Тәрбиячеләр өчен консультация «Телгә хөрмәт балалар бакчасыннан башлана»
консультация по теме

консультация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл telg_hormt_balalar_bakchasynnan_bashlana.docx15.48 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән муниципаль районы Башкарма

комитетының «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе муниципаль учреждениясе»

Тәрбиячеләр  очен консультация

«Телгә хөрмәт балалар бакчасыннан башлана»

                                                                 Мәктәпкәчә мәгариф муниципаль

                                                              бюджет учреждениясе «Гомуми                                                                  

                                                              үстерешле 37нче балалар бакчасы

                                                                  татар теле тәрбиячесе Миндубаева Г.С.

                        РТ, Түбән Кама

Бүгенге көндә Татарстанда татар телендә тәрбия бирүче балалар бакчаларына кытлык күзәтелә. Татар исемен йөрткән бакчаларның күбесенең исеме җисеменә туры килми.

Бакчада бу эш тәрбия һәм белем бирү програмына нигезләнеп алып барыла. Програмга методик ярдәмлекләр дә җәлеп ителә. Анда татар теленең аваз төзелешен өйрәтү, балаларның сүзлек байлыгын үстерүгә хезмәт куела. Казан шәһәре өчен үрнәк булган әлеге балалар бакчасында бу хезмәтнең нәтиҗәсе дә бик яхшы сизелә. Балалар татар телендә үзара аралашып кына калмый, берсен-берсе уздырып җырын да җырлый, шигырен дә сөйли:

“Каршы ала кунакларны,

Сәйлән ул шатлык иле.

Без, балалар, - бу бакчаның,

Бәхетле киләчәге.

Беләсезме, безнең бакча -

Иң ямьле, матур бакча.

Көн саен ашкынып килә,

Гөрләшеп, бала-чага.

Кичкә кадәр без бакчада,

Эштә булгач әниләр.

Әниләр күк безне монда,

Сөеп тәрбиялиләр.”

Әлбәттә, бакчада тәрбияләнүче балаларның ата-аналарыннан да зур җаваплылык таләп ителә. Шуңа да ата-аналар почмагына гыйбрәтле сүзләр язып, аны һәрбер баланың ата-анасына укыталар:

“Халкы нинди - кешеләре шундый. Кешеләре нинди - теле шундый. Теле нинди - балалары шундый. Балалары нинди - уеннары шундый. Уеннары нинди - тормышлары шундый. Тормышлары нинди - хатын-кызы шундый. Хатын-кызы нинди - мәхәббәте шундый. Мәхәббәте нинди - иманы шундый. Иманы нинди - әҗәле шундый. Әҗәле нинди - хатирәсе шундый. Хатирәсе нинди - теле шундый”, дип таныштырып үтте педагогика фәннәре кандидаты, доцент Зифа Зарипова.

Аның сүзләренчә, балалар бакчада туган телне белеп үссен өчен, иң беренче чиратта, туган телне ишетүләре зарур.

“Татар баласы үз ана телендә сөйләшсен өчен, гаиләдә бу эшнең югары ноктага куелган булуы мөһим. Бала теле ачылганчы ук, үзенең ана телен ишетергә тиеш. Гаиләдә татар телендә сөйләшергә кирәк. Баланың теле үз ана телендә ачылса, тел төшенчәсе кешедә беркайчан да югалмый.

Балалар бакчасы исә аның икенче баскычы булып тора. Анда тел яхшы үссен өчен татар телен яхшы, камил белгән тәрбиячеләр кирәк. Алар татар телен белүләре белән бергә, балаларны да яратырга тиеш. Тәрбиячеләр балалар татар телен белсен өчен җаны-тәне белән эшләргә тиеш. Шул вакытта гына тел үсәчәк һәм сакланып калачак”, ди Зифа Зарипова.

 Телгә ихтирам сабый чактан ук тәрбияләнергә тиеш. Гаиләдә алынган тәрбияне балалар бакчасы, урта мәктәп һәм югары уку йорты дәвам итә аламы? Анысы һәр кешенең үзеннән тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбиячеләр өчен консультация: “Максатлы саф һавада йөрүне оештыру”

Бу төр эшчәнлекне куллану балаларны табигатьтә булуга күнектерә, гаҗәпләнергә өйрәтә, әйләнә-тирә дөньяга кызыксынулы һәм сак караш тәрбияли, туган якның мөһим объектлары белән таныштыра, үсемлекләр һ...

Тәрбиячеләр өчен консультация "Уен гына димә, уйдырып әйтә бел уенны"

для воспитателей старших, подготовительных к школе групп...

"Ана телен өйрәнүдә уеннарның йогынтысы" тәрбиячеләр өчен консультация

ldquo;Уен, иң гади һәм катлаулы процессларның формалашуына йогынты ясап, психологик һәм педагогик чара буларак, баланың һәр яктан үсешенә ярдәм итә”, -  дип язган галим – педагог...

Консультация для родителей на тему “Балалар- тормышның зиннәте, байлыгы”

Ата-ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер, дип яза бөек педагог, галим. мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин.Гаилә &ndash...

Балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен кулланма

Балалар бакчалыры өчен бәйрәм сценарияләре/Проект...

Әти-әниләр өчен консультация Тема «Җәй көне балалар белән вакытны ничек файдалы һәм кызыклы үткәрергә?»

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһә...