Недельное планирование
календарно-тематическое планирование (подготовительная группа) на тему

Миннуллина Люция Амировна

Атналык план. "Көз күчтәнәчләре"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sentyabr_3_atna_koz_kuchtnchlre.docx75.96 КБ

Предварительный просмотр:

Сентябрь 3 нче атна (19.09-24.09)

Тема: “Көз күчтәнәчләре”

Максат :   Балаларның үз җирлегендә үсә торган яшелчә-җиләк-җимешләр турында белемнәрен арттыру, аларның файдалы якларын, сәламәтлек өчен нинди файда китерүләрен ачыклау; яшелчәләргә, җиләк- җимешләргә карата сак караш тәрбияләү; көзге табигатьнең байлыгын, матурлыгын күрә белү теләген уяту.

Атна көне

Көн тәртибе

Укыту өлкәләренең интеграция се

Интеграцияле укыту өлкәсендә

тәрбияче hәм балалар арасындагы уртак эшчәнлек

Балаларга  мөстәкыйль эш алып бару  үстерелешле мохитне оештыру

Әти-әниләр белән эш

Төркем белән эшләү

Индивидуаль эш

Режим

моменты вакытында укыту эшчәнлеге

1

2

3

4

5

6

7

8

Дүшәмбе  – 19.09

Иртә :

Физик тәрбия,

танып-белү,

социаль-сөйләм,

сөйләм, нәфис-нәфасәти үсеше.

Иртәнге  гимнастика. (Комплексы утренней гимнастики в старшей-подготовительной группе. Комплекс №2)

“Ял көнегез ничек үтте?” темасына әңгәмә оештыру. Максат. Балаларның диалогик сөйләм телләрен үстерү, башкаларны тыңлый белү сәләте тәрбияләү. Ф.Яруллинның  “Көзге табын” (УМК К.В.Закирова “Балачак аланы”, 187 бит) шигырен уку. Максат. Балаларның сөйләм телләрен үстерү, сүз байлыгын арттыру, матур әдәбиятка карата мәхәббәт тәрбияләү. Яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында табышмаклар әйтү. Максат. Логик фикерләү сәләтен арттыру.

“Сезнең бакчада нәрсә үсә?” темасына әңгәмә.

(Фаил, Газинур)

“Шәхси гигиена” темасына ситуация буенча әңгәмә. Максат.  Балаларда гигиена процедураларының кирәклеге, мөһимлеге турында белемнәрне арттыру.

Хәрәкәт үзәгендә бал-ң

 мөстәкыйль эшчәнлеге.

Бүлмә гөлләренә сулар сибү, төпләрен йомшарту. Максат. Гөлләрне үстерү, карау тәртибе турында белемнәрне ныгыту, үсемлекләргә карата сак караш тәрбияләү.

Өстәл уеннары тәкъдим итү.

Ертылган китапларны, өстәл уеннары тартмаларын ремонтлау.

Ата-аналар сораулары буенча әңгәмә.

Атналык тема белән таныштыру.

Балаларның үсеш үзенчәлеклә ре турында мәгълүмат бирү.

Турыдан-туры белем бирү эшчән

леге

Сөйләм үсеше

Русский язык. Тема. Детский сад. Игрушки.

Задачи. Расширение активного словаря за счет названий игрушек, слов, обозначающих действие с игрушками и признак предмета; выработка умений и навыков употреблять в речи формы множественного числа имен существительных и глаголов; упражнение детей в правильном произношении русских звуков в словах и предложениях; закрепление умений и навыков различать по интонации и правильно произносить повествовательные, вопросительные и побудительные предложения.

Пособие. С.М.Гаффарова,  Г.З. Гарафиева. Изучаем русский язык: методическое пособие по обучению русскому языку детей дошкольного возраста. Занятие  №8, стр. 176

Танып-белү үсеше

ФЦКМ.  Тема. “Яшелчә һәм җиләк-җимешләр - витаминнар”

Максат. 1. Яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә карата сак караш, аларның витаминнарга бай булуын аңлап, сәламәт тормыш алып бару теләге, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

 2. Балаларның сөйләм телләрен үстерү, танып белүләрен арттыру;

 3. Балаларны җиләк-җимеш, яшелчә төрләрен белергә өйрәтүне дәвам итү, аларны үстерүчеләр турындагы мәгълүматны баету.

Әсбап. Гарипова Н.Г. Әйләнә-тирә дөнья белән танышу (зурлар төркеме): мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик кулланма/ Н.Г.Гарипова, Р.С.Әхмәтова, Ф.М.Хәсәнова. – Казан: Татар.кит.нәшр, 2016, 125 бит

Нәфис-нәфасәти үсеше

Музыка. Тема. 1. “Что случилось?“ җырын өйрәнә башлау.

2. “Яфраклар”  биюен өйрәнә башлау.

Максат. Балаларны җырның тексты һәм көе белән таныштыру, тәрбиячегә кушылып көйли булүләренә ирешү, музыкага мәхәббәт уяту. Яңа бию элементлары белән таныштыру. Тәрбияче күрсәткән хәрәкәтләрне кабатлап бара алуларына, үзләштерүләренә ирешү.

Әсбап. USB-Флешка

Саф hавада булу: 

Физик тәрбия,

танып-белү,

социаль-сөйләм,

сөйләм, нәфис-нәфасәти үсеше.

Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләрне күзәтү. Максат. Ел фасыллары алмашынуы турында мәгълүмат бирү; һәр сезонның үз үзенчәлекләрен санап чыгу; балаларда кызыксынучанлык тәрбияләү. (Әсбап. Кравченко И.В., Долгова Т.Л. Прогулки в детском саду. Старшая и подготовительная к школе группы, 94 б.)

Хәрәкәтле уеннар. “Үз капитаныңны тап”, “Бүредән кач” . Максат. Тиз йөгерү, җитезлекне үстерү. (УМК

К. В. Закирова, Л. Р. Мортазина “Балачак –уйнап-көлеп үсәр чак”. Балалар бакчасында уеннар, 47, 53 битләр)

“Алга сикер” – сикерү буенча хәрәкәтне үстерү.

Бер-береңә ярдәм итәргә,

ихтирамлы булырга өндәү.

Саф hавада мөст.эшчән-

лек.  

Хезмәт. Участокта яфраклар җыю. Максат. Балаларда эшне шат күңел белән башкару теләге,  экологик культура тәрбияләү.

Йокыга хәтле эш

Культура-гигиена күнекмәләре тәрбияләү. «Башак» украина халык әкиятен уку. (УМК К.В.Закирова “Балачак аланы, 153 б.)

Кич

Йокыдан соң гимнастика. Массаж җәймәсе буенча йөрү.  

Яшелчә-җиләк-җимешләр турында табышмаклар әйтү. Максат. Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү, халык авыз иҗаты белән кызыксынучанлыкларын үстерү.

Х.Халиковның “Дәү әнием бакчачы” шигырен уку. Максат. Матур әдәбият белән  кызыксынучанлыкларын үстерү.(УМК “Балачак аланы” хрест., 398 б.)

Дид. уен “Күрсәт hәм әйт”. Максат. Әйтелгән сыйфатлары буенча яшелчәләрне табу, образлы фикер йөртү сәләтен үстерү.  

“Ш” авазын дөрес әйтү өстендә эш, әлеге аваз кергән сүзләр табу. (Әмир, Иркә, Адилә)

“Яшелчәләр уңышы” темасына рәсем ясау. (Әсбап. Зиннәтова Р.М. Сурәтләү һәм кору эшчәнлеге (зурлар төркеме), 56 бит;

Зиннатова Р.М. Иллюстратив-ный материал.)

Тәрбияче күзәтүендә ирекле уеннар.

Китап почмагында “Көз” темасына караган китаплар карау.

Өстәл уеннары бирү. Максат. Төзи белү осталыкларын, фикерләү сәләтләрен үстерү.

 Сюжетлы-рольле уен: «Автобус».

Саф hавада булу:

Кичке якта урамда нинди үзгәреш булуын күзәтү. Балалар теләге буенча хәрәкәтле уеннар. Көз турында шигырьләр уку.

Атна көне

Көн тәртибе

Укыту өлкәләре-нең интеграциясе

Интеграцияле укыту өлкәсендә

тәрбияче hәм балалар арасындагы уртак эшчәнлек

Балаларга  мөстәкыйль эш алып бару  үстерелешле мохитне оештыру

Әти-әниләр белән эш

Төркем белән эшләү

Индивидуаль эш

Режим

моменты вакытында укыту эшчәнлеге

1

2

3

4

5

6

7

8

Сишәмбе  – 20.09

Иртә

Физик тәрбия,

танып-белү,

социаль-сөйләм,

сөйләм, нәфис-нәфасәти үсеше.

Иртәнге  гимнастика. (Комплексы утренней гимнастики в старшей-подготовительной группе. Комплекс №2)

Көз турында әңгәмә. Максат. Балаларда көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү, күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлык сыйфатлары тәрбияләү.

“Көз ниләргә бай?” – рәсемнәр карау. Максат. Яшелчәләр, җиләк-җимеш исемнәрен рус һәм татар телләрендә кабатлау, аларның файдалы якларын искә төшерү. Х.Гардановның “Түтәлләрдә үсте яшелчә...” шигырен уку.(УМК хрест. “Балачак аланы”, 512 бит)

Д/уен «Бакчада» Максат. Балаларның яшелчә, җиләк-җимешләр турында белемнәрен баету; сүз байлыгы, сөйләм күнекмәләрен үстерү, халык авыз иҗатына кызыксыну уяту. (УМК “Үстерешле уеннар” мет.кулл., 104 бит)

Альбина, Сиринә белән ел фасыллары тәртибен кабатлау.

“Яшелчәләр файдасы” темасына ситуациягә корылган әңгәмә.

Хәрәкәт үзәгендә бал-ң

 мөстәкыйль эшчәнлеге.

Бүлмә гөлләренә сулар сибү.

“Көз күчтәнәчләре” темасына ирекле рәсем ясау.

Сюжетлы-рольле уен: “Яшелчәләр кибете”.  Максат. Балаларның роль сайлап, шул рольне оста итеп уйный белүләренә ирешү, сөйләм телләренә игътибар итү.

“Гаилә бала сәламәтлегенә ничек тәэсир итә?” темасына әңгәмә кору.

Балалар белән “Яшелчәләр нигә кирәк?” темасына өйдә сөйләшергә тәкъдим итү.

Турыдан-туры белем бирү эшчән

леге

Сөйләм үсеше

ФЭМП.  Тема.  Количественный состав чисел (до 5). Форма предметов.

Цели. Закреплять количественный состав чисел до 5 (для подг. гр до 10); уточнить форму предметов.

Пособие. Комплексные занятия по программе “От рождения до школы” под редакцией Н.Е.Вераксы, Т.С.Комаровой, М.А.Васильевой. Старшая группа (от 5 до 6 лет)/авт.-сост. Н.В.Лободина. – Волгоград: Учитель, 2016, стр. 56.

Танып-белү   үсеше

Физкультура.   Задачи.  Упражнять детей в ходьбе и беге с четким фиксированием поворотов (ориентир - кубик или кегля); развивать ловкость в упражнениях с мячом, координацию движений в задании на равновесие; повторить упражнение на переползание по гимнастической скамейке.

Пособие. Пензулаева Л.И. Фuзкультурные занятuя в детском саду.  Подготовительная к школе группа, занятие 7, стр.15

Физик үсеш

Русский язык Тема. Детский сад. Игрушки.

Задачи. Расширение активного словаря за счет названий игрушек, слов, обозначающих действие с игрушками и признак предмета; выработка умений и навыков употреблять в речи формы множественного числа имен существительных и глаголов; упражнение детей в правильном произношении русских звуков в словах и предложениях; закрепление умений и навыков различать по интонации и правильно произносить повествовательные, вопросительные и побудительные предложения.

Пособие. С.М.Гаффарова,  Г.З. Гарафиева. Изучаем русский язык: методическое пособие по обучению русскому языку детей дошкольного возраста. Занятие  №10, стр. 176

Саф hавада булу:

Физик тәрбия,

танып-белү,

социаль-сөйләм,

сөйләм, нәфис-нәфасәти үсеше.

Чәчәкләр түтәлен күзәтү. Максат. Чәчәкләрнең исемнәрен искә төшерү; төзелешен санап чыгу; үсемлекләргә карата сакчыл караш тәрбияләү. (Әсбап. Кравченко И.В., Долгова Т.Л. прогулки в детском саду. Старшая и подготовительная к школе группы, 13 бит)

Туп белән уеннар. “Тупны тотып ал”, “Кайнар бәрәңге” Максат.  Пространствода ориентлашу, игътибарлылык, җитезлек, тизлекне арттыру. (Әсбап. “УМК Әй уйныйбыз, уйныйбыз...” мет.кулл., 126, 127 битләр).

Н.Камил, Динияр белән ике һәм бер аякта сикерү күнекмәләрен үстерү.

“Әләкләү – яхшымы, начармы?” темасына ситуация буенча әңгәмә.

Саф hавада мөст.эшчәнлек.  

Хезмәт. Чәчәк орлыкларын җыю.

Максат. Өлгергән орлыкларны өлгермәгәннәреннән аера белергә өйрәтү.

Йокыга хәтле эш

Бер-береңә төймәләрне  ычкындырырга булышу. С.Сәубанованың «Мактанчык алма» әкиятен уку.(УМК “Балачак аланы”  хрест. 512 бит.)

Кич

Йокыдан соң гимнастика. Массаж җәймәсе буенча йөрү.  

 Рус телендә «Вершки – корешки» әкиятен уку, рольләргә бүлеп уйнап карау.  Максат. Диалогик сөйләмнәрен үстерү; матур әдәбиятка карата кызыксынучанлык тәрбияләү. (УМК «На поляне детства», 78 бит.)

Дид.уен. “Әйтеп бетер” Максат. Яшелчә исемнәре исәбенә балаларның сүзлек запасын баету; хәтерне үстерү, игътибарларын арттыру. (УМК “Үстерешле уеннар” мет.кулл., 47 бит)

Д/уен «шундый төстә нәрсә була?» Максат. В.Камил, Фаяз, Илдар  белән төсләрне кабатлау.

Китапларны, уенчыкларны тәртиптә тотарга кирәклеген искә төшерү. Балаларның уен почмакларында уйнаганнан соң ничек итеп тәртип оештырганна-рын күзәтү.

Хәрәкәт үзәгендә бал-ң

 мөстәкыйль эшчәнлеге.

Өстәл уеннары бирү.

Сюжетлы-рольле уен. “Гаиләне яшелчә ашы белән сыйлыйм”. Максат. Балаларның рольгә кереп уйный белү сәләтләрен үстерү; сүз байлыгын арттыру, сөйләм культурасы тәрбияләү.

Саф hавада булу: 

Кичке һава торышын билгеләү, иртәнге һава торышы белән чагыштыру. Ирекле уеннар.

Атна көне

Көн тәртибе

Укыту өлкәләре-нең интеграция-се

Интеграцияле укыту өлкәсендә

тәрбияче hәм балалар арасындагы уртак эшчәнлек

Балаларга  мөстәкыйль эш алып бару  үстерелешле мохитне оештыру

Әти-әниләр белән эш

Төркем белән эшләү

Индивидуаль эш

Режим

моменты вакытында укыту эшчәнлеге

1

2

3

4

5

6

7

8

Чәршәмбе  – 21.09

Иртә

Физик тәрбия,

танып-белү,

социаль-сөйләм,

сөйләм, нәфис-нәфасәти үсеше.

