Белем бирү эшчәнлеге “ Танып белү”
план-конспект занятия (математика, старшая группа) по теме

Нафикова Лейсан Фоатовна

Максатлар:1    10 га кадәр туры һәм кире санау күнекмәләрен ныгыту.

2       Атна, ай һәм көн исемнәрен искә төшерү һәм ныгыту.

3       Төсләрне ныгыту.

4       Предметларны саннарда чагылдыру.

5       Геометрик фигураларны кабатлау һәм ныгыту,( пространствода ориентировка)

6       Логик фикерләү дәрәҗәсен, хәтер сәләтен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon математика33.5 КБ

Предварительный просмотр:

Белем бирү эшчәнлеге “ Танып белү” (математика)

Зурлар тәркеме 5-6 яшь ( 1нче төркем)

Тәрбияче: Нафикова.Л.Ф.

Максатлар:1    10 га кадәр туры һәм кире санау күнекмәләрен ныгыту.

  1. Атна, ай һәм көн исемнәрен искә төшерү һәм ныгыту.
  2. Төсләрне ныгыту.
  3. Предметларны саннарда чагылдыру.
  4. Геометрик фигураларны кабатлау һәм ныгыту,( пространствода ориентировка)
  5. Логик фикерләү дәрәҗәсен, хәтер сәләтен үстерү.

Шөгыль барышы:

-Балалар без сезнең белән бүген “яшь математиклар” иленә сәяхәткә барырбыз. Ләкин сәяхәткә киткәндә һәрбер сәяхәтче үзенең нинди айда, көндә, числода киткәнен белергә тиеш.

-Әйдәгез без дә сезнең белән бүген атнаның нинди көне икәнен искә төшерик!( сишәмбе-вторник).

- Ә иртәгә атнаның нинди көне(чәршәмбе-среда).

- Бүген вторник икән, ә кичә нинди көн иде? (дүшәмбе-понедельник).

- Бүген нинди число һәм нинди ай?(23нче апрель).

-  Ә көннең нинди вакыты?(иртә)

- Димәк без сезнең белән нәтиҗә чыгарыйк: Бүген- сишәмбе 32нче апрель иртән без сезнең белән сәяхәткә китәбез.

- Балалар без сезнең белән нинди транспортта баруыбызны белү өчен табышмакка җавап табарга кирәк!

    Бер-берсенә ияреп,

   Чылбыр кебек төзелеп,

   Артыннан төтен чыгарып,

   Еракларга юл тотты. (поезд)

- (Төсле вагоннар белән поезд рәсеме куела)

- Балалар әйдәгез төсле вагоннарны саныйк!(бер баладан җавап)

- Әйтегез әле  4 нче вагоннан соң баручы вагонның төсе нинди?( ачык яшел)

- 8нче вагон нинди төстә?(зәңгәрсу)

- Ә 5нче вагон нинди төстә?

- Балалар 6нчы вагон белән 8нче вагон арасында ничәнче санлы вагон бара?(7 нче вагон бара)

- 3нче вагон арасында ничәнче вагон тора?2нче вагон тора)

- Балалар без сезнең белән вагоннарны санадык төсләрен билгеләдек ә хәзер әйдәгез вагоннарга утырып сәяхәткә китик! 1нче станция “ җавап тап” дип атала.

-Балалар карагыз бу урамда яшәүчеләр безгә хат та калдырганнар. Бу хатта саннар бирелгән ә кайсыбер саннар төшеп калган, безгә аларны табып язып куярга кирәк.

-Менә без төшеп калган саннарны урыннарына табып куйдык. Балалар безнең нәрсә барлыкка килде? (саннар тезмәсе).

-Кем 1дән 10га кадәр саный?

-Ә кем киресенчә саный? Булдырдыгыз, алга таба юл тотабыз!

-Киләсе тукталыш “Тылсымлы фигуралар”

(геометрик фигуралар белән формат күрсәтәм)

-Балалар бу фигураларны ничек атарга була? (геометрик фигуралар)

     -Балалар уртада нинди геометрик фигура тора? (алсу квадрат)

     -Сул як өске почмакта нинди геометрик фигура? (сары өчпочмак)

     -Уң як аскы почмакта нинди фигура? (яшел турыпочмаклык)

     -Санагыз әле барлыгы ничә дүртпочмак?(8)

    -Алга таба китәбез, әлеге тукталыш “ял итү тукталышы” дип атала.

          -Физ минутка.

                                                Түгәрәккә басабыз.

                                                Уңга таба барабыз,

                                                Сулга таба барабыз,

                                                Уртага җыелабыз,

                                                Түгәрәккә басабыз,

Елмаябыз, күз кысып

Кабат юлга җыенып.

-Балалар поездга утырдык тагын юлга чыгабыз! Киләсе тукталыш “ киресен әйт”-дип атала.(туп белән уен).

-озын-кыска        уңда-сулда

-зур кечкенә        алга-артка

-киң-тар        1-күп

-таза-ябык                                тышта-эчтә

-өстә-аста        җиңел-авыр

-Вагоннарга утырдык алга таба юл тотабыз! Киләсе тукталыш”санын тап”-дип атала.

-Балалар мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, сез аларны саныйсыз һәм кирәкле санны табып күрсәтәсез.Булдырдыгыз балалар, алга таба юл тотабыз!

-Киләсе тукталыш “чишелеш тап” дип атала

( Һәрбер баланың өстәлендә саннар язылган өйләр бирелгән аларны якынрак алабыз)

-Балалар нинди кызыклы өйләр –аларның һәрберсендә саннар куелган, шушы саннарга карап өйгә яшәүчеләрне урнаштырабыз. (тәрәзәгә нокталар кую)

-Ә һәзер тикшерик дөрес эшләдекме икән? (тактада күрсәтү)

-Киләсе тукталыш “Тәмле бүләк”-дип атала

-Балалар бу тукталышта яшәүчеләр сезгә дөрес җавапларыгыз өчен сезгә татлы бүләкләр калдырганнар, бу конфетлар сезгә балалар.

-Ә безнең сәяхәтебез шуның белән тәмам, әйдәгез поездга утырып бакчабызга кайтыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Белем бирү эшчәнлеге “ Танып белү” (математика) Зурлар төркеме

Тема: “Күңелле тукталышлар” Максатлар: 1 дән 10 га һәм кирегә санау күнекмәләрен үстерү, Геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү, предметларның санын цифр аша күрсәтү, атна көнн...

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”

зурлар төркемендә  гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты...

“Сәламәтлек-зур байлык” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе)

                     Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы   Муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем...