Конспект занятия "Тимер юл транспорты"
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Гатауллина Альфиря Ринатовна

Конспект занятия "Тимер юл транспорты"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon timer_yul_transporty_.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Тимер юл транспорты

(уртанчылар төркеме)

Максат:  тимер юл транспорты һәм тимер юл билгеләре белән таныштыру

                  “юлда да акыл кирәк” – дигэн төшенчәне аңлату. Юлда сак һәм  

                  игътибарлы булырга өйрәтү.

Өйрәтү бурычы.  Тимер  юлда үз – үзеңне  тоту кагыйдәләре белән

                                таныштыру, юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.

Ныгыту бурычы: Балаларның фикерләү, анализлау сәләтләрен,

                                 игътибарлылыкларын  арттыру, хәтерен яхшырту.

Тәрбияви бурычы: Тимер юл транспортында үз – үзеңне культуралы тоту

                                    күнекмәләрен тәрбияләү, тимер юлда эшләүче

                                    кешеләргә ихтирамлылык тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эшләү: рельс, поезд, метро.

Методик алымнар:  Әңгәмә, уен, күрсәтмәлелек, сюрпризлы момент.

Җиһазлау: иллюстрацияләр, слайдлар, табышмаклар, тимер юл билгеләре.

Алдан эшләнгән эшләр: экскурсия, күзәтү, рәсемнәр карау.

Күргәзмә материал: слайд.

Шөгыль барышы: балалар ярым түгәрәк булып утыралар.

Тәрбияче: хәерле иртә, балалар! Хәерле иртә, кунаклар! Хәзер без сезнең

                   белән тимер юл транспорты турында сөйләшәбез. Безгә урамнар,

                   юллар һәр көн, һәр минут дәрес бирә. Әгәр дә синең белән

                   бәхетсезлек килеп чыкмасын дисәң, юл кагыйдәләрен яхшы  

                   белергә кирәк!

Юлда булсаң – бул өлгер,

Юл кагыйдәсен нык бел.    

Светофорның һәрбер төсен,

Юлның билгеләрен бел!

Нәни чактан бергәләп,

Өйрәнсәк без аларны

Тормышыбыз гөрләп барыр,

Булмастыр кайгылары.

(Убырлы себеркесенә атланып очып килеп керә) (сладй 2)

Убырлы: Ой, мин кая килеп кердем соң, монда күпме халык! Үзем мин

                  карурманда яшим. Берзаман очып барам мин бик югарыдан, ә аска

                  карасам, аста утлар яна, кешеләр йөри, ике тимер таяк өстеннән

                  озын – озын әйберләр йөри. Моның нәрсә икәнен белер өчен җиргә

                  төштем дә инде мин, ә менә кая килеп эләккәнемне үзем белмим.      

Тәрбияче: Балалар, Убырлыга үзебезнең кая яшәгәнебезне, аның кая килеп

                    эләккәне турында сөйлибезме?              

 Бала: Без Каратун станциясендә  яшибез. Без яшәгән станциядә тимер юл

            бар.

Убырлы: Нәрсә соң ул станция? Нәрсә соң ул тимер юл? Аларны нәрсә

                  белән ашыйлар?

Бала:  Станция  ул кешеләр яши торган җир, аннан тимер юл уза, ә тимер

            юлдан поездлар йөри. (слайд   )

Тәрбияче: Поезд рәсеме күрсәтә, аның паровоз һәм бик күп вагоннардан

                    торганлыгын әйтеп үтә. (слайд   )  

                    Поездны кемнәр йөртә?

Бала:  Машинист.

 Тәрбияче: Тимер юл транспорты башка төрдәге траснпорттан ничек аерыла?    

                    (слайд   )

Бала:  Тимер юл транспорты рельсларда йөри, ә башка төр транспорты,

             мәсәлән машина юлдан йөри.

Тәрбияче: Балалар, поездлар җир өстеннән генә түгел, җир астыннан да

                    йөри. Ул юл ничек дип атала? Һәм балаларга метрополитен

                    билгесе күрсәтә. ( слайд   )

        Физ. минутка

    Тәрбияче балаларга поезд кебек тезелеп басарга куша. Балалар поезд кебек китәләр. Тукталышка туктаганчы тәрбияче балаларга билгеле бер утыру мәйданчыгы барлыгы турында әйтә, ул платформа була. Һәм шунда үз – үзеңне тоту кагыйдәсе турында таныштыра, шулай ук вагон эчендә ничек утырырга кирәклеген аңлата.

    Утыру мәйданчыгында кырыйга ук килеп басарга, уйнарга, чабарга ярамый. Поездга утырганда этеп – төртешмәскә, үз – үзеңне тыныч тотарга, ә вагон эчендә тәрәзәгә менеп басмаска кирәклеген әйтеп үтә. ( слайд  )

Тәрбияче: Бер предметны характерлый (юл йөрү кагыйдәсе буенча). Зур  

                  тимер юл транспорты, рельс буйлап бара, машинист йөртә.Ул

                  нәрсә була? (слайд  )

Бала:          Поезд.

Тәрбияче:  Балаларның игътибарларын юл транспорты белән тимер юл

                    транспорты  кисешкән рәсемгә юнәлтә. Һәм аның тимер юлны

                    аркылы чыгу урыны икәнен аңлатып үтә, анда куелган

                    билгеләрне күрсәтә.(слайд  )

                     Әйе, безнең Каратун станциясе аша да тимер юл уза бит, әйеме?

                     Бакчага килгәндә дә шул тимер юл аркылы үтәргә туры килә. Ул

                     тимер юлны үткәндә бик игътибарлы булырга кирәк, чөнки поезд

                     бик  тиз йөри, ул сезне күреп тиз генә туктый алмый, ә сез туктап

                     як – якка карап, бик сак кына тимер юл аша чыгу урыны.

Убырлы:    Мин сезгә карап – карап торган да, мине берни белми торган

                     Убырлы карчык дип уйлый торгансыздыр инде. Алай түгел

                     минем дә бер уеным бар, карыйм әле белерсезме икән?    

Уен:            “Сүзне дәвам ит” машина – йөри, самолет – оча, параход – йөзә,  

                      поезд – рельстан йөри. ( слайд  )

Убырлы:     Уф, арыдым! Тик барыбер мин бик шат! Мине күп нәрсәләргә

                      өйрәттегез, балалар, мин китәм инде, сау булыгыз! Сез миңа бик

                      ошадыгыз, мин сезгә тагын кунакка килермен әле.

Тәрбияче:    Менә дәресебез тәмам,

Убырлыны өйрәттек.

Үзебез дә аның белән,

Күп нәрсәгә өйрәндек.

Әйе, балалар, без сезнең кагыйдәләрне бозмыйча йөрүегезне, тәртипле булуыгызны телибез. Юлда йөргәндә игътибарлы булсагыз, хәвеф – хәтәр күрмичә яшәрсез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект логопедического занятия «Транспорт» для детей с задержкой речевого развития 2-3 лет

Данный конспект логопедического занятия включает упражнения по развитию речевых навыков, развитию слухового внимания.  Предложенные игры помогают преодолевать темповые задержки речевого развития ...

Конспект занятия "Знатоки транспорта"

Занятие для детей подготовительной группы, составлено в соответствии с Программой коррекционно-развивающей работы в логопедической группе детского сада для детей с общим недоразвитием речи (с 4 до 7 л...

Конспект интегрированной НОД "Транспорт"

Конспект интегрированной НОД по областям "Познание", "Коммуникация", "Социализация", "Физическая культура", проведенной в старшей группе с детьми с ЗПР. Тема "Транспорт"...

Конспект прогулки: «изучаем транспорт».

Цель: укрепление здоровья и отдых на свежем воздухе.  Закрепить знания детей об автомобилях: название, различать основные части легкового автомобиля.Программное содержание:Задачи:·...

Конспект подгруппового занятия "Транспорт"

Подробный конспект занятия по развитию связной речи для детей с ОНР в подготовительной к школе группе...

Конспект по рисованию "Транспорт"

Конспект интегрированного занятия  по рисованию  легкового автомобиля....

Конспект комплексного занятия "Транспорт"

Формирование сенсорных способностей  детей раннего возраста....