Иртәнге  гимнастика. (Комплексы утренней гимнастики в старшей-подготовительной группе. Комплекс №2)

Иллюстрацияләргә таянып җәй һәм көз фасылын чагыштыру, аларның төп үзенчәлекләрен билгеләү.

С.Сүнчәләйнең «Күңелсез көз» шигырен уку. (УМК хрест. “Балачак аланы”, 275 бит )

“Көз килә” җырын кабатлау. (Диск УМК «Туган телдә сөйләшәбез” 4-5 яшь,  №6-7)

Аз хәрәкәтле уен “ Җиләк, гөмбә, чикләвек”. Максат. Балаларда җитезлек, игътибарлылык тәрбияләү. (Әсбап. УМК, “Әй уйныйбыз, уйныйбыз...” методик кулланмасы, 161 бит.)

 З.Камилә, Инзилә белән көз турында өйрәнгән шигырьне кабатлау.

Ашау күнекмәләрен формалашты-ру: ипине вакламаска, азыкны түкми-чәчми ашарга, ашаганда авызны чәпелдәтмәскә күнектерү.

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге.

Дид. уен. «Файдалы-зыянлы» Максат. Организмга нәрсәнең нинди файда китерүләрен ачыклау, игътибарлылык тәрбияләү.

Сюжетлы-рольле уен: “Яшелчәләр кибете”. Максат. Балалар сөйләменә  көз нигъмәтләре исемнәрен кертү; сөйләм культурасы тәрбияләү.

Балаларның көндәлек режимы турында сөйләшү.

Ата-аналарга яфраклар киптерергә, орлыклар алып килергә тәкъдим итү.

Турыдан-туры белем бирү эшчән

леге

Сөйләм үсеше

Грамотага өйрәтү.(подг.гр.) Тема.   Артикуляция һәм яңгырашлары буенча якын торган [ш] һәм [ж] авазларын чагыштыру.

Максат.  Сүздән аерым авзны интонация белән аерып әйтү күнекмәсен ныгыту.

Бирелгән авазны аерып алу, артикуляция һәм яңгырашлары буенча якын торган авазларны чагыштыра белү күнекмәсен формалаштыру.

Балаларның сөйләмен гомумиләштерүче сүзләр (киемнәр, хайваннар, үсемлекләр) белән баету һәм гомумиләштерә белү күнекмәсен булдыру.

Әсбап. Шәехова Р.К. мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы. Авазларны уйнатып: эш дәфтәре №1. – Казан: Хәтер, 2011. – Б. 8-9.

Нәфис-нәфасәти үсеше

Әвәләү. Тема. “Урман аланында” (гөмбәләр)

Максат.   Гөмбәләргә хас билгеләрне күрергә һәм ясап күрсәтергә өйрәтү (эшләпә читләренең өскә яки аска таба бөгелеше, батынкы яки кабарынкы булуы, нечкә яки юан төбе һ.б.). әвәләп ясау күнекмәсен ныгыту. Балаларда туган як табигате белән кызыксыну хисе тәрбияләү. Дөрес итеп ясау алымнарын тәкдим итү аша тәнкыйтләп анализлау күнекмәсен үстерү.

Әсбап.  Зиннәтова Р.М. Сурәтләү һәм кору эшчәнлеге (зурлар төркеме), 47 бит;

Зиннатова Р.М. Иллюстративный материал.

Нәфис-нәфасәти үсеше

Музыка.(ст.гр) Тема. 1. “Что случилось? “ җырын өйрәнүне дәвам итү.

2. “Яфраклар”  биюен кабатлау.

3. Уңыш бәйрәменә әзерләнү.

Максат. Җырның сүзләрен көйгә туры китереп җырларга өйрәтүне дәвам итү.  Бию элементларын өйрәнүне дәвам итү, хәрәкәтләрне музыкага туры китереп ясый белүләренә ирешү.; балаларда күтәренке кәеф тудыру.

Әсбап. USB-Флешка

Саф һавада булу

Физик тәрбия,

танып-белү,

социаль-сөйләм,

сөйләм, нәфис-нәфасәти үсеше.

Чебеннәрне күзәтү. Максат. Чебеннәрнең яшәү рәвешләре, үзенчәлекләре белән таныштыру, табигатьтәге урыннарын билгеләү. (Әсбап. Кравченко И.В., Долгова Т.Л. Прогулки в детском саду. Старшая и подготовительная к школе группы, 14 бит)

Дид.уен. “Җөмләне тәмамла” Максат. Тере һәм тере булмаган табигать арасындагы бәйләнешне күрә, билгели белергә өйрәтү.

Хәр.уен.  “Табышмаклы  уен” , “Аю балалар” Максат. Тиз фикерләү сәләтен, тизлекне үстерү. (УМК К.В.Закирова. “Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак”, 75, 84 битләр) .

Фаил, Венера белән комга рәсем төшерү.

Өйдә күмәк эшләү турында әңгәмә.

Саф hавада мөст.эшчәнлек.

Хезмәт. Участокны яфраклардан арындыруда булышу.

Максат. Олыларга булышу теләге тәрбияләү.

