"Мин һәм минем ярдәмчеләрем".
план-конспект занятия (старшая группа)

Шайхетдинова Лилия Камиловна

Данный конспект на татарском языке. Предназначен для педагогов дошкольных образовательных учреждений.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Муниципаль  бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе- "Ак каен" балалар бакчасы

Татарстан Республикасы

    Тукай муниципаль районы

Оештырылган белем бирү эшчәнлеге.

Тема: "Мин һәм минем ярдәмчеләрем"

                                                                                   

                                                                           

                                                                          Тәрбияче:

                                                                           Шайхетдинова Лилия Камиловна

                                                                         

                                                                2019

Үстерү бурычы: балаларның игътибарын, кабул итүләрен, диалоглы сөйләмен, хәрәкәт активлыгын үстерү.

Белем бирү бурычы: кешенең сиземләү органнары турындагы белемнәрен ныгыту, үз организмыңны өйрәнүгә этәргеч бирү; балаларны үзлегеңнән тикшерү нәтиҗәләрен анализларга өйрәтү.

Тәрбия бурычы: сиземләү органнарына карата сак караш һәм сәламәт тормыш рәвешенә омтылыш тәрбияләү.

 Төп белем бирү өлкәсе: танып белү (познавательное развитие)

Методик алымнар һәм чаралар: уен, сорау бирү, мактау, бәяләү, техник чара куллану,сәламәтлекне саклаучы технологияләр, критик фикерләү технологиясе алымы.

Җиһазлау: мультимедия- проектор, яшел плед, малай сурәте, уклар, сиземләү органнары сурәтләнгән карточкалар, 2бертөрле өсте капкачлы савыт (берсендә салкын, икенчесендә җылы су), 2 тартма (эчендә сарымсак һәм лимон), балалар санынча кечкенә көзгеләр, өсте капланган трубочкалы стаканнар (кофе,томат согы, апельсин согы һәм баллы чәй салынган), "Үз йортыңны тап" уены өчен күңелле көй, сизү органнары һәм мәгънәләре буенча аларга туры килүче рәсемле карточкалар; 5,2,2 саннары язылган, 4төс сурәтләнгән, 4тәмне аңлатучы предметлар сурәтләнгән карточкалар; җил,яңгыр, кошлар тавышы аудиоязма; балалар  санынча кулдан ясалган "Күзләр өчен гимнастика" китабы.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле. "Сиземләү органнары" темасына кластер төзү.

2.Төп өлеш:

-Тоемлау органы белән тәҗрибә үткәрү

-Ис сизү органы белән тәҗрибә үткәрү

-Күрү органы белән тәҗрибә үткәрү. "Күзләр өчен гимнастика" ясау.

-Тәм тою органы белән тәҗрибә үткәрү.

- Ишетү органы белән тәҗрибә үткәрү.

-"Үз йортыңны  тап" уенын уйнау.

3. Кластерны алган белемнәр белән тулыландыру. Йомгаклау өлеше.

Тәрбияче балаларны җитәкләп залга алып керә.Кунакларга  карап басалар.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Здравствуйте, ребята!

Балалар. Здравствуйте!

Тәрбияче. Ә хәзер әйдәгез, кунаклар белән дә исәнләшик (исәнләшәләр). Мин - Лилия Камиловна. Мин сезне күрүгә бик шат. Балалар, мин сезгә үземнең дуслыгымны тәкъдим итәм. Әйдәгез, түгәрәккә басыйк. Мин кулымны Алиягә бирәм, Алия кабул итә һәм күршесенә бирә. Шулай итеп без кулга кул тотынабыз һәм бер зур түгәрәк, ныклы дуслык барлыкка килә.

Тотыналар.Менә балалар, һәрберебез үз өлешен керткәч дуслык тагын да ныгыды. Без- кешеләр һәм һәрвакыт үзара дус булырга тиеш. Мин сезне дуслык аланына чакырам ( тәрбияче балаларны яшел йомшак плед янына дәшә).Бу аланда барлык кешеләр ягымлы, бер- берсенә карата игътибарлылар. Утырыгыз балалар. Түгәрәк ясап утыралар.Монда без сезнең белән кеше һәм аның сиземләү органнары турында сөйләшербез. Ә менә бу малай безгә ярдәм итәр. Аның исеме Марат ( уртага малай сурәтен куя).Сиземләү органнары Маратка әйләнә-тирә дөньяны танып белергә  һәм төрле информацияне кабул итәргә ярдәм итә.Нинди органнар икән ул балалар?

