matem.docx22.36 КБ

Предварительный просмотр:

Белем бирү эшчәнлеге

“ Танып белү” (математика)

Зурлар төркеме

Төзеде:1 кв. кат. тәрбияче - Хуснутдинова Сәкинә Арсин кызы

 (Әтнә районы Олы Әтнә балалар бакчасы)

Тема: “Күңелле тукталышлар”

Максатлар: 1 дән 10 га һәм кирегә санау күнекмәләрен үстерү,

Геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү, предметларның санын цифр аша күрсәтү, атна көннәре турындагы белемнәрне тирәнәйтү, логик фикерләүне ныгыту, игътибарлылык тәрбияләү.

Методик алымнар:

1) уен (сюрприз моментлары ),

2) күрсәтмә (рәсемнәр),

3) сүзле (сораулар, җаваплар, киңәш һәм мактаулар)

Җиһазлау: геометрик фигуралардан төзелгән поезд рәсеме, геометрик фигуралар, шарлар, йорт рәсеме, компьютер, экран .

Тарату материалы: 1 дән 10 га кадәр саннар белән карточкалар, геометрик фигуралар, дәфтәр бите, таякчыклар.

 

Эшчәнлек барышы:

-Балалар без сезнең белән бүген “яшь математиклар” иленә сәяхәткә барырбыз. Ләкин сәяхәткә киткәндә һәрбер сәяхәтче үзенең нинди айда, көндә, числода киткәнен белергә тиеш.

-Әйдәгез без дә сезнең белән бүген атнаның нинди көне икәнен искә төшерик!(җомга)

- Ә иртәгә атнаның нинди көне(шимбә).

- Бүген нинди число һәм нинди ай?(30 январь).

-  Ә көннең нинди вакыты?(иртә)

- Димәк без сезнең белән нәтиҗә чыгарыйк: Бүген- җомга, 30 январь,иртән без сезнең белән сәяхәткә китәбез.

- Балалар без сезнең белән нинди транспортта баруыбызны белү өчен табышмакка җавап табарга кирәк!

    Бер-берсенә ияреп,

   Чылбыр кебек төзелеп,

   Артыннан төтен чыгарып,

   Еракларга юл тотты. (поезд)

 (Төсле вагоннар белән поезд рәсеме куела)

- Балалар әйдәгез төсле вагоннарны саныйк!

- Әйтегез әле  4 нче вагоннан соң баручы вагонның төсе нинди?

- 8нче вагон нинди төстә?

- Ә 5нче вагон нинди төстә?

- Балалар 6- 8нче вагон арасында ничәнче санлы вагон бара?(7 нче вагон бара)

- 1-3нче вагон арасында ничәнче вагон тора?(2нче вагон тора)

- Балалар без сезнең белән вагоннарны санадык,төсләрен билгеләдек ә хәзер әйдәгез вагоннарга утырып сәяхәткә китик!

Киләсе тукталыш :

1 тукталыш.

 “Капма-каршысын әйт”  (туп белән уен,урындыкта утырып уйныйлар)

-озын-кыска        уңда-сулда

-зур -кечкенә        алга-артка

-киң-тар        1-күп

-таза-ябык                               тышта-эчтә

-өстә-аста        җиңел-авыр

(Музыка)Поез китә,туктый.

   2. тукталыш (Хат уку)

“ Югалган саннар”   13457910

-Балалар карагыз бу урамда яшәүчеләр безгә хат та калдырганнар. Бу хатта саннар бирелгән ,ә кайсыбер саннар төшеп калган, безгә аларны табып язып куярга кирәк.

-Менә без төшеп калган саннарны урыннарына табып куйдык. Балалар безнең нәрсә барлыкка килде? (саннар тезмәсе). -Кем 1дән 10га кадәр саный?

-Ә кем киресенчә саный? Булдырдыгыз, алга таба юл тотабыз!

Баскычтан менәбез, баскычтан төшәбез.

3 тукталыш.“Поезд” уены.Музыка куела.

(Яшел,сары төстәге билетлар таратыла) 2 поездга бүленәләр.Бер-берсенә бәрелмичә хәрәкәт итәләр.

4. Киләсе тукталыш “Геометрик фигуралар”Балалар геометрик фигураларны әйтәләр.

5.Кызыклы тукталыш (1,2,3,4,5)(балалар кочаклашып басалар)

6 .Тукталыш - «Күршеләрен  тап»  (Саннарның күршеләрен табарга)

1

2

3

4

5

6

7

8

7.Тукталыш-мәсьәлә чишү.

Поездда 4 малай һәм 6 кыз утырган.Поездда барысы ничә кеше бар?

8.”Тере саннар уены”(Балалар 1-10 га кадәр тезелеп басалар)

9 . Киләсе тукталыш. «Нәрсә артык?» уены.(Савыт-сабалар һәм уенчык алына .Уенчык –артык.)

10. Киләсе тукталыш “Тәмле бүләк”

-Балалар бу тукталышта яшәүчеләр сезгә дөрес җавапларыгыз өчен сезгә серле пакет та татлы бүләкләр калдырганнар, бу конфетлар сезгә балалар.

-Ә безнең сәяхәтебез шуның белән тәмам, әйдәгез поездга утырып бакчабызга кайтыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Белем бирү эшчәнлеге “ Танып белү”

Максатлар:1    10 га кадәр туры һәм кире санау күнекмәләрен ныгыту.2       Атна, ай һәм көн исемнәрен искә төшерү һәм ныгыту.3...

Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт”

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы...

«Көзге экологик сукмак буенча сәяхәт» темасына экологик танып-белү экскурсиясе.(зурлар төркеме).

Балалар бакчасында булган экологик сукмак буенча көз көнендә үткәрелгән экскурсия....

"Хыяллар илендә" зурлар төркеме өчен ФЭМП буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты

Конспект ООД по ФЭМП в старшей группе детского сада....

Танып – белү тәҗрибә эшчәнлеге Тема: “Һава - иң зур байлык» (зурлар төркеме 5-6 яшь)

Максат: уртак эшчәнлекне оештыру аша  балаларның һава үзлекләре турында белемнәрен системалаштыру.Бурычлар:Белем бирү бурычлары: -  балаларның һава һәм аның үзлекләре турында күзаллаула...