Йокыга хәтле эш

Культура-гигиена күнекмәләрен үстерү. «Бүләк кемгә?» татар халык әкиятен уку. (УМК “Балачак аланы”, хрест., 218 бит)

Кич

Йокыдан соң гимнастика. Массаж җәймәсе буенча йөрү.  

 “Кәбестә” бармак уенын уйнау.

Татар телендә УМК буенча мультфильмнар карау.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Что случилось?“ җырын өйрәнүне дәвам итү, “Яфраклар”  биюен кабатлау.

В.Камил, Иркә, Розалина белән  шаблон буенча яшелчә, җиләк- силуэтларын кисү. Максат. Кайчыны дөрес тотып кисә белергә өйрәтү.

“Дөньяда нәрсә тәмлерәк?” темасына ситуация буенча әңгәмә.

Уен почмагында ирекле уеннар.

Максат. Иҗадилык, мөстәкыйльлек тәрбияләү

Китап почмагында китаплар карау.

“ Йомры икмәк” әкиятен курчаклар белән уйнап карау.

Максат. Балаларның рольгә кереп сөйли белү осталыкларын, артистлык сәләтләрен үстерү.

Саф һавада булу        

Саф hавада мөст.эшчәнлек. Ирекле уеннар. Дустанә мөнәсәбәт, ихтирамлылык турында искә төшерү.

Дид. уен. “Башта нәрсә, ә аннары”. Максат. Тәүлек өлешләренең тәртибен кабатлау.

Атна көне  

Көн тәртибе

Укыту өлкәләре-нең интеграция-се

Интеграцияле укыту өлкәсендә

тәрбияче hәм балалар арасындагы уртак эшчәнлек

Балаларга  мөстәкыйль эш алып бару  үстерелешле мохитне оештыру

Әти-әниләр белән эш

Төркем белән эшләү

Индивидуаль эш

Режим

моменты вакытында укыту эшчәнлеге

1

2

3

4

5

6

7

Пәнҗешәмбе  – 22.09

Иртә

Физик тәрбия,

танып-белү,

социаль-сөйләм,

сөйләм, нәфис-нәфасәти үсеше.

Иртәнге  гимнастика. (Комплексы утренней гимнастики в старшей-подготовительной группе. Комплекс №2)

“Көз янына кунакка” Максат. Балаларны табигатьтә йөрү кагыйдәләре белән таныштыру, көз байлыкларын искә төшерү.

Дид. уен. “Исемен әйт”. Максат. Фикер йөртү тизлеген арттыру, зиһенне үстерү. (УМК “Әй уйныйбыз, уйныйбыз...” методик кулланмасы, 151 бит.)

Илдарбелән Фаилгә  китап карарга бирү.

Аңлап карауларына ирешү. Күргәнне  дөрес итеп, аңлаешлы итеп сөйләп бирергә әйтү. Авазларны дөрес әйтү өстендә инд.эш.

Китап карау кагыйдәләрен искә төшерү.

Мөст. эшчәнлек.

Дид /уен “Капшап бел”, “Минем авызыма нәрсә эләкте?” Балаларны яшелчәләрне капшап карап һәм тәме буенча аера белергә өйрәтүне дәвам итү.

Ертылган китап битләрен ябыштыру күнекмәләрен үстерү.

Ата- аналарга балалар белән бергә өйдә яшелчәләрдән салатлар ясаганда балаларны да катнаштырыр-га тәкдим итү.

Әти-әниләргә  шөгыль һәм күргәзмә өчен яшелчәләрдән төрле поделкалар ясап  алып килергә тәкъдим итү.

Турыдан-туры белем бирү эшчән

леге

Танып-белү үсеше

ФЭМП. (подг.гр.) Тема. Цифра 3. Порядок чисел.

Цели. Уточнять представления о цифре 3; учить называть предыдущее и последующее число для каждого числа натурального ряда в пределах 10; совершенствовать умение сравнивать 10 предметов, располагать их в возрастающем и убывающем порядке, обозначать результаты сравнения соответствующими словами; упражнять в умении двигаться в заданном направлении.

Пособие.  Помораева И.А., Позина  В.А. формирование элементарных математических представлений: Подготовительная к школе группа. – М.:МОЗАИКА-СИНТЕЗ,2015.- Стр.21-23.

Сөйләм үсеше

Сөйләм телен үстерү.Тема. “Түтәлдәге табышмаклар”

Максат. 1. Балаларда бер-берсе белән килешеп эшли белергә, хезмәтне сөяргә, коллективта хезмәт итәргә, башланган эшне ахырына кадәр җиткерергә теләк тәрбияләү.

 2. Логик фикерләү сәләтен үстерү; сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирергә, 4-5 сүздән торган җөмләләр төзүләрен, монологик сөйләмнәрен камилләштерү.

 3. Балаларның яшелчәләр турында белемнәрен системалаштыру.

Әсбап. УМК Зарипова З.М. Балалар бакчасында бердәм белем бирү эшчәнлеге, 145 бит

Физик үсеш

Физкультура . Задачи.   Упражнять детей в ходьбе и беге с четким фиксированием поворотов (ориентир - кубик или кегля); развивать ловкость в упражнениях с мячом, координацию движений в задании на равновесие; повторить упражнение на переползание по гимнастической скамейке.Пособие. Пензулаева Л.И. Фuзкультурные занятuя в детском саду. Подготовительная к школе группа,  занятие 8, стр. 16

Саф һавада

булу

Физик тәрбия,

танып-белү,

социаль-сөйләм,

сөйләм, нәфис-нәфасәти үсеше.

