Исәнме мәктәп! Тема: «Без барабыз мәктәпкә»
проект (подготовительная группа) на тему
Проект. Исәнме мәктәп!
Тема: «Без барабыз мәктәпкә»
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 31.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Проект. Исәнме мәктәп!
Тема: «Без барабыз мәктәпкә»
Максат: Балаларда белем алуга омтылыш уяту.
Тәрбия бурычы: укытучыга, мәктәпкә карата ярату хисләре уяту.
Үстерү бурычы: сөйләм телен, фикерләү сәләтен,танып белү активлыгын үстерү.
Белем бирү бурычы: Балаларның мәктәп турында күзаллауларын киңәйтү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү, социаль аралашу үсеше.
Методик алымнар һәм чаралар: сөйләм, әңгәмә,сорау, аңлату, табышмаклар,уеннар, җырлар.
Сүзлек: кыңгырау, әсбап, сумка сөйрәлер.
Җиһазлау: «Укытучы рәсеме»,таблица, уку әсбааплары, бозгыч, карандаш, китап, дәфтәр, уенчыклар.
Эшчәнлек барышы
Исәнмесез, балалар.Балалар, күрәсезме, без бүгенге шөгылебезне мәктәптә үткәрәбез һәм без сезнең белән укытучы апалар белән танышырбыз. Безнең бүгенге шөгылебезнең исеме дә «Без барабыз мәктәпкә» дип атала.
(Укытучы рәсеме, укытучы апа белән танышу).
Балалар, әйдәгез барыбызда матур итеп урындыкларга утырышыйк һәм шөгылебезне «Табышмаклар бакчасы»нан башлап җибәрик, игътибар белән тыңлагыз һәм җавапларны уйлап, дөрес итеп бирергә тырышыгыз.
а)Арттан калмас иярер,
Начар булсаң –сөйрәлер.(Укучы сумкасы)
б) Бары тик сине тыңлый,
Башыңда нинди уй-
Ул шуны җырлый.(Каләм)
в) Каләм, кара аласың,
Ак юлына язасың.(Дәфтәр)
г) Үзе укый белмәсә дә,
Гомере буе яза.(Ручка)
д) Бер тартмада алты дус,
Алтысында алты төс.
Ләкин алар барсы да
Башкаралар бер үк эш.(Буяу карандашлары)
е) Юк аягы, юк күзе,
Сөйли, өйрәтә үзе,
Телгә аннан оста юк,
Аннан якын дус та юк.(Китап)
ж) Кара кыр буйлап
Ак куян чаба.(Акбур)
з) Сумка тотып керәсең,
Белем алып чыгасың.(Мәктәп)
2.Сораулар бирү үстерешле диалог»Без мәктәпкә барабыз».
-Көз җиткәч, балалар кая баралар?
- Мәктәпкәчә баручы балаларны кемнәр дип атыйлар?
-Укырга, язарга, җир, табигать, тормыш серләрен аңларга кем ярдәм итә?
-Кыңгырау тавышы нәрсә турында хәбәр итә?
-Укучыларның сумкасында нәрсәләр бар?
-Мәктәптә үзеңне ничек тотарга кирәк?
3. Уен «Кем тизрәк мәктәпкә җыена?»(уку әсбапларын укучы сумкасына тутыру).
4. Уен –реклама.
Тәрбияче балаларга уку әсбаплары сайлап алырга куша. Һәр бала үз әсбапларына реклама ясарга тиеш.Иң күп билгеләр әйтеп үзенең уку әсбабын мактый алган бала җиңүче була.
5. Дидактик уен «Сүз яса һәм җөмлә төзе!» (м) авазы.
М-…(ал) М-…(арт)
М-…(ул) М-…(арс)
М-…(ич) М-…(арш)
6. Йомгаклау. Менә балалар шөгылебез ахырына якынлашты. Балалар, безнең бүгенге шөгылебез сезгә ошадымы? Нинди яңа сүзләр белән таныштыгыз? Мәктәп һәм укытучы апалар сездә нинди хисләр уяттылар?
7. Балалар минем бүгенге шөгылемне «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җыры белән тәмамлыйсым килә.
Балалар бик зур рәхмәт сезгә, бүген сез бик актив булдыгыз, шуның өчен мин сезгә зур бишле билгесе бүләк итәм.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Урманга барабыз"
Нәниләр төркеме балалары өчен ачык шөгыль конспекты...

Конспект занятия по введению нового материала УМК по татарскому языку по теме "Спорт" с детьми подготовительной к школе группы "Звёздочки" "Спорт бәйрәменә барабыз!"
Тема: Едем на спортивный праздникОсновная предметная область: Развитие речи (татарский язык)Интеграция областей: "Социально-коммуникативное развитие", "Художественно-эстетическое развитие"...

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе . Тема: «Иван бабайга, Вәли бабайга кунака барабыз».
В данный материале отражена работа по обучению детей татарскому языку в старшей группе.Цели:- закрепление пройденного материала по проекту " Мой дом"- учить детей составлять диалог по темам " Овощи", ...
Организованная образовательная деятельность Тема: «Мы едем на спортивный праздник» - «Без спорт бәйрәменә барабыз» по проекту «Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар»
ООД в подготовительной группе на тему: "Мы едем на спортивный праздник" - "Без спорт бәйрәменә барабыз" по проекту УМК "Без инде хәзер зурлар - мәктәпкә илтә юллар"...
Тема:“ ШӘһӘРГӘ БАРАБЫЗ”
Программа эчтәлеге: Юл буйларына куелган тыючы, кисәтүче билгеләрне танып белүләрен ныгыту. Шәһәр урамында йөрү кагыйдәләрен искә төшерү. Транспорт чараларын аера белүләрен, машиналарның т...

Тема: “Алсуга кунакка барабыз”
Икенче кечкенәләр төркемендә иң гади математик күзаллаулларны формалаштыру буенча шөгыль. Тема: “Алсуга кунакка барабыз&rdquo...