Балаларның җаваплары.Тәрбияче ярдәм итә.

Балалар, кешенең 5 сиземләү органы бар. Ис сизү- борын, ишетү- колаклар,  күрү- күзләр, тәм сизү- тел һәм тоемлау- кешенең тәне (куллар). Тәрбияче атый бара һәм уклар белән органнарны урнаштыра бара. Балалар бу органнар турында сез ниләр беләсез? Балаларның җавапларын тыңлый.Бу органнар безнең ярдәмчеләребез. Ә менә ни өчен алай икәнен без хәзер белербез. Балалар килегез әле минем яныма (читтә өстәл тора)

1.Сезнең күз алдыгызда 2 бертөрле савыт. Аларның берсендә салкын, ә икенчесендә җылы су. Эчеп карамыйча кайсы савытта  нинди су икәнен белергә кирәк (Балалар куллары белән тотып карыйлар һәм билгелиләр).

Дөрес балалар. Нинди орган ярдәм итте сезгә? Җавап бирәләр.

Тоемлау органы - тәнебез һәм куллар ярдәмендә без әйләнә- тирә дөньяны кабул итәбез.

2.Ә хәзер сезнең алдыгызда ике  тартма. Тартмалар эчендә нәрсә барын аларны ачмыйча белергә кирәк. Тартмаларны кулыгызга алырга мөмкин. (Балалар тартмаларны иснәп карыйлар һәм билгелиләр).

Дөрес балалар, бер тартмада сарымсак, ә икенчесендә лимон иде.Ис сизү органы- борын-нос. Кабатлагыз әле балалар. Кабатлыйлар. Борын ярдәмендә без сулыйбыз, исләрне танып беләбез. Борын безгә сөйләшергә ярдәм итә һәм сулыш юллары аша узучы һаваны чистарта.

3. Балалар сезнең алдыгызда кечкенә көзгеләр ята. Үзегезгә ошаганын сайлап алыгыз. Көзгегә карагыз әле балалар, нәрсә күрәсез сез анда? Балаларның җаваплары.

Дөрес балалар, үзегезне. Күзләр сезгә  әйләнә- тирә дөньяны күреп танырга ярдәм итәләр. Күрү органы- күзләр- глаза. Кабатлагыз әле балалар. Кабатлыйлар. Кешеләрнең күзләре икәү. Күзләр 4 төстә- яшел, зәңгәр, соры һәм көрән төстә булырга мөмкин. Тагын бер кат көзгегә карагыз һәм үзегезнең күз төсен әйтегез әле миңа балалар. (Балалар карыйлар һәм атыйлар). Күзләрне балалар сакларга кирәк. Кирәгеннән артык телевизор һәм компьютер артында утыру күзләрнең күрүе начарлануга китерә. Без сезнең белән хәзер күзләребезгә гимнастика ясап алырбыз(балалар "Снежинки" дип аталган электрон күзләр өчен гимнастика ясыйлар).

4.Ә хәзер  әйдәгез  сыйланып алыйк. Сезнең алдыгызда  стаканнар (стаканнарга баллы чәй, апельсин согы,томат согы һәм кофе салынган). Сез ул стаканнарда нәрсә икәнен бары тик эчеп карап кына белә аласыз. (Балалар эчеп карыйлар һәм билгелиләр).Тәм тою органы- тел- язык. Кабатлагыз балалар. Кабатлыйлар.Кеше тел ярдәмендә ризыкны чәйни һәм ризыкның тәмен тоя. Кешенең теле 4 тәмне тоя- ачы,баллы,тозлы, әчкелтем.