Кырмыскаларны күзәтү. Максат. Кырмыскаларның яшәү рәвешләре, тышкы билгеләре турында мәгълүмат бирү, әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксынучанлык тәрбияләү.(Әсбап. Кравченко И.В., Долгова Т.Л. Прогулки в детском саду. Старшая и подготовительная к школе группы, 10 бит)

Хәрәкәтле уеннар. “Шат балалар”, “Парлы эстафета”. Максат. Җитезлек, тизлекне үстерү. (УМК “Әй уйныйбыз, уйныйбыз...” методик кулланмасы, 54, 66 битләр.)

Дид.уен. “Ел фасылын билгелә”. Максат. Балаларның сезонлы билгеләргә карап ел фасылын билгели белүләренә ирешү.

“Бизәк яса” – төсләрне аралаштырып көзге яфраклардан рәсем-бизәк ясау. Максат. Кул чуклары моторикасын үстерү. (Ислам, Даша)

Сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшү.

Саф hавада мөст.эшчәнлек.

Хезмәт. Гербарий өчен агач һәм куак яфраклары җыю.

Йокыга хәтле эш

Бер-береңә төймәләрне  ычкындырырга булышу.”Куянның ирене нигә ярык” эстон халык әкиятен уку.(УМК “Балачак аланы” хрестом. 222 бит. )

Кич

Йокыдан соң гимнастика. Массаж җәймәсе буенча йөрү.  

Көз турында шигырьләрне, җырларны искә төшерү.

Күнегүләр: “Әйтелгән инструкция буенча хәрәкәтләнү” . Максат. Уң һәм сул якны аера белергә өйрәтүне дәвам итү.

 В.Хәйруллинаның  “Яшелчәләр бәхәсе” шигырен уку. (УМК “Балачак аланы” хрест.513бит.)

“Яшелчәләр бәхәсе” сценасын уйнау. Максат. Балаларның сөйләм телләрен  үстерү, бер-берсен тыңлый белү сыйфатлары тәбияләү.

Тигез, матур итеп кисү, ябыштыру күнекмәләрен үстерү. (Риназ, Н.Камил)

Уенчыклар белән бүлешеп , тату уйнарга гадәтләндерү.

Мөст. эшчәнлек.

Өстәл уеннары уйнау. Җыйган яфракларны китап-дәфтәр битләренә урнаштыру. (гербарий ясау)

Төзелеш материаллары б/н  уйнау.  

Саф һавада булу

Болытларны күзәтү. (төсе, формасы, ничек хәрәкәтләнә, ни  өчен шулай?)

Ирекле хәрәкәтле уеннар.

Дид. уен. “Бу кайчак була?” Максат. Балаларның ел фасылларына хас үзенчәлекләр турындагы белемнәрен ныгыту; бәйләнешле сөйләм телен үстерү; игътибарлылык, түземлек, уйлап таба белүчәнлек тәрбияләү. (УМК “Үстерешле уеннар” мет.кулл., 48 бит)

Атна көне

Көн тәртибе

Укыту өлкәләренең интеграция се

Интеграцияле укыту өлкәсендә

тәрбияче hәм балалар арасындагы уртак эшчәнлек

Балаларга  мөстәкыйль эш алып бару  үстерелешле мохитне оештыру

Әти-әниләр белән эш

Төркем белән эшләү

Индивидуаль эш

Режим

моменты вакытында укыту эшчәнлеге

1

2

3

4

5

6

7

8

Җомга   – 23.09

Иртә

Физик тәрбия,

танып-белү,

социаль-сөйләм,

сөйләм, нәфис-нәфасәти үсеше.

Иртәнге  гимнастика. (Комплексы утренней гимнастики в старшей-подготовительной группе. Комплекс №2)

“Ә син гөмбә җыя беләсеңме?” темасына әңгәмә. Максат. Гөмбәләрнең ашарга яраклы һәм агулы төрләргә бүленүе турында сөйләү, аларны саклык белән генә җыярга кирәклеген аңлату.

Мәрзия Фәйзуллинаның “Гөмбәләр” шигырен уку. (УМК “Балачак аланы” хрест. 408 бит)

Дид.уен. “Гөмбәләр аланында”. Максат. Балаларның ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләр турында белемнәрен ныгыту, сүз байлыгын арттыру; туган як табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү. (УМК “Үстерешле уеннар” мет.кулл., 86 бит)

10 га кадәр санау күнекмәләрен үстерү. (Динияр, Розалина)

Дежур балаларның вазыйфала-ры турында искә төшерү.

Хәрәкәт үзәгендә бал-ң

 мөстәкыйль эшчәнлеге.

Өстәл уеннары бирү. Сюжетлы-рольле уен

“Яшелчә бакчасында”

Ата-аналар сораулары буенча әңгәмә.

Ятларга бирелгән шигырьләрне кабатлатырга әйтү.

Турыдан-туры белем бирү эшчән

леге

Сөйләм үсеше

Русский язык. Тема. Детский сад. Игрушки.

Задачи. Расширение активного словаря за счет названий игрушек, слов, обозначающих действие с игрушками и признак предмета; выработка умений и навыков употреблять в речи формы множественного числа имен существительных и глаголов; упражнение детей в правильном произношении русских звуков в словах и предложениях; закрепление умений и навыков различать по интонации и правильно произносить повествовательные, вопросительные и побудительные предложения.

Пособие. С.М.Гаффарова,  Г.З. Гарафиева. Изучаем русский язык: методическое пособие по обучению русскому языку детей дошкольного возраста. Занятие  №5, стр. 89

Нәфис-нәфасәти үсеше

Рәсем. Тема. “Тәлинкәдә алмалар”

Максат. Балаларны алмаларга хас билгеләрнең (төсе, зурлыгы, формасы) сортларына бәйле булуын төшенүгә этәрү; гуашь буяулар белән эшләү күнекмәләрен ныгыту; эстетик кабул итүне үстерү: балалар игътибарын форма һәм төсләр кушылмасы гүзәллегенә юнәлтү.

Әсбап. Зиннәтова Р.М. Сурәтләү һәм кору эшчәнлеге (зурлар төркеме), 46 бит;

Зиннатова Р.М. Иллюстративный материал.

Физик үсеш

Физкультура  (на воздухе). Задачи. Упражнять в чередовании ходьбы и бега; развивать быстроту и точность  движений при передаче мяча, ловкость в ходьбе между предметами.

Пособие. Пензулаева Л.И. Фuзкультурные занятuя в детском саду. Подготовительная к школе группа , занятие 8, стр.16

Саф hавада булу

Физик тәрбия,

танып-белү,

социаль-сөйләм,

сөйләм, нәфис-нәфасәти үсеше.

Миләш агачын күзәтү. Максат. Миләш агачының көз көнендәге рәвешен карау, кызыл һәм кара миләшне чагыштыру. (Әсбап. Кравченко И.В., Долгова Т.Л. прогулки в детском саду. Старшая и подготовительная к школе группы, 96 б.)

Хәрәкәтле уеннар. “Куышып уйнау”, “Төлке”.  Максат. Хәрәкәт тизлеген, җитезлекне арттыру. (УМК “Әй уйныйбыз, уйныйбыз”, 72, 73 битләр)

Тупны кулдан кулга ыргытып тота белүне ныгыту. (В.Камил, Илдар)

Урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен

искә төшерү.

Саф hавада мөст.эшчән-

лек.  

Хезмәт. Уен мәйданчыгыннан таякчыкларны, чүп-чарларны җыю, өлкәннәргә булышу теләге уяту.

Йокыга хәтле эш

Балаларны чишенгәч, киемнәрен пөхтә элүләрен ныгыту,пөхтәлеккә, тышкы кыяфәтләрен тәртиптә тотарга күнектерү. Батулланың “Чыбык ашату” дигән әкиятен уку.  (УМК “Балачак аланы” хрестом. 236 бит)

Кич

Йокыдан соң гимнастика. Массаж җәймәсе буенча йөрү.  

 Көзге яфраклардан вазага букет ясап кую.

«Алтын көз» рәсеме буенча хикәя төзү. Максат. Балаларда башкаларны тыңлый белү, кирәк урында үз фикерләрен аңлаешлы итеп җиткерә белү сыйфатлары тәрбияләү; игътибарлылыгын, фикерләү сәләтен үстерү, сүз байлыгын арттыру, авазларның дөрес әйтелешен активлаштыру.

Нәҗип Мадьяровның “Алмалар ничек кызарган?” шигырен уку. (УМК “Балачак аланы” хрестом. 433 бит)

Сиринә, Газинур белән тизәйткеч кабатлау.

Сүзләрне дөрес әйтүләренә игътибар итү.

Конструктор детальләреннән фургон һәм йөк машинасы төзү. (Әсбап. Куцакова Л.В. Конструирование и художественный труд в детском саду, 64 бит. )

Балаларның  төрле уен зоналарында мөстәкыйль. уеннары.

Тыныч өстәл уеннары уйнау

Риназ, Әмир  белән шашка уенын өйрәнү.

Көз темасына рәсем ясау.

Саф hавада булу

Кичке һава торышын билгеләү. Ирекле уеннар.

Сикерүле уен. “Аягыңа тидертмә” Максат. Җитезлекне үстерү, игътибарлылык тәрбияләү.

Атна көне

Көн тәртибе

Укыту өлкәләренең интеграция-се

Интеграцияле укыту өлкәсендә тәрбияче hәм балалар арасындагы уртак эшчәнлек

Балаларга мөстәкыйль эш алып бару өчен үстерелешле мохитне оештыру

Әти-әниләр белән эш

Төркем белән эшләү

Индивидуаль эш

Режим

моменты вакытында укыту эшчәнлеге

2

        3

                4

            5

         6

               7

          8

Шимбә- 24.09

 

Иртә:

Физик тәрбия,

танып-белү,

социаль-сөйләм,

сөйләм, нәфис-нәфасәти үсеше.

Иртәнге гимнастика.(Комплексы утренней гимнастики в старшей-подготовительной группе. Комплекс №2)

Алып килгән яшелчәләрдән “Яшелчәләр күргәзмәсе” ясау. Кемнең нәрсә алып килүе, аның файдасы, тышкы билгеләре, кайда үсүе турында сорашу. Максат. Яшелчә һәм җиләк-җимешләр турында алган белемнәрен ныгыту, сүз байлыкларын үстерү, сөйләмнәренең грамматик төзелешенә игътибар итү.  