5. Кеше шулай ук информацияне  колаклар ярдәмендә дә кабул итә.Тыңлагыз әле балалар, нинди тавышлар ишетерсез икән? (Балалар җил тавышын, кошлар сайравын һәм яңгыр тавышын тыңлыйлар һәм атыйлар).  Ишетү органы- колаклар- уши. Кабатлагыз балалар. Кабатлыйлар. Кешенең 2 колагы бар. Колаклар ярдәмендә кеше  төрле авазларны ишетә. Колакларны сакларга кирәк. Колакларга чит предметлар тыгарга, колакка кычкырырга һәм көчле музыка тыңларга ярамый.

Ә хәзер мин сезгә "Үз йортыңны тап" уенын уйнап алырга тәкъдим итәм. Мин сезгә карточкалар өләшәм. Сез игътибар белән карагыз. Музыка яңгырагач сез хәрәкәтләнергә, музыка туктагач тиз генә үз йортыгызны  эзләп табарга тиеш буласыз( Уен уйнала) Булдырдыгыз балалар, үз йортыгызны  дөрес таптыгыз. Балалар, кире дуслык аланына Марат янына әйләнеп кайтыйк әле.Сизү органнары турындагы белемнәрне тулыландырыйк.  Минем алда төрле саннар һәм рәсемнәр сурәтләнгән карточкалар ята. Балалар, кайсы сиземләү органына туры килә икән алар. Утырыгыз әле балалар Марат янына һәм уйлап карагыз. 5, 2,2 саннары;4төскә бүленгән карточка; 4тәмне аңлатучы предметлар сурәтләнгән карточка. (Балалар 5-сиземләү органы, 2-колак, 2-күз, 4төсле карточка- күзләр төсе, 4тәмне тоя тел. Уклар белән тиешле органнарга урнаштыралар. Кластерны яңа алган белемнәре белән тулыландыралар).Булдырдыгыз балалар. Балалар, әйтегез әле, бүгенге шөгылдә сезгә  нинди  информация кызыклы тоелды? Кайсы сиземләү органы турында сез күбрәк белергә теләр идегез? Ә сез кемнәр белән уртаклашыр идегез бүгенге алган белемнәрегез белән?Барлык органнар да кешегә бик кирәк. Бу органнарның берсе генә начар эшләсә дә кешегә әйләнә - тирә дөньяны кабул итү авырлаша. Шуның өчен сез һәрвакыт  үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген  кайгыртып торырга тиеш.Мин сезгә кечкенә китаплар  бирәм. Бу китап  кызыклы һәм күзләр өчен файдалы булган гимнастика турында . Өйләрегезгә кайткач әти-әниләрегезгә аларны тапшырырсыз. Әти- әниләрегез сезне күзләргә гимнастика ясарга өйрәтерләр.  Балалар, минем янга якынрак килегез әле. Түгәрәккә басыйк ( тәрбияче кулдан эшләнгән "Күзләр өчен кызыклы гимнастика" китабын өләшә).Дуслык аланыннан төркемгә кайтыр вакыт җитте. Сез миңа бик ошадыгыз. Алга таба да шундый дус, матур һәм акыллы балалар булып калыгыз. Сау булыгыз балалар.

Сау булыгыз. Кунаклар белән дә саубуллашыйк. Сау булыгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект мини-музей «Мир воздуха » Руководитель мини-музея: Горкина С.С.- воспитатель первой категории р.п. Пышма МБДОУ ПГО « Пышминский детский сад № 7».

Наименование мини-музея: мини-музей «Мир воздуха »Профиль музея:  познавательно- исследовательский.   Цель:Изучение детьми воздуха и способы его обнаружения.Формировать осоз...

Обогащение предметно-развивающей среды посредством создания мини-музея в группе. Наш мини- музей "Чудо-дерево"

Каждое посещение нашего мини-музея – это деятельность, имеющая учебную, воспитательную, развивающую цель. В мини-музее  в условиях группы происходит развитие познавательных интересов и познавател...

Без ярдәмчеләр

Балаларга хезмәтнең тормышта мөһим икәнлеген төшендерү....

Мияуның ярдәмчеләре

Конспект образовательной деятельности для детей старшего дошкольного возраста по обучению татарскому языку...

Зурлар төркемендә ана теленнэн белем бирү эшчәнлеге Тема: « Кояш ярдәмчеләре»

Зурлар төркемендә ана теленнэн белем бирү эшчәнлегеТема: « Кояш ярдәмчеләре»...