Җырлы-биюле уен. “Бакчада” Максат. Балаларның яшелчә, җиләк-җимешләр турында белемнәрен баету; сүз байлыгы, сөйләм күнекмәләре үстерү; халык авыз иҗатына кызыксыну уяту. (УМК “Үстерешле уеннар” мет. кулл., 104 бит.)

Адилә, Ислам белән яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен рус телендә кабатлау, гади җөмләләр төзү

Культура гигиена күнекмәләре тәрбияләү: дөрес итеп сабын белән юыну, сөлгене дөрес элү.

Хәрәкәт үзәгендә  бал-ң мөстәкыйль эшчәнлеге.

Ирекле уеннар.

Өстәл уеннары тәкъдим итү.

Балаларга пластилиннан көз нигмәтләрен әвәләргә тәкъдим итү. Максат.   Әвәләү белән кызыксынуларын үстерү, эш барышында таякчыклардан файдаланырга күнектерү.

Турыдан-

туры белем  бирү

эшчәнлеге

Күңел ачу

Тема. “Зур шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.

Максат. Балаларның үзара сөйләшү, аралашу күнекмәләрен  үстерү, рольне тиешенчә башкара белүләренә ирешү, театр сәнгатенә кызыксыну тәрбияләү. (конспект)

Саф hавада булу:

Каен агачын күзәтү. Максат. Каен агачы белән таныштыруны дәвам итү; ел фасылына карап тышкы билгеләрен әйтү; агачларга карата сакчыл караш тәрбияләү. (Әсбап. Кравченко И.В., Долгова Т.Л. прогулки в детском саду. Старшая и подготовительная к школе группы, 30 б.)

Хәрәкәтле уеннар. “Поезд”, “Тупны югарыга” (УМК “Әй уйныйбыз, уйныйбыз...” мет. кулл., 81, 79 битләр)

Музыкаль уен: “Гөлбаһар”. Максат. Балаларның игтибарлылыкларын, җитезлекләрен үстерү; бердәм, дус булу сыйфатлары тәрбияләү. (УМК “Әй уйныйбыз, уйныйбыз...” методик кулланмасы, 172 бит.)

Фаил белән  Фаязны озын һәм кыска юлдан йөртү. Максат. Озынлыкны, ераклыкны күзаллый белүне ныгыту.

Урамнан кергәч бит һәм кулларны юарга кирәклеген исләренә төшерү.

Саф hавада  мөст.эшчәнлек.

Хезмәт. Участокта сукмакларны себерү, чүп-чарны җыю. Максат. Олыларга ярдәм итү, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү.

Йокыга хәтле эш

Киемнәрен пөхтә элүләрен ныгыту,пөхтәлеккә, тышкы кыяфәтләрен тәртиптә тотарга күнектерү. “Алтын бөртекләр” татар халык әкиятен уку. ( УМК “Балачак аланы”хрест. 215 бит )

Кич:

Йокыдан соң гимнастика. Массаж җәймәсе буенча йөрү

Дид. уеннар. “Дөрес туклана беләсеңме?”, “Бакчачылар”.

Максат. 1. Балаларда дөрес туклану турында белемнәрен камилләштерү; иптәшләренең фикеренә колак салып, гади генә нәтиҗә чыгарырга өйрәтү. 2. Балаларны пространствода ориентлашырга өйрәтү; истә калдыру күнекмәләрен үстерү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. (УМК Үсерешле уеннар. Методик кулланма,  81, 103 битләр.)

Ислам, Сиринә белән  к-г авазларын дөрес әйтү өстендә эшләү.

Балаларны тыныч тавыш белән сөйләшергә, бер-беренә ягымлы булырга, кычкырмаска өйрәтү.

 Ирекле уеннар.

Өстәл уеннары бирү.

төзү материалларыннан төрле корылмалар ясарга  тәкъдим итү.

Ата-аналар белән “Балагыз белән ял көнен ничек уздырасыз?” темасына әңгәмә. киңәшләр бирү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Недельное планирование работы по теме "ЗОЖ. Человек"

Данное планирование включает в себя работу по теме "ЗОЖ. Человек"  с детьми сташего дошкольного возраста по всем образовательным областям,а так же  работу по данной теме с родителями....

тематическое недельное планирование в соответствии с ФГТ

планирование воспитательно-образовательной  работы с детьми средней группы  по теме "Осень"...

Недельное планирование, тема: "Грибы"

Предлагаю вашему вниманию Примерное недельное планирование на тему: "Грибы" для старшей группы...

Недельное планирование воспитательной работы

Планирование выполнено для разновозрастной дошкольной группы по теме "Азбука безопасности"...

Примерное недельное планирование учебно-воспитательной работы во второй группе раннего возраста.

Примерное недельное  планирование учебно-воспитательной работы во второй группе раннего возраста по ФГОС...

Перспективное недельное планирование образовательной деятельности в старшей логопедической группе по теме " Наш город"

Тематическое  планирование  по  всем  образовательным  областям  по  теме  "Наш город" с  учетом  индивидуальной  работы  по  всем...